Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
23.10.2015 Татарстанда 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган

2015 елда аренда торагы төзелеше программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. м булган 21 торак йорт төзү планлаштырыла. 22 октябрьгә гомуми мәйданы 27 мең 804 кв. м булган 6 йорт эксплуатациягә тапшырылган

Район яңалыклары
23.10.2015 Авылда эш бетеп тормый

«Түбән Кама» агрофирмасында шикәр чөген-дерен җыялар. 3042 гектар мәйданнан 107 070 тонна татлы тамыр җыел-ган инде, уртача уңыш – һәр гектардан 352 центнер. 

Икътисад
23.10.2015 Армия темасына
Хәрби хезмәткә кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны Түбән Кама хәрби комиссары Фәрит Мингәрәевнең үзенә бирү мөмкинлеге бар.

Икътисад
22.10.2015 ТР Президенты һәм Росавтодор җитәкчесе реконструкциядән соң М7 автоюлының участогын ачты

М7 "Идел" автоюлының Нократ елгасыннан алып Алабугага кадәр участогы узган гасырның 70нче елларында II техник категория параметры буенча ике хәрәкәт полосасы белән төзелгән. Әлеге участок буенча шактый йөк һәм пассажирлар уза, хәрәкәтнең интенсивлыгы даими рәвештә арта бара. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге автоюлның 957 км - 970 км участогын дүрт хәрәкәт полосасы белән I-б техник категориясенә күчереп, зур күләмле реконсрукция башлау карарын кабул иткән. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң М7 "Идел" автомобиль юлының 957 км - 970 км участогын тантаналы ачуда катнашты. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, подряд оешма җитәкчеләре дә бар иде.

М7 "Идел" автоюлының Нократ елгасыннан алып Алабугага кадәр участогы узган гасырның 70нче елларында II техник категория параметры буенча ике хәрәкәт полосасы белән төзелгән. Әлеге участок буенча шактый йөк һәм пассажирлар уза, хәрәкәтнең интенсивлыгы даими рәвештә арта бара. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге автоюлның 957 км - 970 км участогын дүрт хәрәкәт полосасы белән I-б техник категориясенә күчереп, зур күләмле реконсрукция башлау карарын кабул иткән. 

Участокның озынлыгы - 13 чакрымга якын. Аны реконструкцияләү 2013 елда башланган. Эшләрнең бәясе 2,3 млрд сум тәшкил иткән, финанслау федераль бюджеттан башкарылган. Подряд төзелеш оешмасы итеп "Каздорстрой" ААҖ сайланган.

Реконструкция үткәрелгәч юл участогының үткәрү мөмкинлеге ике тапкыр арткан. Хәрәкәтнең исәпләнгән перспективалы интенсивлыгы тәүлегенә 20 меңнән артык автомобиль тәшкил итә. Реконструкция нәтиҗәсендә әлеге участокта транспорт куркынычсызлыгы артыр һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны кимер дип көтелә.

Татарстан Президенты автоюл участогын ачу тантанасында чыгыш ясап, федераль М7 трассасы республика өчен зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте. "Бу трасса һәм аның торышы республиканың икътисади потенциалы үсешенә йогынты ясый. Бездә Кама кластерын үстерү буенча планнар зурдан. Алдагы 6-7 елда биредә җитештерелгән продукция күләме өч тапкыр артырга - 2 трлн сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу, әлбәттә, транспорт инфраструктурасын җитди әзерләүне таләп итә, шул исәптән автомобиль транспорты өчен дә. Алда безне футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019 елда WorldSkills көтә. Дөнья чемпионатына кадәр М7 трассасын беренче категорияле юл итәргә теләр идек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Росавтодор җитәкчесенә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан юлчыларының профессиональлеге белән М7 трассасын реконструкцияләү буенча эшләр вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачак дип ышандырды.

Татарстан Президенты автомобиль юлын реконструкцияләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Росавтодор җитәкчесе Роман Старовойт, тантанада чыгыш ясап, юлчыларны узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм: "Бүгенге вакыйганың контрактта каралган вакыттан алдарак узуы аеруча күңелле - без биредә киләсе елның февраль аенда җыелырга тиеш идек. Бу, һичшиксез, төзүчеләрнең казанышы. Бу эшләрне югары сыйфат һәм югары тизлек белән башкарган республика компаниясе Татарстан чикләрен узып, федераль трассаларда һәм башка төбәкләрдә дә эшли. Бу аларның сыйфаты һәм югары професиональлеге хакында сөйли", дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов белән Роман Старовойт иң яхшы төзүчеләргә Татарстан Президенты һәм Федераль юл агентлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.              


"Татар-Информ" МА

Икътисад
22.10.2015 Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте. 

Чара Чистай шәһәрендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. 

Утырышны ачып Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге заман экстремизмы һәм террорчылыгы төрле идеологик төсмерләргә керә һәм сәяси доктриналар, шул исәптән дин күләгәсенә яшеренә. Дини экстремистик оешмалар Россиядә социаль-сәяси ситуациянең тотрыклылыгын җимерүче җитди фактор булып кала бирә һәм конфессиональ иминлеккә һәм дәүләтнең территориаль бөтенлегенә яный, диде ул. 

«Шуның бер мисалы – «Ислам Дәүләте» террористик оешмасы, ул, Көнбатыш көчләр ирек куйганга күрә, Якын Көнчыгышта канлы сугыш алып бара. ИГИЛ үзенең рәтләренә даими рәвештә яңа әгъзалар җыя, үзенең йогынтысын Якын Көнчыгыш регионыннан еракларга тарата», – дип белдерде Татарстан Президенты. 

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны республика дәрәҗәсендә дә, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә дә профилактикалауга җитди игътибар бирелә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне булдыру, яшьләрне граждан һәм патриотик тәрбияләү, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча, экстремизм һәм террорчылык идеологиясен таратуга каршы зур эш алып барыла. 

Болгар Ислам академиясен булдыруны Рөстәм Миңнеханов бик вакытлы карар дип атады, бу республикада конкуренциягә сәләтле кадрлар әзерләү проблемасын хәл итәргә ярдәм итә.

«Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм хокук саклау структураларының җәмәгать һәм дини оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка граждан җәмгыяте институтлары белән үзара җайга салынган эшен тәэмин итү мөһим», – дип саный Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Икътисад
21.10.2015 Агымдагы елның 9 аенда Татарстанның кече компанияләре 5 млн 296 мең тонна нефть чыгарган

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре белән кварталлык киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекләре җитәкчеләре, ТР Президенты һәм Хөкүмәте аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Мәгариф
20.10.2015 Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын яклады. Миләүшә финалга үткән 12 кыз арасында иң яше. Ул татарочка2015.рф сайтында барган халык тавыш бирүендә һәм "Самая ут

Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М., Бөтендөнья татар конгрессының беренче урынбасары Шакиров Д.Ф.,Балык Бистәсе районының мәгариф идарәсе бүлеге җитәчесе Садиков И.М., Ульян өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе рәисе Сафин Р.Ф. сәламләде.

Мәгариф
20.10.2015 Республика мәктәпләрендә бердәм “Мәдәният дәресе” була

Ул узган ел башланып киткән “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект 2014-2015 уку елында эшли башлый һәм “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип атала. “Татармультфильм” берләшмәсе булдырган акция быел үзенең аудиториясен киңәйтә.

Икътисад
20.10.2015 Рөстәм Миңнеханов «Гемонт» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп ассызыклаганча, «Гемонт» компаниясе үзен ышанычлы һәм җаваплы партнер итеп күрсәтте. Бүген төзелеш мәйданчыгындагы барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда һәм заказчы таләпләре буенча алып барыла, диде ул. Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадагы бу объект Татарстан белән «Гемонт» компаниясе арасында озакка сузылган хезмәттәшлекнең башлангыч ноктасы булыр дип ышаныч белдерде.

Мәдәният
20.10.2015 Татарстан Президенты Александр Сладсковскийга "Дуслык" орденын тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Александр Сладковскийны сәламләде һәм 50 яшь тулуы белән котлады. Ул билгеләгәнчә, соңгы биш елда Татарстан Дәүләт симфония оркестры республиканың иң яхшы мәдәни брендына әйләнде. Рөстәм Миңнеханов юбилярга уңышлар һәм яңа иҗади казанышлар яуларга теләде. 


News 101 - 110 of 1555
First | Prev. | 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 2 3 4 5 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования