Вернуться к обычному виду

Шикаять бирү тәртибе

Россия Федерациясе Коснтитуциясе, 46 нчы маддәсенең 1 нче булеге буенча hәркем үз хокукларын hәм иреген суд аша якларга хокуклы. РФ Конституциясе 46нчы маддәсенең 2нче часте нигезендә хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар hәм җаваплы кешеләр карарлары hәм эшләре (игътибарсыз калдырылган очракта) буенча суд аша шикаять бирелергә мөмкин. Дәүләт органнары тарафыннан хокукларын бозган очракта, үз хокукларын яклап бернинди каршылыксыз судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге хокукый принципларның берсе булып тора.

РФ Граждан Колексының 12, 13 маддәләре нигезендә юридик һәм физик затларның гражданлык хокукын яклауның бер алымы булып суд тарафыннан законга hәм башка хокукый актларга туры килмәгән, гражданнарның яки юридик затларның хокукларын hәм мәнфәгатьләрен бозучы, граждан яки юридик затның закон тарафыннан саклаучы дәүләт органнары яки җирле үзидарәләренең норматив булмаган (кайчакта закон буенча каралган һәм норматив актлар) актларын гамәлдә булмавы турындагы карар чыгарылу тора.

Әгәр гражданин, хакимият яки җирле үзидарә органнарының hәм җаваплы затларның йогынтылары (карарлары) аның хокукларын боза дип исәпли икән, ул 1993 нче елның 27 нче апрелендә 4866-I саны астында дөнья күргән “Гражданнарның ирекләрен hәм хокукларын бозучы карарларга hәм йогынтыларга каршы шикаять бирү турында”гы Россия Федерациясе Законының 1нче маддәсе буенча да судка шикаять белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования