Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
27.10.2015 Үлем белән качышлы уйныйлар

Узган 19-25 октябрь атнасында ГАИ хезмәткәрләре безнең Түбән Кама юлларында исерек хәлдә машина руленә утырырга базган 13 бәндәне каптырганнар, юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 129 авария булган. Һәрвакыттагыча, машина йөртүчеләр, юлларда туктап, җәяүлеләрне уздырып мәшәкатьләнмиләр. Җәяүлеләр дә машиналарга һәм үз гомерләренә төкереп биреп, юлларда үлем белән качышлы уйнауларын дәвам итәләр. 

Икътисад
27.10.2015 Мошенниклар тозагына эләгә яздым

Узган атна җомгасында, ягъни 23 октябрьдә көндезге 11 сәгать 52 минутта кесә телефоныма шалтыраттылар. Номерына күз салып тормадым, тыңлый башладым. Бик тә итагатьле тавышлы ир-ат, исәнләшкәч, үзен «Татфондбанк»ның иминлек хезмәте хезмәткәре Дмитрий Сергеевич дип атады. Фирая Муфаздаловна, дип эндәшкәч, үтә дә зур игътибар белән тыңларга керештем моны.

Икътисад
27.10.2015 Разил Вәлиев кабул итә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 30 октябрьдә үзенең 26 нчы Актүбә округындагы сайлаучыларын кабул итә.

Икътисад
26.10.2015 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда.

Ял 2015 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итә.

Икътисад
26.10.2015 Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы киләсе елга 7526 сум күләмендә расланган

Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә.

Икътисад
26.10.2015 Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары-эшмәкәрләре белән очраша

29 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары-эшмәкәрләре белән очрашты. “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында актуаль проблемалар буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппараты матбугат хезмәте.

Икътисад
26.10.2015 Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы октябрь башына 4 млрд 755 млн сум тәшкил иткән

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады. Ул ел башыннан министрлыкка гражданнардан 14 меңнән артык мөрәҗәгать килүен белдерде, аларда коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы, йортларга капиталь ремонт кирәклеге турында хәбәр ителә. 

Икътисад
26.10.2015 Түбән Кама муниципаль районында СК заводы юбилее кысаларында хезмәт нәселләрен һәм яшь гаиләләрне хөрмәтләделәр

Нәкъ 45 ел элек Түбән Камада беренче каучук чыгарыла башлый. Еллар узган саен завод җитештерү куәтен арттырып, яңадан-яңа үрләр яулый. Әмма, бу уңышлар артында гади халык көче тора. Тантана вакытында аларга рәхмәт сүзләре яудырылды.

Җәмгыять
25.10.2015 Күргәзмәдән – уңыш белән

Россиянең 64 төбәгеннән һәм дөньяның 24 иленнән барлыгы 2500ләп предприятие катнашкан әлеге күргәзмәдә «Просто молоко» компаниясенең Түбән Кама сөт комбинаты продукциясен югары бәяләгәннәр.

Мәгариф
23.10.2015 Республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесендә 49 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1252 мәктәбеннән 49 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 59 420 шәхси кабинетта сакланган.


News 91 - 100 of 1555
First | Prev. | 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 2 3 4 5 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования