Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
30.11.2015 Минтимер Шәймиев Владимир Чуров белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты.

Икътисад
30.11.2015 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эльдар Рязановның хәләл җефетенә кайгысын уртаклашуын белдерде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия режиссеры Эльдар Рязанов хәләл җефете Эмма Абайдуллинага, кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады.

Икътисад
30.11.2015 Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Коррупциягә каршы ачык хакимият” форумында катнашты

Форумны Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев ачты. Бу чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ ФҖ ДД куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов катнашты.

Икътисад
30.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ ШӘҺӘРКҮЛӘМ “МАНДАРИН КӨНЕ” БӘЙРӘМЕНДӘ КАТНАШТЫ

 Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәркүләм “Мандарин көне” бәйрәмендә катнашты. Әлеге акциянең инициаторылары “Эшмәкәрләр фабрикасы” проектында катнашучылар иде. Кызгылт сары футболкалар кигән егетләр түбәнкамалыларга мандарин таратып, кәефләрен күтәрделәр.

Спорт
30.11.2015 Марат – дөньяда өченче!
Түбән Кама спортчысы Марат Мөхәммәтҗанов билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатыннан бронза медаль алып кайтты. 

Икътисад
30.11.2015 Елдагыча, 27 ноябрьдә...

Узган җомгада шәһәр-ебездәге Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Россия диңгез пехотасының 310 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.

Икътисад
29.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕНДӘ “ЯШЬ ГАИЛӘ МӘКТӘБЕ” ПРОГРАММАСЫ БУЕНЧА ЧИРАТТАГЫ ОЧРАШУ УЗДЫ

Шимбә, 28 нче ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Яшь гаилә мәктәбе” программасы буенча чираттагы очрашу үтте. Бу юлы йола тантаналары йортына 10 пар килгән иде. Булачак ир белән хатынга гаилә серләрен гадәттәгечә психолог Елена Лагинская ирештерде.

Җәмгыять
29.11.2015 Бәйрәм белән!

Кадерле әниләр һәм әбиләр! Сезне ихлас күңе-лемнән Аналар көне белән котлыйм! 
Әниләр – тормышыбызда иң кадерле, газиз кешеләр. Ана мәхәббәте дөньяга аваз салган беренче көнебездән башлап, безне саклап килә. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әниләр өчен без барыбер бала. Әниләрнең җылы сүзенә, яхшы киңәшләренә без гомер буе мохтаҗ.

Икътисад
28.11.2015 Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 1 мең 29 объектның 1 мең 23ендә эшләр төгәлләнгән

ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр имгәнү – 26, үлем – 16. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.

Җәмгыять
27.11.2015 ТРда 35 төр хезмәт электрон форматта күрсәтүгә күчереләчәк

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең яңартылган планы әзерләнгән. Аңа дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия 35 хезмәт кергән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган утырышта ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Җәмгыять
27.11.2015 РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе Төркиядәге вазгыять белән бәйле “кайнар линия” ачты

РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе, Төркиядәге вазгыять белән бәйле рәвештә, “кайнар линия” ачты. Анда кулланучылар туристлык хезмәтләре буенча үз хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итә ала, диелә ведомство хәбәрендә.

Икътисад
27.11.2015 Рубль бәясе доллар һәм еврога карата бераз төшкән

Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта доллар һәм евроның бәясе арткан. Нефтькә дөнья бәяләре кимү фонында рубль төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Икътисад
27.11.2015 Иң яхшы янгын сүндерүче

 Нижний Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы янгын сүндерүчеләрен – «Созвездие мужества» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Түбән Камадан Яков Тазов та бар.

Икътисад
26.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Бергәләшеп тырышсак, без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда II Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясады. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды.

Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, II Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РПЧ Татарстан Митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, дини һәм иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, бизнес даирәләр җитәкчеләре катнашты. 

Форум алдыннан Рөстәм Миңнеханов "2014-2015 елларда Татарстанда православие" күргәзмәсен карады. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслык - Татарстанда бәхәссез кыйммәтрләр. "Без бөтен җирдә дә гражданнарның дини ихтыяҗларын гамәлгә ашыру өчен шартлар булдырырга тырышабыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул алданрак Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан белән Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды. Аны 1730 елларда төзегәннәр һәм аның иң зур мәхәлләсе булган. Татарстан Президенты әлеге объект шәһәр туристлары арасында популяр булыр дигән өметен белдерде. Һәм аны төзекләндерүдә катнашкан һәммәсенә рәхмәт белдерде. 

"Гыйбадәтханә узган гасырның 30 еллар башында ябылган. Хәзер ике еллык төзекләндер\ эшләреннән соң ул янә бөтен матурлыгын ачып сафка басты. Шулай ук аның каршында православие гимназиясе ачылды. Республика ярдәме белән чиркәүне торгызу - РПЧ Татарстан митрополиясе белән безнең конструктив багланышларыбыз үрнәге ул", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул әйткәнчә, ТРда иске обряд оешмаларының рухи үсешен һәрвакыт хуплады һәм хуплыячак. Моңа мисал - Казан-Нократ Епархиясенең Покров кафедраль соборын торгызу. 

Татарстан җитәкчелеге игътибарының үзәгендә әхлакый тәрбия, гаилә һәм никах институтын саклау тора. Дәүләт-дин мөнәсәбәтләрен, тынычлык һәм дуслыкны ныгытуга таба эзлексез эш алып барыла. Республика җитәкчелеге һәм бөтен гадәти диннәр руханилары арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, дини лидерлар белән очрашулар, иҗтимагый чараларга бергә бару даими рәвештә башкарыла. 

"Республика көненә багышланган "Мәдәниятлар мозаикасы" республика этноконфессиональ фестивале уңышлы узды. 5 мең кеше җыйган әлеге матур форум бөтен милләтләр һәм дин вәкилләренең бердәмлеген ачык күрсәтте. безнең гадәти дин берләшмәләре вәкилләренең бердәм булуы бик мөһим. Ышанабыз ки, әлеге бөек казанышны сакларга һәм кадерен белергә кирәк", - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге Православие җәмәгатьчелеге форумына әзерлек эше яңа Митрополит Феофан белән барды, ул гаять зур тәҗрибәсе белән эшкә тырышып алынды. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Митрополия эшчәнлегендә Татарстан җәмгыятенең күп милләтле һәм күп динле булуын, республиканың үзенчәлекле үсеше истә тота. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, изге урыннарны торгызу һәм рухилыкны үстерү буенча уртак проектлар алдынгы урынга чыга. Моңа ачк мисаллар - Борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген уңышлы торгызу. "Яңарыш" фонды Свияжск гыйбадәтханә комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш алып бара. 

Быел 4 ноябрьдә Халык бердәмлеге көнендә Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу турында указ имзаланды. 2016 елның 21 июлендә соборны торгызу урынына истәлекле таш кую планлаштырыла. 

Бүген элеккеге чиркәүләрне торгызу һәм яңаларын төзү эше актив бара, диде ТР Президенты. Шул ук вакытта яңа епархияләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә: владыка Мефодий җитәкчелегендәге Әлмәт, владыка Пармен җитәкчелегендәге Чистай епархияләре. 

ТР Президенты сүзләренчә, Казан руханилар семинариясенә ярдәм күрсәтелә, руханилар академиясен торгызу идеясе хуплана. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан һәм бөтен цивилизацияле дөнья өчен терроризм һәм экстремизм җитди проблемага әйләнде. Спектантлык таралуда да куркынычлык бар. "Безнең гадәти дини берләшмәләрдә без әлеге күренешләргә каршы торуда төп союздашларыбызны күрәбез һәм сезнең ярдәмегезгә тачнырга тырышабыз. Бөтен дин әһелләренә дә начарлыкка каршы бердә чыгу бик мөһим. Вәгазьләрегездә безнең халыкка гадәти булмаган идеяләр һәм өндәүләргә иярүнең зарарын аңлату мөһим, - дип саный Татарстан Президенты. - Ышанам ки, бергәләшеп тырышсак, рухилыкны үстерү, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 

Мәгариф
26.11.2015 "Дуслык күпере"
   Шәһәребездәге 64нче “Сөембикә” балалар бакчасында кызыклы, файдалы чаралар еш үткәрелеп тора. Билгеле, моңа балаларның да, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең дә зур хезмәте керә. Тик төрле бәйрәмнәр үткән саен балаларның шат йөзләрен күрү – һәр тәрбияче, һәр ата-ана өчен иң зур сөенечтер.

Икътисад
25.11.2015 Илдар Халиков: Бездә мөселман һәм православие җәмгыятьләре җитәкчеләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең (Мәскәү Патриархаты) Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

Икътисад
25.11.2015 Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе епискобы Евфимий (Евгений Дубинов) имзаларын куйды.

Җәмгыять
25.11.2015 "Су-24" самолеты белән булган вазгыятьтән соң да башка андый хәлләр булмас дип әйтә алмыйбыз - Путин

Төркиянең бүгенге җитәкчелеге күп еллар дәвамында үз илен исламлаштыру буенча максатчан эчке сәясәт алып бара. Бу хакта бүген журналистларга Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үтте, дип хәбәр ителә РФ Президенты сайтында.

Җәмгыять
25.11.2015 Александр Бастрыкин: «Татарстанда күп нәрсә эшләнә, шул исәптән Тикшерү комитеты линиясе буенча да»

РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда уздырыла торган "Державин укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе секциясендә катнашты. "БДБ дәүләтләре хокукый эшчәнлегендә илкүләм һәм халыкара хокук нисбәте" темасына үткәрелгән секция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Икътисад
25.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ НАЧАЛЬНИГЫ БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАРГА ХОКУКЫЙ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ КӨНЕНДӘ КАТНАШТЫ

20 нче ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үтте. Ул ел саен Хөкүмәт комиссиясе карары “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм” (25.09.2013 № 2 протокол) Федераль законын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә кайбер чараларны тормышка ашыру буенча Хөкүмәт сәясәте” Россия Президенты Указын 28.12.2012 № 1688 үтәү нигезендә уздырыла.  

Җәмгыять
24.11.2015 Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү программасын гамәлгә ашыру тәмамлана

Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларын үстерү буенча Федераль максатчан программаны тормышка ашыру тәмамлана. Бүген Казанда икенче цифрлы тапшыргыч эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чара Россия теле һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРЧ) республика филиалы территориясендә узды.

Җәмгыять
24.11.2015 Татарстан - бер атнада эшсезләр саны беркадәр кимегән Россия төбәкләренең берсе

Агымдагы елның 11-18 ноябрендә Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны 0,4 проценка арткан һәм 917 мең 441 кеше тәшкил иткән. Бу хакта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы атналык хисабында бәян итә.

Мәдәният
24.11.2015 "Татар җыры" фестивален карагач...

 Красный Ключ поселогы Мәдәният йортында «Җырлы күңел» дип исемләнгән татар җыры фестивале булды. Өч сәгатькә якын барган бу фестивальдә 50гә якын җырчы катнашты. Аларның барысын да бер язмада атап бетерү мөмкин түгел, шулай да иң-иңнәрен телгә аласы килә. 

Җәмгыять
23.11.2015 Татарстан гаиләләр фестиваленең “Нечкәбил” конкурсында республика табиблары катнаша

Татарстан гаиләләр фестиваленең “Нечкәбил” конкурсы сайтында (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучылар өчен тавыш бирү тәмамланып килә. Конкурста табиб гаиләләре дә катнаша, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

Икътисад
23.11.2015 Илдар Халиков ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Татарстан Президенты Указы белән кандидатурасын ТР Дәүләт Советы раслаганчы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп "Химград" ААҖ директорлар советының элеккеге рәисе Альберт Кәримов билгеләнде. Бу вазифаны башкарган Равил Зарипов ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Икътисад
23.11.2015 ТР Премьер-министры Ирада Әюпованы Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә җитәкче вазифасына билгеләнүе белән котлады

Татарстан Премьер-министры идарәнең элеккеге җитәкчесе Данил Ибраһимовка рәхмәт белдерде һәм ул җитәкчелек иткән вакытта ведомство үз функцияләрен төгәл һәм җайлы башкарды, дип билгеләде.

Икътисад
23.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте – илебездә иң яхшыларның берсе

Бүген Россия Федерациясе салым органныры төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара С.Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Татарстан буенча ФСХ идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, салым хезмәте ветераннары һәм башкалар катнашты. 

Икътисад
23.11.2015 ТҮБӘН КАМАНЫҢ ГХАТ ИДАРӘСЕНДӘ РӘСЕМНӘР КҮРГӘЗМӘСЕ ҮТТЕ

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Дөнья балалар күзлегеннән» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе узды. Йола тантаналары йорты белгечләре әлеге чараны 20 нче ноябрьдә үткәрелә торган Бөтендөнья Балалар көненә багышлап оештырды. Күргәзмәнең төп максатлары - балаларда гаилә һәм иҗтимагый кыйммәтләрне формалаштыру, уңай караш тәрбияләү, шулай ук баланың гайләдә һәм җәмгыяттә урынын билгеләү. Мондый чаралар Түбән Кама ГХАТ идарәсендә даими үткәрлеп тора.

Мәгариф
21.11.2015 Минзәләдә колледж һәм техникумнарда укучы студент кызлар катнашында үткәрелә торган традицион «Татар кызы-2015» республика бәйгесе узды

Беренче көн нәтиҗәләре буенча, финалга түбәндәге студентлар уздылар:

Эльвира Гыйлаҗиева – Түбән Кама педагогия колледжы;

Айгөл Миңһаҗева – Бөгелмә һөнәри-педагогия колледжы;

Раилә Мөдәррисова – Әлмәт политехник техникумы;

Айназ Зарипова – Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы;

Икътисад
20.11.2015 Түбән Каманың ГХАТ идарәсе хәрби хезмәткә чакыручылар көнендә катнаштылар

2015 елның 17 нче ноябрендә Түбән Кама Химия-Технология институтында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар» көне узды. Әлеге бәйрәм хәрби комиссариат ярдәмендә яшь буынны ватанпәрвәр итеп тәрбияләү максаты белән оештырыла.

Икътисад
19.11.2015 2015 нче елның 11 ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды. 2015 елның 21 нче октябрендә Дмитрий һәм Алия Шәяхметовлар гаиләсе безнең шәһәргә һәм дөньяга яңа бала, яңа граждан хокукларына ия булган кешене бүләк итте. Шушындый я

 Тагын 15 түбәнкамалы илебезнең тулы хокуклы гражданины булды. 17 нче ноябрь көнне Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 14 яшькә җиткән үсмерләргә Рәсәй Федерациясе гражданины паспортын тапшыру чарасы узды.

Мәдәният
19.11.2015 Рөстәм Галиевнең хезмәте лаеклы бәяләнде

Татарстан Президенты Указы белән, профессиональ театр сәнгате өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән шәхесләрне бүләкләү өчен, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе булдырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булган беренчеләр арасында Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев тә бар.

Икътисад
19.11.2015 Балчыклыга, келәү итәргә
Киләсе атнаның җомгасында, ягъни 27 ноябрьдә Балчыклы авылы чиркәвендә керәшенчә келәү итү (литургия) уздырыла.

Җәмгыять
19.11.2015 Аналар көне уңаеннан
Иртәгә, 21 ноябрьдә шәһәребездәге Халыклар дуслыгы йортында Аналар көненә багышланган бәйрәм була.

Икътисад
16.11.2015 Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Entering new markets» бизнес-тренингына чакыра

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге» Сезне 2015 елның 19 ноябрендә Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә уздырылачак бизнес-тренингта катнашырга чакыра. Тренингның темасы - «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Entering new markets»

Спорт
16.11.2015 Сухрау гер күтәрүче егетләрне җыйды

Сухрау мәдәният йортында гер спорты буенча мәктәп укучыларының районкүләм ярышы уздырылды. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Зәйнуллин призларына (шулай ук аның бертуганы Рифнур да үз бүләкләрен әзерләгән) уздырылган бу ярышта үзебезнең Сухрау белән беррәттән, Кызыл Яр, Смыловка, Олы Аты, Кызыл Чапчак, Түбән Уратма, Трудовой, Тавель, Благодатная, Иске Чишмә һәм Кама Аланыннан барлыгы егерме яшь спортчы көч сынашты.

Спорт
16.11.2015 Самбочылар сынатмады

Самбо көрәше буенча Татарстан чемпионаты Түбән Кама спортчылары өчен уңышлы булды. Безнекеләрнең берьюлы өчесе – Максим Карпов (57 кг), Нияз Нәбиуллин (62 кг) һәм Рөстәм Файзрахманов (74 кг) үз авырлык үлчәүләрендә чемпион исемен яуладылар.

Җәмгыять
15.11.2015 Татарстанда туроператорлар Төркиягә турлар сатмый башлады

Татарстанда эшләүче туроператорлар Россиянең "Су-24" самолеты белән фаҗига булганчы ук турлар сатмый башлаган.

Икътисад
15.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Очрашуны Финляндиядә мөселман җәмгыяте рәисе Атик Али ачып җибәрде. Ул белдергәнчә, Финляндия мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек үк, Париждагы 13 ноябрь көнне булган терактларны гаеплиләрю Атик Али ассызыклаганча, Финляндиядә яшәүче православныйларда, мөселманнар да, башка дин вәкилләре дә тату һәм тыныч яши. 

Икътисад
13.11.2015 ВТБ 24: "2016 елга Татарстанда безнең планнар - 25 миллиард сумнан артык кредит бирү"

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "ВТБ 24" банкы президенты урынбасары - идарә рәисе Вячеслав Воробьев белән очрашты. Анда төбәктә "ВТБ 24"нең идарәчесе Михаил Марин катнашты.

Икътисад
12.11.2015 Татарстанда барлыгы 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган
Шикәр чөгендерен алу һәм эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Икътисад
12.11.2015 Телевизор күрсәтмәячәк

16 ноябрьдә иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр Түбән Кама телеүзәгендә антенналарга планда каралган ремонт эшләре уздырылачак.

Икътисад
12.11.2015 Анапага эшкә барасызмы?
Краснодар краеның Анапа шәһәренә Кара диңгез буенда ял итү генә түгел, эшкә урнашу өчен дә барырга мөмкин. 

Икътисад
12.11.2015 Туган илне сакларга

Түбән Кама егетләрен Россия Кораллы көчлә-ренә озату дәвам итә.
Хәрби комиссариатның призыв бүлеге начальнигы подполковник Ринат Фәйзрахманов әйтүенчә, бу көздә Түбән Камадан 300ләп егет илне сакларга китәчәк.

Икътисад
11.11.2015 223-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алулар вакытында заказчы күлешүнең якынча бәясен билгели ала

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаменты Д28и-2012 номерлы хатында «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләрен аңлатуга караган сорау буенча аңлатма бирде.

Икътисад
11.11.2015 Кама кластеры делегациясе Европа һәм Кытай инновацияле-технологик кооперациясенең (ЕКИТК) 10нчы форумында катнашты

2015 елның 12 ноябрендә Кытай Халык Республикасында Европа һәм Кытай инновацияле-технологик кооперациясенең (ЕКИТК) 10нчы форумы эшен төгәлли. Әлег чара эшендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры делегациясе дә катнашты.

Мәгариф
11.11.2015 Татарстан мәктәп укучылары бушлай театрларга йөрүен дәвам итә
2015 елның 11 һәм 13 ноябрендә 900дән артык мәктәп укучысы Татарстан Республикасының әйдәп баручы театрларында булачак. 

Икътисад
11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Нефтехимик" футбол клубының укыту-тренировка базасында булды

Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Нефтехимик" футбол клубының укыту-тренировка базасында булды. Биредә аны "Нетехимик" ФК президенты Тимур Шиһабетдинов һәм "Нефтехимик" ФК директоры Наил Гыйззәтуллин каршы алдылар. 

Икътисад
11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "ТАИФ-НК" заводында "Евро-5" стандартлы бензин җитештерү объектын эшләтеп җибәрде

"ТАИФ-НК" РФ Хөкүмәтенең "Автомобиль һәм авиация бензинына, реактив двигательләр өчен дизель һзм судно ягулыгы һәм мич мазутына таләпләр турында"гы техник регламенты кабул ителгәнче үк "Евро-5" стандартлы бензин җитештерә башлый. Шул ук вакытта заводта түбәнрәк класслы бензин чыгару тулысынча туктатылачак.

Икътисад
11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада төзелә торган нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында булды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында төзелеп килгән нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында булды. Искәртәбез: әлеге стратегик инвестицион проектны "ТАИФ-НК" ААҖ ("ТАИФ" компанияләр төркеме) тормышка ашыра.

Икътисад
11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең Түбән Камадагы предприятиеләре активының гомуми җыелышында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең Түбән Камадагы предприятиеләре активының гомуми җыелышында катнашты. Чарада шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. "ТАИФ" ААҖ 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узган җыелышта "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, "ТАИФ-НК" ААҖ һәм "ТГК-16" ААҖ хезмәткәрләре бар иде. 

Икътисад
11.11.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды

2015 елның 21 нче октябрендә Дмитрий һәм Алия Шәяхметовлар гаиләсе безнең шәһәргә һәм дөньяга яңа бала, яңа граждан хокукларына ия булган кешене бүләк итте. Шушындый якты, матур вакыйга – әти-әни тормышында озак көтелгән бала, уллары туу куанычы белән Дмитрий һәм Алия, иң ихлас котлаулар кабул итте һәм тантана барышында ук балага Марат исеме бирелде. Бу исем гарәп теленнән алынган һәм "тансык" дигәнне аңлата.

Икътисад
11.11.2015 Түбән Кама - уртак йортыбыз

 Сәяси аренада дөньякүләм хакимлеккә омтылу уены, дини һ.б. аерымлык-лар аша, бер милләтне – икенчесенә, илләрне илләргә каршы куюга, тулы бер халыкны юк итеп, табигый байлык-
ларына, җиренә-суына хуҗа булуга юнәлдерелгән. 190нан артык төр халык яши торган Россиядә милли һәм дини ызгышлар китереп чыгаруы күпкә җиңел. Бүгенге, «Кабинет 300», сионистлар һ.б. кешелекнең киләчәге, яшәеше өчен куркыныч көчкә әйләнеп барган бер заманда, куәтле илдән корама ямаулыктай гына калдырылган Россия дәүләтенә әнә шул куркынычларның барысын да исәпкә алып, тагын да бердәмрәк булып эш итәргә кирәк. Океан артындагыларның Россияне кара эшкә яраклы берничә миллион кешесе генә булган иксез-чиксез биләмәле колония итү хыялы да инде беребез өчен дә яңалык түгел.

Икътисад
11.11.2015 Бүләккә - айпад!

АО «ТАТМЕДИА» вновь объявляет для своих подписчиков акцию «Ipad за подписку!». Впервые шансы выиграть главный приз – iPad - будут равны для всех участников, независимо от суммы выписанных изданий. Подписчики, приславшие копии подписных квитанций, станут участниками розыгрыша призов: цифровых фотоаппаратов, наборов посуды от спонсора акции –Кукморского завода металлопосуды, и конечно, главного приза Ipad.

Мәгариф
10.11.2015 2017 елга Россиядә вузлар филиаллары санын өчтән бер өлешкә кыскартмакчылар

2017 елга Россиядә югары уку йортлары филиаллары саны өчтән бер өлешкә кыскарачак.

Бу хакта Екатеринбургта уздырылган киңәшмәдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Святослав Сорокин хәбәр итте.

Икътисад
09.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Алкоголь белән агулануга, аеруча балалар алкоголизмының һәр очрагына игътибар итәргә кирәк

Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шул ук чорда алкогольдән агуланып 274 кеше һәлак булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.  

Мәдәният
09.11.2015 Илдар белән очраштык
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия иясе, язучы Илдар Хәйруллинга шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә тагын бер мәртәбәле бүләк – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды. Әлмәттәге тантанадан кайтуга ук, үзенең тойгылары, уй-кичерешләре белән уртаклашыр өчен, танылган юмор остасы Илдар әфәндене Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә очрашуга чакырдык.  

Икътисад
07.11.2015 Татарстанда 2015 елның 6 ноябренә 1 млн. 939,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 80,8 %ын тәшкил итә

Татарстан Республикасында ТР Дәүләт хезмәт нспекциясенең оператив күрсәткечләре буенча 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында төзелеш объектларында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәлләргә китергәннәре – 26, үлем очраклары – 16. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан бирле 1 мең 166 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы Төзүчеләр бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма әгъзасын – 876 оешманы тикшерде. 
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Икътисад
07.11.2015 Казанда акробатик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды

Бүген Казанда, "Баскет-холл"да акробитик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды.
Ярышлар ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич, РФ ФҖ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Свищев, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Бөтендөнья рок-н-ролл конфедерациясе президенты Мириам Керпан Изак һәм Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Алексей Воробьев катнашты.

Икътисад
07.11.2015 Түбән Кама гаиләсе 50 еллык бергәяшәү - алтын туйларын үткәрделәр

2015 нче елның 7 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең белгечләре Сагдиевлар гаиләсен алтын туйлары белән котлау максатыннан алар белән очраштылар. ГХАТ идарәсе белгечләре иң якты котлаулары белән Фаиз Файдрий улы һәм Тәзкирә Мирзагит кызы янына килергә шат булдылар.

Икътисад
06.11.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Салиховлар гаиләсенең агач юбилей бәйрәмен билгеләп үттеләр

2015 елның 6нчы ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Салиховлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 5 еллыгын бәйрәм иттеләр. Айрат белән Ренатаның очрашып, танышып китүе бергә укыган мәктәптә килеп чыга. 

Икътисад
06.11.2015 ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Татарстанның Төп Законында республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәте нигезләре салыну – аеруча әһәмиятле. Россия Федерациясе Президенты һәм Хакимияте булышлыгы белән республикабыз икътисади-иҗтимагый үсештә зур уңышларга иреште, федерация субъектлары арасында алдынгы урынны алып тора.

Икътисад
05.11.2015 Рөстәм Миңнеханов авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен көрәштә җиңүче Александр Поветкинны котлады
Россия боксеры Александр Поветкин авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен поляк Мариуш Вах белән көрәштә җиңү яулады. Супер көрәш бүген Казанда узды.

Икътисад
05.11.2015 ТР Хөкүмәте Йортында "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышы узды

РФ спорт министры Виталий Мутко Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсе белән кәнәгать булуын белдерде.
"Без әзерлек барышы белән кәнәгать. Республикага зур сораулар юк", - дип белдерде ул бүген "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышында белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

Спорт
05.11.2015 Иң танылган шахматчыбыз

Безнең Түбән Камада шахмат мәктәбе көчле, бик күп оста уенчылар үсеп чыкты. Ә инде арада иң зур уңышларга ирешкәне – шахмат буенча халыкара класс-лы оста Раил Мәхмүтов.

Икътисад
04.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: "Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе"

"Бу залда бүгенге бәйрәмне үткәрү символик булып тора. Биредә без Татар теле көнен билгеләп үттек, Рус теле көне тантаналы чараларын үткәрдек. Бу бәйрәм залы безнең бердәмлекне һәм дуслыкны, халыклар арасында хөрмәткә лаек мөнәсәбәтләрне белдерү урынына әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе. Республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерү Татарстанның төп өстенлекләре булып тора. Бу эштә Татарстан Халыклар ассамблеясы мөһим роль уйный. Муниципаль дәрәҗәдә Халыклар дуслыгы йортлары челтәре һәм милли-мәдәни үзәкләр үсеше шатландыра", - дип өстәде ул.

Икътисад
04.11.2015 Кадерле түбәнкамалылар!

Халыклар бердәмлеге һәм, шулай ук, Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан, сезне чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәмнәрнең икесе дә һәркайсыбыз өчен зур әһәмияткә ия, чөнки алар – республикабыз һәм илебез оешуы тарихына хөрмәтебез билгесе.

Икътисад
04.11.2015 Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы пәйда булачак

 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.

Икътисад
03.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышын уздырды

Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышында. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

Мәдәният
03.11.2015 Бәйрәмгә чакырабыз!

Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, 4 ноябрьдә 15 сәгатьтә Халык иҗаты йортында (Дом техники) фестиваль уздырыла. 

Икътисад
31.10.2015 Татарстанда 2015 елгы күп фатирлы торак йортларда капремонт программасы буенча эшләр барлык 999 объектта төгәлләнгән

Барыннан да элек, ул хезмәт иминлеге өлкәсендәге хәлләр турында хәбәр итте. ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча 2015 ел башыннан 43 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәл -26, үлем очрагы -17. ТР дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан 1 мең 51 тикшерү уздырылган. Хезмәт иминлеге нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 21 млн. 300 мең суммага 588 карар чыгарылган.12 млн. 395 мең сум штраф алынган. 

Җәмгыять
31.10.2015 1 ноябрьдә Татарстанда бөтен концертлар, күңел ачу чаралары туктатыла

Бүген кич ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, "2015 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә барлык күңел ачу чаралары, концертлар һәм башка чаралар туктатыла. Үткәрелмәгән чаралар башка көнгә күчерелә. Аларны күчереп булмаса, - тамашачыларның билетларын тапшыру мөмкинлеге булачак".

Икътисад
30.10.2015 Түбән Камада "Киләчәккә билет" конкурсына йомгак ясалды

Түбән Камада һөнәрләр турында «Киләчәккә билет» Республика конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурс гомуми белем бирү учрежденияләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында уздырылды. Түбән Кама муниципаль районыннан конкурста 37 эш катнашты.

Икътисад
30.10.2015 6 ел дәвамында “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемен арттырган. Алар барлыгы 38 эре һәм 1,2 мең социаль акцияләр гамәлгә ашырган. Әлеге проектта катнашучыларның 50гә якыны хакимият органнарында, 60 лап кеше сәнәгать

 Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Икътисад
30.10.2015 Нәзарәт имамнарны җыйды

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте районнардагы имам-мөхтәсибләргә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирә башлады. Һәр районның баш имамына берникадәр айлык эш хакы да бирелә. Авыллардә имамлык итүче яшь белгечләргә грантлар таратыла. Даими рәвештә белем күтәрү курслары оештырыла, әһәмиятле семинарлар һәм конференцияләр үтә. Аллаһының рәхмәте белән, мөфтиятнең чираттагы пленумын һәм еллык семинарны үткәрү өчен, тәүге мәртәбә безнең Түбән Кама районы сайланды. Ул «Чайка» ял базасында үтте. 

Җәмгыять
30.10.2015 Татарстан энергетика буенча халыкара форум алдыннан ММЧ конкурсында катнаша

IV Халыкара энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергетканы үстерү форумы алдыннан үткәрелүче I Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының төбәк этабы тәмамланды. Татарстаннан Россия Энергетика министрлыгына алга таба конкурсның федераль этабында катнашу өчен гариза бирелде.

Җәмгыять
30.10.2015 Республикада “Кадр резервы” проекты кабат эшли башлый

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бүген уздырган матбугат конференциясендә әлеге проект хакында сүз булды. Анда “Кадр резервы” Республика проекты башкарма директоры Андрей Петухов һәм бу проектта 2013 елда катнашкан һәм финалга узган Алсу Мөбарәкшина фикерләре белән уртаклашты.

Җәмгыять
30.10.2015 «Татар-информ» агентлыгында - Кыш Бабай белән Санта Клаус турында әңгәмә

2 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Кышкы тылсымчылар очрашуы: Кыш Бабай һәм Санта Клаус» бәйрәм акциясенә багышланган матбугат конференциясе була.

Икътисад
30.10.2015 Татарстанда 2016 елда ТКХ хезмәтләренә тарифлар индексациясе 4,5 процент тәшкил итәчәк

2016 елда Татарстанда ТКХ хезмәтләренә тарифлар индексациясе 4,5 процент тәшкил итәчәк. Индексация РФның барлык төбәкләрендә дә икенче ярты елда, 2016 елның 1 июлендә үткәреләчәк.

Спорт
30.10.2015 «Шинник» – Татарстан чемпионы!

Чемпионат узган якшәм-бедә тәмамланды. Соңгы турдагы уеннар нәтиҗәләре буенча, җиңүче һәм призерлар ачыкланды. «Шинник» – республика чемпионы, икенче һәм өченче урыннарда – «Бугульма-Рунако» (Бөгелмә) һәм «КамАЗ» (Чаллы).

Икътисад
30.10.2015 Бәйрәм оештырыла

Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, 4 ноябрьдә 15 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында фестиваль уздырыла.

Мәгариф
30.10.2015 2 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана

Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. 

Икътисад
29.10.2015 Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль программалары Республика ачык форумында җиңүче булды

Шушы көннәрдә министрлыкта балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез караш, наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча узган ачык форумга йомгак ясалды.

Мәгариф
29.10.2015 “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемнәрен арттырган

6 ел дәвамында “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемен арттырган. Алар барлыгы 38 эре һәм 1,2 мең социаль акцияләр гамәлгә ашырган.

Икътисад
29.10.2015 Татарстан фермерларын субсидияләү һәм дәүләт ярдәме кызыксындыра

Бүгенге чарада 100ләп эшмәкәр катнашты. Татарстан бизнес-омбудсмены сүзләренчә, очрашуга әзерләнгән ике атнада 50дән артык сорау алынган, алар авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагыла. Марат Әхмәтов барлык сораулар белән дә танышкан, аларның кайберләре очрашуга кадәр үк хәл ителгән. 

Спорт
29.10.2015 Кама Аланы боксчыларының яңа уңышы

Кама Аланының яшь боксчылары Алабугада уздырылган Бөтенроссия турнирыннан биш медаль алып кайттылар.

Спорт
29.10.2015 Марат – икенче, ә команда...

Түбән Каманың милли көрәш белән шөгыльләнүче егетләре яңа сезонның беренче ярышына – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призлары өчен республика бәйгесенә барып кайттылар.

Икътисад
29.10.2015 Контрактчы булам, дисәң...

Сәламәтлеге буенча яраклы, 19дан 39 яшькә кадәрге ир-егетләр Россия Кораллы көчләрендә контракт төзеп хезмәт итә ала.

Икътисад
29.10.2015 Ипотека көтсәгез...

Студентлар урамындагы 47нче йорт тапшырылу сәбәпле, квартир алу өчен кабат теркәлгән «бюджетниклар», шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләренә һ.б. (14 яшьтән өлкәнрәкләрнең барысына да ), йомгаклау беркетмәсенә имза куяр өчен, «ГЖФ при Президенте РТ» бүлегенә (Тынычлык ур., 38а) килергә кирәк. 

Икътисад
28.10.2015 Түбән Каманың “Балкыш” приютында тәрбияләнүчеләр өчен Россия тарихы буенча дәрес үткәрделәр

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында Россия тарихын өйрәтү буенча дәрес уздырдылар.

Икътисад
27.10.2015 Үлем белән качышлы уйныйлар

Узган 19-25 октябрь атнасында ГАИ хезмәткәрләре безнең Түбән Кама юлларында исерек хәлдә машина руленә утырырга базган 13 бәндәне каптырганнар, юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 129 авария булган. Һәрвакыттагыча, машина йөртүчеләр, юлларда туктап, җәяүлеләрне уздырып мәшәкатьләнмиләр. Җәяүлеләр дә машиналарга һәм үз гомерләренә төкереп биреп, юлларда үлем белән качышлы уйнауларын дәвам итәләр. 

Икътисад
27.10.2015 Мошенниклар тозагына эләгә яздым

Узган атна җомгасында, ягъни 23 октябрьдә көндезге 11 сәгать 52 минутта кесә телефоныма шалтыраттылар. Номерына күз салып тормадым, тыңлый башладым. Бик тә итагатьле тавышлы ир-ат, исәнләшкәч, үзен «Татфондбанк»ның иминлек хезмәте хезмәткәре Дмитрий Сергеевич дип атады. Фирая Муфаздаловна, дип эндәшкәч, үтә дә зур игътибар белән тыңларга керештем моны.

Икътисад
27.10.2015 Разил Вәлиев кабул итә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 30 октябрьдә үзенең 26 нчы Актүбә округындагы сайлаучыларын кабул итә.

Икътисад
26.10.2015 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда.

Ял 2015 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итә.

Икътисад
26.10.2015 Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы киләсе елга 7526 сум күләмендә расланган

Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә.

Икътисад
26.10.2015 Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары-эшмәкәрләре белән очраша

29 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары-эшмәкәрләре белән очрашты. “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында актуаль проблемалар буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппараты матбугат хезмәте.

Икътисад
26.10.2015 Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы октябрь башына 4 млрд 755 млн сум тәшкил иткән

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады. Ул ел башыннан министрлыкка гражданнардан 14 меңнән артык мөрәҗәгать килүен белдерде, аларда коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы, йортларга капиталь ремонт кирәклеге турында хәбәр ителә. 

Икътисад
26.10.2015 Түбән Кама муниципаль районында СК заводы юбилее кысаларында хезмәт нәселләрен һәм яшь гаиләләрне хөрмәтләделәр

Нәкъ 45 ел элек Түбән Камада беренче каучук чыгарыла башлый. Еллар узган саен завод җитештерү куәтен арттырып, яңадан-яңа үрләр яулый. Әмма, бу уңышлар артында гади халык көче тора. Тантана вакытында аларга рәхмәт сүзләре яудырылды.

Җәмгыять
25.10.2015 Күргәзмәдән – уңыш белән

Россиянең 64 төбәгеннән һәм дөньяның 24 иленнән барлыгы 2500ләп предприятие катнашкан әлеге күргәзмәдә «Просто молоко» компаниясенең Түбән Кама сөт комбинаты продукциясен югары бәяләгәннәр.

Мәгариф
23.10.2015 Республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесендә 49 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1252 мәктәбеннән 49 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 59 420 шәхси кабинетта сакланган.

Икътисад
23.10.2015 Татарстанда 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган

2015 елда аренда торагы төзелеше программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. м булган 21 торак йорт төзү планлаштырыла. 22 октябрьгә гомуми мәйданы 27 мең 804 кв. м булган 6 йорт эксплуатациягә тапшырылган

Район яңалыклары
23.10.2015 Авылда эш бетеп тормый

«Түбән Кама» агрофирмасында шикәр чөген-дерен җыялар. 3042 гектар мәйданнан 107 070 тонна татлы тамыр җыел-ган инде, уртача уңыш – һәр гектардан 352 центнер. 

Икътисад
23.10.2015 Армия темасына
Хәрби хезмәткә кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны Түбән Кама хәрби комиссары Фәрит Мингәрәевнең үзенә бирү мөмкинлеге бар.

Икътисад
22.10.2015 ТР Президенты һәм Росавтодор җитәкчесе реконструкциядән соң М7 автоюлының участогын ачты

М7 "Идел" автоюлының Нократ елгасыннан алып Алабугага кадәр участогы узган гасырның 70нче елларында II техник категория параметры буенча ике хәрәкәт полосасы белән төзелгән. Әлеге участок буенча шактый йөк һәм пассажирлар уза, хәрәкәтнең интенсивлыгы даими рәвештә арта бара. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге автоюлның 957 км - 970 км участогын дүрт хәрәкәт полосасы белән I-б техник категориясенә күчереп, зур күләмле реконсрукция башлау карарын кабул иткән. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң М7 "Идел" автомобиль юлының 957 км - 970 км участогын тантаналы ачуда катнашты. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, подряд оешма җитәкчеләре дә бар иде.

М7 "Идел" автоюлының Нократ елгасыннан алып Алабугага кадәр участогы узган гасырның 70нче елларында II техник категория параметры буенча ике хәрәкәт полосасы белән төзелгән. Әлеге участок буенча шактый йөк һәм пассажирлар уза, хәрәкәтнең интенсивлыгы даими рәвештә арта бара. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге автоюлның 957 км - 970 км участогын дүрт хәрәкәт полосасы белән I-б техник категориясенә күчереп, зур күләмле реконсрукция башлау карарын кабул иткән. 

Участокның озынлыгы - 13 чакрымга якын. Аны реконструкцияләү 2013 елда башланган. Эшләрнең бәясе 2,3 млрд сум тәшкил иткән, финанслау федераль бюджеттан башкарылган. Подряд төзелеш оешмасы итеп "Каздорстрой" ААҖ сайланган.

Реконструкция үткәрелгәч юл участогының үткәрү мөмкинлеге ике тапкыр арткан. Хәрәкәтнең исәпләнгән перспективалы интенсивлыгы тәүлегенә 20 меңнән артык автомобиль тәшкил итә. Реконструкция нәтиҗәсендә әлеге участокта транспорт куркынычсызлыгы артыр һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны кимер дип көтелә.

Татарстан Президенты автоюл участогын ачу тантанасында чыгыш ясап, федераль М7 трассасы республика өчен зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте. "Бу трасса һәм аның торышы республиканың икътисади потенциалы үсешенә йогынты ясый. Бездә Кама кластерын үстерү буенча планнар зурдан. Алдагы 6-7 елда биредә җитештерелгән продукция күләме өч тапкыр артырга - 2 трлн сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу, әлбәттә, транспорт инфраструктурасын җитди әзерләүне таләп итә, шул исәптән автомобиль транспорты өчен дә. Алда безне футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019 елда WorldSkills көтә. Дөнья чемпионатына кадәр М7 трассасын беренче категорияле юл итәргә теләр идек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Росавтодор җитәкчесенә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан юлчыларының профессиональлеге белән М7 трассасын реконструкцияләү буенча эшләр вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачак дип ышандырды.

Татарстан Президенты автомобиль юлын реконструкцияләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Росавтодор җитәкчесе Роман Старовойт, тантанада чыгыш ясап, юлчыларны узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм: "Бүгенге вакыйганың контрактта каралган вакыттан алдарак узуы аеруча күңелле - без биредә киләсе елның февраль аенда җыелырга тиеш идек. Бу, һичшиксез, төзүчеләрнең казанышы. Бу эшләрне югары сыйфат һәм югары тизлек белән башкарган республика компаниясе Татарстан чикләрен узып, федераль трассаларда һәм башка төбәкләрдә дә эшли. Бу аларның сыйфаты һәм югары професиональлеге хакында сөйли", дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов белән Роман Старовойт иң яхшы төзүчеләргә Татарстан Президенты һәм Федераль юл агентлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.              


"Татар-Информ" МА

Икътисад
22.10.2015 Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте. 

Чара Чистай шәһәрендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. 

Утырышны ачып Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге заман экстремизмы һәм террорчылыгы төрле идеологик төсмерләргә керә һәм сәяси доктриналар, шул исәптән дин күләгәсенә яшеренә. Дини экстремистик оешмалар Россиядә социаль-сәяси ситуациянең тотрыклылыгын җимерүче җитди фактор булып кала бирә һәм конфессиональ иминлеккә һәм дәүләтнең территориаль бөтенлегенә яный, диде ул. 

«Шуның бер мисалы – «Ислам Дәүләте» террористик оешмасы, ул, Көнбатыш көчләр ирек куйганга күрә, Якын Көнчыгышта канлы сугыш алып бара. ИГИЛ үзенең рәтләренә даими рәвештә яңа әгъзалар җыя, үзенең йогынтысын Якын Көнчыгыш регионыннан еракларга тарата», – дип белдерде Татарстан Президенты. 

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны республика дәрәҗәсендә дә, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә дә профилактикалауга җитди игътибар бирелә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне булдыру, яшьләрне граждан һәм патриотик тәрбияләү, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча, экстремизм һәм террорчылык идеологиясен таратуга каршы зур эш алып барыла. 

Болгар Ислам академиясен булдыруны Рөстәм Миңнеханов бик вакытлы карар дип атады, бу республикада конкуренциягә сәләтле кадрлар әзерләү проблемасын хәл итәргә ярдәм итә.

«Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм хокук саклау структураларының җәмәгать һәм дини оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка граждан җәмгыяте институтлары белән үзара җайга салынган эшен тәэмин итү мөһим», – дип саный Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Икътисад
21.10.2015 Агымдагы елның 9 аенда Татарстанның кече компанияләре 5 млн 296 мең тонна нефть чыгарган

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре белән кварталлык киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекләре җитәкчеләре, ТР Президенты һәм Хөкүмәте аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Мәгариф
20.10.2015 Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын яклады. Миләүшә финалга үткән 12 кыз арасында иң яше. Ул татарочка2015.рф сайтында барган халык тавыш бирүендә һәм "Самая ут

Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М., Бөтендөнья татар конгрессының беренче урынбасары Шакиров Д.Ф.,Балык Бистәсе районының мәгариф идарәсе бүлеге җитәчесе Садиков И.М., Ульян өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе рәисе Сафин Р.Ф. сәламләде.

Мәгариф
20.10.2015 Республика мәктәпләрендә бердәм “Мәдәният дәресе” була

Ул узган ел башланып киткән “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект 2014-2015 уку елында эшли башлый һәм “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип атала. “Татармультфильм” берләшмәсе булдырган акция быел үзенең аудиториясен киңәйтә.

Икътисад
20.10.2015 Рөстәм Миңнеханов «Гемонт» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп ассызыклаганча, «Гемонт» компаниясе үзен ышанычлы һәм җаваплы партнер итеп күрсәтте. Бүген төзелеш мәйданчыгындагы барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда һәм заказчы таләпләре буенча алып барыла, диде ул. Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадагы бу объект Татарстан белән «Гемонт» компаниясе арасында озакка сузылган хезмәттәшлекнең башлангыч ноктасы булыр дип ышаныч белдерде.

Мәдәният
20.10.2015 Татарстан Президенты Александр Сладсковскийга "Дуслык" орденын тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Александр Сладковскийны сәламләде һәм 50 яшь тулуы белән котлады. Ул билгеләгәнчә, соңгы биш елда Татарстан Дәүләт симфония оркестры республиканың иң яхшы мәдәни брендына әйләнде. Рөстәм Миңнеханов юбилярга уңышлар һәм яңа иҗади казанышлар яуларга теләде. 

Җәмгыять
20.10.2015 Илдарның зур уңышы

Түбән Кама язучысы, «Туган як» газетасы укучыларына үзенең юморескалары белән яхшы таныш булган Илдар Хәйруллин – республиканың Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреатлары арасында!

Икътисад
20.10.2015 Вакытында түләү хәерле
1 октябрьгә кадәр салым инспекциясенә транспорт, җир һ.б. милек өчен салымнарны түләргә кирәк иде. Түбәнкамалыларның 82,5 проценты моны вакытында эшләгән. 

Икътисад
20.10.2015 Конкурс үткәрелә

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән, аның урынбасары итеп эшкә алу өчен, конкурс үткәрелә.

Мәгариф
19.10.2015 Түбән Камадан Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсы номинанты булды

Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын яклады. Миләүшә финалга үткән 12 кыз арасында иң яше. 

Мәгариф
19.10.2015 Түбән Камадан Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсы номинанты булды

Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын яклады. 

Мәдәният
18.10.2015 Кичке уеннарга!

18 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74б) чираттагы татарча «Кичке уеннар» була. 

Икътисад
16.10.2015 Вәхшилек каян килә

Паркта берничә урында агач утыртучылар күренде. Димәк, язын биредә, башкалары белән беррәттән, безне өрәңге куаклары да каршы алачак. Агач утырту өчен чокыр казучылар төнге вакыйгалар турында берни ишетмәгәннәр. Каршы яктагы каравыл пунктының ишеген тартып карадым. Ачылмады. Ул кечкенә корылма тәрәзәсеннән эчкә күз салдым – буш өстәлдән башка нәрсә шәйләнмәде

Икътисад
16.10.2015 ТР Президенты РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү советы президиумы эшендә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш советы президиумы эшендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мәгариф
16.10.2015 Иң яхшылар арасында

Шәһәребездәге 35нче лицей, узган уку елы нәтиҗәләре буенча, Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе арасына кергән.

Икътисад
15.10.2015 Әбине акчасыз калдырганнар

10 сентябрьдә иртәнге уннар тирәсендә әбинең өй телефоны шалтырый. Трубканың теге башында бер ир-ат тавышы ишетелә. Ул ир үзе белән, «Сбербанк»ның үзәк идарәсендәге архив бүлеге хезмәткәре дип таныштыра. 2013 елда биологик актив кушылма (БАД) сатып алганда әбине алдаганнары өчен компенсация бирелергә тиешлеген хәбәр итә һәм тагын шалтыратырга вәгъдә бирә. Чыннан да, рекламага ышанып, бу әби 2013 елда, чама белән, 200 мең сумлык БАД сатып алган була...

15.10.2015 Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Төркия компанияләре белән медицина өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләсендә кызыксына"
 Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре кысаларында AYDIN ORME компанияләр төркеменә нигез салучы Тургут Айдын белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Җәмгыять
14.10.2015 Епископның эшлекле сәфәре

Шулай ук, НПАТП генераль директоры, керәшен җәмгыяте идарәсенең активисты Юрий Иванов та Түбән Кама шәһәре һәм районындагы храмнар турындагы мәгълүмат тупланган альбом тапшырды. «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле артистлары да үз чыгышлары белән сокландырды.

Җәмгыять
14.10.2015 Покрау бәйрәме

Ул 11 октябрьдә – түгем-чәчем көнне безнең Сарман ягындагы Нарат Астында, элгәредән үк, кызыл һәм шикәр чөгендереннән, кишердән пируглар пешерә халык. Аңа, гадәттә, тары, тарттырылган бодай ярмасы кушыла. Эчлек өчен бодайны махсус әзерлиләр: башта бүрттерәләр, аннан киптерәләр һәм кул тегермәнендә әйләндерәләр. Эчлеккә салыр алдыннан аз гына пешереп алалар. Пиругларны төче камырга пешерәләр. «Җәй көне эшләп чыккан көч, шушы Покрау пиругын ашасаң гына керә», дип әниләрнең әйтүләре истә әле.  

Икътисад
14.10.2015 Татарстан социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәмгә 18 млн сумнан артык акча алачак

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 12 октябрендә кабул ителгән 2029нчы карары нигезендә, "Гражданнарга социаль ярдәм" дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы 18 млн 353 мең сум субсидия алачак.

Җәмгыять
14.10.2015 Түбән Каманың “Яшь гаилә мәктәбе” - яңа гына өйләнүчеләргә ярдәм

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә өйләнешергә дип гариза язучылар гаилә психологы – Елена Лагинская белән очрашуга чакырыла. ГХАТ идарәсе җитәкчелеге фикеренчә, мондый консультация яшьләр өчен бәхет ачкычы булырга мөмкин.

“Яшь гаилә мәктәбе” программасы “Җаваплы әти-әни мәктәбе” муниципаль проект кысаларында тормышка ашырыла. Психолог белән очрашу вакытында яшьләр иң четерекле сорауларга да җавап таба алалар. Ә иң мөһиме, булачак ир белән хатынның өйләнешүгә карата мөнәсәбәтләре җитдиләнә. 

“Яшь гаилә мәктәбе” түбәнкамалылар арасында зур популярлык казана. 10 нчы октябрь көнне, мәсәлән, гаилә психологы белән 14 пар очрашты.

Мәгариф
12.10.2015 «ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсы дәвам итә

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 221 мәктәбеннән 47 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 56 590 шәхси кабинетта сакланган.

Мәгариф
12.10.2015 Россиянең иң яхшы мәктәпләре билгеле булды

Россия Мәгариф Министрлыгы теләктәшлеге белән илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. 500 иң яхшы белем йорты арасында 17 Татарстан мәктәбе дә бар.

Икътисад
12.10.2015 Рөстәм Миңнеханов: Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара

Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды. 

Икътисад
12.10.2015 Хезмәт хакы исәбенә

Түбән Кама почтамты халыкны «Туган як»ка һ.б. газета-журналларга 2016 елның беренче яртысы өчен үз эш урыннарында, алачак хезмәт хакы исәбенә (!) яздыртуны оештырырга җыена. Шул максаттан, Почтамт начальнигы Р.Газетдинов предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә хат та юллаган.

Сәламәтлек саклау
12.10.2015 Бушлай үтә аласыз

Сәламәтлек үзәге түбәнкамалыларны түләүсез медицина күзәтүе үтәргә чакыра.  

Икътисад
12.10.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсенең үз “LOVE-очка”сы бар

ГХАТ идарәсе бинасы каршында “LOVE-очка” күптән түгел генә барлыкка килде. Шуңа да карамастан, накахлашучыларның күңелен яуларга өлгерде.

Икътисад
10.10.2015 Татарстан коррупциягә каршы федераль сәясәт үсешендә алдынгы төбәк булып тора

Татарстан коррупциягә каршы сәясәт үсеше мәсьәләләрендә Россиянең алдынгы төбәге булып тора. Бу хакта бүген журналистларга РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең фәнни һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары юридик фәннәр докторы Виктор Астанин хәбәр итте.

Сәламәтлек саклау
09.10.2015 Кояшка кытлык

365 көннән торган елның нибары 150 көнендә генә кояш нурлары безнең Түбән Камага туры карый. Анда да әле, әгәр дә зәһәр калдыклы болытлар шәһәребез күген каплап китмәсә. Ә кояш нуры – сәламәтлек өчен табигый шифа. 
Бу көздә Аллаһы безнең Татарстан халкына табигатьнең бик сирәк бүләген – кояшлы һәм җылы сентябрь ае бирде. Табигатьнең халык телендә әбиләр чуагы дип атала торган бу мәлендә җылылык 25 градуска җитте. Шунлыктан, бакчада үсә торган яшелчә, җиләк-җимеш тулысынча өлгерде. Ә бит элекке елларда өлгермичә, сабагында яшел килеш калган яшелчә бакчачыларның күңелен төшерә һәм җәй айларында ук көньяктан китерелә торган кып-кызыл помидор һ.б. белән һич тә ярыша алмый иде. Әгәр, Аллаһы кодрәте белән, киләсе елда да шундый ук җылы көз күзәтелсә, кояшлы Татарстан дип сөйләү белән беррәттән, үз Татарстаныбызда үстерелә торган икмәк Кубанныкы белән тәңгәлләшә алачак. 
Аннан тыш та, кояшлы көзнең өстенлекләре җитәрлек. Әйтик, бу көздә салкын тиюдән, ютәлдән интегүчеләр дә азрак булды. Аллергия һәм тән тиресе авырулары да халыкны гадәттәгечә борчымады диярлек. Шунлыктан, башка чакта эләгүе авыр булган дерматологларга да эш азайды. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Ә ул бик тә гади: Түбән Камада кояшның шифалы җылы нурлары һәркемгә дә җитәрлек булды, хәтта аз гына җил исүдән куркып, өйдә бикләнеп ятучы өлкән яшьтәге авыру кешеләргә дә. Олылар хәтерлидер әле, элек йортлар ишегалларындагы балалар уен мәйданчыгы янәшәсендә келәм, урын-җир әйбере кагу өчен махсус элгечләр корып куялар, кешеләр шунда бау тарттырып, үзләренең юган керләрен элеп киптерә, ә язгы кояш карый башлауга урын-җир әйберен җилләтә, келәмнәрен кага иде. Алар җитәкләп ишегалдына чыгарып утырткан чирле карт-коры да язгы кояшта сөякләрен җылыта иделәр. Медицинадан бик ерак булсалар да, ул еллардагы хуҗабикәләр март-апрель кояшының шифасын да, сидек исе сеңгән матрацларны дезинфекцияләвен дә, шулай ук, чирле карт-карчыкларның вируслар көчсезләндергән үпкәләре өчен менә дигән дәва икәнен дә бик яхшы белгәннәр.
Хәзерге вакытта бар да үзгәрде, цивилизация безнең Түбән Каманы да читләтеп үтмәде – чир урын өстенә яткырган өлкәннәр өчен махсус подгузниклар һ.б. барлыкка килде. Ни кызганыч, инде керләрне дә урамда киптермиләр, шулай ук, авыру карт-карчыкларны да язгы кояш елмайганда урамга хәл җыярга чыгармыйлар. Ә бит авыру кешеләргә кояш нурлары сулар һава кебек үк кирәк. 15 минутлык кояш ванналары хәлсезләнгән өлкәннәргә генә түгел, аллергиядән һәм еш салкын тиюдән җәфаланучы сабыйларга да сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итәр иде. Мәкалә башында язганча, без елның 150 көнендә генә кояш җылысын тоябыз. Әмма безнең Түбән Кама бу яктан бик тә үзенчәлекле: төтенле торбалары һәм бер мизгелгә дә ялкын телләре сүнеп тормый торган факеллары белән промышленность предприятиеләре, кояш чыгышы тарафыннан көнчыгыш якта, шәһәр өстендәге калкулыкта утыра. Әмма көн дә офыктан күтәрелә торган кояшның нурлары иртәләрен шул төтенне җиңеп җиргә килеп җитә алмый шул. Бары тик көндезге унберләр тирәсендә генә төтен болытлары таралып, кояш күренә, көне дә җылытып җибәрә. Ләкин язын ул вакытка инде балалар – мәктәптә укуда, калганнар – эштә, өйдәге вак-төяк мәшәкать башларыннан ашкан хуҗабикәләрнең исә хәлсез карт-корыны ишег-алдына, кояшка алып чыгарга вакытлары юк. Җәй көнендә ул сәгатьтә кояш астында утыру зыянлы, ә кышын, беренчедән, безнең шәһәр күгендә кояш сирәк күренә, икенчедән, көндезге өчтә үк караңгылык иңә башлый.
Шәт, төшенгәнсездер, үзе-безнең яраткан шәһәребездә һәрберебезгә дә кояш җылысы җитми, кояш дефицит булганлыктан, организмыбыз Д витаминына мохтаҗ. Ә бу витамин эндокрин органнарның, ягъни иммун системасының тиешенчә эшләве өчен зарур. Ә бит безнең организм, бернинди сәбәпсез-нисез, акрынлап, туктаусыз хәлсезләнә бара. Без моны арыганлыкка сылтыйбыз. Мәктәп балаларының өлгереше түбән булуны да укыту программасының катлаулылыгыннан күрәбез. Балаларны бернәрсә дә кызыксындырмый, әти-әниләре укып үскән әкият һ.б. китапларны ачып та карамыйлар. К витамины, цинк, селен дефициты белән беррәттән, кояш нурлары җитенкерәмәү балаларда – 
дерматитка, үсмерләрдә – 
тырнактагы гөмбәчек авыруларына, өлкәннәрдә – бот сөяге сынуга, хатыннарда – чәч коелуга, шулай ук, һәркемдә пародонтозга сәбәп булып тора. Бу соңгысыннан котылуны фтор дефициты белән бәйләргә дә булыр иде, алай дисәң, сабыйларга фторлы сөт эчертүнең нәтиҗәсе күренер иде бит. Монда иң зур ярдәмче – кояш!
Көньякта яшәүче хатыннарны күрегезче, 10-12 бала табалар, һәр балалары туган саен, организмнары ныгый гына бара. Ә безнең хатыннар өчен кая анда 12 бала, әле берсен таба алу да зур проблемага әйләнә, чөнки барысы да диярлек, кояш нурлары җитмәгәнлектән, җенес органнары ялкынсынудан интегәләр. Үз шәһәребездә хроник төстә кояш нурларына мохтаҗлык кичергәнлектән, иммунитетка бәйле төрле чирләрдән җәфа чигәбез. 
Шуңа күрә дә, әгәр дә мөмкинлегегез бар икән, бер ун гына көнгә Сочига барырга, йодлы диңгез һавасы суларга, диңгездә коенырга киңәш итәр идем. Йөрәк приступларын да, шулай ук, кояш нурлары җитмәгәнлектән хасил булган башка чирләрне дә онытырсыз. 
Әнә бит бай кешеләр кояш дефициты проблемасын ничек җиңел хәл итәләр: кыш дәвамында бер-ике мәртәбә я Таиландка, яки Һиндстандагы Гоага барып кайталар. Аның каравы, аларны башка чир – сыра чөмерүгә бәйле булган углевод-май алмашы бозылуы интектерә (ул хакта башка вакытта сөйләрбез). 
Сочи турында ни өчен язаммы? Чөнки мин быел сентябрь аенда Сочига табиблар конгрессына бару бәхетенә ия булдым. Дарулар һәм медицина җайланмалары күргәзмәсе дә урын алган ул конгресста, табиб буларак, үзем өчен бик күп файдалы нәрсәләр ишеттем...
Кояшлы Сочи турында нәрсә әйтер икән дисезме? Искиткеч матур һәм сәламәтлек өчен яхшы шәһәр. Казан-Адлер поезды белән барсаң, билет бәясе плацкарт өчен – 3 мең, купе вагонына – 6 мең сум. Олимпиадага әзерләгән вакытта бу шәһәргә Россия президенты В.Путинның бар күңел җылысын салганы күренеп тора. Туапседан аэропортка кадәр йөреп тора торган экспресс, искиткеч матур һәм уңайлы аэропорт үзе, Сочидагы иске базар, анда сәүдә итүче грузин һәм абхазлыларның товарлары муллыгы. Аларның югары сыйфатлы һәм бәясе һәркем алырлык булуы турында язып та тормыйм. Иң мөһиме. анда халык йөри торган гадәти кызыну-коену урынары сакланган, теләсә кайсы урында тукта һәм кояшта кызын, суда коен. Башкасын әйтмим дә, Төркиянең Мармарисында да халык пляжы дип йөртелә торган, әмма бик тә начар бер урын бар. Ә калганнарын биш йолдызлы курорт кунакханәләре биләп бетергән. Монысы – чит илләрдәге ялга кызыгучылар колагына.
Кыскасы, моннан 5-10 ел элек булган Сочины хәзер танырлык та түгел, транспорт та, Түбән Кама трамвае кебек төгәл йөри. Мөмкинлек таба алсагыз, барып күреп кайтыгыз. Әмма кояш күрдем дигәч тә, чаманы гына югалтмагыз, кояшта пешүдән дә авыры юк. Безнең халык бит ул диңгез буена ялга килүгә үк, саклык чарасы дигәнен тәмам оныта, үзе сатып алган 10-12 көнлек ялының бер минутын да әрәм итәсе килмичә, тизрәк диңгез кочагына ташлана. Ә диңгезнең ягымлы кояшы бик тә мәкерле. 1,5-2 сәгать дәвамында диңгез ярында, кояш нурлары астында торсаң, битең, муеның, җилкәң янганын сизми дә каласың. Калган ун көнең кояшта пешкән урыннарыңны, аеруча бит-йөзеңне дәвалап үтә дә китә. Әнә бит көнбатыш табиблары, тән тиресе рагыннан саклану өчен, кояшта кызынуның зарарлы булуы турында даими рәвештә кисәтәләр. Үз чиратыбызда, без дә кояшта чамасын белеп, бик тә сакланып кына кызынырга киңәш итү белән бергә, кояшта пешкән очракта табигый чаралар белән дәваланырга тәкъдим итәбез.
Кагыйдә буларак, кояшта пешкән тән тиресен дәвалау өчен аптекада сатыла торган махсус препаратлар тән тиресенең авыртуын гына басалар, әмма аның төзәлү механизмына бик аз тәэсир итәләр. Шуңа күрә иң яхшы чара – алоэ. Кояшта җиңелчә пешкән урынны дәвалау өчен алоэ геленнан да әйбәтрәк чара юк. Күпчелек кешенең тәрәзә төбендә үсә торган бу үсемлекне үзегез белән юлга алып чыгарга да була. Алоэ сутын кызарып авыртып торган кайнар тән тиресенә туктаусыз сөртеп торырга. Моны алоэ суты сеңүдән туктаганчы, көненә биш-алты мәртәбә кабатларга. Шулай ук, аксыл төстәге алоэ сутына берничә тамчы лаванда мае да өстәргә була. Әгәр дә аптечкагызда алоэ геле юк икән, бернинди кушылмалар да өстәлмәгән табигый йогыртны алып, кояшта янган тән тиресенә мул итеп сөртергә кирәк. Соңынан тәнне кайнатып суытылган су белән юып төшерәсең. Монысы да көнгә 3-4 мәртәбә кабатлана. Тән тиресе җиңелчә генә кызарып, авыртып торганда яшел чәйдән компресс куярга мөмкин, шулай эшләгәндә, тәннең сызлавы һәм шеше кимер. Кояшта пешкән тән сызлавын басу өчен көнгә ике мәртәбә чәй һәм уксус салынган ванна керү дә файдалы. Шул ук вакытта, А, С, Е витаминнары эчү дә мөһим. Ә инде кояшта янган тәнегездә вак куыкчыклар хасил булса һәм бизгәк тоткандагыдай дерелдәп, калтырап чирләсәгез (икенче дәрәҗә пешүгә хас билгеләр), бик тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. 
Бу язмадан иң мөһимен аңлагансыздыр дип өметләнәм: промышленность предприя-тиеләре тәэсирендә кояшка аеруча кытлык кичерә торган түбәнкамалылар сәламәтлеге өчен елына бер-ике мәртәбә кояшлы диңгез буенда ял итү зарур (мөмкинлеге булганнар шулай итә дә) һәм бу дәүләткүләм программа кысаларында эшләнергә тиеш булыр иде, әлбәттә, халыкны кайгырту тулысынча дәүләт карамагында булган илдә...
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы. 

Мәгариф
09.10.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре авыл мәктәпләре укучылары өчен гаилә тәрбиясе әлифбасы дәресен үткәрделәр

 Бэлла Махотина яшүсмерләрне идарә эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырды. ГХАТ ул – купшы туйлар үткәрү бинасы гына түгел, ә беренче чиратта - гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен саклау урыны икәнлеген аңлатты. 

Икътисад
08.10.2015 Рөстәм Миңнеханов: "Без нефть эшкәртү һәм нефть җитештерү производстволарын үзебез дә төзи алабыз"

Бүген Түбән Камада "Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү" дигән ике көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы проектының 10 еллыгына багышлана.

Икътисад
08.10.2015 Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы башлыклары һәм сәркатипләре өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр

Түрәләр өлкәннәр өчен концерт-кичәләр оештырып, озак яшәүчеләрне һәм гаилә юбилярларын котладылар. Тантаналы очрашуларда өлкәннәрнең мәнфәгатьләре, ялгыз пенсионерлар һәм авыр хәлдә калган картларның проблемалары игътибар үзәгендә иде. 

Мәгариф
07.10.2015 WorldSkills милли чемпионаты Казанда, Сочида һәм Мәскәү өлкәсендә булачак

Краснодар өлкәсендә "Сочи-2015" Халыкара инвестицион форум уза. Биредәге төп темаларның берсе - яшьләргә өстәмә һөнәри белем бирү.Әлеге форумда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм "Ворлдскиллс Россия" Һөнәри берләшмәләр үсеше һәм эшче кадрлар агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов та катнаша. 

Сәламәтлек саклау
07.10.2015 Полиомиелитка каршы

Октябрьнең 12сенә кадәр шәһәребездәге балаларга, ашыгыч төстә, полиомиелитка каршы вакцина ясыйлар.

Сәламәтлек саклау
07.10.2015 Грипптан сакланыйк

Түбән Камада гриппка каршы вакцинация башланды, аны барлыгы 80 меңгә якын кешегә ясарга ниятлиләр.

Җәмгыять
06.10.2015 ЗАГС яңалыклары

Көзнең беренче ае булган сентябрьдә безнең ЗАГСта 325 сабыйны теркәп, ата-аналарына аларның туу турындагы таныклыкларын тапшырганнар.

Икътисад
06.10.2015 «Яшел дулкын» бара

Сентябрьдән башлап, бер ай дәвамында, ягъни 15 октябрьгә кадәр шәһәребез урамнарында 10 мең төп агач утыртырга ниятләнелгән булган. 

Икътисад
06.10.2015 Халыкны кабул итәләр

6 октябрьдә (15.00-17.00 сәгатьтә) – прокурор ярдәмчесе, 8 октябрьдә (10.00-12.00) – юрист; 8 октябрьдә (15.00-17.00) – Пенсия фонды вәкилләре, 9 октябрьдә (13.00-15.00)   

Икътисад
06.10.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы булып узды

Исем кушу тантанасы Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның 2 нче октябрендә үтте. Гәрәевлар нәселен дәвам итүче Артурның тууын зур түземсезлек белән әти-әнисе генә түгел, әби-бабалары һәм аеруча апасы көткән.

Мәгариф
05.10.2015 5 октябрь – Укытучылар көне

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» темасына җыен үтүе сәбәпче булганлыгы билгеле. Нәтиҗәдә, ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела. Бөтендөнья укытучылар көне БМОбөтендөнья һәм халыкара көннәре исемлегенә кертелә.

Икътисад
02.10.2015 Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече тарафыннан балигъ булмаганнар арасында көч куллануны булдырмаска юнәлтелгән чара оештырылды

Балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү үзәгендә «Распутать клубок непонимания» исеме астында дәрес узды. Дәрестә үзәк карамагындагы 13 яшүсмер катнашты.

Икътисад
02.10.2015 Казан 2018 елда WorldSkills Russia Бөтенроссия чемпионатын үткәрү хокукына ия булды

WorldSkills чемпионатында катнашачак шәһәрләр Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы махсус матбугат конференциясендә игълан ителде.

Икътисад
02.10.2015 Дәүләт Советында 2016 елга ТР бюджеты проекты буенча парламент тыңлаулары узды

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында уздырылган парламент тыңлаулары вакытында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. “Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты” темасына багышланган әлеге чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырыш ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислегендә узды.

Экология
02.10.2015 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Яшел дулкын” экология акциясендә катнаштылар

1 нче октябрь көнне каланы ямьләндерүдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре катнаштылар. Тырма, көрәк тотып алар күтәренке кәефтә агач утырттылар.

Икътисад
01.10.2015 Министр Эльмира Зарипова татарстанлыларга Халыкара өлкәннәр көне уңаенннан мөрәҗәгать итте

Халыкара өлкәннәр көне иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Һәр ел саен беренче октябрь көнне без хөрмәткә һәм ихтирамга лаек милләтебез хәзинәләрен – Туган җир өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында бөтен көчен һәм куәтен курсәткән, тылда хезмәт куйган, илебез һәм халкыбызның борылышлы тарихи язмышында баш имәгән өлкәннәребезне хөрмәтлибез.

Икътисад
01.10.2015 "Халык контроле" системасы эшендә уңай динамика күренә 01.10.2015

Докладчы белдергәнчә, 108 меңнән артык кулланучы порталдагы мәсьәләләрне хуплаган, 20,5 мең чамасы кеше мәсьәләгә бәя биргән, 120 меңгә якын шәрех калдырылган. Татарстанлылар арасында "Территорияне төзекләндерү" һәм "Юл хәрәкәтен оештыру" категорияләре популяр. "Уңайлы мохит", "Җәмәгать транспорты" һәм "Комачаулаучы автомобиль юллары" категорияләре буенча белдерүләр саны арткан. Аның сүзләренә караганда, хәзергә "Хуҗасыз хайваннар", "Янгын куркынысызлыгы таләпләрен бозу", "Мәдәният учреждениеләре эше", "Мәдәният һәйкәлләре", "Спорт объектлары эше" категорияләрен "Халык контроле" системасына кертү турындагы карар килешүгә тапшырылган. "Халык контроле"нең аерым мобиль кушымтасын булдыру эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлыйбыз", - диде Т.Зарипов.

Сәламәтлек саклау
01.10.2015 Компьютер зарары

Тәпи йөри башлауга ук, балалар компьютерга үрелә. Улым яки кызым тыныч утыра, көйсезләнми әле дип, сөенә-сөенә, әниләре өйдәге вак-төяк мәшәкать белән, сабыйларының күпме вакыт компьютер каршында утырганына игътибар да итми. Ә бит баланың сәламәтлеге, акыл һәм физик үсеше өчен, компьютер каршында көненә билгеле бер вакыттан артык утырырга киңәш ителми.

Икътисад
01.10.2015 Юлга чыксагыз...

3 һәм 4 октябрьдә, иртәнге якта Сүбәләк юлыннан машинада үтә алмаячаксыз.

Спорт
01.10.2015 Көрәштә дә, йөзүдә дә сынатмыйлар

 Ульяновск шәһәрендә 2000-2001 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш узды. Анда Татарстан җыелма командасы беренче урынны алды һәм моңа иң зур өлешне Түбән Кама көрәшчеләре кертте. Үз авырлык үлчәүләрендә Валентин Черепанов (50 кг), Заур Магомедов (69 кг) һәм Антон Летников (85 кг) – беренче, Александр Павлов (32 кг) – икенче һәм Артур Васютов (63 кг) – өченче урыннарда. Анда әле малайлар гына түгел, кызлар да ярышкан, алар арасында безнең Галина Архипова (57 кг) – өченче призер. Яшь көрәшчеләребезнең бу уңышларында тренерлары Лилия Исламова, Рәис Булатов, Инсаф Низамов һәм Евгений Атарскийның да өлешләре зур.

Район яңалыклары
01.10.2015 Җир кешесе көннең кадерен белеп эшли

Түбән Кама районы кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин әйтүенчә, һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алынган. Шунысы сөенечле, барлыгы 51 мең тоннадан артык икмәк бернинди югалтуларсыз җыеп алынган. Монда, әлбәттә, җир кешесенең үз тырышлыгы белән бергә, көннәрнең коры, кояшлы торуының да файдасы булды.

Икътисад
01.10.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгече “Җылы көз” акциясе барышында Нуруллиннар гаиләсен алтын туйлары белән котлады

Әнәс абый белән Гөлсем апа Нуруллиннарның чәчләре чәчкә 1965 елда бәйләнә. Яшьлек каласы Түбән Камага алар 1966 нчы елда килеп урнаша. Нуруллиннарның гаилә бишегендә ике малай бер кыз якты дөньяга аваз сала. Бүген аларның 5 оныклары бар.

Җәмгыять
30.09.2015 Республика урманчылыкларында “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланды
Урманчыларга мәктәп урманчылыкларында укучылар һәм экология берләшмәләре ярдәм итә

Җәмгыять
30.09.2015 Татарстанда Урман утырту көне үтә
Көзге агач утырту 3 октябрьдә Казанның Кадыш бистәсе тирәсендә Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә һәм Боровое Матюшино урман массивы янында уза

Җәмгыять
29.09.2015 Михаил Бабич белән Николай Патрушев Ульяновскида уртак күчмә утырыш үткәрде
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты

Җәмгыять
29.09.2015 "Экстремизмга - юк" айлыгы кысаларында КФУда "түгәрәк өстәл" узды
Яшьләр, экспертлар белән бергә, студентлар даирәсендә куркыныч социаль курнешләрне кисәтү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикерләштеләр

Мәдәният
28.09.2015 Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале уздырыла
1-4 октябрьдә Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелә. Әлеге чараның максаты узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган бүгенге төрки галәмендәге шигырь остазларын бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү, дип хәбәр итәләр ТР Язучылар берлегеннән.

Җәмгыять
28.09.2015 Сәрия Сабурская: "Минем өчен ТР Президентының гаилә сәясәтенә игътибар бирүне йөкләве мөһим"
ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле сүзләренә караганда, гаилә сәясәте - мөһим мәсьәлә, чөнки Татарстанда аерылышучылар саны зур

Җәмгыять
28.09.2015 Татарстан Президенты экологик йөкләнешне киметү эшләрен көчәйтергә йөкләмә бирде
Ул чистарту корылмаларының ышанычлы һәм нәтиҗәле эшләве заруриятенә игътибарны юнәлтте

Җәмгыять
28.09.2015 Аерылышуларның гадиләштерелгән тәртибен закон чыгару дәрәҗәсендә бетерергә кирәк - ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә бу мәсьәлә буенча бердәм җаваплылык үзәген формалаштыруны йөкләде

Икътисад
28.09.2015 Роман Шәйхетдинов: «Татарстан – Россиянең өченче махсус икътисади зона булдыручы беренче субъекты"
Вице-премьер сүзләренә караганда, ТР Президенты юлламасында кеше капиталы мөһим булуы һәм Хөкүмәтнең бу юнәлештә ярдәм итүе мөһим

Икътисад
28.09.2015 Рөстәм Миңнеханов ТРның югары технологияле компанияләрен глобаль базарларга активрак этәрергә өндәде
ТР Президенты бу хакта ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде

Җәмгыять
26.09.2015 Россиялеләр 2016 елда яңа ел каникулларында 10 көн ял итәчәк
Май аенда 1,2,3 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе), шулай ук 7,8, 9 (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе) - ял көннәре

Җәмгыять
26.09.2015 Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 103 йорт калкып чыккан
Төзелә торган объектларның 32се югары дәрәҗәдә әзер, уртача дәрәҗәдә - 10 объект, түбән дәрәҗәдә - 3

Җәмгыять
26.09.2015 Ел башыннан алып Татарстанда 1 млн 660 мең кв метр торак торгызылган
Агымдагы елның 25 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, 1 млн 659,5 мең кв м торак торгызылган, бу еллык планның 69,1 процентын тәшкил итә. Шул исәптә узган 2 атнада 51,7 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Җәмгыять
25.09.2015 Татарстанда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, пенсионерларга ярдәм йөзеннән, күп санлы чара уздырылачак
Ункөнлек 1-10 октябрь көннәрендә үткәрелә

Җәмгыять
25.09.2015 Ф. Мөхәммәтшин Иҗтимагый палата турында: “70 кеше – җәмәгатьчеләрнең зур армиясе – теге яки бу мәсьәләләрне хәл иткәндә төрле фикерләрен тәкъдим итәчәк”
Мөхәммәтшин фикеренчә, законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә, актив төстә эш итәчәк оешма формалашачак

25.09.2015 Равил Әхмәтшин ТР вице-премьеры - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле вазифасына расланды
Аның яклы 81 депутат тавыш бирде, өч кеше тыелып калды.

Җәмгыять
25.09.2015 Равил Зарипов ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына расланды
81 депутат аны хуплап тавыш бирде, 3 кеше тавыш бирүдән тыелып калды.

Җәмгыять
25.09.2015 Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгының яңа җитәкчесе билгеләнде
Ул – Фәрит Абдулганиев

Икътисад
25.09.2015 Чит ил гражданнары кеременә салымның төбәк коэффициенты расланды
Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итте

Җәмгыять
24.09.2015 Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете белән котлый
24 сентябрьдә гаетнең төп чаралары үткәрелә

Җәмгыять
23.09.2015 Казанда өлкән яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр
Чарада ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша

Җәмгыять
23.09.2015 Ел башыннан алып Татарстан приставлары 5,5 млрд сум акча түләткән
Ел башыннан алып Татарстан приставлары бурычлылардан 5,5 млрд сум акча түләткән, дип белдерде кичә журналистларга "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә ТР баш суд приставы Радик Ильясов. Агымдагы елда суд приставлары үтәлешенә 1 млн 786 мең документ тапшырылган. 

Икътисад
23.09.2015 Корбан бәйрәме белән котлыйм

Корбан бәйрәме һәммәбезгә рухи көч өстәр һәм җәмгыятебезнең рухи яңарышына этәргеч бирер, барыбызны да игелекле эшләргә рухландырыр дип ышанам.  

Җәмгыять
22.09.2015 Фәрит Мөхәммәтшин Кырым делегациясенә: “Иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә керешкәнче, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу мөһим”
ТР парламенты башлыгы Кырымның Россиянең иң күркәм урыны булуын билгеләп узды

Җәмгыять
21.09.2015 Метшин Түбән Кама мэры итеп сайланды
Метшин кандидатурасы өчен сессиядә катнашкан 24 депутатның 23е тавыш бирде

Икътисад
18.09.2015 «Татнефть» нефть чыгару объектларын Әлмәт-Кәләй магистраль нефть үткәргеченә тоташтыралар
Яңа объектларны файдалануга тапшыру 2018 елның ноябренә планлаштырылган

Җәмгыять
17.09.2015 1 октябрьдән дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләре РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтелә башлый – Радик Рамазанов
Моның өчен идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында теркәлү узарга кирәк булачак

Җәмгыять
17.09.2015 Татарстанда эшсезлек күрсәткече 0,79 процент тәшкил итә - Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
Республикада 16 мең эшсезгә 37 мең чамасы вакансия туры килә

Икътисад
17.09.2015 Казанда белгечләр финанс секторында мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү турында фикер алыша
Форумда катнашучыларны Илдар Халиков сәламләде

Икътисад
17.09.2015 Казанда FINNOPOLIS-2015 инновацион финанс технологияләренең беренче форумы ачылды
Пленар утырыш алдыннан рәсми затлар күргәзмә белән танышты

Икътисад
16.09.2015 Россиядә пенсия яше 2016 елдан артырга мөмкин
Финанслар министрлыгы 2018 елда Резерв фондында һәм Илкүләм иминлек фондында акча бетәсен фаразлый

Җәмгыять
15.09.2015 Казанда Швейцария травматологының халыкара мастер-классы уздырылды
Мастер-класста 30 дан артык травматолог-ортопед, кан тамырлары хирурглары, анестезиолог-реаниматологлары катнашты

Җәмгыять
15.09.2015 ТР дәүләт хезмәтләреннән актив кулланучысылар смартфон, планшет ота яисә түләү башкарылган торак-коммуналь хезмәтләренең хакын кире кайтара ала
“IT-Чемпион” бәйгесе шундый мөмкинлек бирә

Икътисад
15.09.2015 Татарстанда яшәүчеләр ягып җылыту сезонында 16 млрд сумлык җылылык энергиясен сарыф итә
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары белдерде

Икътисад
15.09.2015 Ана капиталын ипотеканың беренчел взносын түлүгә тотарга рөхсәт иттеләр
Хөкүмәтнең шул хактагы карары рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган

Җәмгыять
14.09.2015 Татарстанда социаль объектларны капиталь төзекләндерү программасы буенча 119 мәктәп йөзен яңарткан
Моннан тыш, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча барлык 999 йортта эшләр төгәлләнгән

Икътисад
14.09.2015 Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр ихтыяҗларын исәпкә алып, ана капиталын куллану мөмкинлеге биреләчәк
Әлегә федераль закон инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ихтыяҗларын исәпкә алмый

Икътисад
11.09.2015 Агымдагы елның 8 аенда ТРның консолидацияләнгән бюджеты кереме 139,4 млрд сум күләмендә булган
Р. Миңнеханов ТР консолидацияләнгән бюджеты һәм ТР бюджеты проектын беренче укылышта карарга тәкъдим итте

Икътисад
10.09.2015 Киләсе елда ТРның тулаем төбәк продукты күләме үсеше 102,2 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана – ТР икътисад министрлыгы вәкиле
Быел ул тискәре динамикада, алдагы ел белән чагыштырганда, - 99,7 процент дәрәҗәсендә

Икътисад
10.09.2015 А.Песошин социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссия утырышын уздырды
Анда республикада минималь хезмәт хакы күләме турында сүз булды

Икътисад
09.09.2015 Кама инновацион кластерының 5 проектына федераль субсидия бирелә
РФ Хөкүмәте Татарстанга Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын үстерүгә субсидия бүлеп биргән

Икътисад
08.09.2015 Татарстанга инновацион территориаль кластерлар үстерү буенча инвестпроектлар тормышка ашыруга 158,6 млн сум акча каралган
1,25 млрд сум күләмендә акчалар РФның 20 субъектына бүленгән

Икътисад
05.09.2015 Татарстан эшкуарлар хокукларын яклау буенча иң яхшы төбәкләр унлыгына кергән
 Стратегик инициативалар агентлыгы төзегән рейтинг нәтиҗәсендә, Татарстан эшкуарлар хокукларын яклау буенча иң яхшы төбәкләр унлыгына кергән. Рейтингны билгелүнең төп билге-бәяләмәсе - төбәктә эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил эшенең нәтиҗәлелеге. Республика бизнес вәкилләре бизнес-омбудсмен эшенең сыйфатын югары бәяләгән.

Икътисад
05.09.2015 «Иннополис» МИЗ Күзәтү советы резидент статусына дәгъва кылучы компанияләрнең 10 проектын хуплады
Инвестицияләрнең гомуми күләме – 260 млн. сумга якын

Икътисад
05.09.2015 Рөстәм Миңнеханов: "Балаларда мәктәптән үк эшкуарлык белән кызыксыну тудырырга кирәк"
Казанда "Эшкуарлык фабрикасы" реалити-шоуына нәтиҗәләр ясалды

Икътисад
04.09.2015 ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы "РВК" ААҖ генераль директоры белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикерләште
Элегрәк "РВК" ААҖ белән инновацион эшчәнлектә хезмәттәшлек турындагы килешү һәм венчур инвестицияләрен үстерү буенча юл картасы имзаланган иде

Икътисад
04.09.2015 Рөстәм Миңнеханов Чаллыда "Камский" агросәнәгать комплексын төзү барышы белән танышты
"Камский" агросәнәгать комплексы 1 сменалы эш режимында тәүлегенә 130 тонна ит продукциясе җитештерә алачак

Икътисад
04.09.2015 Рөстәм Миңнеханов Чаллыда коммуналь техника җыю буенча яңа заводны ачуда катнашты
Автокалада Төркиянең «Колуман» компаниясе заводы ачылды

Икътисад
04.09.2015 Август аенда Татарстан таможнясы федераль бюджетка 1,3 млрд сум акча күчергән
Ел башыннан 12,5 млрд сум акча җибәрелгән

Икътисад
03.09.2015 Казанда һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 5 сентябрьдә Казанда һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сыер итен 250-300, дуңгыз итен 230-270 сумнан сатып алып булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 

Икътисад
02.09.2015 Санкт-Петербургта МИЗ һәм Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү буенча фикер алыштылар
ТРның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиле «Санкт-Петербург» МИЗ филиалы җитәкчесе урынбасары белән очрашты

Икътисад
01.09.2015 Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале төзелешенә Россия белән Кытай 1 трлн сумнан артык акча инвестицияләргә ниятли
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдергән

Район яңалыклары
31.08.2015 Мелиорация системасын камилләштерү өчен...

Билгеле булганча, соңгы елларда табигать авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен коры һава торышы белән сыный. Нәтиҗәдә, уңышның бер өлеше юкка чыга. Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Россия Хөкүмәте төбәкләргә билгеле бер күләмдә акча бүлеп бирү карарын кабул иткән.

Җәмгыять
30.08.2015 Татарстан башкаласында Республика көне гөрләде

30 август - Татарстанда Республика көне буларак билгеләп үтелә. 2015 елда бу көн Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу белән дә истәлекле. Августның соңгы көннәре быелгы җәйне яңгырлар белән озатса да, кояш аралаш болытлы күк йөзе республикада хөкем сөргән бәйрәм рухына тәэсир итмәде.

Җәмгыять
28.08.2015 Иннополиста беренче чыгарылыш

Россиядә тиңе булмаган, әле күптән түгел генә нигез салынган Иннополис университеты инде "карлыгачларын очырта да башлады". Бүген әлеге университетның 40тан артык студентына диплом тапшырдылар.

Сәламәтлек саклау
28.08.2015 Түбән Кама табиблары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән акция уздырдылар

Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм РФ, ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Түбән Кама район профсоюз оешмасы менә инде 4нче ел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигәнхәйрия акциясен уздыралар.

Җәмгыять
28.08.2015 Иртәгә – Шәһәр көне

29 августта Түбән Камада Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырыла.

Җәмгыять
28.08.2015 Рауза Хәйретдинова: Картлык көнемдә ялгыз түгелмен

Бу атнада Рөстәм Миңнеханов республикабызның үрнәк гаиләләрен Казан Кремленә җыйды. Сабыр, хезмәт сөючән, язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш юлыннан бергә атлаган парлар арасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән Бөек Ватан сугышы ветераны, фәлсәфә фәннәре кандидаты Нуретдин Ганиев та бар иде.

Җәмгыять
28.08.2015 Соцпакет гомерне саклап калырга мөмкин

Татарстанда социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия кешеләрнең 70 проценты анннан баш тартып, акчага өстенлек бирә. Табиблар өчен исә мондый карарлар чын-чынлап баш бәласенә әверелә. Кыйммәтле дәвалану таләп ителгән кешеләрне дарулар белән тәэмин итеп бару шактый кыенлаша.

Спорт
28.08.2015 Спорт яңалыклары

Түбән Кама көрәшчеләре Марат Мөхәммәтҗанов һәм Алексей Журавлев Казанга, «Батырлар бәйгесе»нә барып кайттылар.

Мәгариф
27.08.2015 Түрәләр Студентлар форумы эшчәнлеге белән танышты

Югары Ослан районының Гаврилково авылы янына яшьләр десанты килеп төште. Республиканың меңнән артык студенты шушындагы Студентларның белем бирү форумында катнаша.

Мәгариф
27.08.2015 “WorldSkills-2019” Казанга лидерлык өчен яңа үсеш юллары бирәчәк – Илсур Метшин

Татарстан башкаласы Россиянең студентлар шәһәрләренең иң алдынгысы булып тора, дип искәртә шәһәр башлыгы

Җәмгыять
27.08.2015 “Автоледи-2015” – Казан кызы

Татарстанның “Автоледи–2015” җиңүчесе ачыкланды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге идарәсе тарафыннан оештырылган чираттагы бәйгедә Казан, Әлмәт, Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Мамадыш шәһәр һәм районнарыннан машина йөртергә яратучы 60тан артык гүзәл зат катнашты.

Мәгариф
27.08.2015 Милли китапханә китапка мәдхия укый!

Татарстанның Милли китапханәсе үзенчәлекле проект оештырырга җыена. 30 август көнне “Паркта китапханә” дигән мәдәни-агарту чарасы Әдәбият, шулай ук Парк һәм скверлар елы уңаеннаен узачак.

Спорт
26.08.2015 Шәһәрдәгедән ким түгел!

Узган шимбә районыбызның Ташлык һәм Шәңгәлче авылларында яшәүчеләр өчен икеләтә истәлекле булды.

Мәгариф
26.08.2015 Туфан Миңнуллинга һәйкәл ачылды!

Татар җәмәгатьчелеге татарның классик драматургы Туфан Миңнуллинның 80 еллыгын билгеләп уза. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан Мәскәүдә һәм Татарстанда мәдәни чаралар оештырыла. Драматургның туган ягында бюст ачылу тантанасы шуларның иң мәртәбәлесе булгандыр мөгаен.

Җәмгыять
26.08.2015 Рөстәм Миңнеханов: Аерылышу системасын катлауландырырга кирәк

Татарстан элек-электән бер-берсенә таяныч-терәк булып, кулга-кул тотынышып гомер юлыннан күп еллар бергә атлаган гаиләләре белән дан тота. Гореф-гадәтләрне саклау, гаилә кыйммәтләренә тугрылык – ул дәүләт нигезе, республикабызның көче. Шушы көннәрдә Татарстанның үрнәк гаиләләрен Казан Кремлендә хөрмәтләделәр.

Җәмгыять
25.08.2015 Җәлилчеләргә чәчәкләр китерделәр

25 августта Казанда җәлилчеләрне искә алдылар. Бөек Ватан сугышы елларында, моннан 71 ел элек бу көнне Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән унбер татар кешесенең исемнәре Казанның 1 Май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янындагы барельеф ташларда язылган.

Район яңалыклары
25.08.2015 Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар: мал санын киметергә түгел, арттырга

Соңгы вакытта шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда мал санын киметү кирәклеге белән бәйле сөйләшүләрне федераль дәрәҗәдә шактый еш ишетергә туры килә. Россиянең кайбер субъектлары терлек санын азайту өстендә эшләгәндә, Татарстанда, киресенчә, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү, камилләштерү турында сөйләшәләр...

Мәдәният
25.08.2015 “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе яңа идеяләргә байый

Татарстанда быел да аз керемле әти-әниләргә укучы балаларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтелә. Күркәм гадәт буенча мәктәп-кирәк яраклары белән беренче сыйныфка баручы малай-кызлар гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ 2-11 сыйныф укучылары да тәэмин ителә. Республикабызның кайбер районнарында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында яңа кызыклы идеяләр дә тормышка ашырыла башлаган.

Җәмгыять
24.08.2015 Компьютерчылар чемпионаты: иң оста пенсионерлар ачыклана

Казанда пенсионерлар арасында компьютердан файдалану буенча бөтенроссия чемпионаты ачылды. Әлеге зыялы ярышларда Россиянең 70 төбәгеннән һәм 6 чит илдән килгән пенсионерлар көч сынаша...

Мәдәният
20.08.2015 "Нур" театры килә

“Нур” – халкының ярты миллионы татарлар булган Уфада бердәнбер милли театрыбыз. Татар театр сәнгатенең башлангычында торган атаклы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 1912 елда Уфада оештырган “Нур”ның дәвамчысы дип тә әйтергә була аны. Менә шул театр өч ел дәвамында тамашчыны үзенә магниттай тартып торган “Әниемнең ак күлмәге”н безнең Түбән Камага алып килергә җыена. Шул уңайдан, редакциягә килгән ирле-хатынлы артистлар Лениза һәм Символ ГАЙНЕТДИНОВлар белән сөйләшеп утырдык. Театр сәнгатенә өстенлек бирүче газета укучыларыбыз өчен дә ул әңгәмә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Мәдәният
20.08.2015 Казанда “Идел-Урал” легионында катнашкан хәрби әсирләр турындагы фильм презентацияләнде

Фильмда алып баручы ролен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев башкарды

Җәмгыять
19.08.2015 Татарстанга гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлауга 26,6 млн сум субсидия бирелгән

Су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә дәүләт программаларын финанслауга барлыгы 4,2 млрд сум билгеләнгән

Спорт
19.08.2015 Рөстәм Миңнеханов Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашкан республика спортчылары белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы очрашуга килүчеләрне ДЧның уңышлы тәмамлануы белән котлады

Район яңалыклары
18.08.2015 Рәттән өч көн ял була

Август ахырында, җәйне озатып, Татарстан халкы рәттән өч көн ял итәчәк.
30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә, ә ул, белгәнегезчә, ял итә торган бәйрәм. Быел 30 август якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә, аннан соңгы беренче эш көнендә – 31 августта да ял итеп, эшкә сишәмбе көнне – 1 сентябрьдә чыгасы була.

Җәмгыять
18.08.2015 Кайда син миңа дигән эш

 Мәктәптә укыган чагында, еш кына татлы хыялларга бирелергә ярата идем: менә үсеп җитәм, югары уку йортына керәм, укып бетергәч, биек үкчәле аяк киеме, матур күлмәк киеп, горур кыяфәт белән эшкә барам, имеш... 

Җәмгыять
14.08.2015 Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркын ачуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды.

Сәламәтлек саклау
14.08.2015 Түбән Кама РҮХсе иң яхшы итеп бизәлгән территориягә конкурсны уздыра

«Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсендә» иң яхшы итеп бизәлгән эргәдәш территориясенгә гадәттәге конкурс уза.

Мәгариф
13.08.2015 Түбән Кама укучылары Төмәндә яшь геологларның Х бөтенроссия кыр олимпиадасында җиңү яулады

Түбән Кама укучылары яшь геологларның Төмәндә уздырылган Х бөтенроссия кыр олимпиадасында җиңү яулады, диелә ТРның Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

Җәмгыять
12.08.2015 Тагын бер дөнья чемпионаты Казанда узачак

2019 елда Казанда тагын бер зур ярыш – эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты WorldSkills Competition узачак. Россия илебез шәһәрләре арасыннан моның өчен иң лаеклысы дип Татарстан башкаласын күрсәтте. 

Җәмгыять
12.08.2015 Майның сыйфатын люминоскоп тикшерә

 Муллык чорында яшибез, кибеттә ниләр генә юк! Тик кибет киштәләрендәге товарларның барын да сыйфатлы дип әйтеп буламы соң? Дүшәмбедә Түбән Кама коммерция үзәгендә (НКЦ) атланмайның сыйфатын тикшерә торган приборны күрсәтү булды.

Мәгариф
12.08.2015 Казан 2019 елда WorldSkills Competition уздыру хокукын отты

2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды. 

Район яңалыклары
11.08.2015 Терлекчелектә эшләр ничек

Терлекчеләр, ел дәвамында һава шартларының нинди булуына карамастан, халкыбыз табынында яңа сауган сөт урын алсын өчен тырышалар. 

Мәгариф
10.08.2015 "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе

Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе уза. Акция 2015 елның 22 июленнән 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Мәгариф
10.08.2015 Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИны кабат тапшыру мөмкинлеге булуын хәбәр итә

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәтендә 2015 елның сентябрь-октябрь айларында мәҗбүри фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын кабат тапшыру мөмкинлеге булачак дип хәбәр иттеләр.

Җәмгыять
07.08.2015 Булачак укучыларны шатландырып

 «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» республикакүләм акциясе барышында, «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге 4 августта Түбән Камада балалар бәйрәме уздырды.

Мәдәният
07.08.2015 Фәнзаман Баттал да китеп барды

Казаннан кайгылы хәбәр килде: күренекле язучы-сатирик Фәнзаман Батталның йөрәге тибүдән туктаган...

Җәмгыять
07.08.2015 Абхазияне искә төшерде

XXII республикаара «Болгарга сәяхәт» сәфәрчеләре безнең Түбән Камада да тукталдылар. Аларны пристаньда – Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчелеге, «Урал» башкорт милли-мәдәни җәмгыяте вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, «Талир тәңкә», «Сердәш» ансамбльләре җырчылары һәм без, аксакаллар шурасы әгъзалары каршыладык.

Спорт
07.08.2015 Спорт яңалыклары

Чистай шәһәрендә, шахматчы яшүсмерләр арасында «Зур Кама» турниры уздырылды. 

Мәгариф
07.08.2015 Түбән Камада педагогик идеяләр ярминкәсе уздырылды

5-6 август көннәрендә Түбән Камада беренче тапкыр педагогик идеяләр ярминкәсе уздырылды. Шәһәрнең 83нче балалар бакчасы базасында үткәрелгән ярминкәсенең төп темасы балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү иде.

Спорт
07.08.2015 Спорт яңалыклары

  Чистай шәһәрендә, шахматчы яшүсмерләр арасында «Зур Кама» турниры уздырылды. 

Мәдәният
07.08.2015 Уку елына әзерләнеп

Түбән Кама муниципаль районының берьюлы биш мәктәбендә быел капиталь ремонт үткәрелә, моның өчен республика бюджетыннан 153 миллион сум бирелгән.

Мәгариф
07.08.2015 Булачак укучыларны шатландырып

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» республикакүләм акциясе барышында, «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге 4 августта Түбән Камада балалар бәйрәме уздырды.

Мәдәният
07.08.2015 Абхазияне искә төшерде

 XXII республикаара «Болгарга сәяхәт» сәфәрчеләре безнең Түбән Камада да тукталдылар. Аларны пристаньда – Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчелеге, «Урал» башкорт милли-мәдәни җәмгыяте вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, «Талир тәңкә», «Сердәш» ансамбльләре җырчылары һәм без, аксакаллар шурасы әгъзалары каршыладык.

Мәгариф
07.08.2015 Уку елына әзерләнеп

Түбән Кама муниципаль районының берьюлы биш мәктәбендә быел капиталь ремонт үткәрелә, моның өчен республика бюджетыннан 153 миллион сум бирелгән.

Район яңалыклары
06.08.2015 Органик авыл хуҗалыгы продукциясенә милли стандарт кабул ителде

2015 елның 30 июнендә Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы тарафыннан “Органик җитештерү продукциясе. Җитештерү, саклау, транспортировкалау кагыйдәләре” ГОСТ Р 56508-2015 Милли стандарт расланды. Россия Федерациясе дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитетыинициативасы белән эшләнгән яңа закон 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Район яңалыклары
06.08.2015 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 7 ай эшенә йомгаклар ясалды

Бүген терлекчелек тармагының бу елдагы 7 ай эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Мәгариф
06.08.2015 Татарстанда студентларның белем бирү форумы уздырылачак

24 нче августтан 29 нчы августка кадәр Татарстанның Югары Ослан районында студентларның белем бирү форумы узачак. Анда республиканың 1 меңнән артык студент һәм абитуриенты катнашачак.

Җәмгыять
04.08.2015 «Кояшлы алан»га!

6 августта кичке сәгать алтыда «Кояшлы алан» паркында Физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм була.

Мәдәният
04.08.2015 Түбән Кама районында өч яңа балалар бакчасы ачылачак

Түбән Кама шәһәренең 31нче торак комплексында 260 урынлы, шулай ук Ташлык һәм Городище авылларында һәрберсе 50 баланы кабул итерлек балалар бакчалары ачылачак.

Мәгариф
04.08.2015 Туган телне өйрәнү буенча республикакүләм профиль смена

2015 елның 31 июленнән 6 нчы авгуска кадәр «Костер» республика балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында чуваш балалары өчен профиль смена эшли. 

Җәмгыять
04.08.2015 Халыкны кабул итәләр

Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.

Җәмгыять
31.07.2015 Диңгезчеләр җыелды

Узган якшәмбедә шәhәребездәге Җиңү монументы янында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган митинг булды.

Район яңалыклары
31.07.2015 Иң мөһиме - кешеләрне шатландыру

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, 29 августта республиканың берничә районында, шул исәптән, безнең Түбән Камада булып, игеннәрне урып-җыю барышын тикшерде. 

Җәмгыять
31.07.2015 Компьютерны өйрәнәсезме?

Түбән Кама пенсионерлары компьютер белән эш итәргә бушлай өйрәнә ала. 

Җәмгыять
31.07.2015 Әйдәгез, кичке уенга!

 Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 2 августта, Халыклар дуслыгы йортында «Кичке уеннар» була. 

Җәмгыять
31.07.2015 Десантчылар бәйрәме була

Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан, елдагыча, 2 августта шәһәребездәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг була, ул иртәнге сәгать 10да башлана.

Җәмгыять
28.07.2015 Иң яхшы йогурт

Түбән Кама сөт комбинаты продукциясе – республика күләмендә үткәрелгән конкурста җиңүчеләр арасында!

Җәмгыять
28.07.2015 Диңгезчеләр көне белән!

Хөрмәтле диңгезчеләр, илебезнең хәрби-диңгез флоты ветераннары!

Икътисад
28.07.2015 Татарстанның нефть-газ-химия комплексында беренче ярты еллыкка нәтиҗәләр чыгарылды

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышын үткәрде.

Җәмгыять
28.07.2015 Тукай паркы яңара

  Яшьлек урамындагы Тукай паркының яңартылуы хакында ишеткәнсездер инде. Ул моннан соң ял итү һәм китап уку паркы итеп үзгәртеләчәк. Аның махсус символикасы да булдырылган. Күп тә үтмәс, яңартылган һәм матурланган парк түбәнкамалыларның яраткан ял итү урыннарының берсенә әйләнер. Шәһәребез ЗАГСыннан әллә ни ерак булмаган бу паркны яңа өйләнешүче парлар да тиз арада үз итәрләр, дип уйлыйм.

Җәмгыять
24.07.2015 Питрау да узып китте...

Олы Атыда
Бу авылда быел, гомер булмаганны, июнь аенда Сабантуй оештыра алмаган иделәр. Елына бер килә торган милли бәйрәмнән мәхрүм ителгән авыл халкы, билгеле, моңа нык аптырады, ул хакта редакциягә шалтыратучылар да булды. Хатаны төзәтеп, 17 июльдә Олы Атыда Питрау җыены уздырдылар.

Җәмгыять
24.07.2015 Ширәмәт авылында яңа ветпункт ачылды.

Биредә эшләүче ике ветеринар – Сергей Фролов һәм Мәдинә Габидуллина Ширәмәт, Сухрау, Сосновка һәм Майская Горка авыл җирлекләренә кергән егерме авылга хезмәт күрсәтәчәк. Биредә ике зур авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм биш фермер хуҗалыгы бар, алардагы сыерлар һәм үгезләр генә дә 15 меңләп булгач, ветеринарларга эш күп. Элек алар революциягә кадәр төзелгән бина подвалында эшләгән булса, яңа пунктта эш шартлары бөтенләй башка.

Спорт
24.07.2015 “Пилигрим” шоуы 2015 елдагы төп су чемпионатын ачты

Казанда су мундиале ачылышының гаҗәеп тантанасын 6000нән артык кеше тамаша кылды. Кунаклар иҗади уйланылышы һәм декорацияләре ягыннан кабатланмас булган спектакль карадылар. Су стихиясе әлеге масштаблы тамашада өстенлекле юнәлеш булды. Шоу артистлары белән бергә тамашачылар да диңгез төбенә төштеләр, космостагы иң якты йолдызга очтылар, геройлар белән бергә хәлиткеч карарлар кабул иттеләр, үткәнне анализлап, киләчәккә өметле караш ташладылар. Батырлык, кешенең хәленә керә белү, яңалыкка омтылу – кешенең, эш-гамәлләре һәм уйлары белән юл ярып, тормышын үзгәртә алуы конкрет мисаллар белән күрсәтелде.

Җәмгыять
24.07.2015 ЗАГСта түгел, МФЦда...

Тормышта шатлыклы, бәхетле көннәр генә түгел, кайгы-хәсрәт килгәннәре дә булмый калмый.

Район яңалыклары
23.07.2015 Республиканың егерме тугыз районында урып-җыю эшләре бара

Бүгенге көнгә республика буенча 21,4 мең гектардан 49,5 мең тонна бөртекле ашлыксуктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 23,1 центнер тәшкил итә.

Район яңалыклары
22.07.2015 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында икмәк кабул итү предприятиеләрендәге һәм элеваторлардагы хезмәт күрсәтүләргә бәяләр тикшерелде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елгы ашлык уңышын җый барышында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендәге һәм элеваторлардагы хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Җәмгыять
21.07.2015 Шәфкатьле җаннар барында

 Авыру кызчык Камиләгә фитыр садакасы салырга килгән иде Нурия апа Курмашева. Үзенең Магнитогорскидан икәнен әйткәч, татарча чиста сөйләшүе гаҗәп тоелды. «Чи рус җирендә өчең татар булып, янәшәдә бер урыс торса, аларча гына сөйләшергә тиеш идек. Безгә ата-ана кушкан исемебез белән эндәшүче булмады. «Татарва»дан башкасын ишетмәдек», дип сөйләүче Нурия апа әле, хәтта Түбән Камага да «Анна Романовна» булып килә. Һәм инде биредә, Нурия Шәйхезамановнага әйләнә. 

Спорт
21.07.2015 Спорт яңалыклары

«Шинник» спорт комплексында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Татьяна Макарова мәктәп укучыларының Бөтенроссия җәйге Спартакиадасында җиңүгә иреште. 

Җәмгыять
20.07.2015 Гаеттә – Норлаттан, Италиядән...

 “Иртәнге бердә юлга чыккан идек, дүрткә килеп җиттек. Гаеткә дип атап килдем. Үзем генә түгел, улым Ринат һәм оныгым Ландыш белән. Гает үзебездә дә була, ә Түбән Камада халык Мәккәдәге кебек”.

Җәмгыять
20.07.2015 Конкурс игълан ителә

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов боерыгы белән, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасына эшкә алу өчен конкурс игълан ителә.

Җәмгыять
20.07.2015 Конкурс игълан ителә

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов боерыгы белән, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасына эшкә алу өчен конкурс игълан ителә.

Спорт
20.07.2015 Welcome to Kazan: волонтерлар командасы ДЧ-2015 башкаласына тулы составта җыелды

Су спорт төрләре буенча чемпионат вакытында ярышларда катнашучыларның төп өлеше яшәячәк Спортчылар авылында үзенчәлекле команда – Kazan Volunteers җыелма командасы өчен дә бер йорт пәйда булачак. Әлеге команда составына Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән волонтерлар хәрәкәтенең иң әйбәт вәкилләре керде. Җыелма командага тиеш булганча, ДЧ-2015 алдыннан егетләрне һәм кызларны тантаналы каршы калу көтә иде. Монда барысы да чын командаларныкы кебек – флаглар, гимннар һәм “Казанда уңыш юлдаш булсын” дигән теләкләр.

Җәмгыять
19.07.2015 Красноярскида узган XV федераль Сабан туенда Марий Эл көрәшчесе батыр калды

Аңа тәкә һәм "Volkswagen Polo" автомобиле тапшырылды.

Район яңалыклары
18.07.2015 Субсидияләр шәхси хуҗалык алып баручыларга гаилә фермалары төзергә ярдәм итә

Бер буаз тана сатып алу чыгымнарын каплауга субсидия бер башка 15000 сум исәбеннән исәпләнә һәм бер хуҗалыкка 5 танага кадәр бирелә. Субсидия күләме сатып алынган терлекнең ярты суммасыннан артмаска тиеш. 2016 елдан мондый ярдәм системалы рәвештә күрсәтеләчәк.

Җәмгыять
17.07.2015 Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады

"Ураза бәйрәме тирән рухи мәгънә, динне ныгыту сөенечен китерә", - диелгән РФ Президенты котлавында.

Спорт
17.07.2015 ФИНА президенты Казанга спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына килде

Чемпионат башланырга 7 көн кала, ФИНА президенты һәм башкаручы директорына Казанның турнирны кабул итү буенча әзерлеген тикшерергә туры киләчәк.

Җәмгыять
15.07.2015 Изге ай үтсә дә...


Рамазан ае – сынау ае, күпмедер дәрәҗәдә авыр ай. Шулай булса да, ул да узып китеп бара һәм, авырлыктан соң җиңеллек килүне исбатлап, изге һәм шатлыклы гает тә килеп җитте. Мөселманнар рамазан аен зурлап, ураза тоттылар, тәравихларга йөрделәр, ифтар мәҗлесләре оештырдылар, мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм иттеләр, үзләренең холык-
ларын, тәртипләрен, яшәү рәвешләрен яхшы якка үзгәртергә, камилләштерергә, төрле изгелекләр белән Аллаһы Тәгаләгә якынаерга тырыштылар. Түбән Кама мөхтәсибе ярдәмчесе Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ белән әңгәмәбез дә – шушы рамазан ае турында.

Җәмгыять
15.07.2015 Бу - сезнең бәйрәм

 Изге рамазанны борчылып-борчылып каршы алган идек, Аллаһының рәхмәте белән, менә гаетләр дә килде. Сөбханаллаһ, Аллаһы изге эштә Үзе ярдәм итә. Ничә әби-бабайдан хәлләрен сорашсам да, алар: «Шулкадәр борчылган идек, Аллаһы җиңеллек бирә икән», дип сөенеп җавап кайтардылар. Ә инде, ураза тотып буламы дип, яшьләрдән сорагач, күбесе: «Ашамасам, башым авырта», «Нинди ураза, мин эштә бит?!», дип, тизрәк акланырга тотыналар. Әллә без муллаларны гел эшсез дип уйлыйлар? Әллә, уразаны минем ише эшсез муллалар гына тота дип ялгышалар? Аллаһыга шөкер, «шинный»ның 50 градуслы цехларында, мичтән 100 градус кызуы белән чыккан көпчәкләрне кабул итеп торучы егет-кызларыбыз да уразада булдылар. Күләгәдә 35 градус эссе булганда, басу-кырларда, кояш астында күпме хезмәт куючыларыбыз да гыйбадәтне саклый алдылар. Аллаһы һәркайсыннан разый булсын.

Җәмгыять
15.07.2015 Өлешләренә тигәнне тараттык

 Узган ел азагында «Туган як» лотереясенең иң зур бүләген отучы кешегә тапшыра алмавыбызга кәеф төшкән иде. Лотереянең төп призы булган ул телевизорны бу юлы уйнаттык һәм аны откан Нәсимә Фәттаховага әле 8 майда гына 75 яшь тулганын ишетеп, газета укучыбыз өчен сөендек. «Әйбәт, дөрес язасыз. Бер юлыгызны да калдырмыйча укып барабыз, – диде Нәсимә әби шатлыгы белән уртаклашып. – 2012 елда да «Туган як» лотереясенең иң зур бүләге – тузан суырткыч чыккан иде, аннары – стаканнар җыелмасы. Кайсыдыр елны хаҗдан кайтартылган дисбеле булдым. Менә бу юлы – телевизор. Җиңүнең 70 еллыгында шундый олы бүләк чыксын әле?! Ул миңа, үзебезнең Минзәлә ягыннан сугышка чыгып китеп, яу кырында ятып калган әтием бүләгедер кебек тоелды...».

15.07.2015 Бәйрәм белән!

Кадерле түбәнкамалылар! Шәһәребез һәр районыбыз мөселманнары!

Җәмгыять
14.07.2015 Питрау җыеннарында

Узган атна ахырында районыбызның Кушай hәм Балчыклы авылларында керәшеннәрнең Питрау җыеннары үткәрелде. Әлеге авыллар халкы белән бергә, шәhәрдән hәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар да рәхәтләнеп бәйрәм итте.

Җәмгыять
14.07.2015 "Больничный" яңача

1 июльдән Татарстанда «больничный лист»лар өчен яңача түләү кертелде. Эш шунда: республикада чираттагы тәҗрибә проекты старт алды. 

Рәсми
13.07.2015 Рөстәм Миңнеханов "WorldSkills Competition"га Казан заявкасын тәкъдим итү репетициясендә катнашты

Чара ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды.

Җәмгыять
13.07.2015 Владимир Путин "Роскосмос" дәүләт корпорациясе турындагы законны имзалаган

Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 1 июльдә кабул ителеп, 8 июльдә Федерация Советы тарафыннан хупланган.

Район яңалыклары
13.07.2015 Түбән Кама районында крестьян-фермер хуҗалыкларының республика семинары узды

“Земляки” (“Якташлар”) крестьян-фермер хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең традицион семинары узды. Менә инде биш ел рәттән Түбән Кама районында бөтен Татарстаннан һәм якындагы республикалардан фермерлар җыела. Бу очрашуның темасы җәрәңге һәм яшелчә культуралары үстерүгә багышланган иде.

Җәмгыять
10.07.2015 Солдатка киттеләр

Түбән Кама хәрби комиссариаты Россия Кораллы көчләренә язгы чакыруны тәмамлады.

Спорт
10.07.2015 Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Безне совет заманында «семья – это ячейка общества» дип өйрәттеләр. Гаилә коруга яшьләрнең күпчелеге җидти карап, сөйгән ярлары белән берничәшәр ел очрашып йөргәннән соң гына өйләнештеләр. Бер-берсен сынаган парлар арасында аерылышучылар да азрак иде.

Җәмгыять
10.07.2015 Бәйрәм белән!

Җәйнең кыл уртасында уздырыла торган Питрау бәйрәме уңаеннан, барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм.
Элгәреләрдән сакланып килгән һәм һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау белән, халкыбызның бик күп йолалары, гадәтләре бәйле. Болын-кырларда үсә торган дәва үләннәрен дә, шифасы булсын өчен, Питрауга кадәр җыеп калырга ашыкканнар. Мунча өчен дә, тәнгә сихәт бирә торган Питрау себеркесе әзерләгәннәр. Гаилә корырга әзерләнүче егетләр дә Питрау җыенында кыз күзләгәннәр. Кыр чәчәкләрен җыюына, алардан такыя үрүенә, көянтә белән чиләкләп су китерүенә һ.б. карап, кызларның уңган-булганлыгын сынаганнар һәм араларыннан Питрау чибәрен сайлаганнар.  

Җәмгыять
10.07.2015 Чын тәрбия - хәрби паториотик лагерьда

Кушай буасыннан арырак урнашкан хәрби-патриотик лагерьдагы үсмерләр һәм аларның тәрбияче-инструкторлары белән аралашканнан соң, бар нәрсә дә акча үлчәвенә салынган бу заманда әле Ватан һәм изгелек дигән төшенчәләрне тормыш мәгънәсе дип санаучы нык ихтыярлы ир-егетләребез һәм кызларыбыз барлыгын күреп, Россия дигән илнең киләчәге якты буласына ышанып кайттык.  

Җәмгыять
06.07.2015 «Йолдызлык» фестивале лауреатлары Кара диңгез флоты диңгезчеләре алдында чыгыш ясады

Севастопольдә Кара диңгез кораблары ярга туктый торган корылмада «Йолдызлык» фестивале лауреатлары традицион рәвештә концерт куйды, быел ул Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылды.

Җәмгыять
03.07.2015 Биш мең кешелек ифтарда

Казанда биш мең кешене үзенә җыйган республикакүләм өченче ифтарда безнең Түбән Камадан да кырык мөселман катнашты.

Җәмгыять
03.07.2015 Тагын бер юбилей тантанасы

  1 июль кичендә «Лесная» ял базасында Түбән Каманың төп массакүләм мәгълүмат чаралары булган өчесенең берләштерелгән юбилей тантанасы узды, ул «Туган як»ның – 25, «Нижнекамская правда»ның (элекке «Ленинская правда») – 50 hәм НТРның, ягъни Түбән Кама телерадиокомпаниясенең 20 еллыкларына багышланды.

Җәмгыять
03.07.2015 Aqua Comedy Club проектын оештыручы Татарстан башлыгы белән очрашты

3 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2015 елгы Спортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы дөнья чемпионаты милли партнерлары белән ниятләр турындагы килешүгә һәм Aqua Comedy Club проекты оештыручысы – «Колизей» вакыйгалар үзәге белән Чемпионатның мәдәни программасы кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы узды.   

Җәмгыять
03.07.2015 Биргәннең битенә карамыйча

26 июньдә «Туган як» редакциясендә уздырылган лотерея азагында уйнатылган юану призына ия булган газета укучыларыбыз арасыннан кайсыдыр әйтте бу сүзләрне. Чыннан да, биргәннең битенә карамыйча, кечкенә генә бүләкне дә зур итеп кабул итә белә безнең «Туган як» укучылары. 

Җәмгыять
02.07.2015 125нче маршрут автобусы яңадан йөри башлады.


 Моннан бер ел элек Сарсаз-Бли кешеләре, үз авылларына бару юлын ремонтлатуда ярдәм сорап, муниципаль район башлыгы Айдар Метшинга мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ниhаять, юл ремонтланып автобус йөртерлек хәлгә килде. 125нче маршрут автобусы атнаның сишәмбе, җомга, шимбә hәм якшәмбе көннәрендә, Төзүчеләр поселогы hәм Балчыклы авыллары аша узып, Сарсаз-Блига барачак. Актүбә мәйданчыгыннан кузгалып китү вакытлары: 7.05, 8.30, 10.00, 15.05, 16.45, 18.30.

Җәмгыять
02.07.2015 Карамыйча эссесенә, кояшына

 2010 елгы корылык кебек үк булмаса да, Волгоград, Оренбург, Самара төбәкләре белән беррәттән, Татарстанда да яңгырсыз эссе көннәр тора.

Җәмгыять
02.07.2015 Камилә ярдәм көтә

Чын мөселман бәндәсе өчен игелек кылу ае булган рамазан күз ачып йомганчы үтеп китәр, шуңа күрә дә, кулыгыздан килгән изгелекне кылырга – нәни Камиләгә ярдәм кулы сузарга ашыгыгыз.

Җәмгыять
02.07.2015 Гаилә стажлары - 60 ел

 Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә гаиләләренең бриллиант юбилен билгеләп үтүче Хафизовларны хөрмәтләделәр.

Район яңалыклары
02.07.2015 Татарстан Республикасының «Токымлы куян заводы» ЯАҖ куян итен җитештерү күләмен елга 650 тоннага кадәр җиткерергә планлаштыра

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә куян ите җитештерү буенча лидер.Илнең куян предприятиеләре 2014 елда 1,4 мең тонна ит җитештерде. Идел буе федеральокругына Россия күләмендә җитештерелгән гомуми куян итенең 35,4%ы туры килә. Идел буе федераль округына Татарстан Республикасының Биектау районындагы «Токымлы куян заводы» ЯАҖ 200 тонна диеталы ит бирде, әлеге җәмгыять Калифорния токымыннан куяннар үрчетә.

Җәмгыять
02.07.2015 Ифтарга - шәһәребезнең үзәк мәчетенә

Менә шул көннең кичендә, сәгать уклары җидене үтеп киткәч, үзәк мәчеткә килдек. Яшел келәмдәй тигез чирәмдә бала-чага, хатын-кыз утыра. Юл читендә үк, нәниен кул бишегенә салган, үз тирәсендә сикергәләп йөрүче икенче сабыен да күзеннән яздырмаучы яшь ана тукталган. Башына бөркәнгән калын пәрәнҗәсе аша күзләре генә күренеп торучы бу ханым, ифтардан без таралышканда да шул тирәдә иде әле. Бирсә дә бирә икән адәм баласына сабырлыкны дип, гаҗәпләнә-гаҗәпләнә янәшәсеннән узып киттек. Дөньяның без аңлый алмаган нинди генә сәерлекләре юк…

Мәгариф
01.07.2015 Татарстан яшьләре "Наркотиксыз тормыш" өчен

Татарстанда "Наркотиксыз тормыш" республикакүләм наркотикларга каршы акция тәмамланды. Ул 26 июньдә билгеләнеп үтүче Халыкара наркотиклар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды. Акция 2015 елның 25 маеннан 26 июньгә кадәр үткәрелде. Акция дәвамында 1553 белем бирү оешмасында һәм 158 баларга өстәмә белем бирү оешмасында "Сәламәтлек почмагы" мәгълүмати стендлары яңартылды. 

Җәмгыять
30.06.2015 Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар

Татарстан синоптиклары республика территориясендә давыл булуы турында кисәтү таратты.

Район яңалыклары
30.06.2015 Питрау җыеннары якынлаша

Кушай, Балчыклы, Келәтле һәм Олы Атыда уздырылачак бу бәйрәмдә – Питрау себеркесе бәйләү, болын чәчәкләреннән такыя үрү, Питрау чибәрен сайлау кебек, берсеннән-берсе кызыклы ярышлар да оештырылачак.

Җәмгыять
29.06.2015 Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, боз һәм эссе һава “вәгъдә итә”

Синоптиклар фаразлаганча, бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава була. Урыны белән кыска вакытлы, көндез тоташтан көчле яңгыр. Көндез аерым районнарда яшенле яңгыр, боз явар дип көтелә.

Икътисад
29.06.2015 125нче маршрут автобусы яңадан йөри башлады.

Моннан бер ел элек Сарсаз-Бли кешеләре, үз авылларына бару юлын ремонтлатуда ярдәм сорап, муниципаль район башлыгы Айдар Метшинга мөрәҗәгать иткәннәр иде.

Җәмгыять
29.06.2015 Рамазан аен хөрмәт итик

Җир йөзенә барча мөселман өммәте сагынып көтә торган олы кунак – Рамазан шәриф килә. Әлеге изге айга, ураза тотуга һ.б. кагылышлы сорауларга җавап йөзеннән, Ташлык авылы мәчете имамы Габделкәрим МОРАТОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Икътисад
28.06.2015 Гаилә стажлары - 60 ел

 Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә гаиләләренең бриллиант юбилен билгеләп үтүче Хафизовларны хөрмәтләделәр.

Җәмгыять
27.06.2015 Татарстанда 242 объектта күп фатирлы йортларга капиталь ремонт тәмамланды

Татарстан Республикасында 2015 ел программасы кысаларында барлык 999 күп фатирлы йортта да капиталь ремонт башланды. Капиталь ремонт эшләре 242 күп фатирлы йортта тәмамланды

Җәмгыять
27.06.2015 Рөстәм Миңнеханов президент праймеризында сайлаучыларның иң күп тавышын җыйды

Искәртеп узабыз: прймеризда катнашу өчен 4 кандидат күрсәтелде: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советында Татарстан әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе элеккеге җитәкчесе Олег Морозов.

Икътисад
27.06.2015 Телеүзәктә ремонт

Шуңа бәйле рәвештә, ул көннәрдә hәм сәгатьләрдә эфир каналларын (Беренче канал, Россия 1, Россия 2, НТВ, Бишенче канал, Культура, Россия 24, Карусель, ОТР, ТВЦ, РенТВ, СТС, Домашний, ТВ-3, Спорт плюс, Звезда, Мир, ТНТ, МузТВ, Спас, Эфир, ТНВ) антенна белән караучыларга телевизорларыннан ял итеп, вакытларын файдалырак уздыру мөмкинлеге туа. Ә кабельле телевидениедән файдаланучыларга телеүзәктәге ремонтның бернинди йогынтысы да булмаячак.

Җәмгыять
26.06.2015 Татарстанның күпчелек районнарында, эсселек аркасында, гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин

Татарстанның күпчелек районнары 4 һәм 5нче класслы гадәттән тыш куркыныч критерийларына җиткән. Бүген бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиянең планнан тыш утырышында республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде.

Икътисад
26.06.2015 Рөстәм Миңнеханов: «ТАИФ» компанияләре төркеме куелган бурычларны үти алачак

«ТАИФ» компанияләре төркеменең 2014 елда чиста табышы 45 млрд. сум, «ТАИФ» ААҖнең 8 млрд. сум чамасы. Бүген бу хакта матбугат конференциясендә «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе, генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Султиев хәбәр итте.

Мәдәният
25.06.2015 Казанда ДЧ ачылу тантанасында “Пилигрим” су асты дөньясына сәяхәт иттерде

Кичә Казанның “Татнефть-арена” боз сарае танымаслык булып үзгәреп, тамашачыларны су дөньясына алып керде. Биредә Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасы узды. “Су мундиале”нә старт бирү тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле рәсми затлар катнашты. 

Җәмгыять
23.06.2015 Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 20,3 мең квадрат мәйданлы 40 йорт файдалануга тапшырылган

Кичә кичке киңәшмәдә бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте

Җәмгыять
23.06.2015 Татарстанда XX "Алтын каләм" республика фестивале ачылды

"Алтын каләм"не ачу тантанасында фестивальне оештыручыларның берсе - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты. Үзенең сәламләү чыгышында ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына рәхмәт белдерде: "Ул безнең төп партнер, кешеләр үзгәрде, исемнәр үзгәрде, әмма без һәрчак бергә калдык", - диде. 

Җәмгыять
23.06.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Халыкара әтиләр көнен билгеләп үттеләр
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында бик тә кызыклы гадәти булмаган тантана булып узды. Халыкара әтиләр көне алдыннан ГХАТ идарәсе белгечләре яңа туган сабыйларның әтиләрен җыеп, аларга тантаналы рәвештә ул һәм кызларының беренче документларын - туу турындагы таныклыкларын тапшырдылар. 

Икътисад
23.06.2015 Фронтта сапер булып хезмәт иткән

Фоат Шәрипов Түбән Камага күрше Башкортстан якларыннан килеп урнаша. Улы Рәис һәм килене Миңниса, әниләре Әминә апа үлгәч әтиләренә ялгыз яшәү авыр булыр дип, үзләренә алып киләләр. Бергә 50 елдан артык гомер кичергән пар канатын югалтуны авыр кичерә фронтовик агай. Алар бит сугыштан соңгы авыр елларның ачлыгын, хәерчелеген бергә җилкәләрендә күтәргән, 5 бала үстереп олы юлга чыгарган. Тормышлар яхшырып киткәч кенә, Әминәсе калдырып китә шул Фоат абыйны. Бәхетенә, балалары игелекле булып үсәләр, әтиләрен өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Әти-әнисеннән күреп 10 оныгы, 7 оныкчыгы да бабайны хөрмәт итеп яшиләр.

Район яңалыклары
23.06.2015 Печән өсте җитте
Чәчүлекләрне корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә. 7 мең гектарда - корткычларга, 2,5 мең гектарда - төрле авыруларга, 26 мең гектарда чүп үләннәренә каршы эшкәртү үткәрелгән

Җәмгыять
22.06.2015 2015-2025 елларга Татарстан Республикасында Тәрбия үсеше стратегиясе расланды

Документта, аерым алганда, белем бирүнең барлык баскычларында тәрбиянең нәтиҗәлелегенә ирешүнең өстенлеге ассызыклана

Җәмгыять
22.06.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре Хәтер һәм матәм көнендә Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр куюда катнашты

Агымдагы елның 22 нче июнь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр куюда катнашты.

Икътисад
22.06.2015 Сугыш башланган көндә

Мәңгелек утның бәгырь көйдергеч ялкын телләре... Шул ялкындай өтеп алучы кояш нурлары... 1941 елның 22 июне дә хәзергедәй эссе булган, диләр. Ул чордан бүгенгебезне 74 ел аерса да, хәтере исәннәрне һәм, шулай ук, олыларның әйдәкләве буенча балаларны да Җиңү монументы үз янына җыйды.  

Икътисад
22.06.2015 Халыкны кабул итәләр

Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны җитәкчеләр, белгечләр белән очраштыра.

Икътисад
22.06.2015 Россиядә беренче!

Түбән Кама электр транспорты предприятиесе эшчесе Альбина Хәкимова «Россиянең иң оста трамвай йөртүче» дигән исемгә лаек булды. 

Җәмгыять
19.06.2015 Рөстәм Миңнеханов: "Федераль Сабан туе - татарлар өчен генә түгел, бөтен милләтләр өчен әһәмиятле вакыйга"

Красноярскида тантаналы төстә XV федераль Сабан туе башланды.

Җәмгыять
19.06.2015 Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә

Бүген иртән Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.

Җәмгыять
19.06.2015 "Coca-Cola" Россия спорт проектлары башкарма дирекциясе партнеры булды

Спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты кысаларында партнерлык турында килешү Петербург икътисади форумында имзаланды

Икътисад
19.06.2015 Татарстан РФ субъектларында инвестицион климат торышы рейтингында беренче урынны алды

Татарстан Республикасы 2015 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында беренче урынны алды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узучы «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итү» панель сессиясендә хәбәр итте. Сессияне оештыручы – Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов.

Спорт
19.06.2015 Балаларның җәйге ял чоры

Җәйне балалар аеруча сагынып көтеп ала. Тугыз ай укыганнан соң өч ай рәхәтләнеп ял итәсе, йокы туйганчы йоклыйсы, авылда әби-бабайда кунак буласы. Дәресең әзерләнгәнме, кичен урамда озак йөрмә дип кисәтеп, өйрәтеп торучы юк.

Җәмгыять
18.06.2015 Татарстанда яшен, көчле җил һәм боз яву көтелә

Төнлә температура 11 градуска кадәр төшәчәк

Җәмгыять
17.06.2015 Татарстан синоптиклары янә һава торышы бозылу турында кисәтә

Бүген ТР синоптиклары 17 июнь кичке 6дан алып 18 июнь кичке 8гә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы саклану турында кисәтү таратты. 

Икътисад
17.06.2015 Рөстәм Миңнеханов 2019 елга кадәр Татарстан нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын хуплады

Чара Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.

Икътисад
17.06.2015 Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның 1500 сабыена исем кушу тантанасы булып узды

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 17 нче июнендә шәһәребездә 2015 нче елда 1500 нче сабый булып дөньяга килгән кечкенә Максимга исем кушу тантанасы булып узды.

Җәмгыять
16.06.2015 "Ильинка"дагы бәйрәмдә

Менә мәйдан түрендә дәрәҗәле кунаклар күренде. Түбән Кама Сабантуена Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, якташыбыз, Татарстан дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев, республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Красноярск шәһәре башлыгының департамент җитәкчесе Андрей Игнатенко, Төркиянең тугандаш Мерсин шәһәреннән делегация һ.б. кунаклар килгән иде. 

Җәмгыять
15.06.2015 Разил Вәлиев: “Авылда тәртип булсын өчен Алладан яисә хөкүмәттән генә ярдәм көтеп ятырга түгел...”

Үзеңә селкенергә кирәк – менә шунда ватандашлар җәмныятенең өлгергәнлеге күренәчәк, дип саный депутат

Җәмгыять
15.06.2015 Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә

16 июньдә, төнлә һәм 17се көндез Татарстан Республикасы территориясендә актив фронталь бүлекләр үткән вакытта урыны белән яшен булуы, боз һәм көчле яңгыр явуы көтелә, җил секундына 20 метрга кадәр җитәчәк, диелгән ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.  

Икътисад
15.06.2015 Рөстәм Миңнеханов Болгарда “Россия мөселманнарының социаль доктринасы”н имзалау тантанасында катнашты

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия үзәкләштерелгән дини оешмалар башлыклары катнашты. 

Икътисад
15.06.2015 Рөстәм Миңнеханов: KazanSummit - Татарстан мисалында безнең илнең икътисадый мөмкинлекләрен һәм инвестицион потенциалын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада катнашучылар арасында илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. “KazanSummit-2015” чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар.

“Әлеге форум бездә 7 нче тапкыр уздырыла һәм ул Россия Федерациясе һәм аның төбәкләренең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән. Бу безнең зур илебезнең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен Татарстан мисалында күрсәтү өчен зур ярдәм”, - дип сүзен башлады ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Россиянең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне ныгытуын искәртте. Мөселман дөньясы илләренең Россия белән күпкырлы хезмәттәшлек итүенә һәм бернинди дә санкцияләргә иярмәвенә дә басым ясады республика лидеры. “Дөнья үзара бүленергә түгел, ә берләшергә тиеш. Бу берләшүнең мөселман илләрендә булуы да мөһим”, - диде ул һәм Россиянең бу процесска зур урын бирүен, моңа мисал буларак, “Россия — ислам дөньясы” стратегик төркемен булдырылуын китерде. Әлеге төркемнең төп максаты дип, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Ислам дөньясы дәүләтләре белән элемтәләрне ныгыту, инвестицияләр һәм икътисад өлкәләрендә аларны үстерүне атады.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, дөнья икътисадында булган соңгы үзгәрешләр, Ислам банкингының заманча икътисади системага каршы тора алуын күрсәтте. “Кызганыч, Россиядә Ислам банкингы әлегә тиешенчә үсеш алмаган. Әмма илнең эре банкларының Ислам дөньясы икътисадына карата кызыксынуы зур”, - дип белдерде ул.

“Хәзерге вакытта Ислам икътисады − ул икътисад, сәүдә үсешенең, инвестицияләр алуның һәм ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итүнең иң отышлы коралы”, - диде һәм Татарстанда исламча икътисад белән шөгыльләнүче оешмаларны мисалга китерде. Шулай ук җәмгыятькә тиешле дәрәҗәдә мәгълүмат бирү һәм бу өлкәдә белгечләр әзерләүче югары уку йортлары хакында да искәртте.

“Без сезнең белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә мохтаҗ. “KazanSummit-2015” Россия Федерациясенә Ислам дөньясы белән сәүдә-сәнәгать һәм инвестицияләр, банк өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанып калам”, - диде Р. Миңнеханов һәм “KazanSummit-2015”ка килүчеләргә рәхмәт әйтте.

"Татар-Информ" МА 

Икътисад
14.06.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсе баш белгече Роза Галимова Татарстан Республикасының Дәүләт бүләгенә лаек булды

Аңа Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мәртәбәле исем бирелде. 

Җәмгыять
13.06.2015 Түбән Камада Сабан туе узды

Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты

Җәмгыять
13.06.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Хафизовлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте

Агымдагы елның 13 нче июнь көнендә Түбән Кама райны ГХАТ идарәсендә Хафизовлар гаиләсенең бриллиант туйларына багышланган тантана булып узды. 

Җәмгыять
12.06.2015 ТР мөфтие: “Дәүләт Ислам үсеше өчен зур мөмкинлекләр бирә”
Татарстан мөфтие Россия көне белән котлый

Җәмгыять
12.06.2015 Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Россия көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Алдынгы үсеш темплары күрсәтүче республикабыз илебезнең биләп торган урынында ныклап урнашуына бик зур өлеш кертә. Федерализмны үстерүгә, күпмилләтле дәүләтебезне ныгытуга юнәлтелгән инициативаларыбыз таяныч таба. Күптән түгел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин “Татарстан күрсәткән нәтиҗәләр барлык төбәкләр арасында иң яхшылардан” булуын ассызыклады.

Җәмгыять
11.06.2015 Татарстанда салкынча һава торышы көтелә

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәр көтелми. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен булырга мөмкин.

Икътисад
08.06.2015 Түбән Кама районы яшьләре Хәтер Вахтасында катнашты

9 май көнендә Казанда булып узган Хәтер вахтасында, Татарстанның башка районннарыннан килгән 70 пар белән берлектә, Түбән Кама районы исеменнән Мифтаховларның яшь гаиләсе катнашты. “Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган әлеге чарада катнашу - ул безнең өчен бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. 

Икътисад
06.06.2015 Президент Рәхмәте

Мондый хөрмәткә Ләйлә Илгиз кызы Бөтенроссия мәктәп укучылары фән олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен лаек булды.

05.06.2015 Италия кешесе... татарча сөйләшә

Англиядәге данлыклы Кембридж университеты аспиранты Маттео Бенусси белән Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендәге ураза гаетендә очрашып, саф татар телендә сөйләштек. Ул әңгәмә, бәлки, сезнең дә игътибарны үзенә җәлеп итәр дип өметләнәбез.

Җәмгыять
05.06.2015 Ифтарга - шәһәребезнең үзәк мәчетенә

 Соңгы еллардагы күркәм гадәт буенча, газета, телевидение хезмәткәрләрен һ.б. шәһәр үзәк мәчетенә ифтарга җыйдылар.

Икътисад
05.06.2015 Мәйданга – автобуста

Түбән Кама Сабантуе 13 июньдә була, иртәнге сәгать 9да башлана. Шәhәр халкын «Ильинка»га автобуслар, сәгать 7дән башлап, алты урыннан алып китәчәк.

Икътисад
04.06.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре авыру балаларга сәлам хатлары юлладылар

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Подари жизнь” хәйрия фонды оештырган “Балаларга открытка бүләк ит” акциясендә катнашып, Мәскәү клиникаларында дәвалана торган балаларга атап, хатлар яздылар.

Икътисад
04.06.2015 Күршеләр бәйрәме

  Шәhәребезнең Химиклар урамындагы 86нчы йортта яшәүчеләр «Күршеләр көне» дигән бәйрәмдә күңел ачты.

Җәмгыять
03.06.2015 Татарстан Россия төбәкләренең инновацион активлыгы рейтингында алда бара

Республиканың инновацион индексы, узган ел белән чагыштырганда, 18 проценттан артыкка үскән/

Икътисад
03.06.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә регистратор вазыйфасына кастинг булып үтте

Кастингның төп шарты - татар һәм рус телләрен камил белү иде. Ләкин, кызганычка каршы, бүгенге яшьләр татар телендә нәрсә дә булса язу түгел, сөйләшә дә белмиләр.

Икътисад
03.06.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә елның иң өлкән пары өйләнеште

 Күптән түгел генә 89 яшен тутырган Ефим Израилович Зацман Түбән Кама ГХАТ идарәсе тарихына иң карт кияү булып кереп калачак. 

Икътисад
02.06.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Мортазиннар гаиләсенең рубин туйларын билгеләп үттеләр

Рафыйк абый да, Кәүсәрия апа да тумышлары белән Чирмешән районыннан. Ләкин аларның йөгерек тормыш чишмәләре бер-берсе белән Казан каласында кисешә. 

Икътисад
01.06.2015 Рөстәм Миңнеханов Татарстанның балалар сырхауханәләр җитәкчеләренә 28 яңа автомобильдән ачкыч тапшырды

Рөстәм Миңнеханов анестезиология һәм реанимация бүлегендә паллиатив пациентлар өчен палатаны карады. Биредә 13 бала дәвалана. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 300 яшь татарстанлы паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Күбесенчә мондый пациентларның дәваланмый торган хроник авырулары бар. Рөстәм Миңнеханов палаталарны карады һәм медик хезмәткәрләр белән аралашты. Гадел Вафин Татарстанда балаларга паллатив медицина ярдәмен күрсәтү буенча региональ системаны тәкъдир итте.

Икътисад
30.05.2015 Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт 42 муниципаль районда 999 объектның 995ендә башланган

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы ике атна эчендә 32 муниципаль районда 295 инспекция тикшерүе уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 2 районда 6 техник иминлекне бозу факты ачыкланган.

Икътисад
30.05.2015 Татарстан Республикасында «Парклар һәм скверлар» программасы кысаларында 44 муниципаль районда 104 объектта эшләр башланган

«Парклар һәм скверлар» программасын Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслау 2015 елда 1 млрд. сум тәшкил итә. Җирле бюджетлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 500 млн. сум көтелә.

Җәмгыять
29.05.2015 “Ревматология һәм онкоревмотологиядә коморбид мәсьәләләр” Бөтенроссия конференциясе эшен тәмамлый

Конференциянең Казанда үткәрелүенең сәбәбе — Татарстан башкаласында моңа кадәр дә медицина өлкәсенә кагылышлы чараларның күп булуында, дип саный ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. “Конференциядә бик мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Алар арасында дисциплинара якын килү кебек проблема да бар. Авыруны дәвалаганда бер генә табиб түгел, ә берничә белгеч катнаша. Шуңа да аларны бер мәйданга җыеп, мондый конференцияләр уздыру, тәҗрибә уртаклашулар кирәк”, - диде ул.

Икътисад
29.05.2015 Рөстәм Миңнеханов "Кама Аланы" индустриаль паркында яңа җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрүдә катнашты

Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.

Икътисад
29.05.2015 Түбән Камада Химик көненә багышланган тантаналы чаралар узды

Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров, КНИТУ-КХТИ ректоры Герман Дьяконов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

Икътисад
29.05.2015 Троица уңаеннан

  Троица бәйрәме уңаеннан, 30 hәм 31 майда 101 нче 

Икътисад
29.05.2015 Хәбәр итә аласыз

  Бу атнада республикада «Наркотиксыз тормыш» дигән акция башланды, аңа Түбән Кама эчке эшләр идарәсе дә кушылды. 

Икътисад
29.05.2015 Чапчакта – 12 июньдә

   Кызыл Чапчак авылында Сабантуйны, алдан билгеләнгәнчә, 7 июньдә түгел, ә 12 июньдә үткәрергә булганнар.

29.05.2015 Вакытлыча – кайнар сусыз

 Җылылык челтәре торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, 30 майдан (20.00) 10 июньгә (24.00) кадәр шәhәрнең бер өлешендә кайнар су бирүне туктатып торачаклар.

Мәгариф
28.05.2015 Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра

Татарстанда 86 имтихан тапшыру пунктыннан тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 66 пункт, шул исәптә өйдә 21 пункт ачылган. “Бу балалар 3 сәгать 55 минут имтихан тапшыра”, - дип өстәде министрлык вәкиле.

Мәгариф
26.05.2015 Энгель Фәттахов: “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты практикага юнәлтелгән”

Министр билгеләп узганча, мәктәпне тәмамлаганда, укучылар теоретик яктан гына түгел, практик яктан да әзер булып чыгарга тиеш. Дөресен әйтергә кирәк: бүгенге укыту программалары күп очракта балаларның торетик әзерлегенә юнәлтелә. Шуңа күрә, югары һәм урта махсус белем бирү йортларын тәмамлаучылар эш урыннарына баргач, еш кына кыен хәлдә кала: алар алган белемнәрен гамәлдә файдалана белми. Хәзерге вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшче төркем оештырылды. Ул уку программаларын практикага якынайту юнәлешендә эш алып бара, дип сөйләде ул.

Мәгариф
26.05.2015 Казанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Бүген "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" Республика мәгърифәти проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.

Мәдәният
26.05.2015 "Мунча"чылар атказанды

«Мунча ташы» татар эстрада театры артистлары Ульяна Князева hәм Әнфис Кәлимуллинга «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Авыл хуҗалыгы
25.05.2015 Татарстан сөтчелек тармагын үстерүгә РФ бюджетыннан 313 млн сумнан артык акча алачак

Татарстан әлеге акчаларны якынча 2 атнадан алачак. Әлеге вакыт эчендә РФ Хөкүмәтенең махсус карары чыгарга тиеш, һәм ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелә, анда субсидияләр РФ төбәкләре арасында бүленәчәк.

Икътисад
23.05.2015 Татарстанда 851,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 елның 22 маена республикада 851,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 348 фатирга исәпләнгән гомуми мәйданы 19,1 мең квадрат метр тәшкил иткән 32 йорт сафка бастырылган. Программа нигезендә төзелә торган объектларның 81ендә әзерлек дәрәҗәсе югары санала, 24ендә - уртача, ә 11ендә - түбән.

Мәгариф
22.05.2015 Түбəн Кама балалар йортында Бɵен Ватан сугышында җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган бəйрəм чарасы үткəрелде

22 майда Түбəн Кама балалар йортында Бɵен Ватан сугышында җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган бəйрəм чарасы үткəрелде. Әдәби-музыкаль кичə Россия Федерациясенеӊ Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарəсе ярдəме бәлән тормышка ашырылды.

Район яңалыклары
22.05.2015 Милли бәйрәмебез якынлаша

Сабантуй кайсы авылда кайчан була? Бу сорауны газета укучыларыбыздан соңгы көннәрдә еш ишетергә туры килде. Ниhаять, безнең редакциягә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетыннан Сабантуйлар графигын җибәрделәр. Әлеге графикта халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмен үткәрү көннәре түбәндәгечә күрсәтелгән. 

Икътисад
21.05.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина шәһәребезнең мактаулы гражданнары Зеленовларларны зөбәрҗәт туйлары белән котлады

Әлеге гаилә Түбән Кама шәһәре төзелешенең чишмә башында торып, бөтен гомерен Түбән Кама Шин берләшмәсенең үсешенә багышлаган. Николай Александрович озак еллар буе әлеге заводның җитәкчесе булып эшли, аның тормыш иптәше Вера Никитична производствоның Үзәк лабораториясен җитәкли. Беренче тапкыр язның сиреннәр шау чәчәктә булган мәлендә очрашып танышкан Зеленовларның өйләре түрендә әлеге яз чәчәге менә инде 60 ел буе хуш исен бөркеп утыра.

Мәгариф
19.05.2015 Түбән Кама районы укучылары Президент спорт уеннарында Татарстан данын яклаячак

15-17 майда Түбән Кама районында “Президент спорт уеннары” бөтенроссия ярышларының төбәк финалы узды.


Икътисад
19.05.2015 Понтон аша барсагыз...

109а автобусы бакчаларына йөрүче кешеләрне атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, иртәнге 7дән кичке сәгать 5кә кадәр ташыячак. Иртәнге 10 сәгать 20 минуттан көндезге бер сәгать биш минутка кадәр автобус тәнәфескә туктап торачак. Бер генә якка бару өчен билет бәясе – 20 сум. 

Икътисад
19.05.2015 Иң оста механизатор

«Авыл хуҗалыгының тракторчы-машинисты» һөнәре алган яшьләрнең республика конкурсы Сарманда үткәрелде. Түбән Кама егетенең анда барлык сынауларны да бик яхшы үтүендә, әлбәттә, аның колледждагы мастеры Илнар Яруллинның да хезмәте зур. Алексейга Казан авыл хуҗалыгы институтына «Агроинженерия» белгечлеге буенча укырга керү өчен юллама-сертификат бирделәр.

Экология
15.05.2015 70 төп агач - 1нче колония бүләге

Узган ел Җиңү көнендә, җинаятьчеләрне тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш керткән, бүгенге көндә бакый дөньяга күчкән сугыш һәм тыл ветераннарына 1нче колония (ЛИУ-1) территориясендә һәйкәл куелган иде. Бу һәйкәлгә 11 сугыш һәм тыл ветераны исеме уелган. 

Мәдәният
15.05.2015 «Кичке уеннар»га!

17 майда көндезге сәгать 4тә Халыклар дуслыгы йортында «Кичке уеннар» оештырыла.Әгәр дә татар милли уеннарын, җыр һәм биюләрен яратасыз икән, якшәмбедә Химиклар урамындагы 74 бйортта урнашкан Халыклар дуслыгы йортына килеп, җырлап-биеп күңел ачыгыз. «Кичке уеннар»да катнашу – бушлай.

Мәдәният
15.05.2015 Музей төне көтә

Шул күрсәтелгән вакытта бирегә килгән һәркем музей экспонатларын бушлай карап йөри ала, шулай ук, биредә осталар ярминкәсе, балалар өчен спектакль, мастер-класслар, балалар рәсемнәре конкурсы, оттырышсыз лотерея, бәйрәм концерты һ.б. булачак.

Икътисад
13.05.2015 Халыкны кабул итәләр

Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе гражданнарны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.

Икътисад
13.05.2015 Сабантуйга әзерләнеп

«Туган як»та инде хәбәр иткәнебезчә, быел федераль Сабантуй 18-19 июль көннәрендә Красноярск шәһәрендә узачак. Ә ил күләмендәге милли бәйрәмебезне оештыру эшен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, инде гадәткә кергәнчә, бу юлы да Түбән Камага ышанып тапшырган иде. Шуңа күрә, безнекеләр федераль Сабантуйны оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә керештеләр.

Авыл хуҗалыгы
13.05.2015 Язгы чәчү ничек бара?

Уҗым культураларын, күпьеллык үләнне тукландыру, дым саклау, тырмалау эшләре тулаем тәмамланды.12 майга язгы чәчү планы 70 процентка (23793 гектар) үтәлгән. Аның 17331 гектары – бөртекле культуралар (81 процент), 2910 гектары азык культуралары, 3337 гектарда шикәр чөгендере утыртылган. Басуларга бары тик югары сортлы орлыклар гына чәчелгән.Бүгенге көндә фермерлар бәрәңге һәм яшелчә утыртуга керештеләр.

Җәмгыять
13.05.2015 Тынычлыкның җитмешенче язы

Иң яшьләре дә инде 90га җитә торган (тарихтан белгәнебезчә, сугышка кергән солдатларның соңгылары – 1926 елгылар) бу хөрмәтле кешеләр арабыздан китеп беткәнче, исән чакларында кадерләрен белергә, бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен кайгыртырга бурычлыбыз. Аларның үзләренә бит инде, оныкларыннан аермалы буларак, машиналар да, квартирлар да кирәк түгел, ә көндәлек игътибар, тәрбия, медицина ярдәме, ахыр чиктә, сөйләшеп, истәлекләрен тыңлап утыру да җитә...

Икътисад
11.05.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парлар белән берлектә Мәңгелек Ут мемориалына чәчәкләр куюда катнашты

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре дүрт яшь пар белән берлектә Мәңгелек Ут мемориалына чәчәкләр куюда катнашты. Бөек Җиңү көне 9 майда булып узган әлеге чара сугыш кырларында безнең тыныч тормыш өчен башларын салган солдатларыбыз- ата-бабаларыбыз истәлегенә багышланды.

Икътисад
08.05.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Бөек Җиңү утын йөрәкләрдә саклап” дигән бәйрәм булып узды.

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 8 нче май көнендә “Бөек Җиңү утын йөрәкләрдә саклап” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы булып узды. Әлеге чарага менә инде 60 елдан артык катлаулы, сикәлтәле тормыш юлыннан бергә атлап, сугыш чорының утларын –суларын кичеп, бер-берсен яратып , хөрмәт итеп яшәүче ветераннар гаиләләре чакырулы иде. Алар белән бергә бәйрәмгә ветераннарның балалары, оныклары, оныкчыклары да килде. Шульпиннар, Әхмәтҗановлар, Журавлевлар гаиләләрен котларга дип Түбән Кама районы Ветераннар Советы җитәкчесенең урынбасары Альбина Адылева, Түбән Кама районы МБУ “ДЕЗ” оешмасының җитәкчесе урынбасары Тимур Гареев, Десантчылар Советының әгъзалары да килгән иде. 

Җәмгыять
08.05.2015 Татарстанда социаль ипотека буенча 30 йорт төзелгән

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 18,7 мең кв метр тәшкил иткән 30 йорт төзелеп беткән. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында республика бюджетында 50 млн сум каралган. Хәзерге вакытта 2011–2015 елларга "Торак" ("Жилище") федераль максатчан программасы кысаларында аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү эше алып барыла. 2015 елда чараларны финанслауның контроль саннары – 64 млн 594 мең сум. Татарстан Республикасы буенча 2015 елда программага 393 гаилә кертелгән.

Җәмгыять
08.05.2015 Татарстанда Җиңү көнендә 15 градуска кадәр җылыта

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән көнчыгышта бераз яңгыр явып узачак. Туфракта кырау булырга мөмкин.

Җәмгыять
08.05.2015 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Җиңү көнендә шатлык хисләре тудырган сугышчан һәм хезмәт казанышлары да, авыр югалтуларның ачы хәсрәте дә, имин, тыныч киләчәккә якты өметләр дә – барысы да ачык чагылыш таба. Бердәм халык, бердәм ил булып, без сугышның барлык авырлыкларын, сынауларын уздык, сынмадык-сыгылмадык, дошманны җиңеп, аның тар-мар ителгән оясы – Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы күтәрдек. Батыр халкыбыз, гаделлекнең тантана итәчәгенә тирән ышаныч белән, Герой шәһәр Мәскәүдән Берлингача һәм Манчжурия далаларына кадәр данлы юл үтте.

Икътисад
08.05.2015 Бакчага барып була

9, 10 һәм 11 май көннәрендә бакчагызга автобус белән бара аласыз. Бу көннәрдә автобуслар бакчачыларны барлык маршрутлар буенча йөртәчәк, дип хәбәр итә НПАТП администрациясе

Икътисад
08.05.2015 Хәрәкәт чикләнә

Иртәнге 7дән 13 сәгатькә кадәр 5нче һәм 55нче маршрут автобуслары – Төзүчеләр, Химиклар, Вахитов, Гагарин урамнары аша; 5а автобусы – Гагарин, Вахитов, Химиклар, Төзүчеләр урамнары аша; 10нчы автобус Химиклар, Вахитов, Гагарин, Кайманов урамнары аша узып йөриячәкләр.

Җәмгыять
07.05.2015 Рөстәм Миңнеханов: Бүген без һәр ветеранга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә тырышабыз

Бөек Ватан сугышы ветераннарын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барлык җыелганнарны дә Бөек Җиңүгә 70 ел тулу белән котлады. “1945 нче елның 9 нчы маенда совет гаскәрләре фашист режимы золымын бастырып, илебезгә бәхәссез олы Җиңү бүләк итте һәм канкойгыч сугышка нокта куйды. Бу дата аталарыбыз һәм бабаларыбызны данлау көненә, илкүләм горурлык, чиксез тирән рәхмәтләр җиткерү, олы хәсрәт һәм мәңгелек хәтер символы булып кереп калды”, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Район яңалыклары
06.05.2015 Дәһшәтле елларны хәтерләтеп...

 Каенлы авылы мәдәният йортында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, халык театры Рафис Фазылҗановның «Вәгъдә бүләге» дигән пьесасын сәхнәләштерде.

Авыл хуҗалыгы
06.05.2015 Игенче кырга чыкты

   Районыбыз кырларында язгы кыр эшләре башланды. Авыл кешесе өчен бик җаваплы бу чорда эшләрнең ничек баруы белән кызыксынып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллинга мөрәҗәгать иттек.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
06.05.2015 12 майдан башлап, Түбән Камада җылылык магистраль челтәрләренең чыдамлылыгын тикшереп, ремонтлауга керешәләр.

Шул сәбәпле, 12 майдан (9.00) алып 19 майга (24.00) кадәр, Тынычлык, Төзүчеләр, Октябрьнең 50 еллыгы, Бакый Урманче, Сөембикә, Мәктәп бульвары, Актүбә, Студентлар, Мурадьян урамнарындагы йортларда, 31нче, 34нче, 44нче һәм 45нче микрорайоннарда, шулай ук, Зур Афанас авылында, Красный Ключ һәм Төзүчеләр поселокларында кайнар су бирүне туктатып торачаклар.

Җәмгыять
06.05.2015 Ветераннарны хөрмәтләп

 6 май көнне Халык иҗаты йортында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда шәһәребездә һәм районыбыз авылларында яшәүче сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, фронтовикларның тол хатыннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды.

Икътисад
05.05.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә «Мин - Рәсәй гражданы!» дип исемләнгән паспорт тапшыру тантанасы булып узды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар барышында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә 14 яшьләрен тутырган яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән иң яхшы укучы, активист булып исәпләнгән өч кыз һәм ике егет Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында узган әлеге тантана вакытында паспортка ия булдылар. Рәсәй Федерациясе гимны яңгыраганда да, утны-суны кичкән ветераннарның яшьләргә булган киңәшләрен тыңлаганда да, яшүсмерләр бик нык дулкынланды. 

Авыл хуҗалыгы
05.05.2015 Татарстанда 319,7 мең гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән

Татарстанда 319,7 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчелгән. Бу фаразланган күрсәткечләрнең 19 процентын тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Икътисад
04.05.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә белеме” курсы буенча брейн-ринг уены булып узды.

Әлеге уеннарны үткәрү инде матур традициягә әйләнеп бара. Һәм, әйтергә кирәк, уенда катнашу үзе бер дәрәҗә булса, җиңүче буларак танылу тагын да мөһим. 

Икътисад
03.05.2015 Урманнарда учак якмагыз!

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 15 майга кадәр урманнарда, табигать кочагында учак ягу тыела. Янгын куркынычсызлыгын бозучыларны саллы гына күләмдә штраф көтә (2меңнән 4 меңгә кадәр). Май бәйрәмнәрендә Урман хуҗалыгы, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тәүлек буе рейдлар үткәрәчәк.

Икътисад
02.05.2015 Тагын бер һәйкәл

  Шәһәребездә ял итәрлек, килгән кунакларга горурлык белән күрсәтерлек матур урыннар арта. Алар янына озакламый тагын бер һәйкәл өстәләчәк. 

Икътисад
01.05.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Язгы шәфкатьлелек атнасы – шәфкатьле эшләр эстафетасы ” акциясе старт алды

“Язгы шәфкатьлелек атнасы» кысаларында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проектында шәһәребезнең 29 нчы һәм 25 нче мәктәп укучылары катнашты.

Җәмгыять
01.05.2015 Путин россиялеләрне 1 Май белән котлады

“1 Май - яхшы, матур бәйрәм. Без бу бәйрәм турында һәрвакыт Яз һәм хезмәт бәйрәме буларак сөйлибез. Эштән яхшырак нәрсә бар, бигрәк тә күңел тартып торган эш булса? Мин залда бүләкләнүчеләрне генә түгел, ә безнең илне үстерүгә һәм ныгытуга үз өлешен кертүчеләрне сезнең исемнән котларга җөрьәт итәм”, - диде Путин.

Икътисад
01.05.2015 Татарстан мөфтие, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ветераннар өчен әзерләнгән тантаналы чарада катнашты

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннарыбызга кадер-хөрмәт күрсәтеп, тантаналы мәҗлескә җыйды. Авыр сугыш елларанда үзләренең батырлыклары, хезмәтләре белән җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне җыйган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Икътисад
01.05.2015 «Татфлот» Зөягә кадәр даими рейслар ача

Бүген «Татфлот» компанисе Зөягә кадәр даими рейслар ача. Иделдә старт алган навигация тулы көченә эшли башлый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә «Татфлот» суднолар йөрешле компаниясе” ААҖ ндә белдерделәр.

Икътисад
01.05.2015 Татарстанда 1 Май чаралары тыныч узды – ТР буенча ЭЭМ

Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, бүген республикада 21 акция, 10 концерт, 6 эстафета һәм 3 спорт чарасы уздырылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре исәпләвенчә, гомумән, чараларда 40 мең чамасы кеше катнашкан.

30.04.2015 Казанда "Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары җыены ачылды

Бүген Казанның 1 Май мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары һәм кадетлар корпусы җыены ачылды. Тантаналы чараны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты.

Җәмгыять
30.04.2015 Казанда “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты финалы уздырыла

19-23 май көннәрендә Татарстан башкаласында эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills Russia” илкүләм чемпионаты финалы уздырыла. Аны “Ворлдкиллс Россия” берлеге – Россиянең “WorldSkills International” оешмасындагы вәкиле һәм “WorldSkills” стандартлары буенча һөнәри осталык конкурсы операторы оештыра. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Икътисад
30.04.2015 Казанда Россия Янгын сакчылыгы көненә багышланган тантаналар үткәрелде

Бүген Казанның Яруллин урамында урнашкан 3нче янгын часте территориясендә Россиядә янгын сагы оешуга 366 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде. Шулай ук биредә Татарстанда иң беренче булып кизү тора башлаган янгын автоцистернасының күргәзмә экспонаты ачылды. Моннан тыш, территориядә ТР Янгын-гамәли спорт федерациясенең дан залы да эшли башлады.

Икътисад
30.04.2015 Россиядә транспорт салымы гамәлдән чыгарылырга мөмкин

Россия Дәүләт Думасына транспорт салымын гамәлдән чыгару турындагы закон проекты кертелгән, дип хәбәр итә "Интерфакс". Закон проектының инициаторлары - "Гадел Россия" фракциясе башлыгы Сергей Миронов һәм аның урынбасары Олег Нилов РФ Салым кодексының транспорт салымын регламентлаучы 28нче бүлеген көчен югалткан дип танырга, шулай ук Бюджет кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Икътисад
30.04.2015 Татарстанда күп фатирлы 980 торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре башланган

Илдар Халиков киңәшмәдә, май ае башындагы бәйрәм көннәре республиканың төзүчеләре өчен ял саналмый, диде

Икътисад
30.04.2015 "Туган як"ны күз карасыдай күреп...
Туган як»ның 25 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә, күз курка, кул эшли дигәннәренең хаклыгына тагын бер кат инандык. Юбилей үткәрер көннәр җитәрәк редакциядә санаулы гына каласыбызны Аллаһы күңелгә салгандыр, күрәсең, бу бәйрәмебезгә узган елда ук әзерләнә башладык. Ил белән, дип өстәр иде элгәреге заман картлары, ә без исә «Туган як»ны якын итүче җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәм, хәтта, үз туганнарыбыз ярдәмендә дип авыз тутырып әйтә алабыз.

Мәдәният
30.04.2015 Тукая янында

Шәһәребездәге Тукай һәйкәле үз янындагы традицион Шигырь бәйрәменә быел да халыкны бик күп җыйган иде. 
Илһам Хисмәтуллин җитәкчелегендәге ансамбльнең көй-моңнары астында узган бу бәйрәмдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булыр иң зур бүләгең» дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңү яулаучыларга дипломнар тапшырылды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә белән мәдәният идарәсе берлектә уздырган әлеге конкурста Гран-при яулаган Зәлия Фәрхетдинованың (Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 4нче класс укучысы) һәм «Сәфәр» егетләренең, «Сердәш» кызларының милли киемнән чыгулары да күңелгә һуш килде.

Икътисад
30.04.2015 2 майда - Чәбия зиратында
Чәбия зиратының шәһәр йортына (Вахитов урамындагы 2нче йортка) терәлеп үк торуы, җитмәсә, янәшәсендә машина юу урыны һәм зур кибет булуы аның тагын да ныграк пычрануына китерә. Ул тирәдә чуалып йөрүчеләр зират эчен үзләренең «ял урыны»на әйләндереп, пычратып бетерәләр. Оятларын җуйган кешеләр узган ел да зират өстенә ни генә ташламаганнар иде...

Икътисад
30.04.2015 Таяныч идегез, егетләр...
Беренче көннәрдән диярлек «Туган як»ның ныклы таянычларыннан берсе булган «Татарстан» төзелеш ассоциациясе җитәкчесе Илдар Хәйбуловның арабыздан китүенә май аенда җиде ел тула.  

Торак-коммуналь хуҗалыгы
30.04.2015 Ниһаять, урамда апрель суыклары тәмамланып, көннәр җылытып җибәрде
Озакламый, төгәлрәк итеп әйтсәк 5нче майдан шәһәрдә җылылык бирү туктатыла башлаячак. 

Икътисад
28.04.2015 Мактаулы исем бирелде

«Татэлектромонтаж» акционерлык җәмгыятенең Түбән Кама монтаж идарәсе электромонтажчысы Фәрит Сафинга «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Икътисад
27.04.2015 Чернобыль фаҗигасен искә алып
26 апрель – Чернобыль атом электр станциясендә шартлау нәтиҗәсендә вафат булганнарны һәм авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарны искә алу көне. Бу уңайдан Түбән Камада оештырылган митингта муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, чернобыльчеләрнең җәмәгать оешмасы җитәкчесе Владимир Куликов, хәрби комиссариат вәкиле Владимир Ермаков һ.б. чыгыш ясады.

Икътисад
27.04.2015 Балчыклыга кадәр генә

125нче маршрут (Сарсаз-Бли) автобусы, вакытлыча, Балчыклы авылына кадәр генә йөриячәк.

Икътисад
26.04.2015 "Туган як"ка - яңа уңышлар!
Редакция коллективын һәм газетаның киң катлам укучылар аудиториясен истәлекле дата – «Туган як»ның беренче саны чыгуга 25 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Икътисад
25.04.2015 "Никах-кәләш" күргәзмәсендә

Шәһәребезнең яшь дизайнеры, ислам динендәге Айзилә Мөхәммәтҗанова үзе уйлап табып теккән мөселман киеме коллекциясен тәкъдим итте. Бу күргәзмәдә, кием-салымнан тыш, никах тәртибенә кагылышлы дини әдәбият, бизәнү кирәк-ярагы һ.б. да бар иде.

Җәмгыять
24.04.2015 Мезикова кабул итә

Кабул итү урыны: Студентлар урамы, 9нчы йорт. Депутат янына керү өчен, дүшәмбе көнне, 27 апрельдә иртәнге 10нан 16 сәгатькә кадәр телефоннан (36-47-12, 47-32-05) шалтыратып, язылып куярга була.

Икътисад
22.04.2015 Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" предприятиесе территориясендәге берничә җитештерү объектында булды

Рөстәм Миңнеханов башта "Түбән Кама нефть химиясе" ("Нижнекамскнефтехим") ҖАҖдә булды. Рөстәм Миңнехановны "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар озата йөрде.

Мәдәният
21.04.2015 Мин татарча сөйләшәм!

Бу атнаның җомгасында, ягъни 24 апрельдә, шәһәребездәге Габдулла Тукай һәйкәле янында республика күләмендәге «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узачак.

Икътисад
21.04.2015 Зиратка барсагыз...
18 апрельдән башлап, шәһәр зиратына һәр шимбәдә автовокзалдан 101нче маршрут автобуслары йөриячәк.

Икътисад
21.04.2015 Халыкны кабул итәләр

Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.

Икътисад
21.04.2015 Шигырь бәйрәменә!
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көндә - 26 апрельдә аның шәһәребездәге һәйкәле янында Шигырь бәйрәме узачак.

Икътисад
21.04.2015 Бакча сезоны җитте

 Түбән Каманың бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Илһам Булатов яңа сезон үзенчәлекләре һәм төп бурычлар турында сөйләде.

Җәмгыять
20.04.2015 Янгын сагы чакыра

 Түбән Каманың 1нче янгын сагы отряды шәһәребез халкын – зурларны һәм мәктәп укучыларын – 25 апрельдә Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда уздырылачак бәйрәмгә чакыра.

Икътисад
19.04.2015 Май аенда – озын яллар

Совет чорында Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне булган, ә хәзер «Яз һәм хезмәт бәйрәме»нә әверелгән 1 май хөрмәтенә, рәттән дүрт көн (1, 2, 3, 4 май) ял итәчәкбез.

18.04.2015 Президент белән бергә

13 апрельдә Татарстандагы җәмәгать оешмаларының «Без булдырабыз! Без бергә!» дигән форумында «Президент белән бергә» дигән республика иҗтимагый хәрәкәте оештырылды. Аның максаты – татарстанлыларны Президент программаларын үтәү өчен туплау. 

Икътисад
17.04.2015 Бушлай тикшерәләр

  Түбән Кама сәламәтлек үзәге (Менделеев урамы, 46) шәһәр халкын түләүсез медицина тикшерүе узарга чакыра.

Икътисад
17.04.2015 Борһановларның эш стажы – 85 ел

Түбән Кама монтаж идарәсендә эшләүче Мәдинә һәм Эльмир Борһановларның, уллары Динарның һәм кызлары Миләүшәнең гомуми эш стажлары, чыннан да, 85 елга җыела. Бу – Борһановлар нәселенең хезмәткә мөнәсәбәтен дә һәм, шул ук вакытта, монтаж идарәсенең үз белгечләрен югары бәяләвен дә чагылдыра. Әгәр дә үзе эшли торган оешмада белгечләр өчен тиешле шартлар булмаса, бер генә кеше дә үз баласының хезмәт юлы ул оешма белән бәйләнүен теләмәс иде.  

Җәмгыять
17.04.2015 Дөньяны яктыртып, тормышыбызны ямьләүчеләр

СССР заманындагы «Главэлектромонтаж»ның 27 идарәсеннән бүгенге көндә 4есе генә калган. Безнекеләр, совет чорында «Ростсельмаш», Волгоградтагы турбина заводы, Литваның Мажейкяй шәһәрендәге нефть эшкәртү заводы, Новый Оскол окатышлар заводы төзелешләрендә эшләгәннәр. Сан ягыннан азайсалар да, бүгенге көндә алар – югары профессионаллыкка ия һәм илкүләм танылган, шул ук вакытта, чит ил компанияләре белән хезмәттәшлектә дә үзләрен чын осталар итеп күрсәтә алган монтажчылар. Алга китү булса да, шәһәребездәге электр һәм монтаж эшләренең 85 проценты Түбән Кама монтаж идарәсе өлешенә туры килүен әйтик.

Икътисад
16.04.2015 Узган елда ил халкының кереме 1 процентка кимеп, хезмәт хакы 1,3 процентка арткан – В. Путин

Бүген Россия Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә тапшыруы Илбашының икътисади вәзгыять белән бәйле фикерләүләреннән башлады.

Мәдәният
16.04.2015 Сабантуйлар якынлаша

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме турындагы Указында шулай язылган. Шул ук Указ нигезендә, Чаллы шәһәрендә дә Сабантуйны 13 июньдә, ә Казанда гадәттәге вакыттан күпкә соңрак – 1 августта үткәрәчәкләр.

Икътисад
15.04.2015 Ветераннар сорый ала

 28 апрельдә Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Мәгариф
14.04.2015 Татар телендә сөйләштеләр

Без, Николай Максимов исемендәге 1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә кушылырга уйладык. Директорның милли эшләр буенча урынбасары Энҗе Хәмбәлова без төзегән планны, эш төрләрен хуплады. Аның: «Афәрин, кызлар, хәерле сәгатьтә!» дигән сүзләре белән эшебезне башлап җибәрдек.

Икътисад
14.04.2015 Фронтовиклар бушлай йөри

Бу хакта 1нче ПАТП җитәкчелеге хәбәр итте. Тиешле документлары булган фронтовик белән бергә, аны озатып йөрүче бер кеше дә автобуска бушлай утыра ала. Белешү өчен автовокзал телефоны: 39-99-91.

Спорт
14.04.2015 Көрәшчеләрнең яңа җиңүе

«Шинник» спорт комплексында милли көрәш белән шөгыльләнүче егетләр Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәренә, Идел буе шәһәрләре турнирына барып кайттылар.

Икътисад
13.04.2015 Халыкны кабул итәләр

14 апрельдә (16.00 – 17.00) – нотариус, 15 апрельдә (10.00 – 12.00) – Татарстан хәрби комиссариатының Түбән Кама бүлеге начальнигы Ф.Миңгәрәев, 16 апрельдә (10.00 – 12.00) – юрист, шул ук 16 апрельдә (15.00 – 17.00) суд приставлары бүлеге начальнигы Р.Хәбибуллин белән очраша аласыз. Белешү өчен телефон: 36-05-62.

Спорт
10.04.2015 Ярый әле, көчле кызлар бар...

«Сәламәтлек» спартакиадасы программасына кергән бу ярыш Арчада үткәрелде, анда республикабызның 17 районыннан килгән спортчылар көч сынашты. Түбән Кама районының җыелма командасы Каенлы, Кызыл Чапчак, Шәңгәлче, Сухрау, Афанас, Ширәмәт, Кармалы һәм Иске Чишмә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән тупланган иде.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
10.04.2015 Йортларда ремонт бара

Түбән Камада 62 йортта капиталь ремонт бара. Күпкатлы йортларда урнаштыру өчен 74 яңа лифт кайтартылган. Аларны кую 30 июньгә төгәлләнәчәк.

Икътисад
10.04.2015 Тагын бер бакча

 31нче микрорайонда тиздән яңа балалар бакчасы сафка басачак. Ул 260 сабыйга исәпләнелгән. 

Икътисад
10.04.2015 Олы көн белән!

Рухи яңарыш, яшәү тантанасы билгесе булган һәм дингә ышанучылар йөрәген игелек, яхшылык хисе белән тутыручы шушы олы бәйрәм уңаеннан барыгызны да чын күңелемнән котлыйм.

Район яңалыклары
10.04.2015 Ярминкәләр чакыра

Бу шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Комета», «Бызов» базарларында, шулай ук, Южная урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк.

Спорт
08.04.2015 Самбочылар сынатмады

Казанда халыкара класслы спорт остасы Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган Бөтенроссия самбо турниры үткәрелде.

Икътисад
08.04.2015 Юбилей медальләре тапшырыла

Түбән Камада яшәүче фронт һәм тыл ветераннарына «Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә» дигән юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.

Икътисад
07.04.2015 Шагыйрьләр чакыра!

7 апрельдә көндезге 2дә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар ур. 74б) Рәфәт Шәйдуллинның иҗат кичәсе була.

Сәламәтлек саклау
07.04.2015 Сәламәтме сез, түбәнкамалылар

Советлар йортында, дүшәмбе киңәшмәсе алдыннан, җитәкчеләр өчен үзенчәлекле сәламәтлек сәгате уздыру юлы белән, җирле халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән «Сәламәтлегең ничек, Түбән Кама?» дигән муниципалькүләм программа тәкъдим ителде.   

Спорт
07.04.2015 Пәһлеван Данил истәлегенә

Узган шимбә көнне «Шинник» спорт комплексында милли көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме икенче ачык республика турниры үткәрелде.

Икътисад
03.04.2015 Депутат кабул итә

Бүген кичке сәгать 5тә Татарстан дәүләт советы депутаты Азат Бикмурзин халыкны кабул итә.

Икътисад
03.04.2015 Армиягә китәләр

Бу язда армия хезмәтенә алу башланды, быел хәрби хезмәткә 300ләп түбәнкамалы китәчәк.

Икътисад
03.04.2015 Пенсия артты

1 апрельдән социаль пенсия – 10,3, ә Федераль ташламага ия булганнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) 5,5 процентка артты.

03.04.2015 Түбән Кама - икътисади үсештә

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Олег Дмитриевич БИТ-МИРЗА белән төбәгебездәге, ахыр максаты табыш алуга һәм предприятиеләрнең динамик үсешен тәэмин итүгә исәпләнелгән инвести-цияләргә кагылышлы әңгәмә тәкъдим итәбез.

Мәгариф
01.04.2015 Мәктәпләргә - пластик карталар белән

Бүген Түбән Кама мәктәпләрендә “Укучы картасы” дип аталган пластик карталар кертү уңаеннан 25нче гимназиядә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, республиканың мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм “АК БАРС БАНК”ның идарә рәисе урынбасары Радик Сәләхетдинов катнашында карталарны тәкъдим итү булды.

31.03.2015 Өметләнмәгез...

Авылда кем дә булса бурычка акча сорап торырга ниятләсә, шундук Рабигалар өенә таба йөгерә. Тик аларда, шулай кешегә биреп торырлык байлык каян килгәндер, моны берәү дә төгәл аңлата алмады. Кайберәүләр әйтүенчә, туксанынчы елларда акча зурайганчы, Рабигалар булган запасларын алтынга алыштырып өлгергәннәр. Бик белдеклеләре, бу запасның каян барлыкка килүен, Рабиганың бабасы ягыннан туганы Каюмның элек кибет тотуы һәм Мәкәрҗәнең үзеннән товар ташып баеп калуы белән аңлатты. Каюм, васыять итеп, хәтта бер чүлмәк көмеш муенса, беләзек ише әйбер калдырган, дип сөйләүчеләр дә табылды.

Авылда акчалы кеше күп түгел. Бурычка бирергә риза булганы аннан да азрак. Билгеле, Рабига кебекләр булганда, кемнең банкларга барып, зур процентка кредит юллап йөрисе килсен, ди?! Дөрес, ул һәр сорап килүчегә дә акча тоттырып чыгармады, кәефенең нинди чагына туры киләсең бит. Аннан күчтәнәчкә кыстырып килгән әйберне дә онытырга ярамый, тутырган тавыкмы, каклаган казмы анда, берәү, хәтта, йорт салганда акча алып торганы өчен сарыгын да жәлләмәгән, диләр. Кемдер, алып торганы өстенә күпмедер акча өстәп кире кайтарган. Андый авылдашын Рабига: «Сезнең чутка баеп ятарга, мине кем дип белдегез?!», – дигән сүзләр белән шундук өеннән куып чыгарган. Алай да, күрше авылдан сорап килүчеләргә, имеш, ул акчаны процентка биргән, дип әйтүчеләр булгалады. Әмма, әлеге кешенең кем икәне билгеле булмаганга, аны бу эштә гаепләүче табылмады диярлек.

Тормыш шулай үз көенә дәвам иткәндә, авылда көтелмәгән хәл булды, «Ашыгыч ярдәм» машинасы авыр хәлдәге Рабиганы район бүлнисенә алып китте. Ул югалуга, «Нәрсә булган аңа? Кайтырмы-юкмы? Хәзер бурычка кемнән сорарга? Инде нишләргә?», дип халык пошаманга калды. Планда каралган туйлар кичектерелде, түбәсе ябылмаган мунчалар, каралты-куралар утырып калды. Ниһаять, айдан артык узды дигәндә, авыл буйлап, Рабиганың кайту хәбәре таралды. Кыйбатлы чит ил дарулары үзенекен иткән, ул яңадан аягына баскан. Тик чир эзсез узмаган. Карап торышка тап-таза хатын бөтенләй хәтерсез калган иде.

Рабига хәзер көннәр буе шәл бөркәнеп, капка төбендәге эскәмиядә утырырга гадәтләнде, яныннан узып баручыларны танымады, беркем белән сөйләшмәде. Авылда аның бу халәтен төрлесе-төрлечә кабул итте. Аңа бурычлы булганнар, «уф, котылдык, онытты, ахрысы», дип җиңел сулап куйдылар. Алырга өлгермәгәннәр, «чукынды, җитешмәдем, күпме акча янга каласы иде», дип сукрандылар. Авыл халкы арасында «Рабига безгә күпме яхшылык эшләде, кадерен белмәдек», дип әйтүчеләр дә булгалады кебек. Әмма аларны ишетүче булмады, һәркем үз мәшәкатенә, үз дөньясына чумган иде. 

Бервакыт төнлә дөбер-дәп, көчле яңгыр явып узды. Иртән саф һава суларга эскәмиягә чыгып утырган Рабига, иң беренче булып, участковый Хисбуллинны туктатты: «Газлы мунча яратмыйм, шушында бер машина каен утыны кайтарып аудармасаң, иртәгә үк, бурычка алып атна буе эчеп ятты дип, районга шалтыратам». Моны ишетүгә, Хисбуллин сөрлегеп китте һәм, як-ягына карамыйча, урам буйлап йөгерде. Якыннан узып баручы Әкълимә, «Син, асыл кош, нишләп күренмисең, акча алганда бакчаңны утап чыгармын, дип вәгъдә биргәнеңне оныттыңмы әллә? Шушы арада килеп чыкмасаң, миннән бурычка алып, иреңнән качырып, шәһәрдә бала төшерткәнеңне бөтен авыл беләчәк», дигән сүзләр ишетүгә, үзен башына күсәк белән суккандай хис итте. Шулчакны күршедәге Дамир, кибет тирәсен әйләнеп кайту нияте белән, урамга чыккан иде. Карый, якында гына эскәмиядә күзләрен елтыратып Рабига утыра. Дамир исәнләшергә, башын селкергә өлгерми калды. «Син, юньсез, минем акчага, даруга барам дигән сылтау белән, районда сөяркәң янында ятканыңны белмиләр, дип уйлама. Әгәр бакча башына яңа койма тотып бирмәсәң, бүген үк хатыныңа житкерермен», дигән тавыш аңа аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте һәм ул, куркуыннан, күз ачып йомганчы капка артына кереп 
югалды. 

Шул көннән алып, авыл тормышы җанланып китте. Бу вакытта Рабиганың чирдән арынып, хәтере ачылып китүен халык инде аңлап өлгергән иде.
"Туган як"

Икътисад
31.03.2015 Ярышка әзерләндек

Вакытыбызның чамалы булачагын белсәк тә, сумкага ноутбук, журналлар салырга онытмадык. Гел чабыш, сикереш, мәтәлчек ату гына булмас бит инде.  

Икътисад
31.03.2015 2015 елгы декларация кампаниясе кысаларында Татарстанда 115 меңләп кеше керемнәре буенча хисап тотачак

Татарстанда 2014 ел өчен керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле 115 меңләп кеше исәпләнә. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Район яңалыклары
31.03.2015 Медаль һәм хөрмәт

 Каенлы авылы мәдәният йортында, сугыш һәм тыл ветераннарына Җиңүнең 70 еллыгына чыгарылган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. Анда безнең җирлеккә караган 11 авылның сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде.

Район яңалыклары
31.03.2015 Хезмәт кешесенең кадере булган чорда

Түбән Кама районы оештырылуның 50 еллыгына багышланган бәйрәмгә мин дә чакырулы идем. Бер чорда эшләгән совхоз директорлары, район җитәкчеләре, белгечләр белән күрешеп, үткәннәрне искә төшергәч, җанга рәхәт булып китте. 

Мәдәният
31.03.2015 «Язгы моңнар» көтә

Филүс Каһиров, Алсу Әбелханова, Ясмин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алинә Сафиуллина, Эльвира Хамматова һәм «Казан егетләре» катнашачак ул концертны Татарстанның атказанган артисты, юмор остасы.

Икътисад
31.03.2015 Халыкны кабул итәләр

 Республика тикшерү комитетының җирле бүлеге гражданнарны, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары вәкилләрен кабул итә.

Мәгариф
30.03.2015 Татарстанның 99 укучысы тиешле вакытыннан алда рус теле буенча БДИ тапшыра

Канәгатьләндерерлек нәтиҗә алу өчен катнашучыларга ихтимал 100дән кимендә 24 балл җыярга кирәк булачак

Икътисад
30.03.2015 1 апрельдән социаль пенсияләр 10,3 процентка арта

1 апрельдән Татарстан кешеләренең социаль пенсияләре 10,3 процентка арта, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Икътисад
30.03.2015 Түбән кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина сугыш ветераннарына Бөек җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан юбилей медальләр тапшырды

Сугыш ветараны Евладий Заборников белән аның тормыш иптәше Нина Тимофеевна белән ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотинаның очрашуы агымдагы елның 30 мартында булып узды. Әле 18 яше дә тулмаган Евладийны сугыш зилзиләләре 1942 елның салкын гыйнварында бөтереп ала да, ямьле Җиңү көненә кадәр аның тормышына, язмышына хуҗа булып куя. Евладий бабайның фашист илбасарлары белән булган иң беренче бәрелеше әле бүген дә бөтен нечкәлекләре белән хәтер төпкеленнән калкып чыга да, күзләрен яшьләндерә. 

Мәдәният
28.03.2015 Кәләшләрне көтәләр

28 мартта көндезге сәгать 11дә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74б) «Никах, кәләш» дип аталган чара уздырыла.

Икътисад
28.03.2015 Татарстанда 509,4 мең кв.м, яки еллык биремнең 21,2 проценты кадәр торак сафка бастырылган

Татарстанда 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган айлык үткәрелә. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы игъланын бүген Хөкүмәт йортындагы республикакүләм киңәшмәдә министрИрек Фәйзуллин җиткерде.

Икътисад
28.03.2015 Түбән Кама ЗАГС ида-рәсе мәгълүматыннан кү-ренгәнчә, 2014 елда шә-һәрдә – 2026, авылларда 138 пар язылышкан

Үзләре дә балалыктан чыгып бетмәгән бу яшүсмерләр нинди гаилә корырлар, билгесез. Соңгы елларда чит ил гражданнары белән никахлашу да популярлаша бара.

Икътисад
27.03.2015 Җиңүчеләр арасында "РаМус" та бар

Үз эшчәнлекләрендә республика дәүләт сәясәтенең аерылыгысыз бер өлеше булган хәйриячелеккә аеруча зур әһәмият бирүчеләрнең республикакүләм «Ел хәйриячесе» конкурсында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. 

Икътисад
27.03.2015 Сабыйларга да өйрәтәм

Мин Түбән Кама шәһәрендә туып-үстем. Алабуга дәүләт педагогия институтында югары белем алдым. Шуны тәмамлагач, «Ал чәчәк» исемендәге 25нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Хәзерге вакытта ирем белән ике ул һәм бер кыз үстерәбез. Олы улым Әмир М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең 2нче классында укый. Икенче улым Сәид балалар бакчасына йөри, 1нче класска барырга әзерләнә. Кызым Сылу, шулай ук, 25нче бакчага йөри.

Икътисад
27.03.2015 Сөләйманга килегез

    Б.Урманче урамындагы 6нчы йортта («Почтамт» бинасының шәһәр үзәк мәчете ягындагы өлешендә) урнашкан «Сөләйман» кафесында һәрберебез өчен хәләл булган һәм өйдәге шикелле тәмле ризык әзерләнелә.

Җәмгыять
27.03.2015 Татарстан һәм Төркиягә башка илләрдә уртак проектларын гамәлгә ашыра башларга вакыт, дип саный Төркия Республикасы икътисад министры

Татарстан һәм Төркия башка илләрдә үзләренең уртак проектларын инвестицияләп гамәлгә ашыра башларга мөмкин. Бу хактагы фикерне бүген Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан-Төркия эшлекле форумның пленар утырышыннан соң, журналистларга Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекджи ассызыклап узды.

Икътисад
27.03.2015 Гимнастерка кесәсендә - җыр дәфтәре

Җыр-көй тыңламыйча яши алмыйбыз: өйдә, юлда машинада барганда, мөмкин булганда, хәтта эштә дә... Җанга якын көйләр күңелне күтәрә, яшәү ямен тоярга ярдәм итә. Тыныч көннәрдә шулкадәр тылсымлы көчкә ия җыр-көйләр, гомумән, музыка сугыш вакытында кешеләргә ничек тәэсир иткән? Аны тыңларга вакытлары булдымы икән? Сугыш һәм музыка бер-берсеннән ерак торучы ике төшенчә түгелме соң? Каенлы мәдәният йортында үткәрелгән «Гимнастерка кесәсендә – җыр дәфтәре» дип исемләнгән кичәдә без шушы сорауларга җавап бирдек.

Икътисад
26.03.2015 Халыкны кабул итә

 31 мартта 16.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Студентлар ур. 9) Татарстан Югары Советы депутаты Илсөя Мезикова гражданнарны кабул итә.

Икътисад
26.03.2015 Халыкны кабул итә

31 мартта 16.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Студентлар ур. 9) Татарстан Югары Советы депутаты Илсөя Мезикова гражданнарны кабул итә.

Икътисад
25.03.2015 Вакансияләр ярминкәсе

25 мартта иртәнге 10нан көндезге сәгать 12гә кадәр халыкны эшкә урнаштыру үзәгендә (Бызов урамы, 20а йорт, 2нче кат, 222нче кабинет), хәрби комиссариат һ.б. катнашында, вакансияләр ярминкәсе уздырыла. 

Икътисад
25.03.2015 Рөстәм Миңнеханов: ”Бик күп мәсьәләләр хәйриячелек ярдәме белән чишелә”

Бүген Казандагы “Корстон” комплексында “Ел хәйриячесе-2014” республика конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Быел конкурс 8 нче тапкыр уздырылды.

Икътисад
25.03.2015 Казан янында "WorldSkills Arena" күргәзмә үзәге капсуласын салу тантанасы булды

Бүген “Казан” Халыкара аэропорты янында "WorldSkills Arena" күргәзмә үзәге капсуласын салу тантанасы булды.

Җәмгыять
25.03.2015 Районның 50 еллык тантанасында

1965 елның 12 гыйнварында РСФСР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә һәм Татарстан җирендәге химия гиганты төзелешенә бәйле рәвештә оештырылган Түбән Кама районының 50 еллыгына багышлап, балалар иҗаты йортында зур тантана уздырылды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Башлык киңәшчесе Григорий Китанов, «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова катнашты.

Сәламәтлек саклау
25.03.2015 Тычканнар азмасын

Узган ел безнең төбәктә 186 кеше тычкан чире эләктергән (2013 ел белән чагыштырганда 6,22 мәртәбә арткан). Шуңа бәйле рәвештә, җирле муниципалитетның эпидемиягә каршы комиссиясе, бу төр бизгәктән халыкны саклау максатыннан, катгый чаралар күрүгә кагылышлы карар кабул иткән. 

Спорт
25.03.2015 Булат Вафин - Россиядә беренче

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Булат Вафин билбаулы көрәш буенча Россия күләмендәге бәйгедә җинү яулады.

Мәдәният
24.03.2015 Исерткечсез дә күңелле икән

Шәһәрдә инде байтактан яшәсәм дә, халык күп йөри торган Сабантуй, Шәһәр көне кебек бәйрәмнәргә чыкканым юк иде. Ә бу юлы Нәүрүз тамашасын карап кайтырга ниятләдем.

Икътисад
24.03.2015 Алдартазлар җәтмәсенә эләкмәгез!

Татарстан эчке эшләр министрлыгының 16-31 мартта уздырыла торган «Сак булыгыз, мошенниклар!» акциясе кысаларында Түбән Кама полицейскийлары да – халык, бигрәк тә, өлкән яшьтәгеләр арасында аңлату эшләре алып барып, алдартазлар тозагына эләгүдән сакланырга, уяу булырга чакыралар. Чит кеше акчасын кулына төшерергә тырышучы мошенник-лар корбаны булып, акчасыннан колак какмас өчен, түбәндәгеләрне белеп тору һәркемгә зарур.

Икътисад
24.03.2015 Путин Миңнехановны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин "Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы турында"гы Указны имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Икътисад
24.03.2015 Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "World Skills International" оешмасы вәкилләре белән очрашуда катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "World Skills International" оешмасы вәкилләре белән очрашуда катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Җәмгыять
23.03.2015 “Татнефть” ААҖ генераль директорының ике урынбасары билгеләнгән

“Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары – департамент директоры итеп Дамир Мөхәммәтшин билгеләнгән. Моңарчы ул “Зенит” банкы директоры булып эшләгән.

Спорт
23.03.2015 Данил турниры "кушымталы" була

Апрель аеның беренче шимбәсендә, ягъни 4 апрельдә, «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышланган егерме икенче турнир үткәреләчәк.

Җәмгыять
17.03.2015 Татарстанлылар бәрәңге, шикәр, макарон ризыкларын һәм ипине нормадан артык ашый

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча итү федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, 2014 елда 4,9 процент азык-төлек продукциясенең микробиологик нормаларга туры килмәве ачыкланган. Санитар-химик нормаларга 0,5 процент продукция туры килмәгән.

Спорт
17.03.2015 «Реактор» командасы Омскига «Ястреб» белән уйнарга килде
Бүген Түбән Каманың “Реактор” хоккейчылары Яшьләр хоккей лигасы чемпионаты конференциясе чирек финалга чыгуга ирешү өчен Омскига килде. Иртәгә Түбән Кама хоккейчылары “Омские ястребы” белән уйнаячак.

17.03.2015 Татарстанда “IT-чемпион” III республика конкурсы старт ала

Иртәгәдән Татарстан укучылары арасында “IT-чемпион” III республика конкурсы старт ала. Соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, “Иң актив мәктәп” номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов китерде. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та катнашты.

Икътисад
17.03.2015 Эшмәкәрләр игътибарына

19 мартта Түбән Кама эшмәкәрләре Татарстан икътисад министры Артем Здунов белән очраша алачаклар.

Икътисад
13.03.2015 Рөстәм Миңнеханов бюджетка түләүләр буенча бурычларны арттырмаска өнди

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмат-аналитика системасын кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисади күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. 

Икътисад
13.03.2015 Милиционерлар истәлегенә

Шәһәребездәге «Ярыш» спорт комплексында самбо көрәше буенча Татарстан эчке эшләр министрлыгы беренчелегенә чемпионат узды.

Икътисад
13.03.2015 Чәчәк бәйләме – «гаишник»лардан бүләк

8 март көнне Яшьлек урамындагы «Пассаж» кибете яныннан узып баручы хатын-кызларның барысын да «гаишник»лар туктата – җәяүлеләрен түгел, ә машина рулендәге гүзәл затларны гына. Һәм андый хатын-кызлар ул көнне 30га җыела. 

Спорт
13.03.2015 Кызыл Чапчакта – биатлон

 Биатлон – бүгенге көндә Россиядә иң популяр спорт төрләреннән берсе. Шуңа күрәдер инде, биатлон буенча ярышлар Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә дә оештырыла. 

Җәмгыять
13.03.2015 «Алтын уймак» конкурсында

 С.Сәйдәшев исемендәге музыка училищесының Концертлар залында шәһәркүләм «Алтын уймак» конкурсы уздырылды. Анда үзенчәлекле һәм заманча кием уйлап тегүне үзләренең яраткан шөгыльләре итүчеләр һәм, шулай ук, профессионаллар катнашты.

Җәмгыять
11.03.2015 Татарстан Президенты “Адмирал” сәүдә үзәгендә күчмә киңәшмә үткәрде

Рөстәм Миңнеханов көч структураларына янгын чыгу сәбәпләрен җентекләп тикшерергә йөкләде

Икътисад
10.03.2015 ТР Дәүләт Советында депутатлар диспансеризация хакында фикер алышты

 2014 елда Татарстанның 85 медицина оешмасында билгеле төркем кешеләр арасында диспансеризация уздырылган. Әлеге процедураны 544,8 мең кеше узган, бу — тиешленең 87,5 проценты дигән сүз.

Җәмгыять
10.03.2015 Татарстанда "NET контент" дигән наркотиклаштыруга һәм экстремизмга каршы конкурс башланды

Татарстан хокук саклау органнары җәмгыятьне наркотиклаштыруга һәм интернет аша наркотиклар сатуга, шулай ук Челтәрдә экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә каршы көрәшкә яшьләрне җәлеп итәргә ниятли. Бүген бу хакта матбугат конференциясендә ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев хәбәр итте.

Икътисад
10.03.2015 2015 елда “Электрон сәламәтлек саклау” системасында онкологик чирләрне диагностикалауга 300 мең электрон язылу башкарылган
2015 елның ике ае эчендә “Электрон сәламәтлек саклау” системасында онкологик чирләрне диагностикалауга 300 тыc. электрон язылу башкарылган.

Мәгариф
10.03.2015 Быел да беренчеләрдән булып...

 Республика күләмендә үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашу – мәктәбебез өчен яңалык түгел. Соңгы елларда без бу актуаль чарада актив катнашабыз. Бер мәртәбә җиңүчеләр буларак та билгеләндек.

Мәдәният
10.03.2015 Татарлар тәрбиялик

Күптән түгел Яр Чаллы шәҺәрендә балалар бакчасында эшләүче татар теле тәрбиячеләренең, Татарстанда дәүләт телләренең актуальлеген арттыруга багышланган төбәк семинары уздырылды.

Икътисад
08.03.2015 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

Мартның нурлы, җанга җылы өсти торган бу көне хатын-кызларга ихлас мәхәббәт, эчкерсез соклану һәм олы хөрмәт белән сугарылган. Гүзәл һәм нәзакәтле затлар элек-электән тереклекнең гәүдәләнеше, шәфкать-мәрхәмәт һәм илһам чыганагы, матурлык, камиллек, мөлаемлык үрнәге булып санала. Табигать аларга кешелек яшәешен дәвам иттерү кебек олы бурыч йөкләгән. 

Икътисад
06.03.2015 Доллар курсы 60 сумнан да арзанрак

Бердәм сәүдә системасында 10.09 сәгатьтә доллар 59,98 сумга кадәр төште, бу 84 тиенгә түбәнрәк

Мәгариф
04.03.2015 23 марттан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана

2015 елның 23 мартыннан республика мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Каникул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2014-2015 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. 

Икътисад
28.02.2015 Рәттән өч көн ял була

 Киләсе эш атнасыннан соң рәттән өч көн ял була.

Мәдәният
27.02.2015 Казанда “ТРның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее” проекты эшчәнлеге турында сөйләштеләр

Бүген ТР Мәдәният министрлыгында “Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее” проекты катнашучылары өчен республика фәнни-гамәли семинары уздырылды. Аның эшчәнлегендә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, әлеге виртуаль музей сайтын эшләүче Артур Сөнгатов, дәүләт, муниципаль берәмлекләр, ведомстволар һәм мәктәп музейлары, китапханәләре, архивлары җитәкчеләре, эзтабар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Район яңалыклары
27.02.2015 Фермалар нигә ташландык хәлдә

Болгарның фермаларын 1970 елларда Казанның КХТИ студентлары, җәйге ялларында килеп, кызыл кирпечтән менә дигән итеп төзегәннәр иде. Ферма эшчеләрен автобуста йөрттеләр, атнага бер ял көне бирелде, сыер саву һ.б. механикалаштырылган иде. Безнең ише сыерсыз кешеләр Сухрау авыл советына барып акча түләп, сөтнең литрын юк бәягә генә алып йөри идек. Ул сөтнең майлылыгы 5 процент була, сөт заводында 3,5кә генә калдыра иделәр.

Икътисад
27.02.2015 Контрактчы булам, дисәң...

Сәламәтлеге буенча яраклы, хөкем ителмәгән 19дан 40 яшькә кадәрге ир-егетләр Россия Корал-лы көчләрендә (шул исәптән, Кырымда һәм Севастопольдә) контракт төзеп хезмәт итә ала.

Җәмгыять
26.02.2015 Казанда 1 миллион метр Георгиев тасмасы җитештерелгән

Бүгенгә “Казанский текстиль” ЯАҖ барлыгы 1 миллион метр "Георгиев тасмасы" җитештергән. Заказлар буенча Җиңүнең 70 еллыгына 3 млн метр чамасы тасма тукырга кирәк. Бу, узган еллар белән чагыштырганда, шактый күп.

Җәмгыять
26.02.2015 Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

Татарстан синоптиклары фаразына карагында, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән - томан. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Мәгариф
26.02.2015 Татарстанның 100 укучысы чит телләр буенча БДИ тапшыра
Бүген Татарстанның чыгарылыш сыйныфта белем алучы 100 укучысы чит телләр буенча телдән БДИ тапшыра.

Җәмгыять
26.02.2015 “ВКОНТАКТЕ” социаль челтәрендәге “Управление ЗАГС Нижнекамского района” төркеме ике еллыгын билгеләп үтә

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе интернет киңлекләрен яулый башлауның ике еллыгын билгеләп үтә. Нәкъ ике ел элек Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе “ВКОНТАКТЕ” социаль челтәрендә үз битен булдырып, әбүнәчеләре белән актив аралашуны җайга салып җибәргән иде.

Җәмгыять
25.02.2015 Татарстанда җылы һава торышы саклана

Татарстан синоптиклары фаразына карагында, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.

Алдагы төндә Татарстанда 5-10, көнчыгышта һәм түбән урыннарда 15 градуска кадәр салкын. Көндез 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылыта. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.

26 февральдә Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшемсез. Төнлә 7-9 градуска кадәр салкын. Көндез һава 2 градуска кадәр җылыначак.

27 февральгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, термометр баганалары - 6-11, көнчыгыш һәм түбән урыннарда 16 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.                

Сәламәтлек саклау
25.02.2015 Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсендә 2014 елга йомгак ясадылар

Түбән Камага эш визиты чикләрендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин районның йомгаклау медицина советында катнашты. Анда 2014 елның йомгаклары һәм 2015 елга планнар турында фикер алыштылар. Төп доклад белән Түбән Кама муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиев чыгыш ясады.

Икътисад
25.02.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр

Татлы, яңа табадан төшеп өлгергән кап-кайнар коймаклар белән сыйладылар узган шимбәдә никахларын теркәргә килгән яшь парларны Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә. 

Икътисад
25.02.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе «Солдатларга әни пирогы» акциясендә катнашты

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре «Солдатларга әни пирогы» акциясендә катнаштылар. “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый җәмгыяте тарафыннан ел саен оештырылып килә торган әлеге чарада теләгән һәркем катнаша ала.

Икътисад
25.02.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә һөнәри осталык бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Әлеге һөнәри осталык бәйгесе соңгы берничә ай буе дәвам итеп берничә этапта уздырылды. Иң элек белгечләрнең эшләре нинди хокукый базагы таянып башкарылганлыгы, әлеге белемнәрнең ни дәрәҗәдә икәнлеге тест рәвешендә тикшерелде.

Икътисад
25.02.2015 Чыршылар - язга кадәр

Шәһәребез тарихында беренче мәртәбә, чыршы мәйданчыклары 2 мартка кадәр балкып торачак.

Сәламәтлек саклау
24.02.2015 Татарстанда ОРВИ белән авыру 14 процентка кимегән

16 февральдән алып 22 нче февральгә кадәр Татарстанда 22 мең 862 үтә көчле респиратор авыру очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 10 мең кешегә 60 ны тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Сәламәтлек саклау
24.02.2015 Кояшлы хастаханә: Түбән Камада хәзерге заман балалар сырхауханәсен ачтылар
Бүген «Кояшлы» балалар сырхауханәсенең озак көтелгән ачылуы булды. Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Алексей Песошин, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Түбән Кама муниципаль районының башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнаштылар. Моннан тыш, Түбән Камага «Таттехмедфарм» ДУПның генераль директоры Олег Акберов килеп китте.

Җәмгыять
23.02.2015 Татарстанда җылы һава торышы көтелә

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 24 февральдә, аязучан болыты һава.

Икътисад
22.02.2015 Түбән Кама районында озак яшәүчеләрне зурлыйлар

Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегенең Сименеево авылында гомер кичерүче Асия Хәбибрахман кызы Исламова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. 

Җәмгыять
21.02.2015 Татарстанда 2015 елгы программа буенча күп фатирлы 999 торак йортның 477сендә капиталь төзекләндерү эшләре башланган

Татарстанда 2015 елгы программа буенча 41 муниципаль берәмлектә күп фатирлы 999 торак йортның 477сендә капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында уздырылган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Җәмгыять
20.02.2015 Разил Вәлиев кабул итә

   Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 24 февральдә Түбән Камада үзенең 26нчы Актүбә округы сайлаучыларын кабул итә.

Икътисад
20.02.2015 Әфганнан кайтмаганнарны искә алып

Узган якшәмбе көнне шәһәребездә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 26 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде.

Мәгариф
20.02.2015 Җиңүчеләр - 2нче гимназиядән

 Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә шәһәребез мәктәпләрендә укучылар арасында радиоспорт ярышы үткәрелде.

Җәмгыять
19.02.2015 Татарстанда төнлә 29 градуска кадәр суыта

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Көндез урыны белән буран булырга мөмкин. Юлларда - бозлавык.

Җәмгыять
19.02.2015 Депутатлар игътибарына!

24 февральдә 14 сәгатьтә Советлар йортында муниципаль район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясе була.

Җәмгыять
18.02.2015 Р.Миңнеханов Красноярскидагы федераль Сабан туе турында: «Бу Сабан туе иң шәбе булачак»

Красноярскиның «Себер» гранд-холл» концертлар залында Татарстан сәнгать осталары концерты узды.

Икътисад
18.02.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә яңартылган фотозалны тәкъдим итү тантанасы булып узды

Узган атнада Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яңартылган фотозалны тәкъдим итү тантанасы булып узды. Әлеге бәйрәм чарасына ГХАТ идарәсе ветераннары һәм залга яңа сулыш өргән компания әгъзалары чакырулы иде.

Мәдәният
17.02.2015 Җәлилне искә алдык

Советлар Союзы Герое, үзенең “Моабит дәфтәре” белән, фашистлар тоткынлыгындагы татарлар батырлыгын дөньяга таныткан Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан, шагыйрь туган көндә – 15 февральдә, Җәлил һәйкәле янында митинг уздырылды.

Җәмгыять
17.02.2015 Миңнеханов кабул итә

  Иртәгә, 18 февральдә, Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе (ГИБДД) начальнигы Рикать Миңнеханов Түбән Камада халыкны кабул итәчәк.

Икътисад
17.02.2015 Солдатларга – күчтәнәч

Түбән Кама хатын-кызлары җәмәгать оешмасы “Материнский пирог – солдату” акциясе уздыра.

Икътисад
17.02.2015 Гаилә стажлары - 62 елдан артык

Разыя апа һәм Хәйдәр абый Хисамовларның бергә яши башлауларына 62 ел булган. Уйлап карасаң – үзе бер кеше гомере бит.

Җәмгыять
17.02.2015 Автобуста йөрсәгез...

 28 февральдән башлап, Түбән Кама шәһәре урамнарында 11нче, 13нче, 14нче һәм 27нче маршрут автобуслары йөрмәячәк, ә калган ун маршруттагы автобуслар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк. Түбән Кама шәһәр советының чираттан тыш уздырылган сессиясендә әнә шундый карарга киленде.

Мәдәният
16.02.2015 Кыш озату – 22 февральдә

 Быел шәһәребездә Кыш озату бәйрәме 22 февральдә Халык иҗаты йорты каршында һәм “Җәлил” кинотеатры белән ике арадагы мәйданда узачак.

Икътисад
15.02.2015 Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсе клиентларының “Мәхәббәт моңы” күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге бар

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең Никахлашу йортында эшләп килүче “Мәхәббәт моңы” фотокүргәзмәсе яңартылды. 

Җәмгыять
14.02.2015 Татарстанда кар явуы көтелә

Татарстан синопткилары фаразларына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда кар явуы, буран булуы көтелә. Юлларда – бозлавык.

Икътисад
14.02.2015 15 февральдә митинг була

Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 15 февральдә, шәһәребездәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг була.

Икътисад
13.02.2015 Депутатлар игътибарына

 16 февральдә Советлар йортының кече залында шәһәр советының чираттан тыш сессиясе була.

Икътисад
13.02.2015 Герой-анага 90 яшь

 Шәһәребездә яшәүче Галия Гайнетдинованы, 90 яше тулу уңаеннан, муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина өенә барып котлады.

Мәдәният
13.02.2015 "Сайрар сандугач иле" фестивалендә

Лениногорск районындагы «Ландыш» сәламәтләндерү лагеренда уздырылган “Сайрар сандугач иле” («Страна поющего соловья») дигән балалар иҗаты фестиваленнән 4 түбәнкамалы җиңүяулап кайттылар.

Җәмгыять
12.02.2015 Почта аша посылкалар юллау артуы электрон сәүдә үсешен күрсәтә

Почта аша юлланган посылкалар саны артуы электрон сәүдәнең үсешен күрсәтә. Бу хакта кичә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп узды.

Җәмгыять
12.02.2015 2014 нче елда Татарстанда миграция учетына 172 мең чит ил гражданы куелган

Бүген Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе беренче тапкыр киңәйтелгән составта коллегия утырышына җыелды. Моңарчы ведомство узган елга йомгак ясау рәвешендәге киңәшмә генә уздыра торган булган. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үткән коллегия утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов һәм башкалар катнашты.

Җәмгыять
12.02.2015 ЗАГСта – кастинг

Түбән Кама ЗАГС идарәсе татар телен камил белүче, төскә-биткә матур кызларны үзләрен тантаналарны алып баручы ролендә сынап карарга чакыра.

Мәдәният
11.02.2015 Хезмәт китергән хөрмәт

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының тәҗрибәле артистларының берсе Гөлназ Фәхразиева - бик күп талантлар биргән җырлы-моңлы Актаныш ягыннан. Актаныш кызлары үтә дә чибәр булулары өстенә, моңлы итеп җырлыйлар, ут чыгарып бииләр – коеп куйган артистлар инде менә. Гөлназ да нәкъ шундый, матур итеп җырлап җибәрә, күзләрдән яшь килерлек итеп шигырь сөйли.

Район яңалыклары
11.02.2015 Авылларда җыеннар уза

 Бу көннәрдә районыбыз авылларында авыл җирлекләре советла-рының һәм башкарма комитетларының 2014 елдагы эшләренә йомгак ясап, 2015 елга бурычлар билгеләнә. 

Икътисад
11.02.2015 Рәттән өч көн ял була

 Быел 23 февраль – Ватан сакчылары көне дүшәмбегә туры килә. 

Мәдәният
11.02.2015 Китапханә яңарачак

Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә ремонт башланды

Мәдәният
09.02.2015 "Язмышыма таба юл салдым..."

“Элек сәнгать советы эшли иде. Сәхнәгә чыгачак һәр чыгышны энә күзеннән үткәрә, иде. Хәзер барысы да сәхнәгә менә, җырларының эчтәлеге юк, күңел күтәрә торганнары аз. Сәнгать үз югарылыгын югалта бара, шунысы күңелне борчый. Ләкин киләчәккә өмет белән карарга кирәк. Кешене бит өмет яшәтә. Бәлки киләчәктә сәнгать советы оешып, мәдәният үз югарылыгына күтәрелер”. Бу сүзләр минеке түгел. Аны “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәсе кунагы – танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова әйтте.

Район яңалыклары
05.02.2015 Түбән Кама районы Афанас авыл җирлегендә фарфор һәм сапфир юбилярларны котладылар

Түбән Кама муниципаль районы Афанас авыл җирлегендә агымдагы елның 3 нче февраленда Тугушев һәм Щетнев гаиләләрен фарфор, ә Загруллиннар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән котлау тантанасы булып узды.

Җәмгыять
05.02.2015 Түбән Кама районы Кама Аланында Йолалар залы зәвык белән җиһазландырылды

Түбән Кама районы Кама Аланы ГХАТ бүлегенең Йолалар залы яңача җиһазландырылды. Парча белән тышланган өр-яңа урындык, ата-аналар өчен култыксалы урындыклар, язылышу өчен җайландырылган махсус стойкалар – болар барысына да аерым бер серлелек биреп, тантаналылыкны тагын да арттыра төшә.  

Җәмгыять
05.02.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә юбилейлы 13-меңенче Ана (гаилә) капиталына Дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы булып узды

2015 нче елның 4 февраль көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә юбилейлы 13 – меңенче Ана (гаилә) капиталына Дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы булып узды. Юбилейлы номерлы сертификат Логиновлар гаиләсенә тапшырылды. 

Икътисад
03.02.2015 Яхшы үзгәрешләр көтелә

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына хәзерлек йөзеннән, узган шимбәдә, бәйрәмне оештыру комитеты рәисе, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков беренче күчмә киңәшмә уздырды.

Мәдәният
03.02.2015 Чирлеләр китап укыр

“Книга в больнице” акциясе игълан итеп, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре, халыкны шәһәребездәге дәваханәләргә әдәби китаплар бүләк итәргә чакыра.

Икътисад
31.01.2015 Түбән Камада эшсезләрне эшкә урнаштыралар

4 нче февраль көнне Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздыралар. 

Икътисад
31.01.2015 Илдар Халиков Түбән Камада шәһәрнең юбилеена әзерлек буенча киңәшмә уздырды

Искә төшерәбез, августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың 50 еллыгын 2016 елда бәйрәм итү турында указны имзалады. Юбилейга әзерләнү буенча оештыру комитеты составына ТР Хөкүмәте башлыгы рәислегендә 22 кеше кергән.

Икътисад
30.01.2015 Яшь эшкуарлар игътибарына! «Минем илем – минем Россиям» Бөтенроссия авторлык проектлары конкурсында катнашыгыз

2015 елның 15 апреленә кадәр ел саен уздырыла торган «Минем илем – минем Россиям» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы үтәчәк. Конкурста яшьләрнең авторлык проектлары һәм Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән белем бирү өлкәсендәге проектлары катнаша.

Икътисад
30.01.2015 Стратегия 2030 буенча фикер алышулар кысаларында Татарстан Республикасының пространство үсеше сораулары каралды

2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу оештырылды.

Икътисад
30.01.2015 Түбән Каманың эшсез гражданнарына эш тәкъдим иткәннәр

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлекчәсе бинасында эш бирүче көне узган. Бу көнне "Кама Аланы тегү фабрикасы" ҖЧҖ мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тегүче белгечлеге буенча вакансияләр тәкъдим иткән. 

Җәмгыять
30.01.2015 ТР дәүләт хезмәтләр порталында автотүләүләр буенча яңа функционал булдырылды

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр әлеге хезмәт штраф түләүләре, мәктәп картасын тулыландыру өчен генә булдырылган иде.

Икътисад
30.01.2015 Татарстанлыларның иминият пенсияләре 11,4 процентка арта

Иминият пенсиясе белән бергә аның буенча теркәлгән түләү дә 11,4 процентка индексацияләнәчәк.

Җәмгыять
30.01.2015 Полковник Садыйков рәхмәте

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы полиция полковнигы Айрат Садыйков җинаятьләрне ачу бүлеге стажерлары Айнур Солтанов белән Сергей Платоновның әниләре Рәзилә Солтановага һәм Гүзәлия Платоновага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Экология
30.01.2015 Шәһәр паркы яңарачак

Быел Татарстанда паркларны яңарту, матурлау өчен тотылачак 1,5 миллиард сум акчаның 67 миллионы Түбән Камага биреләчәк һәм ул акчага үзебезнең җирле бюджеттан да 33 миллион сум акча өстәләчәк.  

Экология
29.01.2015 Республикада «Мәктәп эко-патруле» бәйгесе дәвам итә

Мәктәп укучылары арасында оештырулычы әлеге бәйге узган елның сентябрь аенда старт алды. 

Мәдәният
29.01.2015 Республиканың иң яхшы мәдәният учреждениеләренә Татарстан Хөкүмәте грантлары тапшырылды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы хөкүмәтенең 2014 елда мәдәният өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә һәм иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кино сәнгате учреждениеләренә ярдәм итүгә каралган грантлар тапшыру тантанасы узды. 

Мәгариф
29.01.2015 Россия WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын үткәрү өчен заявка тапшырды

 «Ворлдскиллс Россия» Берлеге президенты Павел Черных фикеренчә, җиңү өчен Татарстанның бөтен мөмкинлекләре дә бар, чөнки республикада дөньякүләм әһәмиятле чараларны югары дәрәҗәдә үткәрә алалар.

29.01.2015 Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанга Россиянең кризиска каршы программасына актив кушылырга кирәк”

«Татнефтехиминвест-холдинг»та ТР нефть, газ һәм химия комплексында 2014 ел нәтиҗәләрен һәм импортны үз товарларыбызга алмаштыру мәсьәләсен карадылар.

Икътисад
29.01.2015 Төбәк башлыклары азык-төлек базарындагы вәзгыятьне контрольдә тотарга тиеш - Путин

"Берәүгә дә спекуляция белән шөгыльләнергә юл куярга ярамый", - дип таләп итә РФ Президенты.

Икътисад
28.01.2015 Татарстанда көньяктан көчле җил булачак, дип кисәтә синоптиклар

Бүген иртән һәм көндез Татарстан буенча көньяктан 15-17 м/с тизлектә җил булуы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

Икътисад
28.01.2015 Татарстан Президенты кризиска каршы чаралар буенча илкүләм киңәшмәдә катнашты

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү чаралары турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук киңәшмәдә беренче вице-премьер Игорь Шувалов, вице-премьерлар Ольга Голодец һәм Аркадий Дворкович, финанслар министры Антон Силуанов һәм икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев катнаштылар.

Икътисад
28.01.2015 Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлекчәсендә эшсезләрне эшкә урнаштырачаклар

30 нчы гыйнвар көнне сәгать 10.00 да Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлекчәсе бинасында эш бирүче көне узачак. Бу көнне "Кама Аланы тегү фабрикасы" ҖЧҖ мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тегүче белгечлеге буенча вакансияләр тәкъдим итәчәк. 

Икътисад
28.01.2015 Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчеп китәргә теләүче гражданнарга ярдәм күрсәтә

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә күчеп китәргә теләүче гражданнарга, башка җирлеккә күчеп яшәргә теләүчеләргә, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү күздә тотыла. 

Икътисад
28.01.2015 Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә 1,5 млрд сум бүлеп бирелә

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республикада Парклар һәм скверлар елын үткәрү кысаларында, Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерү чараларын гамәлгә кую сметасын раслады. Бу максатларга 1,5 млрд сум сарыф ителәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 17 гыйнварында имзаланган карарда күрсәтелә. Бу сумманың 1 млрд сумы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк, ә 500 миллионы – җирле бюджетлардан.

Мәгариф
27.01.2015 Акча сорасалар...

“Вконтакте” социаль челтәрендә (https://vk.com/poboru) Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында законсыз рәвештә акча җыю очракларын ачыклау максатыннан “кайнар линия” үткәрелә.  

Икътисад
27.01.2015 Бүген Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.

Икътисад
27.01.2015 Түбән Каманың "Веста" үзәгендә "Блокадалы 900 көн" дигән чара узган

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" үзәгендә Ленинград блокадасын өзүгә 71 ел тулуга багышланган "Блокадалы 900 көн" дигән чара узган. Әлеге чарада 10-12 яшьлек балалар катнашкан.

Җәмгыять
27.01.2015 Депутатлар игътибарына

29 гыйнварда 16 сәгатьтә Советлар йортының кече залында шәһәр советының XXXVIII сессиясе була.

Җәмгыять
27.01.2015 Сорарга теләсәгез...

Салымнар түләүгә бәй-ле сорауларыгыз булса, сезгә Татарстан Респуб-ликасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе ярдәм итә ала.

Җәмгыять
27.01.2015 Тагын ике йорт төзелә

Бу елда Түбән Уратма һәм Шәңгәлче авылларында участок полицейскийлары өчен йортлар төзелергә тиеш.

Җәмгыять
27.01.2015 Нурбанат әби йөзне тутырды

 Шәһәребездәге иң өлкән яшьтәгеләрнең берсе булган Нурбанат Хисамованы, 100 яше уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин үзе килеп котлады.

Җәмгыять
26.01.2015 Түбән Каманың "Веста" үзәгендә наркотикларга каршы чара узды

Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "2011-2015 нче елларга Татарстан халкын наркотиклаштыруны кисәтү" программасы кысаларында социаль педагоглар төркемле чаралар уздыралар.

Икътисад
26.01.2015 Электрон лупа - текст уч төбендәге кебек

Электрон лупа - начар күрүчеләргә яссы басылган текстлар,таблицалар, рәсемнәр, фотолар белән танышырга ярдәм итүче өр-яңа җайланма. 
Җайланма рәсемне 30 тапкырга артыра ала, ягъни тексттагы нокта 1 сумлык монета размерына кадәр җитә. 

Җәмгыять
26.01.2015 Кар шәһәре – икенче

Яңа елның беренче ае дәвамында “Вахитов урамы” тукталышында кичләрен балкып утырган Кар шәһәрчеге, бизәлеше буенча, Татарстанда икенче урында дип табылган.

Җәмгыять
26.01.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты кысаларында чираттагы очрашу булып узды

Агымдагы елның 26 нчы гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» масштаблы муниципаль проекты кысаларында чираттагы очрашу булып узды. Әлеге практик дәрескә шәһәребезнең беренче һәм икенче номерлы гимназияләреннән 6 нчы сыйныф укучылары чакырулы иде. 

Җәмгыять
25.01.2015 "Веста" үзәгендә шәхси гигиена темасына чара узды

Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы "Чародейка" клубында "Бактерияләрнең бай, кызыклы дөньясы" дигән чара уздырган. Максаты: балаларда шәхси гигиена таләпләрен даими үтәргә теләк булдыру. 

Җәмгыять
23.01.2015 Түбән Кама "Веста" үзәгендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге ата-аналар белән сөйләшкәннәр

Түбән Каманың "Веста" үзәгенә "Мәхәббәт өстенлеге" клубы эшчәнлеге кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр чакырылган. Ата-аналар белән психолог "Гаилә системасы" дигән темага дәресләр уздырган.

Мәдәният
23.01.2015 “Бәрмәнчек” килә

 “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле Казаннан районыбызга концерт программасы белән килә.

Җәмгыять
22.01.2015 Түбән Камада 2015 нче елның 150 сабыеның тууы теркәлде

2014 нче елда туу турында 150 нче номерлы актлар язуы берничә көн алдан төзелгән булса да, туучылар санының артуы яки кимүе турында сүз алып бару иртәрәк әле.

Спорт
21.01.2015 Виталий Мутко ФИНАның башкаручы директоры белән очрашты

21 гыйнварда Мәскәүдә Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко ФИНА Халыкара йөзү федерациясе башкаручы директоры Корнель Маркулеску белән очрашты.

Җәмгыять
21.01.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгече Галина Кузнецова мактаулы исемгә лаек булды

Әлеге югары исемне һәм аңа тиешле билгене Галина Михайловнага агымдагы елның 21 нче гыйнвар көнендә булып узган Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең коллегия утырышында Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков тапшырды. 

Мәдәният
20.01.2015 Әдәби премиягә лаек булды

 Түбән Кама язучысы, “Туган як” газетасы укучыларына үзенең юморескалары белән яхшы таныш булган Илдар Хәйруллин Татарстан язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә лаек булды.

Спорт
19.01.2015 "КАМАЗ-Мастер" узышчылары – "Дакар-2015" җиңүчеләре!

13 этаптан торган узышлар бүген Аргентинада төгәлләнде. Йөк машиналары арасында гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынны Айрат Мәрдиев (Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) экипажы яулады. Исегездә булса, Айрат Мәрдиев машинасы узган ел 386 нчы чакрымда һәлакәткә юлыгып, раллидан төшеп калган иде. Шулай итеп, ул "Дакар"да беренче җиңүен яулады.

Икътисад
17.01.2015 Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагы балалар кызыклы викторинада катнашканнар

Әдәбият елы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре "Луч" яшүсмерләр клубы эшчәнлеге кысаларында "Әкиятләр аланы" дигән викторина уздырганнар. 

Җәмгыять
17.01.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Нефтехимик” уенчысы Павел Куликов белән аның кәләше Валериянең никахлары теркәлде

Моның сәбәбе дә билгеле. Гыйнварның 17 сендә яшь кияү “Нефтехимик” хоккей командасы составында Ханты-Мансийск шәһәренең “Югра” командасы белән 18 нче гыйнварда булачак уенга очачак. 

Икътисад
16.01.2015 Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре хокук бозуларга каршы чара оештырганнар

Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында социаль педагог Илиза Султанова һәм социаль эш буенча белгеч Эльмира Якупова тарафыннан "Таныш булмаган куркыныч кеше" дигән чара уздырылган. Әңгәмәдә 10-11 яшьлек 11 бала катнашкан. 

Икътисад
16.01.2015 Халыкны кабул итәләр

Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.

Мәдәният
16.01.2015 Авыл көрәшчеләре белән очрашу

Яңа ел алдыннан Кызыл Чапчак мәдәният йортында авылыбызның төрле елларда мәйдан тоткан татарча көрәш осталары белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Спорт
16.01.2015 Шахмат турниры үткәрдек

«Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге шәһәребезнең «Дружба» спорт комплексында шахмат буена Яңа ел турниры уздырды.

Икътисад
16.01.2015 Телефоннан җыеп була

Иртән эшкә барганда миннән бераз алдарак атлаган бер егет кинәт кенә алпан-тилпән атлап килде дә, урам уртасында егылды.

Җәмгыять
15.01.2015 Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында суицидларга каршы чара узган

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен оциаль приютында "Яхшы кәеф эзеннән" дигән чара уздырылган. Ул балигъ булмаганнарның суицидаль тотышын кисәтү кысаларында уздырылган.

Икътисад
15.01.2015 Түбән Каманың "Веста" үзәгендә наркотикларны кисәтү буенча системалы эш алып барыла

"2011-2015 нче елларга Татарстанда наркотиклар куллануны кисәтү" программасы кысаларында "Веста" үзәге педагогы тарафыннан кышкы шәһәрчек территориясендә спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылган.

Җәмгыять
15.01.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Пильщиковлар гаиләсенең алтын туйларын билгеләп үттеләр

2015 нче елның 15 нче гыйнварында Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бергә тормыш корып яши башлауларының алтын юбилейларын Пильщиковлар гаиләсе билгеләп үтте. Николай Иванович белән Мария Романовна 1958 нче елны Аксубай районының Савруши авылында очрашып танышалар. 

Спорт
14.01.2015 Иң кечкенә көрәшчеләр ярышты

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче иң кечкенә балалар өчен “Ярыш” спорт комплексында Яңа ел турниры үткәрелде.

Мәдәният
12.01.2015 Котлыйбыз!

Атказанды һәм бабай булды
Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Альберт Ибраһимовка “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

Икътисад
12.01.2015 Районга - ярты гасыр

Бу атнада Түбән Кама районына 50 ел тулды: аның туган көне булып 1965 елның 12 гыйнвары санала.

Җәмгыять
01.01.2015 Түбән Камада мөмкинлекләре чикле балаларны өйләренә килеп котлаганнар

Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре икътисад, идарә һәм хокук институты волонтерлары белән бергә “Кыш бабай сиңа килә” дигән акция уздырганнар. Бу акция кысаларында Кыш бабай һәм Кар кызы мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләнә торган гаиләләргә барганнар.

Җәмгыять
01.01.2015 2015 елга йолдызнамә

Кучкарларга ел башыннан ук үзләрен кулда тота белергә, кешеләр белән ягымлырак булырга киңәш ителә. Кайбер кучкарлар байлык артыннан куып, булганыннан колак кагулары мөмкин, акча мәсьәләсендә бик сак булырга кирәк. Кияүгә чыгарга, өйләнергә теләүче кучкарлар өчен бик кулай ел. Кәҗә елында кучкарларга сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә.


Җәмгыять
31.12.2014 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты татарстанлыларны якынлашып килүче 2015 ел белән котлады:"Кадерле татарстанлылар! 2014 ел ахырына якынлашып килә. Матур гадәт буенча без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел һәрчак якты өметләр бәйрәме.

Икътисад
31.12.2014 Авырып китсәгез...

Яңа ел ялларында алай-болай үзегезне начар хис итә башласагыз, борчылмагыз, поликлиникаларда врачлар дежур торачак.

Икътисад
31.12.2014 Автобуста йөрүчеләргә

31 декабрьдә шәһәрнең үзендәге маршрут автобуслары кыскартылган режимда йөриячәк. Соңгы рейслар азаккы тукталыштан кичке сәгать 9да кузгалачак.

Җәмгыять
30.12.2014 Түбән Камада, капиталь ремонттан соң, балалар хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге ачылган

Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан 30 млн сум акча бүлеп бирелгән, тагын 4 млн сум – яңа җиһаз алуга

Җәмгыять
30.12.2014 Татарстанда Яңа ел төне салкын булачак

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә температура 24 градуска кадәр салкын тәшкил итә

Икътисад
30.12.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсе чыршысы үз кунакларын җыйды

Яңа ел алды көннәрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар катнашында Чыршы бәйрәме булып узды. Балалар клоун Маришка белән бергәләп рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, клоун булырга йөрәнделәр. Ә инде бәйрәмгә яңа ел көннәренең баш тылсымчысы Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызы килеп җитү белән чыршы бәйрәме тагын да ныграк җанланып китте. 

Җәмгыять
29.12.2014 Татарстан синоптиклары буран һәм юлларда кар көртләре, дип кисәтә
Төнлә 14-19 градуска кадәр салкын булачак

Икътисад
29.12.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә яңа ел чыршысына “Гаилә бәхете муенсасы” урнаштырылды

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә урнаштырылган яңа ел чыршысына 27 декабрь көнне Гаилә бәхете муенсасы урнаштырылды.

Мәгариф
29.12.2014 Үзе татар булмаса да

  Шәһәребездәге 68нче балалар бакчасы тәрбиячесе Кристина Кузьмина “Мин татарча сөйләшеп эшлим” дигән республика конкурсында җиңде.

Җәмгыять
28.12.2014 Казанда "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Бүген Казан ратушасында "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсында җиңүчеләргә һәм "Россиянең иң яхшы товарлары" Бөтенроссия конкурсы лауреатлары һәм дипломантларына бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

Икътисад
27.12.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның соңгы парлары Кыш Бабайдан котлаулар кабул итеп алды

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның соңгы көннәре әкияти яктылыкка, сихри тылсымга күмелде. 

Җәмгыять
27.12.2014 "Аш-су"лы хисапчы Зоя

Бакча яки мәктәп балаларының ашавы турында сүз чыкса, гадәттә, ата-ана “әй, анда тәмле ашатмыйлар”, дип әйтеп куя. Һәм моңа, әлбәттә инде, үзебезнең “Аш-су” туклану комбинатын гаепләргә тотыналар. Хәбәрдарсызлык наданлыгы, ягъни халыкның чыны ничек икәнен белмәве нәтиҗәсе инде бу. Шул исәптән, минем кебекләрнең дә. Баксаң, бүгенге көндә бакчада балалар табынына куела торган ашамлыктан бары тик балык кына – үзебезнең “Аш-су”ныкы. Калган ризыкны читтән, төгәлрәге аукцион-конкурста отучылардан кайтарталар. Ярты ел саен уздырыла торган ул аукционда җиңү өчен, азык-төлек бәясе башкаларныкына караганда арзанрак булырга тиеш.

Икътисад
26.12.2014 ТР Президенты «ТАНЕКО»да ел йомгаклары буенча киңәшмә уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышы уздырылды. Утырышта «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАНЕКО» ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Район яңалыклары
26.12.2014 Бәйрәмгә – Түбән Уратмага

 30 декабрьдә кичке сәгать 6да Түбән Уратма авылы мәдәният йортында, Казан җырчылары Илнар Сәйфиев һәм Эльмира Сөләйманова катнашында, зур бал-маскарад уздырыла.

Икътисад
25.12.2014 Яңа елны мандариннар белән

 “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыятендәге нефть эшкәртү заводының 28нче цехында Марсель Шәйхетдинов сменасы яңа 2015 елны үз хезмәт урынында, күнегелгән эш режимында каршылаячак.

Икътисад
24.12.2014 Мохит чисталыгы, бәдрәфләр һ.б.

 Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин белән очрашып, халыкны борчый торган мәсьәләләрне күтәрделәр, үз киңәшләрен җиткерделәр, Башлыкның фикерләрен ишеттеләр.

Икътисад
23.12.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә эшләп килүче Остазлар мәктәбенең эше уңышлы дип табылды

Ел саен Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе коллективы яшь белгечләр белән тулылана. Коллективка яңа сулыш өрергә тиеш яшьләр юридик яктан белемле булсалар да, практикада теге яки бу, кичекмәстән чишелүне сорый торган сораулар да җитәрлек. 

Икътисад
21.12.2014 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуының 97-еллыгы уңаеннан 18 нче декабрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә үзенчәлекле бәйрәм чарасы булып узды. 

Икътисад
19.12.2014 "Общага"лар хосусыйлаша

«Нижнекамскнефтехим»ның 29 тулай торагы шәһәргә күчә: 18 е - муниципалитет карамагына, ә 11е - идарәче компанияләре балансына.

Спорт
19.12.2014 Эрик Мәхмүтов дөньяда беренче!

Шәһәребездәге “Дружба” спорт комплексында Россиянең атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы Шамил Садриев истәлегенә багышланган бишенче ачык Бөтенроссия турниры узды.

Җәмгыять
18.12.2014 Ял көннәре күп була

Россиядә Яңа ел бәйрәмнәре бу юлы 11 көнгә сузылачак. Ягъни, 31 декабрьдә эшләп, елны тәмамлап кайткач, 2015 елның 1 – 11 гыйнвар көннәрендә ял итәбез дә, 12 гыйнварда эшкә чыгабыз, дигән сүз.

Мәдәният
18.12.2014 Тагын бер билгеләнү

 Гөлназ Арсланова Түбән Кама үзәкләште-релгән ки-тапханәләр системасы директоры итеп билгеләнде.

Җәмгыять
18.12.2014 Булдыклыны ил таный

 Бу елның cоңгы ае Түбән Кама сәүдә тармагына берьюлы ике шатлык китерде. Беренчесе – “Базар комплексы” җәмгыяте генераль директоры Тамара Баһаветдинованың исемле персональ орден белән бүләкләнүе; икенчесе – үз финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, чикләнгән җаваплылыктагы “Базар комплексы” җәмгыятенең республикада беренчелекне яулавы. 

Җәмгыять
16.12.2014 Депутатлар игътибарына!

18 декабрьдә сәгать 10да Советлар йортында муниципаль район советының XXXVIII сессиясе була.

Икътисад
15.12.2014 Түбән Кама районында электрон хезмәтләрнең популярлыгы арта бара

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең халыкка күрсәткән хезмәтләрнең 50 % электрон хезмәт рәвешендә башкарыла.

Икътисад
13.12.2014 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгече өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле булган Түбән камалылар белән очрашты

Агымдагы елның 12 декабренда Түбән Кама ГХАТ идарәсенең баш белгече Галина Кузнецова «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә лекция белән чыгыш ясады. 

Икътисад
12.12.2014 Контрактчы булам, дисәң...

Түбән Кама хәрби комиссариаты теләге булган кешеләрне Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итәргә чакыра. Мондый мөмкинлек чакыру (призыв) буенча хәрби хезмәтне узып кайткан 38 яшькә кадәрге ир-атларга бирелә. Ә югары белеммләр белән, хәтта армиядә булмаган очракта да, сәламәтлеге буенча яраклы булса, контракт төзелергә мөмкин.

Мәгариф
12.12.2014 Безнең кызлар булдыра!

Татарның иң матур, уңган, булган кызлары безнең Түбән Кама шәһәрендә яши. Моны раслаучы дәлил - ноябрдә Арча педагогика колледжында урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында “Татар кызы-2014” республика конкурсында Түбән Кама педагогия колледжы укучысы Миләүшә Морзаханова җиңү яулады.

Икътисад
11.12.2014 Элекке ракетачы истәлекләре

 17 декабрьдә Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең 55 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. СССР Кораллы Көчләренең шушы яңа төрен оештыру турындагы карарны Коммунистлар партиясе җитәкчелеге һәм совет хөкүмәте 1959 елның 17 декабрендә кабул иткәннәр. Һәм бу Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең туган көне булып санала.

Спорт
11.12.2014 Радик – Россия чемпионы

Түбән Кама нефть химиясе колледжы укучысы, “Шинник” спорт комплексында шөгыльләнүче Радик Сәлахов татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия чемпионы исемен алуга иреште.

Икътисад
10.12.2014 Түбән Кама шәһәренең яшь парлары “Гаилә бәхете муенсасына” мәхәббәт сәйләннәрен урнаштыра башлады

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә традицион рәвештә яңа ел алдыннан үткәрелә торган “ Гаилә бәхете мунсасы” акциясе старт алды.

Икътисад
10.12.2014 Хезмәт Геройларын зурлап

9 декабрьдә, ягъни Ватан Геройлары көнендә (хәзер календарьда шундый яңа бәйрәм дә бар) муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Социалистик Хезмәт Геройлары Ганҗә Әхмәдиева һәм Клавдия Малышева белән очрашты.

Җәмгыять
10.12.2014 Сорарга теләсәгез...
Балалар бакчалары өчен түләү арттырылуга бәйле рәвештә, сораулары булган ата-аналар “кайнар телефон”га шалтырата ала. 

Җәмгыять
10.12.2014 Садыйков кабул итә

    Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Айрат Садыйков 16 декабрьдә халыкны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итәчәк

Район яңалыклары
10.12.2014 Сугыш батырына һәйкәл куелды

9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, районыбызның Смыловка авылында Дан орденнарының тулы кавалеры Александр Заевка һәйкәл ачылды.

Район яңалыклары
09.12.2014 Йөзне узып барган чакта

Түбән Уратмада гомер кичергән чуваш карчыгы Екатерина Малованы, йөз яшь тулган көнне, үзенең 4 баласы, 15 оныгы, ул оныкларының 28 баласы һәм әнә шул соңгыларының 6 сабые белән беррәттән, әлеге авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин һәм район советы депутаты Әнәс Миңнәхмәтов та котладылар.

Җәмгыять
09.12.2014 Игътибар үзәгендә

Инвалидлар ункөнлеге (1-10 декабрь) барышында Түбән Камада мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен төрле чаралар оештырылды.

Икътисад
09.12.2014 Яңа техника кайтты

Шәһәргә кышын кар чистарту өчен 14 данә яңа техника (грейдерлар һ.б.) кайтартылды. Аларны сатып алу өчен 36 миллион сум акча тотылган

Икътисад
09.12.2014 Халыкны кабул итәләр

12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә – бөтенроссия гражданнары кабул итү көне үткәрелә.

Район яңалыклары
07.12.2014 Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында яшәүче Екатерина әбине 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Түбән Уратма авылының табигате бик матур булгангадырмы, тау астыннан челтерәп чыккан чишмә суын эчеп үскәнгәдерме, авылда йөзъяшәр әбиләр байтак.Шуларның берсе Малова Екатерина Николаевна. 

Район яңалыклары
07.12.2014 Түбән Кама районы Кама Аланы поселогында Бөек Ватан сугышы ветераны Демьян Кобяковны 90-яшьлек юбилее белән котладылар

Шушы елның 14 ноябрендә Кама Аланында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Демьян Павлович Кобяковка 90 яшь тулды.

Район яңалыклары
05.12.2014 Түбән Кама районы Кармалы авылында инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән авыл халкы өчен концерт булып узды

Агымдагы елның 5 нче декабренда Түбән Кама муниципаль районы Кармалы авылының Мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән авыл халкы өчен үзешчән артистлар катнашында концерт узды. 

Район яңалыклары
03.12.2014 Түбән Кама районы Түбән Уратьма авыл җирлегенең Башкарма комитеты яңартылган Мәдәният йорты бинасына күченде
Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратьма авыл җирлегенең Башкарма комитеты барлык уңайлыклары да булган, яңартылган бүлмәләргә күченде. 

Икътисад
03.12.2014 Медведев килеп китте

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев эшлекле визит белән Түбән Камага килеп китте. 

Икътисад
02.12.2014 Арзанга мунча керә алалар

Декабрьнең беренче көненнән алып 10ысына кадәр Түбән Кама шәһәрендәге, Кама Аланындагы инвалидлар ташламалы бәягә чәч кистерә һәм мунчада юына алалар.

Икътисад
02.12.2014 Дөньяны ямьләүчеләр

Аналар көнендә Халыклар дуслыгы йортына килгән һәркем үзенә көндәлек тормышта файдасы тиярдәй шөгыльгә өйрәнгәндер. Бу көнне җаның теләгән мастер-класста бушлай катнашырга, күргәзмә-сатудагы үзенчәлекле сыннарны, бизәнү кирәк-ярагын, исле сабын, чүпрәктән ясаган картина һ.б. сатып алырга да була иде.

Җәмгыять
02.12.2014 Автобуста йөрсәгез

Декабрь башыннан шәһәр яны маршрутларындагы автобусларның йөрү вакытлары үзгәртелде.

Икътисад
02.12.2014 Игътибар, яңа конкурс!

Түбән Камадагы татар милли матбугатының – 50, «Туган як» газетасының 25 еллыгына багышлап, безнең редакция «Күңелем бизәге» конкурсы игълан итә. Ул, сезнең җылы кул белән, бүгеннән башланып, 2015 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. «Күңелем бизәге» конкурсына «Туган як»ның 25 еллыгына багышлап чыгарылачак юбилей санында йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк. 

Район яңалыклары
01.12.2014 Түбән Уратма булдыра

  Берьюлы өч шатлыклы вакыйга уңаеннан уздырылган тантанага Түбән Уратма районыбызның барлык авыл җирлекләре башлыкларын җыйды. Анда, шулай ук, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина, район советы депутаты Әнәс Миңнәхмәтов, янгын күзәтчелеге вәкилләре һ.б. катнашты.

Мәдәният
01.12.2014 "Бәрмәнчек" ансамбле килә

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, бер ел тынлыктан соң, ниһаять, Түбән Камага килә. Әлбәттә, җирле керәшеннәр үзләренең бердәнбер дәүләт ансамбле концертына бармый калмаслар, әгәр җаннары үлмәгән булса...

Мәдәният
30.11.2014 Мәдәният министрлыгы яңалыклары социаль челтәрдә

Мәдәният министрлыгы яңалыклары социаль челтәргә дә чыкты. Хөрмәтле журналистлар! Татарстан республикасының мәдәни яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз! 

Җәмгыять
30.11.2014 Әниләр көне белән котлыйбыз!

Тормыш мәшәкатьләренә карамастан кайгыртучан, назлы, сабыр хатыннар һәм аналар булып калуыгыз, саклый, ышана һәм кичерә белгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сез ул Җирне бизәп торучы гүзәллек, өмет бирә торган мәхәббәт, авырлыкларда ярдәм итә торган юаныч.  

Икътисад
30.11.2014 5 декабрьдә Казанда II Республика тәрбиягә бала алган ата-аналар форумы узачак

Форумда катнашучылар уллыкка алучы, опекун, тәрбиягә бала алган ата-аналарга ярдәм күрсәтү, ятимнәр һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру формалаларын үстерү һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

Икътисад
29.11.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды

Агымдагы елның 27 нчы ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй Әниләр көненә багышланган «Весь мир начинается с мамы…» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. 

Җәмгыять
29.11.2014 “Татарстанда талантлар белән стратегик идарә итү” программасы кысаларында ике чара уза

3-4 декабрь көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “2015-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында берьюлы ике зур чара узачак.

Спорт
29.11.2014 Казан 2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионатын үткәрү урыны итеп сайланган

Европа чемпионаты башкаласы рәсми рәвештә бүген Загребта EJU конгрессында игълан ителәчәк.

Спорт
29.11.2014 "Нефтехимик" хоккейчылары "Ак Барс"тан реванш алырга тырышачак

Бу чемпионатта көндәшләрнең 30 сентябрьдә Түбән Камада узган бердәнбер очрашуында 3:2 исәбе белән "барслар" отты.

Икътисад
29.11.2014 Әниләр көне җитү уңаеннан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгате

Әниләргә карата хөрмәт күрсәтү - ул һәр мөселманның бурычы, дип искәртә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе К.Сәмигуллин

Икътисад
29.11.2014 Казан Кремлендә Татарстанның күп балалы үрнәк гаиләләренә хөрмәт күрсәтелде

Татарстанның күп балалы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында Рөстәм Миңнеханов, республика нык һәм дус гаиләләре белән дан тота, дип игътибарны юнәлтте. Татарстанда 1,1 миллион гаилә санала, агымдагы ел башыннан гына да 28,5 мең никах рәсми теркәлгән, аларның 5280е - катнаш никахлар.

Экология
28.11.2014 «IT-парк»та «Саф караш» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Бүген технопаркта яшьләрнең “Саф караш” ачык социаль реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Аны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ачып җибәрде.

Икътисад
28.11.2014 Казанда "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Бүген Казан ратушасында "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсында җиңүчеләргә һәм "Россиянең иң яхшы товарлары" Бөтенроссия конкурсы лауреатлары һәм дипломантларына бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

Җәмгыять
28.11.2014 Татарстан синоптиклары томан һәм бераз кар яву турында кисәтә

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча урыны белән күз күреме 500 һәм аннан кимрәк тәшкил иткән томан көтелә . Аязучан болытлы һава. Төнлә республиканың күпчелек районнарында, ә көндез урыны белән бераз кар явачак.

Мәгариф
28.11.2014 Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы БДИга кертелү өчен беренче тапкыр йомгаклау иншасы яза

3 декабрьдә Россия чыгарылыш сыйныф укучыларын йомгаклау иншасы көтә.

Җәмгыять
28.11.2014 ТРда "Бердәм Россия" партиясе рәисенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халык белән очрашалар

 Бу хакта "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат үзәге хәбәр итә.

Җәмгыять
27.11.2014 Муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыклары Идарәче компанияләре игътибарына!

Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү субъектларын аккредитацияләүгә гаризалар кабул итүнең тәмамлануын исегезгә төшерәбез.

Икътисад
27.11.2014 Бүген Казанда “Әниемә чәчәк бәйләме” дигән республика акциясе узачак

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Әниләр көненә багышланган “Әниемә чәчәк бәйләме” дигән республика акциясе узачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында бу елны тантаның кунаклары аналар - Бөек Ватан сугышында ирләре үлгән тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре булачак.

Мәгариф
27.11.2014 Социаль челтәрләрдә мошенниклар йомгаклау иншасы буенча темалар сата - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте

Ведомство мәгълүматлары буенча, мошенниклар янәсе чын йомгаклау иншалары темаларын 500 сумга тәкъдим иткән. Тәкъдим социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Дәлил сыйфатында сынау рәвешендә язылган инша темалары белән Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) бланкы китерелгән.

Җәмгыять
27.11.2014 Татарстан синоптиклары бозлавык һәм томан вәгъдә итә

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан буенча бозлавык һәм томан булачак, күз күреме 500 метр яки аннан да азрак тәшкил итәчәк. Моннан тыш, алмашынучан болытлы һава, күпчелек районнарда аз гына кар явуы көтелә.

Җәмгыять
27.11.2014 Быел Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 18 меңгә якын очрагы билгеле

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 18 меңгә якын очрагы теркәлгән, диспансер учетында 11 меңнән артык ВИЧлы теркәлгән, шуларның 120 се – балалар. Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм комммуникацияләр агентлыгында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Ирина Малышева белдерде.

Икътисад
26.11.2014 27-28 ноябрь көннәрендә «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумы узачак

2014 елның 27-28 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россотрудничество» Федераль агентлыгы, Россия парламент Европа клубы каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы белән, Казан шәһәрендә «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумын үткәрә.

Җәмгыять
26.11.2014 Дәүләт Советы 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты проектын икенче укылышта кабул итте
Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты проектын икенче укылышта кабул ителде. 

Җәмгыять
26.11.2014 Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнашты. 

Президиум парламентарийларкаравына 41 мәсьәлә керткән иде, шул исәптән 23е – Татарстан Республикасы законы проекты. Ун закон проектын беренче укылышта карау планлаштырыла, 9ы – икенче укылышта. 

Җәмгыять
26.11.2014 Дәүләт Советы 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты проектын өченче укылышта кабул итте

Татарстан Дәүләт Советы 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты проектын өченче укылышта кабул итте. 

Икътисад
26.11.2014 Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты

Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк устәл уздырдылар. Алар эш бирүчеләргә 2015 нче елга инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау өчен документлар бирү турында мәгълүмат җиткергәннәр, шулай ук инвалидларны эшкә алган өчен чыгымнарны каплау турында сөйләгәннәр. 

Җәмгыять
26.11.2014 ТР ял көннәре, ял итми торган бәйрәм көннәренә туры килгән очракта, башка көнгә күчерелмәскә мөмкин

ТР ял көннәре, ял итми торган бәйрәм көннәренә туры килгән очракта, башка көнгә күчермәү турында бүген ТР Дәүләт Советынының дүртенче утырышында закон проекты кабул ителде.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу закон проектының кирәклеген икътисадка зыян килү, эш процесссының бозылу, гражданнарның, күп яллар нәтиҗәсендә, эш ритмнары үзгәрү белән аңлата.

Икътисад
26.11.2014 2015 елда Россиядә пенсияләр тулысынча индексацияләнә

"Российская газета" язганча, законга бәйле рәвештә, 1 февральдән иминият пенсияләре узган елгы инфляция дәрәҗәсендә индексацияләнә. Хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды бюджеты проектына 2015 елның 1 февраленнән бары 7,5 процентка гына индексацияләү салынган.

Икътисад
26.11.2014 Дәүләт Советы 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга ТР бюджеты проектын өченче укылышта кабул итте

Икенче укылышта кабул ителергә әзерләнгән закон проекты параметрлары белән чагыштырганда, кабул ителгән бюджетның параметрлары үзгәрмәгән.

Икътисад
26.11.2014 Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышы була

Көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән Татарстан Республикасының 23 закон проекты

Икътисад
25.11.2014 “Казан” агросәнәгать паркында II республика “Хәләл” продукция ярминкәсе була

29 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында II республика “Хәләл” продукция ярминкәсе үтәчәк. Ярминкәдә 60ка якын җитештерүченең хәләл продукциясе: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлар сатылачак.

Җәмгыять
25.11.2014 Татарстанда бераз кар явуы көтелә

 Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстанда аязучан болыты һава, урыны белән аз гына кар явуы ихтимал. Алдагы төндә термометр баганалары 14 градус, аязган вакытта 18 градус салкынны күрсәтәчәк. Көндез 5-10 градус салкын булыр дип көтелә. Татарстанның төньяк районнарында иң җылысы, ә көнчыгышта иң салкыны булачак.

Җәмгыять
25.11.2014 ТРда "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" наркотиклар таралышына каршы акциянең 2нче этабы уза

Татарстанда "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" наркотиклар таралышына каршы акциянең 2нче этабы уза. Чара кысаларында гражданар төрле белгечләре: психолог, нарколог, наркоманияне кисәтү белгечләре, дин әһелләреннән консультацияләр алачак. Бу хакта Россия Наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме хәбәр итә.

Икътисад
25.11.2014 Казан-Кырым авиарейслары декабрь ахырында яңартылачак

Сентябрь аенда гамәлдән чыгарылган Казан-Кырым коммерция авиарейслары быелның декабрь ахырында “Казан” аэропорты расписаниесендә кабат пәйда булырга мөмкин, дип хәбәр итә РБК.

Икътисад
25.11.2014 Террорчылык - куркыныч көч

Террорчылык – кешелек өчен иң куркыныч һәм җимергеч көч. Террорчылар кемнәр, аларның максатлары нинди? Кешеләрнең корбан булуы кемгә файдалы? Көч идеологлары тозагына кемнәр эләгә? Террорчылык сугышларыннан безне кем саклар?.. Эксклюзив әңгәмәләр. 

Икътисад
25.11.2014 Никанор истәлегенә...

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы полиция полковнигы Айрат Садыйков фестивальдә катнашучыларга участковый Шестаковның гаделлеге, хокук тәртибен саклаудагы фидакарьлеге, 34 яшендә һәлак булганнан соң, «За мужество» ордены белән бүләкләнүе хакында сөйләгәннән соң, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.

Икътисад
25.11.2014 Сорауларыгыз булса...

Әгәр дә сезгә юристка һәм суд приставына мөрәҗәгать итәргә кирәк икән, пәнҗешәмбе көнне, ягъни 27 ноябрьдә федераль инспекторның җәмәгать кабул итү бүлмәсенә (Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет) килә аласыз.

Икътисад
24.11.2014 Татарстан Президентын 2015 елның 13 сентябрендә сайлыйбыз

Билгеле булганча, киләсе елда республикада Татарстан Президентына сайлаулар уздырылачак. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк сәяси Советы утырышында аның төгәл датасы билгеле булды.

Спорт
24.11.2014 "Нефтехимик" плей-оффка омтыла

КХЛның регуляр чемпионатында Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы Ханты-Мансийскида гаять мөһим җиңү яулады.

Икътисад
21.11.2014 Гаяз аганың гомер сәхифәсе

«Татнефть» компаниясенең шин заводларында гомуми эшләгән вакытлары 120 елга тулган Минһаҗевлар нәселе. Институттан инженер белгечлеге алып чыккан кызлары Галина белән кияүләре Вадим Зверев 1973 елда юллама буенча шин заводына килгәннәр. Алардан соң тугыз ел дигәндә, ерак Казахстаннан өлкән Минһаҗевлар үзләре дә шушы якка кайтып төшәләр. Алтмышын тутырырга ике еллап кына калган булса да, Гаяз ага йөк шиннары заводына слесарь булып урнаша. Ул анда 19 ел эшли. Шул ук заводта нормировщик һәм соңыннан хезмәтне саклау инженеры булган улы Равил, әтисен карау өчен, әле шушы елның октябрендә генә эштән туктаган.

Сәламәтлек саклау
21.11.2014 Түбән Кама РҮХдә коррупция күрсәтүләрен профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәшмә булды

Киңәшмә эшендә Түбән Кама шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Римма Хәйриева, Россиянең Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Түбән Кама шәһәре буенча Тикшерү бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ландыш Әхмәдуллина, ТР ССМ Түбән Кама муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Зөлфирә Ганиева катнаштылар.

Мәгариф
21.11.2014 Авыл мәктәпләрен зур тизлекле интернетка тоташтырачаклар

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 200дән артык кеше яшәгән торак пунктларны, беренче чиратта авыл мәктәпләрен зур тизлекле интернетка тоташтыру буенча проектын гамәлгә кертә. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк хәбәр итте.

21.11.2014 Түбән Кама Балалар йортында Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чара булып узды

Агымдагы елның 20 ноябренда Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама балалар йортында булып кайтты. 

Икътисад
21.11.2014 Авылым хуҗабикәсе

Мәшәкатьле авыл тормышында үз урынын тапкан һәм, шул ук вакытта, хатын-кыз буларак үзен карарга дә вакыты җиткерә алучы гүзәл затлар үткән шимбәдә Елантау мәдәният йортына “Авылым хуҗабикәсе” конкурсының йомгаклау тантанасына җыелдылар. “Женщины Нижнекамска” җәмәгать оешмасы белән муниципаль район башкарма комитеты берлектә уздырган бу конкурсның максаты – төбәгебез авылларының уңышка ирешкән хатын-кызларын барлау, халыкка күрсәтү.

Икътисад
21.11.2014 Барысы да - сезнең өчен

“Туган як”ка 2015 елның баштагы 6 аена язылучылар арасында декабрь азагында уйнатылачак лотереягә призлар җыю дәвам итә. Шәхси эшмәкәр Динар Нәбиуллин телевизор өчен приставкалар, радиолгыч бирде. Димәк, юрганнар, сәгатьләр, cавыт-саба һ.б. белән беррәттән, берсе-берсе мең ярымнан кыйммәтрәк булган шул приставкалар да уйнатылачак. Призлар фондын тулыландыру дәвам итә. Эшмәкәр яки хәлле кеше булсагыз, һич тә читенсенеп тормагыз, энә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләр. Дөя китерсәгез дә, отыш уенына кадәр асрап торыр урын табарбыз.

Икътисад
21.11.2014 Өйнең яме - әни белән

30 ноябрь- әниләр көне. Шул уңайдан барлык әниләрне котлап, аларга саулык-сәламәтлек телибез. Йокысыз төннәр, борчу-мәшәкатьләр белән үстергән йөрәк парәләрегез сезгә ныклы терәк булсын, йөзегезгә беркайчан кызыллык китермәсен.

Җәмгыять
20.11.2014 Татарстан Президенты: «Республикада коррупциягә каршы эш дәвам итә»

Үз чыгышында Татарстан Президенты искә төшергәнчә, хәзерге вакытта республика икътисады үсеше теләгән темплардан арта калып бара. «Республика бюджетының сизелерлек кытлыгы, салымнар буенча зур бурыч – мондый шартларда икътисад үсеше резервларын бернинди дә югалту булмаска тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Беренче чиратта бу мөлкәттән нәтиҗәсез файдалануга кагыла». 

Район яңалыклары
20.11.2014 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер китабына керәчәк мәгълүматларны тулыландыру буенча актив эш дәвам итә

Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ идарәсендә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән гражданнарның списокларын тикшерү һәм тулыландыру буенча актив эш дәвам итә. 

Икътисад
20.11.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнаштылар

Агымдагы елның 20 нче ноябренда Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре, Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә хокукый белем сәгатьләре үткәрделәр. 

Спорт
18.11.2014 "Нефтехимикта" - яңа тренер

Түбән Кама клубы танылган белгеч Евгений Попихин белән эшләячәк.

Мәгариф
18.11.2014 "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты сайтына көн саен 70 меңнән артык кеше керә

11 ноябрьдә Татарстанның "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты сайты тулы күләмендә эшли башлады. Бер атна эчендә культурный дневник.рф порталында 6 меңнән артык кулланучы теркәлгән, көн саен сайтка 70 меңнән артык кеше керә.

Икътисад
18.11.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә иң яхшы белгечне билгелиячәкләр

Агымдагы елның 18 нче ноябренда Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “ГХАТ идарәсенең иң яхшы хезмәткәре” дип исемләнгән һөнәри осталык бәйгесенең чираттагы практик этабы булып узды. Әлеге бәйге якынлашып килүче ГХАТ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан игълан ителгән иде. Практик этап барышында белгечләр чиратлап туу, үлү, аерылышу һәм никахны теркәү буенча актлар язуларын төзеделәр. 

Икътисад
18.11.2014 "Гаишник"лар кан бирде

 Юлларда транспорт белән бәйле авария-ләрдә һәлак булганнарны искә алуга багышланган ункөнлек барышында Түбән Кама «гаишник»ларыннан сиксәннән артыгы кан тапшырды.

Мәгариф
18.11.2014 Балаларга - хокук ярдәме

20 ноябрьдә, бушлай юридик киңәш күрсәтү максатыннан, Россиякүләм балаларга хокук ярдәме көне уздырыла. Шул уңайдан, ятим бала һәм аларны тәрбияләүчеләр, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары, караучысыз калган сабыйларны тәрбия кылучылар, асрамага бала алырга теләүчеләр һ.б. безнең Түбән Камадагы балалар йортында, 14нче лицейда һәм адвокатлар коллегиясенең 1нче филиалында балалар хокукына, тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга бушлай юрист киңәше ишетә алалар.  

Спорт
14.11.2014 Спорт дөньясында

“Нефтехимик” спорт клубы тренеры Фәргать Садыйков җитәкчелегендә самбо һәм дзюдо белән шөгыльләнүче яшьләр соңгы атналарда берничә ярышта яңа җиңүләр яуладылар.

Мәдәният
14.11.2014 Эстафета дәвам итә

 Кама Аланы поселогының “Алан” яшьләр үзәгендә егетләрне Россия армиясе сафларына озатуга багышланган кичә үткәрелде.

Мәгариф
13.11.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспортлар тапшырдылар

 Агымдагы елның 13 ноябренда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь түбәнкамалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Егет һәм кызлар Тантаналар залына әти-әниләре, туганнары белән бергә килеп, әлеге вакыйганы зурлап бәйрәм иттеләр. Рәсәй Федерациясенең төп документы булган паспортны яшүсмерләр Федераль миграцион хезмәтенең Түбән Камадагы филиалының беренче номерлы участогы җитәкчесе Гөлназ Шаһбазова тапшырды. 

Икътисад
11.11.2014 Читләр бәйрәменнән соң...

Татарстан Конституциясе көнендә Балалар иҗаты йортында Россия халыкларының бердәмлеген бәйрәм иттеләр. Төп халкының яртысыннан күбрәге татар булган шәһәрдәге ул бәйрәмдә Татарстан Конституциясе турында бер авыз сүз дә ишетелмәде, Татарстан гимны яңгырамады, татар җырлары булмады, Татарстанның үз флагы да күренмәде.

Икътисад
08.11.2014 Түбән Кама районы Кызыл Чишмә поселогында Бөек Ватан сугышы ветераны Д.Лебедевны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2014 нче елның 8 нче ноябренда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Л.Тартмина һәм Кызыл Чишмә авыл җирлеге башлыгы И.Зәйнетдинов Дмитрий Лебедевны 95 яшьлек юбилее белән котлап, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.

Җәмгыять
07.11.2014 "Ихлас"та - викторина

Республикакүләм дини викторинаның төбәк ярышында Түбән Кама шәһәреннән – Камилә Сабирова һәм Айшә Зыятдинова, Ташлыктан Алия Ибраһимова сорауларның барысына да иң яхшы җавап бирләре белән аерылып тордылар. 

Икътисад
07.11.2014 Соңарган хөрмәт

 Үлгәннәр турында я яхшысын гына сөйләргә кирәк, яки бер сүз дә әйтмәскә, диләр. Фатих Кашаповичны азмы-күпме белгәннәрнең, аның белән аралашканнарның үз гомер юлын онытылмас җырдай уза алган бу кешегә карата әйтер сүзе бардыр. Шул исәптән, безнең “Туган як”ның да. 

Мәгариф
05.11.2014 Түбән Камада кадет мәктәпләрендә укыту-тәрбия процессын камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

1 ноябрьдә Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы базасында РФ Президент Аппаратының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Золотарев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында Идел буе федераль округы кадет мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернатлары җитәкчеләре өчен округ җыелышы узды.

Икътисад
05.11.2014 Түбән Камада яшь парларны Татарстан Республикасы Конституциясе белән котладылар

Агымдагы елның 5 нче ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә никахларын теркәгән яшь пар Илнур Морзаханов белән Наталья Смоленковага никах теркәү тантанасын алып баручы регистратор Татарстан Республикасының төп документы - Конституциясен бүләк итте. 

Мәгариф
31.10.2014 Татарстан белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак

"Без ТР Президенты белән республика белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак дип килештек. Без төп мәктәптән (5-8нче сыйныфлар - Т-И искәрмәсе ) башлыйбыз. Бу безнең өчен яңалык түгел - элек контрль министрлык эшләре бар иде, алар нәтиҗәсе буенча белем дәрәҗәсе бәяләнде һәм системаны камилләштерү буенча идарә карарлары кабул ителде", - диде Кравцов журналистларга.

Мәгариф
31.10.2014 Түбән Камада кадет мәктәпләрендә укыту-тәрбия процессын камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар

Идел буе федераль округы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм кадет корпуслары директорлары укыту-тәрбия процессын камилләштерү, федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында кадет мәктәпләре педагогик хезмәткәрләренең компетентлыгы дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

Мәгариф
31.10.2014 2015 елда Россиядә мәгариф өлкәсенә 3,3 триллион сум акча тотылачак

"Быел муниципаль, федераль, төбәк дәрәҗәләрендәге белем бирү өлкәсенә чыгымнар беренче тапкыр 3 триллион сумнан артып китте. Ә киләсе елда 3 триллион 300 миллиард сум булыр дип фаразлыйбыз. Бу, һичшиксез, Хөкүмәтебез өчен дә, җәмгыять өчен дә белем бирү тармагының өстенлекле булуын күрсәтә", - дип Ливанов сүзләрен китерә "Российская газета".

Икътисад
31.10.2014 Түбән Камада «Минем туган төбәгем» Бөтенрәсәй проекты кысаларында узган бәйгеләрнең нәтиҗәләрен игълан иттеләр

Агымдагы елның 28 октябренда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Минем туган төбәгем” Бөтенрәсәй проекты кысаларында үткәрелгән муниципаль бәйгеләрнең нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне котлау тантанасы булып узды.  

Икътисад
30.10.2014 Вакыйга турында фото 2015 нче елга ТР бюджеты проекты беренче укылышта кабул ителде

Киләсе 2015 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты социаль юнәлешкә йөз тотачак, бу өлкәгә игътибар хәтта берникадәр көчәйтелә дә. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында билгеләп үтелде. Депутатлар "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы 1-5 номерлы ТР Законы проектын беренче укылышта карады. 

Икътисад
30.10.2014 Бүген 8 градуска кадәр җылыта

Гидрометеорология мәгълүматларына караганда, бүген Татарстанда аязучан болытлы һава. Максималь һава температурасы 5 градустан 8 градуска кадәр булачак.

Җәмгыять
30.10.2014 Депутатлар бюджет мәсьәләсен хәл итә

30 октябрь көнне Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары чираттагы парламент утырышына җыелды. Әлеге җыелыш аеруча озыннардан булыр, ахры. Ник дигәндә, бүген алар беренче укылышта 2015, 2016 һәм 2017 елларга бюджет проектын караячак.

Икътисад
29.10.2014 "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы узды

"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советының вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте. Шуннан, компаниянең генераль директоры урынына Азат Бикмурзинны билгеләү сәбәпле, яңа составта Директорлар советы сайланды.

Икътисад
29.10.2014 Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖдә яңа җитештерүне эшләтеп җибәрүдә катнашты

Проект импортны алмаштыру программасы кысаларында «Югары технологияле җитештерүне булдыру буенча комплекслы проектларны гамәлгә ашыручы югары белемнең Россия белем бирү оешмалары, дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары кооперациясен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең №218 09.04.2010 карары нигезендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белгечләре һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре белән бергәләп гамәлгә ашырылды.

Икътисад
28.10.2014 “Халык контроле”нә ТР гражданнарнынан быел 18 меңнән артык мөрәҗәгать килгән

Ел башыннан алып гражданнардан 18 680 мөрәҗәгать булган, шуларның 12 040 ы уңай хәл ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белдерде.

Искәртеп узабыз: "Халык контроле" системасы 2012 елның апреленнән эшли башлады, шул чордан бирле татарстанлылардан 31 211 мөрәҗәгать килгән, шуларның 21 134 е уңай хәл ителгән, - бу 68 проценты дигән сүз. Быел системага килгән мөрәҗәгатьләр гомум санның 60 процентын тәшкил итә.

Икътисад
28.10.2014 "Дельфинарий"га бардык

Күптән түгел, шәһәребезнең “Милосердие” үзәгендә ял итүче утызлап кеше Чаллы шәһәренә “Дельфинарий”га барды лар. “Морской котик”ларның парлы биюләре, дельфиннарның судан парлап чыгып шар әйләндерүләре, кыршау аша сикерүләре, өйрәтүче кыз белән егетнең дельфиннар белән бергә суда чыгыш ясаулары бөтен дөньяны оныттырды.

Икътисад
28.10.2014 “Кышкы вакыт”: хәзер сәгать ничә?

Билгеле булганча, 26 октябрь төнендә россиялеләр сәгатьләрен кышкы вакытка күчерде. Бактың исә, 27 октябрь исә күпләр өчен чын мәгънәсендә зур сынауга әверелгән икән.

Җәмгыять
28.10.2014 Наркотикка каршы

 Әгәр дә сез наркотик сәүдәгәрләре, яки наркотик кулланучылар турында нәрсә дә булса беләсез икән, “ышаныч телефоны” барын онытмагыз.

Икътисад
28.10.2014 Тизлекне киметтерәләр

 Шәһәр белән “химия” арасындагы (Соболековская-1) автомобиль юлында машиналар сәгатенә 60 километрдан да артмаган тизлек белән генә йөриячәкләр.

Мәгариф
27.10.2014 Өченче ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана

2014 елның 3 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2014-2015 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. 

Мәгариф
27.10.2014 Татарстан мәктәпләрендә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында дәресләр узачак

27 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә дә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәресләр уза.

Спорт
27.10.2014 Казан 2016 елгы бадминтон буенча Европа чемпионатын кабул итәчәк

Парижда Россиядә 2016 елгы бадминтон буенча Европа чемпионатын үткәрү турындагы килешү имзаланды.

Икътисад
27.10.2014 Паспорт бәяләре “тешли” башлый

Җирле бюджетларны тулыландыру максатыннан, төрле документлар ясатканда дәүләт тарафыннан алына торган акчалата җыемнар артачак. Шулай итеп, депутатлар Россия субъектларының кайбер чыгымнарын компенсацияләргә җыена.

Икътисад
26.10.2014 Түбән Камада иң яхшы әтине сайладылар

 Әтиләренең шундый дәрәҗәле исемнәргә ия булганнарына иә күп сөенгәннәре, әлбәттә, балалар булды. Бәйгедә катнашкан әтиләрнең барсы да кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.   

Икътисад
24.10.2014 Сабыйларны яратучылар бәйрәме

Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, бераз соңарып булса да, үз һөнәри бәйрәмнәрен балалар иҗаты йортында зурлап билгеләп үттеләр. Түбән Камада бу тармакта эшли торган 2 меңнән артык хезмәткәрнең 50гә якыны төрле бүләкләргә лаек булды.

Экология
24.10.2014 Яшьләрне экология проблемалары борчый

Түбән Кама химия-технология институтында, студентлар, шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина, экология, янгын сүндерү хезмәтләре вәкилләре һ.б. катнашында экологиягә кагылышлы проблемаларга багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылды.

Мәдәният
23.10.2014 Тирәклектә сайрый таң кошы

Биш яшеннән үз төбәгебез җыр сөючеләренә билгеле булган Марат Фәйрушинның Түбән Камада дүртенче концертын куячагын ишеткәч, аны редакциягә чакырдык. Кызларның күз уңында булган җырчы егеткә бирер сораулар күп була инде ул. Ничә кызны ымсындырган? Ялгызакмы-түгелме? Һай, кызлар һәм аларга ияреп, һәрнәрсә белән кызыксынучы газета укучылар белергә теләгән нәрсәләр күп инде ул...

Җәмгыять
22.10.2014 Туксанны узып бара

Шәңгәлчедә яшәүче Сәхипкамал әби Гайнетдинова туксан яшендә дә әле кәҗә асрый, мунча яга, ашарга пешерә...
Күлмәк-камзуллы Сәхип-камал әби озынчалай япкан яулыгы өстеннән тагын икенчесен чөйде дә, таягын алып, мине озатырга чыкты. Баскычтан төшүгә сөрлегеп китүемне күреп, «егылма, ныклап бас», дип, кулымнан ук тотып алды. Пәлтә кигән булсам да, җылыдан чыккангамы, салкыннан калтыранып куйдым, ә әби исә көзге вак яңгырны бар дип тә белмичә, нык адымнар белән капка ачарга китте... 

Җәмгыять
22.10.2014 Әйдәгез, Алена өчен

Беренче каналдагы “Ледниковый период”та катнашучы түбәнкамалы Алена Тойминцева үз шәһәрдәшләренең үзенә тавыш бирүен көтә.

Икътисад
16.10.2014 Фронтовикка 95 яшь тулды

Арабызда инде бик аз калган Бөек Ватан сугышы фронтовикларыннан берсе булган Минсалих ага Хәбибрахмановка бу атнада 95 яшь тулды.

Җәмгыять
16.10.2014 Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары кисешкән чатта “кольцо” ясый башладылар.

Бу урында я светофор кую, я юл хәрәкәтен көйләүче “боҗра” төзү кирәклеге турында күптәннән сүз барды. Төзүчеләр һәм Тынычлык урамнары көннән-көн үсә, яңа йортлар тапшырыла. 

Икътисад
16.10.2014 Ноябрь башында Россия халкын тагын бер каникул көтә, ә Татарстанда ул әле бер көнгә озынрак та була.

Россия түрәләре халыкның чын бәйрәме булган 7 ноябрьне бетереп, аның урынына керткән “Халыклар бердәмлеге көне” дигән ясалма “бәйрәм” (4 ноябрь) быел сишәмбегә туры килә. 3 ноябрь – шулай ук, ял көне (хәтерләсәгез, 24 февральдә булырга тиешле ялны 3 ноябрьгә күчергәннәр иде). 

Район яңалыклары
15.10.2014 Алтын көзнең бер көнендә

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗановка ияреп, әнә шул Юрий Шестаковның гаилә фермасына килдек. Көзге сытык көнне ямьләп, бакчада күпьеллык үлән яшәреп утыра. Яңа гына җиткерелгән терлек торагы җыйнак араннарга бүленгән. Һәр аранда, тамаклары тук икәнен белдереп, “каты борын”нар мыркылдаша. Араннарда да чисталык, торакның үзенең дә һәр почмагы ялт иткән. Татар газетасында дуңгызлар турында язу килешәдерме-юкмы, белмим. Әмма алары да Аллаһының үз мәхлуклары, шулай булгач, әлеге мыркылдыкларның бәләкәй чагымнан ук үземне гаҗәпсендерә торган бер гадәтләрен телгә алам. Ябып асрала торган дуңгызлар аранының бер почмагы – ашау урыны, икенчесе – ашаганны “бушату” урыны, өченче почмагы – яту, йоклау өчен. Болар сиңа, үз тизәгендә үзе ята торган т...как сыер түгел инде... 

Җәмгыять
14.10.2014 Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды

Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев, наркоген үзлеккә ия теләсә нинди матдәләрне таратуны хокук саклау структуралары тарафыннан оператив төстә вакытлыча тыю турындагы мәсьәләне кичекмәстән хәл итү заруриятен билгеләп үтте. Мондый закон проекты Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәте тарафыннан эшләнгән. Күпчелек илләр контрольгә кую регламентларын бер атнага кадәр оптимизацияләп, үзенең якланганлыгын күпкә арттырды. Шул рәвешле, Россия күп кенә чит илләрнең наркотиклар белән эш итүчеләре өчен мишеньгә әверелде.

Җәмгыять
13.10.2014 Казанда 2014-2020 елларда ТР да талантлар белән идарә итү буенча дәүләт программасын эшләү турында фикерләштеләр

«Перспектива» проекты – ул Татарстан балаларын һәм яшьләрен үстерү һәм интеллектуаль-иҗат потенциалы концепциясен гамәлгә кую буенча эш.

Икътисад
13.10.2014 Рөстәм Миңнеханов: "Бүген барлык мөмкинлекләребезне бергә тупларга кирәк"

2014 елның 9 аена республика консолидацияләнгән бюджетына 154 миллиард сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салымныкы булмаган табыш - 133 миллиард сумнан артык. Финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә чыгыш ясап, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин әнә шундый саннарны атап узды. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2014 елның гыйнвар-сентябрь ае нәтиҗәләре тикшерелде.

Икътисад
12.10.2014 Илдар Халиков: “2015 елгы республика программалары 1 гыйнварга тулысынча әзер булырга тиеш”

Татарстанда беренче тапкыр барлык республика төзелеш программаларын яңа ел башына әзерләү планлаштырыла. Шундый бурыч турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында барган атналык киңәшмәдә белдерде. 

Икътисад
10.10.2014 Татарстанда тавык йомыркасы җитештерү күләмнәре җайга салынды

Cентябрь аенда гына да 69 млн. данә йомырка җитештерелгән, 2013 елның сентябренә карата 131 проценттәшкил итә.

Тавык ите ел башыннан 124 мең тонна җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына карата 102 % тәшкил итә.

Икътисад
10.10.2014 Татарстан Президенты түрәләр һәм гражданнар арасында туры аралашуны киметергә чакырты

Президент сүзләренчә, соңгы елларда республикада коррупциягә каршы көрәш чараларының активлашуы күзәтелә. “Киң яңгыраш алган бер төркем эш булуга да карамастан, халык фикеренчә, коррупция бездә аеруча кискен мәсьәлә булып кала бирә. Сүз, шул исәптән, көнкүреш коррупциясе турында да бара. Шуны да онытмаска кирәк: ришвәт алучы булгач, ришвәт бирүчесе дә була”, - дип белдерде ул.

Мәгариф
10.10.2014 Мәктәпләргә электрон дәреслекләр кертү турында РФ Дәүләт Думасында сөйләштеләр

Утырышта катнашучылар электрон дәреслекләргә таләпләр, аларны мәктәпләргә кертү этаплары һәм бу процесста барлыкка килүче сораулар буенча сөйләштеләр.

Икътисад
09.10.2014 Читтән кертелә торган товарларга җентекле анализ ясарга һәм аларны ТР территориясендә җитештерүне оештыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кирәк – ТР Президенты
Безгә читтән кертелә торган товарларның һәрбер төренә җентекле анализ ясарга, һәм аларны республика территориясендә җитештерүне оештыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Бу тәкъдимнәр читтән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алыштыру буенча тармак программаларында чагылыш табарга тиеш. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышында ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Җәмгыять
09.10.2014 РФ Дәүләт Думасында интернетта наркотиклар рекламалауны тыя торган закон кабул итәргә ниятлиләр

РФ Дәүләт Думасында тиз арада, Хөкүмәт ярдәменә таянып, наркотиклар рекламасын, шул исәптән тарту катнашмалары - спайсларны тыю турындагы законны кабул итәргә ниятлиләр. Бу хакта журналистларга түбән палатаның иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая ("Бердәм Россия") хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

Икътисад
09.10.2014 Түрәләр алышына

Сайлаулардан соң республика хакимиятендә үзгәрешләр башланачагын белгечләр алдан ук фаразлаган иде инде. Ник дигәндә, депутатлыкка кандидатлар арасында хөкүмәт һәм министрлык җитәкчеләре, район башлыкларының исем-фамилияләре шактый күп булуы шунда ук күзгә ташланды. Билгеле булганча, депутат булып сайланган кешеләр дәүләт структураларында эшли алмый...

Экология
09.10.2014 Тагын агач утыртабыз

Узган ел бу акция барышында шәһәребез урамнарында шактый агач утыртылды, Бу матур башлангычны дәвам итеп, быел да 2400 агач утырту күздә тотыла. «Нижнекамская ТЭЦ”та эшләүчеләр, беренчеләрдән булып, шәһәрне яшелләндерү акциясенә кушылдылар. 

Җәмгыять
08.10.2014 Татарстан Президенты ягулык-майлау материалларына акцизны 1 сумга арттырырга тәкъдим итте

Бүген РФ Дәүләт Советы Президиумының "Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында, автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында" дигән киңәшмәдә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге автомобиль юллары челтәрен саклап калу һәм үстерү буенча чаралар комплексы тәкъдим ителде.

Җәмгыять
08.10.2014 Ноябрьдә 4 көн рәттән ял була

Татарстанлыларны 4 көнлек ноябрь бәйрәмнәре көтә. Моннан тыш, татарстанлылар, Россиянең башка төбәкләребелән чагыштырганда, 1 көнгә күбрәк ял итә алачак: 6 ноябрь көнне ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.

Икътисад
08.10.2014 Иске автомобильне утильгә тапшырган кешегә – 350 мең сум ташлама

Машиналарын тапшырырга җыенган кешеләр үзләренең автопаркларын автогигантта җитештерелгән техника белән яңартырга телиләр. Бүген алар “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы нигезендә “КАМАZ-5490”, “КАМАZ-65116” автомобильләре һәм “НЕФАЗ” автобуслары алачаклар.

Икътисад
08.10.2014 ТР мәгариф һәм фән министры 7 октябрьдән укучыларның ата-аналарыннан теләсә нинди формада акча җыюны тыйды

Агымдагы елның 7 октябреннән Татарстанда ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыю тыела. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган тиешле хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә таратылган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Икътисад
07.10.2014 Рөстәм Миңнеханов: "Әгәр дә без авылга булышмыйбыз икән, нигезебезне югалтабыз"

Татарстан Президенты, бүгенге геосәяси вазгыять һәм Көнбатышның Россиягә карата санкцияләре илнең авыл хуҗалыгы өчен көндәшлеккә сәләтле өстенлеккә әверелергә тиеш, дип белдерде. "Безнең агросәнәгать комплексы көндәшлеккә сәләтле, без базарда ихтыяҗ белән кулланыла торган сыйфатлы продукция җитештерә алабыз. Без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш", - диде ТР Президенты.

Җәмгыять
07.10.2014 Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсенең белгечләре алтын юбилярларны Өлкәннәр көне белән һәм булачак Укытучылар көне белән котладылар

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре Полина Григорьевна һәм Олег Сергеевич Бельскийларны бергә гомер итүләре һәм 1октябрь – Өлкәннәр көне белән котларга килделәр. 1964 нче елда борынгы Алабуга шәһәре бер – берсен сөйгән ике йөрәкне кавыштыра. Аларның ялкынлы йөрәкләре бүген дә бер – берсенә һәм тирә –якка якты нурларын сибеп бергә тибә.

Икътисад
07.10.2014 Пенсионерлар, сезнең өчен!

Әгәр дә сез пенсия яшендә булып, юрист яки нотариус киңәшенә мохтаҗ икән, 9 октябрьдә «Милосердие» үзәгенә (Кайманов урамы, 16а йорт) бара аласыз.

Икътисад
06.10.2014 Егетләр армиягә алына
Түбән Кама хәрби комиссариаты көзге чакырылышта сроклы хәрби хезмәткә 300ләп егетне озатырга тиеш.

Икътисад
03.10.2014 Татарстан Президенты республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
Республикабызда традицион диннәрне саклау һәм үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Күп гасырлар буена тату һәм тыныч уртак гомер итүче төрле милләт һәм дин вәкилләре Татарстаныбызның иминлеге өчен кулга-кул тотынышып эшлиләр, республика тормышында актив катнашалар, заман куркынычларына бергәләп каршы торалар.

Җәмгыять
03.10.2014 Түбән Кама "Веста" үзәгендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чара узган

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге юрисконсульты "Хокукка каршы булган эшләр өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгы" дигән темага чара уздырган. Биредә 8 нче мәктәптә белем алучы 91 яшүсмер катнашкан. 

Икътисад
03.10.2014 Олы йөрәкле керәшен егете

“Медхеника” Кама аръягы сәүдә хезмәте күрсәтү берләшмәсе генераль директоры Геннадий Муллин, тол калган Илдар Ситр гаиләсенә “Ладу Ларгус” автомобиле бүләк иткән.

Икътисад
03.10.2014 5 октябрьдә иртәнге сәгать 10да шәһәр үзәк мәчете инвалидларны җыя

Биредә физик мөмкинлеге чикле булган элеге шәһәрдәшләребез өчен, “Корбан бәйрәме өчен чикләр юк” дигән чара уздырылачак.

Икътисад
03.10.2014 4 октябрьдә Корбан гаете шәһәр үзәк мүчетендә 5.10 сәгатьтә иртәнге намаз белән башлана

Бәйрәмгә җыелучылар иртәнге 7дән вәгазь тыңлап калебләрен сафландыра алалар.

Икътисад
03.10.2014 Корбан бәйрәме белән!

Дингә ышанучыларның һәмәсе өчен дә изге булган бу көн-югары әхлаклылыкны,татар халкының иң асыл рухи һәм мәдәни традицияләрен үз эченә ала. Бу - үз якыннарыңны кайгырту,гаиләнең бердәмлеге,башкаларга карата кешелеклелек һәм түземлелек,бербереңне кичерү бәйрәме дә...

Җәмгыять
02.10.2014 Татарстанда беренче кар көтелә

Һава температурасы 1сеннән 2 октябрь төнендә 1 градуска кадәр төшәчәк. 2 октябрьдә, көндез максималь һава температурасы 2-7 градус тәшкил итәчәк.

Икътисад
02.10.2014 4 октябрь - Корбан бәйрәме

Бу көнне мәчет ишегалдында хәләл ризыклар сәүдәсе оештырыла. Шулай ук балалар өчен күңелле уеннар һәм аттракционнар, спорт ярышларын уздыру да каралган.

Мәгариф
01.10.2014 1 октябрьдән "Алгарыш" грантына гаризаны ТР дәүләт хезмәтләре Порталында бирергә мөмкин

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, электрон гаризаны тутырырга, кирәкле документларны беркетергә һәм аларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каравына җибәрергә кирәк.

Икътисад
01.10.2014 Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары сайланды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы, ТР Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен кертеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13 депутаты составында төзелде.

Икътисад
01.10.2014 Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары һәм Дәүләт Советы Секретаре сайланды

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары вазифасына Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова, Дәүләт Советы Секретаре вазифасына Лилия Маврина сайланды.

Икътисад
01.10.2014 Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшинны сайлады.

Икътисад
01.10.2014 "Татнефть" экологик стратегия проектын эшләгән

Стратегия проектында төп максатлар сыйфатында: куркынычсыз хезмәт шартлары тудыру, хезмәткәрләрнең һәм компания эшчәнлеге районнарында яшәүче халыкның сәламәтлеген саклау; әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметү; табигый ресурслардан рациональ файдалану күрсәтелгән. Моның өчен "Татнефть", аерым алганда, иң яхшы технологияләрне үзләштерергә, яңа экологик куркынычларын киметү буенча превентив чаралар кулланырга вәгъдә итә. Компания, проектта язылганча, җитештерүдә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен үзенең барлык фәнни-техник потенциалыннан файдаланачак.       

Икътисад
01.10.2014 Татарстан өчен “Стратегия-2030” әзерләнә

Рөстәм Миңнеханов бу салым маневрын катгый тәнкыйтьләде, нәтиҗәдә, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм юл фондлары зыян күрәчәк, диде.

Икътисад
30.09.2014 Сочида да беләләр

Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең патруль-пост хезмәткәрләре Илнур Ялеев белән Марат Солтанов Сочида өч ай ярым җәмәгать урыннарында тәртип саклаганнар.

Җәмгыять
30.09.2014 Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәк 20 ир-ат, 203 хатын-кыз яши

Республикада барлыгы 908 000 өлкән кеше яши. Шуларның 223 нең яше 100 дән узган: алар арасында − 20 ир-ат, 203 хатын-кыз.

Икътисад
30.09.2014 Татарстанда Кытай автомобильләре җыя башлыйлар

Dongfeng Кытай автоконцерны Россия базарына Татарстан аша чыга. "Алабуга" МИЗның күзәтү советы Кытай автомобильләрен ирекле таможня режимында җыюны хуплап чыкты.

Җәмгыять
30.09.2014 Ханбикә исемен йөрткән журнал

«Сөембикә» турында журнал укучылары, язма геройлары, татар зыялылары нинди фикердә тора икән?

Икътисад
30.09.2014 Алина Кабаеваның Дәүләт Думасы депутаты мандатын Татарстанның атказанган икътисадчысына тапшырырга мөмкиннәр

Алина Кабаева партиядә вәкаләтләрен вакытыннан алдан туктатуны сорап гариза тапшырганнан соң, Үзәк сайлау комитеты Алина Кабаеваның мандатын Татарстанның атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретариаты җитәкчесе Евгений Гришинга тапшыруны тәкъдим итте.

Спорт
30.09.2014 "Нефтехимик" 10 уен рәттән үзендә уйный

Бүген 30 сентябрьдә Түбән Камада КХЛның регуляр чемпионаты кысаларында "Нефтехимик" белән Казанның "Ак Барс" командалары көч сынаша. Уен 19:00 сәгатьтә башлана. Шунысы кызык: "Нефтехимик" календарь буенча рәттән 10 матчны (!) үз бозында үткәрәчәк.

Икътисад
30.09.2014 Бүген Россиядә Интернет көнен билгелиләр

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы татарстанлыларны Интернет көне белән котлый! Бүгенге көндә республикада 3 млн.артык кеше Интернет челәтре белән куллана. ТР Интернет керү дәрәҗәсе 70% артык. Бу илдә иң зур күрсәткечләрнең берсе.

Җәмгыять
30.09.2014 Өлкәннәр ункөнлегендә “кайнар линия”ләр эшли

Өлкәннәр ункөнлегендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан оештырылган “кайнар линия” телефоннары эшли башлаячак. Барлыгы 27 телефон номеры гамәлдә булыр дип көтелә. Аларга шалтыратып, агымдагы елда өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә караган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

Җәмгыять
30.09.2014 Татарстанда капиталь төзекләндерү гамәлләре барган күп фатирлы йортларның 98 процентында эш төгәлләнгән

40 муниципаль районда күп фатирлы 688 торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 32 муниципаль райондакүп фатирлы 259 йорт кабул ителгән, диелә ведомство сайтында.

Җәмгыять
30.09.2014 1 октябрь - Өлкәннәр көне

Халыкны икегә – хәлле кешеләргә һәм хәерчеләргә бүлгән бу яңа заманда өлкәннәрне елның бер көнендә – 1 октябрьдә искә төшерү гадәти нәрсәгә әйләнде.

Мәдәният
30.09.2014 “Исемдә калганнар”га - 105 ел!

Тукайның “Исемдә калганнар” повесте язылуга 105 ел тула. Әлеге уңайдан Г.Тукай әдәби музеенда “Исемдә калганнар”га - 105” дип исемләнгән айлык үткәрелә. Ул 29 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Икътисад
30.09.2014 Февраль аенда БДИ тапшырып булачак (рубрика жэмгият)

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы сүзләренә караганда, дәүләт имтиханнары БДИ үткәрү пунктларында оештырыла.

Җәмгыять
30.09.2014 1-5 октябрьдә Татарстан Республикасында һава торышы шартлары сизелерлек начарлану һәм температура төшү фаразлана

Вакыты белән явым-төшем көтелә: 1 октябрьдә яңгыр, 2-3 октябрьдә яңгыр һәм юеш кар рәвешендә. Температура көндез 3-8 градус җылы булса, төнлә 2 градуска кадәр төшәчәк.

Җәмгыять
30.09.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру
14 ел элек беренче документ – туу турында таныклык алган Россия гражданинына ГХАТ идарәсендә паспорт тапшыру традициягә керде.

Спорт
29.09.2014 Казан 2016 елда үзендә Европа чемпионаты уздыру хокукына конкурста катнаша

Казан 2016 елда үзендә дзюдо буенча Европа чемпионаты уздыру хокукына конкурста катнаша.

Мәгариф
29.09.2014 Рус теле яки география буенча БДИ тапшыру оештырылачак – Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы

Киләсе елның февралендә тәүге мәртәбә рус теле һәм география буенча дәүләт имтиханнарын тапшыру оештырыла. Бу хакта Иҗтимагый палатада уза торган “БДИ барышын җәмәгатьчелек күзәтүе” форумында Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте, дип белдерә ИТАР-ТАСС.

Мәгариф
29.09.2014 Мәктәпләрдә чыгарылыш иншасын үткәрү һәм яңадан язу вакыты билгеле булды

Укучылар чыгарылыш иншасын декабрьнең беренче чәршәмбесендә язачак, ә яңадан – февральнең беренче чәршәмбесендә.

Икътисад
29.09.2014 Автобуслар йөриячәк

4 октябрьдәге Корбан гаете бәйрәм көн булу сәбәпле, 4,5 һәм 6 октябрьдә НПАТП бакчаларга халыкны ташый торган барлык маршрут автобусларын да йөртергә җыена.

Икътисад
29.09.2014 Корбан бәйрәмендә – телемарафон

4 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан "Сөючеләр фида кыла" телемарафоны оештыра. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көне буе дәвам итәчәк.

Спорт
28.09.2014 Үзе сайлаган юл

Зөфәр Муллахмәт улы Түбән Камада күпләргә татарча һәм ирекле көрәш остасы, тренер һәм ярышлар хөкемдары буларак яхшы таныш. Заманында ул әле самбо, грек-рим һәм казахча көрәш, шулай ук, бокс һәм спортның кайбер башка төрләре белән дә шөгыльләнеп, ярыйсы гына уңышларга ирешкән.

Икътисад
27.09.2014 Татарстанда техник культураларны җыю эшләре дәвам итә

Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, соңгы атнадагы уңай һава шартлары урып-җыю эшләренә ярдәм итте, һәм авыл халкы бу мөмкинлектән актив кулланды. Шәкәр чөгендере Татарстан мәйданнарының 47 %нда тәмамланган, 744 мең тонна җыелган, уртача уңышлылык – 326 ц/га. Әмма тамырда үсү дәвам итә, шуңа күрә, алга таба югарырак уңышлылык булсын өчен, җыю эшләре тоткарлана.

Спорт
27.09.2014 Гроссмейстер нормасын үтәде

Түбән Каманың моңа нинди катнашы бар дисәгез, Казан “Ладья”сында уйнаган шахматчыларның берсе – шәһәребездә күпләргә яхшы таныш булган Раил Мәхмүтов. Түбән Камада туып-үскән ул егет Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә укыды, оста шахматчы буларак бездә танылды. Хәзерге вакытта Раил республикабыз башкаласында яши, Казан федераль университетында укый.

Җәмгыять
26.09.2014 Юбилейларыгыз белән

Түбән Камада гомер кичерүче әниебез Роза Салих кызы ГӘРӘЕВАга шушы көннәрдә 65 яшь тулды.

Район яңалыклары
26.09.2014 Үзебезнеке үзебезгә җитәр шикелле

Депутатларның районга чыгулары – бүгенге көндә авыл эшчәннәре түбәнкамалыларны ит, сөт, яшелчә һәм икмәк белән тулысынча тәэмин итәргә әзерләр, дигән нәтиҗәгә китергән. 

Икътисад
25.09.2014 Контрактчы буласызмы

Түбән Кама хәрби комиссариаты, Россия оборона министрлыгының Үзәк хәрби оругындагы, Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге хәрби частьларында хезмәт итү өчен, контрактчылар җыя.

Экология
25.09.2014 “Нижнекамскшина” – РФ дә экология буенча иң яхшылар арасында

“Нижнекамскшина” ААҖ “Россиянең 100 иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары” бөтенроссия конкурсында иң яхшы предприятие дип танылган.

Экология
22.09.2014 Рульдәгеләр игътибарына

  22 сентябрь, дөнья күләмендә, автомобильсез көн дип билгеләнгән. Быел ул «Шәһәр – кешеләр өчен, яшәү өчен урын» девизы астында үтә.

Җәмгыять
19.09.2014 Пенсия ник кимегән
 “Сентябрь аенда пенсия акчасын августныкыннан шактый киметеп китерделәр. Базарга барган идем, анда да шул хакта сөйләп тордылар. Янәсе, Украинага ярдәм итеп җибәрү өчен, пенсиядән акча тотып калганнар. Бу чынмы-түгелме? Ни өчен бу айда пенсияне киметкәннәр? Пенсия фондында озак еллар җитәкче булып та эшләгән Тәгъзимә ханым картлар-карчыклар төшенерлек итеп аңлата, шуннан сорап, сәбәбен газетада язып чыгыгыз әле.

Җәмгыять
19.09.2014 Шәһәр көнен билгеләп үттек

Гел эш-мәшәкатьтән генә торган бу дөньяда, яшәү шатлыгын тою өчен, сирәк кенә булса да, бәйрәмнәр дә кирәк икән шул. 14 сентябрьдә, иртән торуга ук, үз-үземә, русчалатып әйткәндә, “установка” биреп куйдым: сайлауга баргач та, кибеткә кергәч тә, трамвайга я автобуска утыргач та, бер генә җитешсезлеккә дә игьтибар итмәскә, газетачы икәнемен онытып, бер генә көн ваемсыз бәхетле булып яшәп карарга! Әллә шул үз-үземне ышандыруым файдасы булды, әллә иртәдән үк шәһәрне үз эченә бөтереп алып кергән күтәренке бәйрәм рухы йокты – подъездан чыгуга ук, күңел төрле яткан яңгыраган дәртле көйләр агымына иярде.

Икътисад
19.09.2014 Рекордлар китабына кердек
15 сентябрьдә Түбән Камага елга буйлап махсус баржа белән 1377,9 тонна авырлыктагы гидрокрекинг реакторын китерделәр. Шушы уңайдан, шәһәребезгә Лондонда чыга торган Гиннесс рекордлар китабының Россиядәге рәсми вәкиле Алексей Свистунов килде. Чөнки моңа кадәр дөньяда әле беркем дә, беркайчан да елга буйлап мондый авыр йөкне алып бармаган.

Икътисад
19.09.2014 Аллаһ йортына - баскыч

Гагарин урамында төзелә торган мәчетнең ишегалдын төзекләндерү эше бара. Җәй дәвамында җәяүлеләр йөри торган юлларга 600 кв. метрга якын брусчатка җәелде, газоннарның бер өлешенә үлән чәчелде, мәчет бинасының тирә-ягына, нигезгә су кермәслек итеп, асфальт түшәлде һәм бордюрлар урнаштырылды. Бүген урамнан мәчеткә керү урыннарында баскычлар көйләнелә. Баскычларның нигезе һәм ян-яклары инде арматурлы бетон белән ясалган. Зәвыклы итү максатыннан, бетонны махсус плитә белән тышларга керешелде. 

Җәмгыять
19.09.2014 Бердәмлек үзенең көчен күрсәтте

Дүшәмбе иртәсендә, эшкә киткәнче телевизорны ачтым. Үземә дә өч сайлауда территориаль округ сайлау комиссиясе секретаре булырга туры килгән иде. Чир китәр, гадәт калыр, дигәндәй, сайлау нәтиҗәсенә битараф була алмыйм.

Икътисад
12.09.2014 Кандидатларның табышлары күпме

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның узган елгы табышлары һәм булган мөлкәтләре (анда җир участоклары, торак йортлар, квартирлар, дачалар, гаражлар һ.б. күчемсез милек, шулай ук, транспорт чаралары керә) турындагы мәгълүматлар, закон нигезендә, сайлауга кадәр матбугатта игълан ителергә тиеш. Кандидатлар үзләре биргән бу мәгълүматларны безнең редакциягә шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләреннән җибәрделәр.

Икътисад
12.09.2014 Барыбыз да - сайлауга

Барыбыз да – сайлауга!

14 сентябрьдә, ягъни бу атнаның якшәмбесендә, Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлар сайлау үткәрелә.

Район яңалыклары
12.09.2014 Зөлфәт Лотфуллин - алдынгы комбайнчы

Традиция буенча, бу урып-җыю барышында да һәр ун көн саен алдынгы комбайнчыларны ачыклап, җиңүчегә күчмә кубок һәм беренче өч урынны алучыларга акчалата премияләр тапшырдылар. Соңгы ун көн нәтиҗәсе буенча, “Нефтехимагропром” механизаторы Зөлфәт Лотфуллин “Иң яхшы комбайнчы” исемен яулады. Билгеле булганча, район буенча 23 мең 126 гектарда бөртеклеләр суктырылган (бу – гомуми планның 83 проценты), һәр гектардан 21,9 центнер уңыш чыккан. Уҗым культуралары 6,7 га мәйданда чәчелгән. Монда тәҗрибәле комбайнчы һәм елның-елында беренчелекне алучы Зөлфәтнең дә өлеше зур.

Икътисад
12.09.2014 Бәйрәмдә автобуслар хәрәкәте үзгәрә

14 сентябрьдә Тынычлык урамында Шәәһр көненә багышланган демонстрация уздыруга бәйле рәвештә, иртәнге 7дән башлап көндезге cәгать 2гә кадәр Б.Урманче урамындагы “Мәчет” тукталышыннан алып, Менделеев-Тынычлык урамнары чатына кадәр, ә Вахитов урамында исә “Көнкүреш йорты” турысыннан Тынычлык урамына кадәр юллар ябыла, бу урам буйлап үтә торган автобуслары хәрәкәте үзгәртелә.

Икътисад
12.09.2014 Бәйрәм итик көн буе

 “Туган як”та инде хәбәр ителгәнчә, быел Түбән камада Шәһәр көне 14 сентябрьдә – Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлар сайлау белән бер көндә үткәрелә. Бу юлы Шәһәр көнен халыкны бер генә мәйданга җыеп түгел, ә берьюлы әллә ничә урында оештыралар.

Икътисад
05.09.2014 Халыклар дуслыгы йорты ачылды

3 сентябрьдә шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Түбәнкамалыларны бу истәлекле көн белән котларга республика дәүләт советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Район яңалыклары
04.09.2014 Татарстанда 2,8 млн тонна ашлык суктырылган

Татарстанда 2,8 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә. 1 млн 259,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Икътисад
02.09.2014 Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов кадетларны Белем көне белән котлады

Кичә Түбән Камада Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты.

Мәгариф
02.09.2014 Хәерле сәгатьтә

Ничә көн әле туктап, әле көчәеп яуды да, яуды яңгыр. Иртәгә 1 сентябрь дигән көнне дә күкне болытлар каплагач, балаларга бәйрәм күңелле булмас инде дип хафаланган идем. Ә 1 сентябрь иртәсендә яктырып чыккан кояшка күз салуга, үзем дә бала-чагалардай сөендем.

Җәмгыять
29.08.2014 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскара

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә.

Икътисад
29.08.2014 Татарстанда “Республика тасмасы” акциясе башланды

Татарстанда олы бәйрәм якынлаша: 30 август – Республика һәм Казан шәһәре көне. Шуңа кадәр “Безнең республика: горурланабыз, яратабыз!” социаль проектлар марафоны үткәрелә һәм аның кысаларында “Республика тасмасы”/”Республиканская ленточка” акциясе башланды.

Мәгариф
29.08.2014 Балаларга ярдәм иттек
Республикабызда игълан ителгән “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясенә кушылып, менә өченче ел рәттән инде «Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге балаларга күңелле бәйрәм әзерли.

Икътисад
28.08.2014 Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Кайнар линия” ачылды

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында көндәлек куллану товарларының сатуда булуы турында һәм Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләрендә азык–төлек продуктларына бәяләрнең күтәрелүе мәсьәләсе буенча “кайнар линия” ачыла.

Икътисад
28.08.2014 Киләсе ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы буларак игълан ителергә мөмкин

Киләсе елда Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башлап җибәрергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаньоргсинтез" эшчеләре белән очрашу вакытында хәбәр итте.

Җәмгыять
28.08.2014 Түбән Камада милитари стилендагы никах теркәү тантанасы булып узды

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә милитари стилендагы никах теркәү тантанасы булып узды. Яшь пар Гөлнара белән Денис туйларының хәрбиләрчә стильдә узачагын инде күптән билгеләп куеп, әлеге уйларын тормышка ашыра да башлаганнар.

Җәмгыять
28.08.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Салават күпере буйлап яланаяк” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә белгечләрнең балалары тарафыннан ясалган рәсемнәрдән төзелгән “Салават күпере буйлап яланаяк” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.

Җәмгыять
27.08.2014 Түбән Камада беренче пионер әйдаманы Роза Комиссарчикны Республика һәм шәһәр көне уңаеннан котлап, бүләк тапшырдылар.

Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан, Түбән Камада беренче пионерлар әйдаманы булып эшләгән Роза Исламовна Комиссарчикка Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 27 елдан артык Роза Исламовна шәһәребезнең беренче номерлы мәктәбендә уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән.

Спорт
27.08.2014 Таһир - боксчы да, хоккейчы да

Таһир Хафизовка әле 18 яшь кенә булса да, Түбән Каманың спорт дөнясында үзен инде танытып өлгергән. Егет спортның берьюлы ике төрендә – бокста һәм хоккейда ярыйсы гына уңышларга ирешкән.

Икътисад
26.08.2014 Яшьләрне дә борчый

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров һәм муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Каманың яшьләре белән очраштылар.

Икътисад
24.08.2014 Татарстанда 4G элемтәсе территориясе ике тапкыр артты

«Мобильные ТелеСистемы» ААҖ Татарстан Республикасында 2014 елның беренче яртыеллыгында LTE элемтәсе үстерү нәтиҗәләре турында хәбәр итә.

Җәмгыять
23.08.2014 112 номеры буенча ничек шалтыратып була?
112” номеры буенча ничек шалтыратып була:
- берәр нинди ашыгыч оператив хезмәт белән бәйләнешкә керер өчен;
- Евросоюзның теләсә нинди илендә;
- кесә яки стационар телефоны, шулай ук таксофон аша;
- тәүлек буе һәм бушка.

Икътисад
16.08.2014 2014 елның 30 августында «Яшел Россия» экология өмәсе үткәрелә

2014 елның 30 августында Россия Федерациясе территориясендә “Яшел Россия” экология өмәсе үткәрелә. Чараның максаты булып шәһәр һәм төбәкләрнең экологик торышын яхшырту тора. Акциядә Россиянең 83 регионындагы җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләреннән, эре, кече һәм урта бизнестан вәкилләр, әйләнә-тирәлек пычрануга битараф булмаучылар катнашыр дип көтелә.

Мәгариф
15.08.2014 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә «Эко-патруль» эшли башлый

2014 елның 1 сентябреннән Татарстан уку йортларында “Мәктәп эко-патруле” дигән конкурс башлана. Чараның максаты – мәктәп балаларын санитар тәртип урнаштыру эшенә җәлеп итү. Аның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән проекты бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Байлар Сабасында булып узган Август киңәшмәсе пленар утырышында тәкъдим ителде.

Җәмгыять
14.08.2014 Болгар форумына төрки ил галимнәре җыела

14-16 август көннәрендә Казанда һәм Болгарда VI Халыкара Болгар форумы узачак. Форум «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» уңаеннан оештырыла. Быелгы дөньякүләм чара «Төрки дөньяның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм реставрацияләү» дигән теманы колачлый.

Икътисад
13.08.2014 ТР Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан агитация үткәрү өчен бушлай эфир вакыты бүленә

Хәзерге минутларда Казанда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан, 8 партия һәм бер мандатлы округлардан сайланучы 200 дән артык кандидат өчен бушлай эфир вакытын билгеләү буенча җирәбә уздырыла, дип яза "Татар-информ".

Икътисад
13.08.2014 Медведев телләр турындагы закон проектын яңадан карау турындагы тәкъдимне хуплады

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “Россия халыклары телләре турында”гы законга үзгәрешләр кертү каралган закон проектын өстәмә анализлау ихтыяҗы белән килеште.

Икътисад
13.08.2014 Татарстанда урып-җыю эшләрен 5 нче сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр

Татарстан басуларыннан быел 3 мең тонна бөртек суктырып алырга ниятлиләр. Урып-җыю эшләрен исә, 5 нче сентябрьдә төгәлләргә планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Спорт
13.08.2014 KAMA EURO Racing Team: Бөгелмә шәһәрендә җыелган бүләкләр уңышы.

Узган ял көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә автокросс буенча Россия Чемпионатының чираттагы этабы булып узды. “Кама Евро” командасы пилотлары («Автокросс» яшьләр үзәге каршында) берничә дивизионда күп кенә бүләкләргә лаек булдылар.

Район яңалыклары
12.08.2014 Кулларында кыр корабы штурвалы

Татар газетасын кеше үзе кулына тотып, үзе турында язылганнарны рәхәтләнеп үз телендә укый алырга тиеш дигән фикердә торучылардан мин үзем. Ә шулай да, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, бу урып-җыюга керешелгәннән алып беренче мәртәбә ясалган атналык эш нәтиҗәсе буенча “Прикамский” хуҗалыгы комбайнчысы Александр Копаневка күчмә кубок тапшырылачагын әйткәч, тиз генә юлга җыендым...

Икътисад
12.08.2014 “Бердәм Россия” Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда бюллетеньда беренче булачак

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә җирәбә салып тавыш бирү документында партия исемен һәм эмблемасын урнаштыру урыны билгеләнде, дип яза "Татар-информ".

Икътисад
12.08.2014 Рөстәм Миңнеханов Татарстанда азык-төлек продуктлары бәяләренә мониторинг кертү турында игълан итте

«Бүген безнең өчен иң мөһиме – бәяләрнең артуын һәм кибет киштәләрендә азык-төлекнең юкка чыгуын булдырмау», - диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

Җәмгыять
11.08.2014 Балаларны сәламәтләндерү сменасының ачылуы

4 август көнне в «Зәңгәр Күл» БСЛнда балаларны сәламәтләндерү сменасының өченчесе ачылды (110 бала.). Шулай ук 9 август көнне «Заря» БСЛнда сменаның дүртенчесе үз эшен башлап җибәрде (200 кеше).

Спорт
08.08.2014 Физик тәрбия бирүчеләр көне

7 август көнне Нефтехимиклар паркында Бөтенрәсәй күләмендә бәйрәм ителә торган “Физик тәрбия бирүчеләр көне” үткәрелде. Чарада барлыгы меңьярым кеше катнашты.

Икътисад
06.08.2014 II Чечен кампаниясе башлануга багышланган митинг, фото день памяти

5 август көнне Бәйнәлмиләл сугышчылар монументы янында II Чечен кампаниясе башлануга багышланган митинг узды.

Спорт
06.08.2014 KAMA EURO Racing Team: Россия Чемпионаты этабында 2 һәм 3 урыннар.

Узган ял көннәрендә Свердловск өлкәсенең Арамиль шәһәрендә автокросс буенча Россия Чемпионатының чираттагы этабы булып узды.. “Кама Евро” командасы пилотлары («Автокросс» яшьләр үзәге каршында) Д3-спринт дивизионында 2 һәм 3 урыннарга лаек булдылар.

Спорт
04.08.2014 Йортара спорт командалары арасында уздырылган республика күләм яшүсмерләр спартакиадасы

27 - 29 июльдә Казанда Йортара спорт командалары арасында уздырылган республикакүләм яшүсмерләр спартакиадасы үтте. Әлеге Спартакиадада Татарстан Республикасының 10 муниципаль берәмлеге катнашты.

Яшьләр тормышы
04.08.2014 «Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале

Балалар – безнең илебезнең киләчәге. Шуңа да әти-әни, дәүләт иҗтимагый балалар оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын үсеп килүче буынны гармонияле рәвештә тәрбияләүгә юнәлдеү – бик мөһим. «Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале оештыручылары әлеге чараны балаларга һәм яшьләргә эстетик тәрбия бирүне алга сөрә торган иҗтимагый юнәлешле программа кысаларында югары сәнгать дәрәҗәсендә уздыра.

Җәмгыять
04.08.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 1000 нче никахы теркәлде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә август аенда ел саен күзәтелә торган традицион туйлар чоры старт алды. Рамазан белән бәйле рәвештә, июль аенда атнасына уртача 40 пар никахлашса, агымдагы атнада 60 пар кияү һәм кәләш өйләнешергә теләк белдергән.

Җәмгыять
04.08.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның 2014 нче сабыена исем кушу тантанасы булып узды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе 2014 нче елда туган 2014 нче сабыйга исем кушу тантанасы булып узды. Асулкаевлар гаиләсендә 4 июльдә дөньяга аваз салган кечкенә Инсафның тууына карата ГХАТ идарәсендә 2014 нче номерлы туу турында акт төзелгән.

Мәгариф
04.08.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Татарстанда ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды. Тантаналар йортына никахларын теркәргә килгән яшь парлар, аларның кунаклары хәлләреннән килгәнчә быел мәктәпкә җыенучы сабыйларга матди ярдәм күрсәтә ала.

Икътисад
03.08.2014 Һава десанты гаскәрләре оешуга 84 ел тулу уңаеннан оештырылган митинг

2 август көнне Бәйнәлмиләл сугышчылар монументы янында Һава десанты гаскәрләре оешуга 84 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг узды. Митингта шәһәр җитәкчеләре, БВс ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре, сәяси партияләр (“Бердәм Россия”), иҗтимагый оешмалар (“Боевое братство”, “Тайфун”), студентлар, укучылар, шәһәрдәшләребез һәм сәнәгать оешмаларының коллективлары катнашты. «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Татнефть-Нефтехим» идарә итү компаниясе ҖЧҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Танеко» ААҖ, «ТГК-16 Нижнекамская ТЭЦ» ААҖ, «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖ, «Камаглавстрой» идарә итү компаниясе, «Горэлектротранспорт» ДУП монумент каршына чәчәкләр куйдылар. Барлыгы 350 кеше катнашты.

Икътисад
01.08.2014 Кандидатлар теркәлде

Түбән Кама шәһәренең территориаль (округ) сайлау комиссиясе 25 июльдә Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлыкка кандидатлар итеп түбәндәгеләрне теркәде.

Икътисад
31.07.2014 Кышкы вакытка

26 октябрьдән кышкы вакыт буенча яши башлаячакбыз, ягъни сәгать телләре бер сәгатькә артка күчереләчәк. Һәм шуннан соң инде язын-көзен сәгать телләрен әле алга, әле артка күчереп, башны катырмаячаклар.

Мәдәният
31.07.2014 Спасс ярминкәсе ял итәргә чакыра

Күптәнге гадәт буенча, ярминкә Алабуганың Шишкин сулыклары тыюлыгында, “Яшьләр” стадионында һәм шәһәрнең борынгы үзәк урамнарын.

Икътисад
31.07.2014 ТР да дәүләт хезмәтенең кадрлар составы дәүләт системасы булдырыла

Кичә, 30 июльдә Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков “Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт кадрлар составының бердәм дәүләт системасы” Татарстан Республикасы бердәм дәүләт мәгълүмат системасы турында”гы Указны имзалады.

Икътисад
31.07.2014 Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 194,0 мең гектар мәйданда җыеп алынган

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, республика районнарында 103,5 мең гектарда – көзге бодай, 80,3 мең гектарда – арыш, 1,9 мең гектарда – арпа, 6,1 мең гектар мәйданда борчак суктырылган. Республика буенча 454,6 мең тонна ашлык җыеп алынган. Шуның 252,6 мең тоннасын – көзге бодай, 183,7 мең тоннасын – арыш, 4,0 тоннасын – арпа, 10,3 мең тоннасын борчак тәшкил итә.

Икътисад
30.07.2014 Мөселман онлайн-фестивале башлана

1-15 август көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан беренче тапкыр Мөселман онлайн-фестивале.

Икътисад
30.07.2014 Дөньяны хатын-кызлар коткарачак

Башта конгресска “Хатын-кызлар – кешелекнең стратегик ресурсы” дигән яңгыравыклы исем кушылган булса, бүген ул “Заманча дөньяда хатын-кызлар хәрәкәте” темасына үзгәртелде.

Икътисад
30.07.2014 V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны теркәү өчен, документларны тапшыру төгәлләнә

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны һәм сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеген теркәү өчен, документларны тапшыру төгәлләнә.

Сәламәтлек саклау
30.07.2014 2 августта Бөтенроссия донорлар шимбәсе була

Чараны үткәрү вакыты тиктомалдан билгеләнмәгән. Нәкъ менә җәйге чорда канның донор компонентлары җитмәү сизелә.

Мәгариф
30.07.2014 “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында Татарстанда 28,5 млн сум акча җыелган

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында, Татарстан мәктәпләренә матди ярдәм йөзеннән, 28,5 млн сум акча җыелган.

Җәмгыять
29.07.2014 Татарстанда эссе һава торышы көтелә

Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Бүген Россиянең үзәк төбәкләренең һава торышына тәэсир итүче көнбатыш циклон Татарстанда да һава торышын формалаштыра башлый. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.

Район яңалыклары
29.07.2014 Татарстанда 306,3 мең т бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган

Татарстанда 306,3 мең т бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, ТР буенча уртача уңыш - 23,6 ц/га. Үткән елда бу чорга 610,6 мең т икмәк җыелган, уртача уңыш 20,1 ц/га булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәгариф
29.07.2014 Бөтенроссия "Мәктәп ярминкәсе - 2014" узачак

Яр Чаллыда 1-17 август көннәрендә Бөтенроссия “Мәктәп ярминкәсе- 2014" узачак. Күргәзмә-ярминкә балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда һәр көнне 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Җәмгыять
29.07.2014 Татарстанның инновацион үсеше югары бәяләнде

Инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр үсешенең милли Ассоциациясе тарафыннан төзелгән рейтингта республикабыз өченче урынны алып тора.

Икътисад
29.07.2014 Рөстәм Миңнеханов кабат төбәкләр башлыклары рейтингы өчлегендә

Константин Костинның гражданлык җәмгыятен үстерү Фонды экспертлар төркеме ярдәме белән төбәк башлыкларының дүртенче интеграль рейтингын (ФоРГО) әзерләгән. 14 нче сентябрьдә сайлауларга барачак 30 губернатордан җидесендә рейтинг тискәре динамиканы күрсәткән, дип яза бүген “Известия”.

28.07.2014 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар! 28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә. 988 елда булган әлеге әһәмиятле тарихи вакыйга иҗтимагый, рухи һәм мәдәни үсешкә көчле йогынты ясады, Россия дәүләтчелеген ныгытуга ярдәм итте.

Икътисад
28.07.2014 Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Кадерле дуслар!
Ураза тоту, тәкъвалык, шәфкатьлелек, рухи яңарыш һәм ныклык, якыннарың турында кайгырту кебек асыл сыйфатларны үзенә җыйган изге рамазан аеның тәмамлануы чагылышы булган Ураза бәйрәме уңаеннан барлык мөселманнарны чын күңелдән котлыйм.

Икътисад
27.07.2014 Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мөбарәк Ураза гаете белән котлыйм!

Икътисад
27.07.2014 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ
Мөхтәрәм татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста вакыт.

Җәмгыять
25.07.2014 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер китабына керәчәк мәгълүматларны тулыландыру буенча актив эшкә кереште

Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән гражданнарның списокларын тикшерү һәм тулыландыру буенча актив эшкә кереште.

Җәмгыять
25.07.2014 Беренче мөселман онлайн-фестивале Казанда узачак

Мөселман яшьләре берлеге Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән Мөселман онлайн-фестивале уздыра.

Икътисад
24.07.2014 Юлдагы "бөке"дә үтә вакытлар

Түбән Каманың Сүбәләк трассасында узган елда гына да 1148 транспорт авариясе булган. Шәһәрдән промышленность зонасына кадәрге араны үтү өчен, гадәти вакытта 15 минут җитсә, “бөке”ләр аркасында елына бер кешенең 1,5 ай вакыты шундагы чиратта үтә икән. Бу проблемадан котылу өчен, юлларга реконструкция үткәрү зарур. Узган шимбәдә, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин рәислегендә уздырылган “генераль совет”та сүз шул хакта барды.

Икътисад
24.07.2014 Түбән Камада тууы икемеңенче сан астында теркәлгән Епишова Ангелинаның исем кушу тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар йортында шәһәребездә 2014 нче елда туган икемеңенче сабыйны теркәү тантанасы булып узды. Туу турында 2000 нче сан астында төзелгән актлар язуы Епишова Ангелина Константин кызының тууына карата төзелгән.

Җәмгыять
23.07.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Ана капиталына юбилейлы уникемеңенче сертификат тапшырылды

23нче июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең танталар йортында ана гаилә капиталына юбилейлы уникемеңенче сертификатны тапшыру тантанасы булып узды.

Район яңалыклары
23.07.2014 "Нефтехимагропром"ның комбайннар парадында

Әлеге хуҗалыкның комбайнар парадында комбайнчылар үзләре һәм “Нефтехимагропром” директоры Владимир Симанов, аның кул астында эшләүче белгечләр, “Нижнекамскнефтехим” җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миңнәхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Нурсил Вәлиев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин һ.б. катнаштылар.

Мәгариф
22.07.2014 Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе башланды

22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.

Җәмгыять
21.07.2014 Түбән Кама Ураза бәйрәменә әзерләнә

28 июль көнне Түбән Кама мөселманнары иң зур бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм уңаеннан Түбән Кама шәһәре Үзәк Җәмигъ мәчетендә уздырылачак чаралар.

Җәмгыять
20.07.2014 Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов вафат

Бүген төнлә Казанда 89 нчы яшендә Советлар Союзы Герое Сабир ага Әхтәмов вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә, ягъни дүшәмбе 21 июль иртәнге 9.00да ТР буенча ЭЭМның Мәдәният үзәгендә (К.Маркс ур., 26) була.

Җәмгыять
18.07.2014 Татарстанда салкын һәм дымлы һава шартлары көтелә

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада салкын һәм дымлы булачак. Алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Җәмгыять
18.07.2014 Инсаннарның яхшылык үзәге

Түбән Кама мөселманнары һәм татарлары тормышында узган сишәмбедә бик олы вакыйга булды: үзәк мәчет карамагында “Ихсан” үзәге ачылды. Вафат булганнарны соңгы юлга озату үзәген ачу тантанасында, мөселманнар һәм “Ихсан”ны төзешкән җитәкчеләр, эшмәкәрләр белән беррәттән, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм Батыров, Татарстан Дәүләт советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. катнашты. Тантана башланыр алдыннан муниципаль район башлыгы Айдар Метшин үзе дә “Ихсан”ны карап чыгып, зур бәя бирде.

Җәмгыять
18.07.2014 “Россия-2014” экспедициясе - Татарстанда

Россия иҗтимагый оешмалар активистлары республика башкаласын Варшава белән чагыштырдылар.

Җәмгыять
11.07.2014 Чиркәүне изгеләндерделәр

Татарстандагы 30 керәшен чиркәве янына изге апостоллар Петр һәм Павел исемнәре белән аталган Балчыклы чиркәве дә өстәлде (сүз уңаеннан, ел азагына кадәр республикада тагын дүрт керәшен чиркәве эшли башлаячак).

Җәмгыять
10.07.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырылды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләренең тапшыру тантанасы булып узды. Быел Түбән Кама муниципаль районында әлеге медальгә дүрт гаилә тәкъдим ителгән иде.

Мәдәният
09.07.2014 Түбән Камада «Уяв» бәйрәме узачак

Пәнҗешәмбе, 10 июль көнне, Түбән Кама шәһәренең аттракционнар паркында «Уяв» чуаш халык бәйрәме уздырыла.

Авыл хуҗалыгы
02.07.2014 Безнең район авыл хуҗалыгы терлекчеләре һәр көн саен якынча 82 тонна сөт җитештерә

Бу бер савым сыерга 15 литр тәшкил итә.
Киләчәк кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә. 5300 тонна печән,17000 тонна сенаж җыелган, бер баш шартлы терлеккә 6,31 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.

Икътисад
30.06.2014 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү тарифлары арта

Республикада яшәүчеләр августта торак-коммуналь хезмәтләр өчен арттырылган бәядән түләү кәгазьләре алачак.

Мәгариф
30.06.2014 Татарстан белем сыйфаты буенча ярыйсы гына нәтиҗәләр күрсәтә

Республикада федераль дәрәҗәдә кертү өчен файдалы тәҗрибә тупланган, дип ышаналар ведомствода.

Җәмгыять
30.06.2014 Татарстанда җәмәгать өчен беренче ифтар ашлары уздырылды

Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча, Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып, ураза тотучылар өчен авыз ачтыру мәҗлесе үткәрде.

Икътисад
30.06.2014 Россия Хөкүмәте яшәү минимумын 5,1 процентка арттырды

Бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуына бәйле рәвештә, 2013 нче елның IV кварталы белән чагыштырганда, 2014 нче елның I кварталына яшәү минимумы күләме 5,1 процентка артты. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Икътисад
28.06.2014 Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рамазан ае җитү уңаеннан, дин кардәшләргә мөрәҗәгать белән чыкты

“Рамазан айларында мәрхәмәтле эшләрдә берләшергә язсын!” – дип өнди ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Икътисад
27.06.2014 Татарстанда Ураза, Корбан гаете көннәре һәм фитыр сәдакасе күләме билгеле
Ураза гаете 28 июльгә туры килә, Корбан гаете – 4 октябрьгә.

Икътисад
27.06.2014 ТР да муниципаль район һәм шәһәр округларының халык социаль проектларына конкурс үткәрелә

Грант фондының гомуми күләме 35 млн сум тәшкил итә.
Татарстанда муниципаль район һәм шәһәр округларының халык социаль проектларына конкурс үткәрелә. Аның максаты Татарстан халкының көнкүреш сыйфатын арттырудан, җирле үзидарәнең социаль мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә булышудан гыйбарәт, дип белдерә ТР Икътисад министрлыгы.

Җәмгыять
26.06.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә туйлар саны артуы күзәтелә

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә ел да җәй айларына туры килә торган туйлар санының кискен артуы күзәтелә. Гыйнвар аеннан май аена кадәр ГХАТ идарәсендә атнасына уртача 30 никах теркәлә.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
25.06.2014 ТКУ һәм телефон өчен бурычлар кредит тарихына эләгә.

Алимент, торак түләүләр һәм элемтә хезмәте буенча бурычлар - хәзер бөтен мәгълүматлар кредит тарихына эләгәчәк.

Җәмгыять
25.06.2014 «Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә “Тылсымлы сандык” исемле чара оештырылды

Үзәктә тәрбияләнүче балаларга кунакка урман хуҗасы килде. Ул балаларны табигатьне саклауларын һәм яклауларын сорады. Шулай ук урман хуҗасы табигать материалларыннан вак-төяк эйберләр күргәзмәсе ясарга кирәклеген игълан итте.

Авыл хуҗалыгы
24.06.2014 Киләчәк кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә

2620 тонна печән, 9370 тонна сенаж җыелган, бер баш шартлы терлеккә 3,43 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.

Икътисад
22.06.2014 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне

Бүген - фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенә 74 ел. 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне булып тарихка мәңгелеккә кереп калды.Корбаннар ягыннан тарихта бер генә сугышның да Бөек Ватан сугышына тиңе юк һәм була күрмәсен дә.

Җәмгыять
21.06.2014 "Чайка" лагерендә янгын куркынычлык чаралары буенча инструктив дәрес

Түбән Кама муниципаль районы надзор эшләр бүлеге, НМО ТРО ВДПО һәм Янгынга каршы пропаганда һәм җәмәгать бәйләнешләре узәгенең Түбән Кама филиалы белән бергә "Чайка" лагерендә куркынычлык чаралары буенча инструктив дәрес уздырылды. Дәрестә кешеләрне эвакуацияләү вакытында хезмәт күрсәтүче персоналның хәрәкәтләре, эвакуация планы буенча кагыйдәләр тикшерелде. Балалар савыктыргыч лагернең барлык корпусларыннан эвакуацияләнде.

Җәмгыять
20.06.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Храмовлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Агымдагы елның 19 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шәһәребезнең беренче милиционеры Храмов Федор Афанасьевич һәм аның тормыш иптәше Анна Васильевна алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Җәмгыять
19.06.2014 «Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә ничәнче ел рәттән балалар Сабантуе оештырыла

Бу чараның төп максаты үзәктә тәрбияләнүче балаларны татар милли бәйрәме Сабантуйның тарихы һәм йолалары белән таныштыру һәм туган халык мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Икътисад
18.06.2014 Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан Республикасы белән КХР арасындагы хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла

Бүген Казан Кремлендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән CNCEC (Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документка «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм CС7 компаниясе идарәсе рәисе Су Фуцян имза салды.

Район яңалыклары
18.06.2014 Көтеп алынган бәйрәм

Узган ял көннәрендә районыбызның күп кенә авылларында татар халкының иң яраткан, сагынып көтеп ала торган бәйрәме – Сабантуйлар үткәрелде. Аларның икесендә “Туган як” редакциясе вәкилләре дә катнашты.

Икътисад
17.06.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе председателе Андрей Бликин белән эшлекле очрашу үткәрде

Бөтендөнья Әтиләр көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе җитәкчесе Андрей Бликин белән очрашты.

Җәмгыять
17.06.2014 Сугышчы әтием каберенә бардым

Түбән Кама белән Санкт-Петербург арасы якын түгел, әлбәттә. Әмма Бөек Ватан сугышында илнең иминлеген яклап сугыш кырында ятып калган әтиемнең каберенә барып, чәчәкләр салуны, рухына дога кылуны, әле исән вакытта, үземнең изге бурычым дип саныйм.

Икътисад
15.06.2014 Рөстәм Миңнеханов федераль Сабан туенда катнашты

Бүген Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты. ТР Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин озата йөрде.

Сәламәтлек саклау
15.06.2014 15 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне

Бүген Россиядә, шул исәптән Татарстанда да Медицина хез¬мәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу - табиблар, шәф¬кать туташлары, санитарлар, фельдшерлар һәм шул өлкәдә хез¬мәт куючы һәркемнең бәйрәме.

Икътисад
12.06.2014 12 июнь - Россия көне

12 июнь – илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән аерылгысыз.

Мәгариф
12.06.2014 Түбән Камада урта һөнәри белем бирү педагоглары өчен республика семинарлары узды

БөтенТатарстаннан педагог-тәрбиячеләр Түбән Камада җыелды. Биредә ике көн дәвамында республика семинары узачак. Анда 40ка якын урта һөнәри белем оешмаларыннан тәрбия буенча урынбасарлар катнаша.

Җәмгыять
11.06.2014 Атнага бер тапкыр Казаннан Риминига авиарейслар гамәлгә куелачак

New Livingston авиакомпаниясе Казаннан Риминига авиарейслар башкара башлады. Рейс, атнага бер тапкыр, шимбә көнендә Airbus 320 самолетында башкарылачак, дип хәбәр итә “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ матбугат хезмәте.

Мәгариф
10.06.2014 Татарстанның 11 нче чыгарылыш сыйныф укучысы географиядән БДИ тапшыра алмаган, рус әдәбиятыннан – 39ы

Татарстанның якынча 1,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы 26 нчы майда географиядән һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырды. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, Татарстан укучылары географиядән җыйган уртача балл 64,4 балл тәшкил итә, рус әдәбиятыннан - 52,8 балл.

Икътисад
09.06.2014 Дәүләт Советы утырышында 2014-2016 нчы елларга каралган ТР бюджетына үзгәрешләр кертелде

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кертелгән “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” 616-4 номерлы Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Бүген депутатлар әлеге Закон проектын IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 52 нче утырышында карады. Доклад белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Икътисад
07.06.2014 Татарстан Президенты республика халкын Сабантуй белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның
2014 елгы Сабан туе бәйрәме уңаеннан
МӨРӘҖӘГАТЕ

Җәмгыять
07.06.2014 Илдар Халиков Түбән Камада Сабантуйда катнашты

Бүген Тубән Камада Сабантуй узды. Сабан туе бәйрәмендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Түбән Кама муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Икътисад
07.06.2014 Татарстан Республикасында “Гадәттән тыш хәл” режимы һәм аерым янгынга каршы режим кертелде

Татарстан Республикасының Президенты Р. Н. Миңнеханов Боерыгы буенча Татарстан Республикасында 2014 елның 6 июньнән алып аерым боерыкка кадәр “Гадәттән тыш хәл” режимы кертелде һәм 2014 елның 6 июньнән алып 2014 елның 1 июльгә кадәр аерым янгынга каршы режим кабул ителде.

Җәмгыять
05.06.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсе каршында пар балдаклар чәчәк атты

Түбән Кама муниципаль районы ГХАт идарәсе каршындагы чәчәкләр клумбасында алтынга тиң сап-сары ике пар балдак чәчәк атты. Гаиләнең ныклыгы символы буларак кабул ителә торган пар балдаклар “Горзеленхоз” предприятиесенең эшчеләре тарафыннан утыртылган.

Җәмгыять
02.06.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 29 май көнендә тугыз гаиләгә Ана (гаилә) капиталына сертификат тапшыру тантанасы булып узды.

Җәмгыять
30.05.2014 Мөселман хатын-кызларының икенче корылтае уздырыла

4 июньдә "Казан" милли мәдәни үзәгенә республикабыз мөслимәләре корылтайга җыела. ТР МДН ярдәмендә Татарстан Мөслимәләр берлеге мөселман хатын-кызларының икенче корылтаен уздыра.

Җәмгыять
30.05.2014 Хәрәм акча кесә тишә

Татарстанда уртача ришвәт күләме нинди һәм кайсы идарәчелекләр эшчәнлегендә коррупция очраклары аеруча еш ачыклана? Бу сораулар гади халыкны гына түгел, ә коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегендә актив катнашучы җитәкчеләрне дә кызыксындыра.

Мәгариф
29.05.2014 РФ Иҗтимагый палатасында БДИ мәсьәләләре буенча “кайнар” линия ачык

Россиядә быел рус теленнән мәҗбүри дәүләт имтиханын уздыру көнендә РФ Иҗтимагый палатасында БДИ мәсьәләләре буенча “кайнар” линия ачылды. Аның эшендә Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте һәм педагогик үлчәүләр Федераль институты вәкилләре катнашачак, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Мәгариф
29.05.2014 Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра

Бүген Татарстанның 19 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, шул исәптән якынча 5,5 мең казанлы, рус теленнән мәҗбүри БДИ тапшыра.

Район яңалыклары
29.05.2014 Керешеннәр җыены була

Бу атнаның җомгасында, ягъни 30 майда районыбыз авылларында яшәүче керәшеннәр җыены була. Ул Верхний Ключ авылында үткәрелә, сәгать дүрттш башлана.

Район яңалыклары
28.05.2014 Түбән Кама муниципаль районының Каенлы авылында модульле ФАП ачылды

Бүген Түбән Кама муниципаль районының Каенлы авылында модульле ФАПның тантаналы ачылуы булды, чикләрендә Республика максатлы программасы «2012-2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне камилләштерү».

Җәмгыять
28.05.2014 “Барлык һөнәрләр яхшы – теләгәнен сайлап ал”

22.05.2014 елда социаль педагог Султанова И.А. һәм социаль эшләр буенча белгеч Гатина И.В. “Барлык һөнәрләр яхшы – теләгәнен сайлап ал” чаралары курсына нигезләнгән “Медицина эшчесе” дигән тематик экскурсия оештырдылар.

Җәмгыять
27.05.2014 Вакытлыча юллар ябык

Язгы чорда шәһәребез канук көткән өй кебек матурая, яңара. Бу максатта юлларны төзекләндерү эшләре да киң колач ала.

Район яңалыклары
27.05.2014 Кайсы авылда кайчан

Сабантуй кайсы авылда кайчан була? Бу сорауны газета укучыларыбыздан соңгы көннәрдә еш ишетергә туры килде. Ниһаять, безнең редакциягә муниципаль район башкарма комитетыннан Сабантуйлар графигын җибәрделәр. Әлеге графикта халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмен үткәрү көннәре түбәндәгечә күрсәтелгән.

Авыл хуҗалыгы
26.05.2014 РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре смартфоннар һәм планшетлар ярдәмендә саранча артыннан күзәтәчәк

Берләшкән милләтләрнең азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO) Россиягә смартфон яки планшет ярдәмендә саранчаның үсеше турында мәгълүмат тапшырырга мөмкинлек бирә торган системаны кертә, диелә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Сәламәтлек саклау
26.05.2014 Аллергиядән качып буламы?

Май ае дөнья күләмендә аллергиягә каршы көрәшү чоры. Табигать уянып, агачлар яфрак ярганда, тирә-юнь чәчәккә күмелгән бу көннәрдә аллергия өянәгеннән интегүчеләр бермә-бер арта.

Җәмгыять
26.05.2014 Алда тагын бәйрәмнәр көтелә

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе һәм Татарстан Республикасы Канунының “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар” 1 нче маддәсе нигезендә Татарстан Республикасында 12 июнь бәйрәм көне булып исәпләнәчәк.

Җәмгыять
24.05.2014 Түбән Каманың "Веста" үзәгендә мәрхәмәтсез караш тойган чакта яшүсмерләргә кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген төшендергәннәр

"Доброволецлар - балаларга" дигән Бөтенрусия доброволец акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Җинаятьләр һәм гаиләдә көчләүләр кылынган, мәрхәмәтсез караш булган очракларда балаларга һәм аларның ата-аналарына ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү" дигән темага республикакүләм семинар оештырылган. Биредә доброволецлар һәм социаль учреждениеләрдә эшләүче белгечләр катнашкан.

Җәмгыять
23.05.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә мәктәп укучылары арасында еллык “Гаилә белеме” курсына йомгак ясалды.

Агымдагы елның 20 маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Бүгенге көн гаиләсенә минем карашым” дигән темага муниципаль брейн-ринг уены булып узды.

Икътисад
23.05.2014 Түбән Камада химиклар династияләрен зурладылар

Химикларның хезмәт династияләрен Химиклар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бәйрәм чаралары Түбән Кама Боз сараенда 23 майда булып узды.

Җәмгыять
22.05.2014 Татарстан синоптиклары 30 градус җылы вәгъдә итә

Якындагы көннәрдә Татарстанда эссе һәм коры һава шартлары урнашачак. Бүген, 22 майда, республикада аяз, явым-төшем көтелми.

Җәмгыять
21.05.2014 Салкынча һава торышын көтәргә кирәкми: Татарстанга кабат эсселек килде

20-27 нче майларда Татарстан Республикасы территориясендә һава шартлары әкрен хәрәкәт итүчән антициклон йогынтысында формалашачак. Явым-төшемсез аномаль эссе һава торышы булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Икътисад
21.05.2014 Татарстан Дәүләт Советы сайлаулар турындагы ТР законнарына үзгәрешләр кертте

Аерым алганда, ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертелде.
Бүген ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турындагы ТР закон проекты һәм референдумнар турында ТРның аерым закон чыгару актлары ТР ДС утырышында өченче укылышта кабул ителде.

Икътисад
21.05.2014 Борынгы болгар бабаларыбызның исламны кабул итүе Идел буе төбәгенең мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә яңа көч биргән - ТР Президенты

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан, ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов мөрәҗәгать итә.

Мәгариф
21.05.2014 Татарстан җыелма командасы “WorldSkills Russia” чемпионатында җиңде

20 майда Казанда “WorldSkills Russia” эшче һөнәрләрнең II Илкүләм чемпионаты ябылу тантанасы булды. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Татарстан җыелма командасы 1 нче урын яулады. 2 нче урында – Мәскәү командасы, 3 нчедә - Свердловск өлкәсе.

Җәмгыять
21.05.2014 Хөрмәтле әти – әниләр!

Сезнең игътибарга! 2014 нче елның 2 нче июненнән мәктәпкәчә мәгариф идарәсенең комплектация бүлеге сезне түбәндәге яңа адрес буенча кабул итә: Школьный бульвар 2А (МФЦ), 2 нче тәрәзә.

Икътисад
20.05.2014 20-нче майда Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт ала

20-нче майда республикада “Наркотикларсыз тормыш” антинаркотик айлыгы старт ала.

Җәмгыять
20.05.2014 Беренче "Хәләл" республика ярминкәсе

24 майда "Казан" авыл хуҗалыгы сәнәгать паркында беренче тапкыр "Хәләл" республика ярминкәсе уздырыла. Ярминкәдә республика җитештерүчеләренең хәләл ризыклары: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлар сатылачак

Икътисад
19.05.2014 19 май - Татарстан матбугаты көне

1998 елдан бирле үткәрелүче бу бәйрәм Петербург шәһәренә барып тоташа. 1905 елның 19 маенда анда беренче Гомумроссия татар газетасы “Нур”ның тәүге саны басылып чыккан.

Мәгариф
19.05.2014 Разил Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе

2014 нче елның 15 нче маенда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры бинасында Р. И. Вәлиев премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелде. 2013-2014 нче уку елында конкурста катнашкан 30 яшь язучы арасында җиңүчеләр тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Җәмгыять
18.05.2014 Киләчәктә дә бергә булыйк

Республика Дәүләт советы карары белән кертелгән Татарстан матбугаты көне 1999 елдан бирле билгеләп үтелә. Ни өчен 19 майда дисәгез, ул 1905 елда илебездә беренче татар газетасы булган “Нур”ның чыга башлавына бәйле.

Җәмгыять
17.05.2014 “Ләкләкне көтәбез”

Гаилә көненә багышлап “Веста” үзәгенең белгечләре 15.05.2014 елда ш.т.п. Кама аланының “Ләкләкне көтәбез” клубында 17 йөкле хатын өчен чара уздырдылар.

Җәмгыять
16.05.2014 “Гаилә бергә булганда, җан тынычлыгы бездә”

Социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендәге 30 гаилә өчен 15.05.2014 елда “Веста” үзәгендә гаилә көненә багышланган “Гаилә бергә булганда, җан тынычлыгы бездә” дигән чара уздырылды.

Җәмгыять
16.05.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөтендөнья гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды. “«Мы едины любовью и верой, мы едины семьей и трудом» ” дип исемләнгән әлеге тантанага шәһәребезнең абруйлы династияләре чакырулы иде.

Җәмгыять
15.05.2014 “Модалы прическалар”

Түбән кама “Балкыш” социаль реабилитация үзәге белгечләре көн дә үзәктә тәрбияләнүче балаларны иң мавыктыргыч һәм кызык чаралар белән шатландырырга тырышалар.

Мәдәният
13.05.2014 үбән Кама укучысы “Камаз дусларын җыя” яшь башкаручылар халыкара фестиваль-бәйге җиңүчесе булды.

Яр Чаллы каласында яшь башкаручыларның “КамАЗ дусларын җыя” 8-халыкара фестиваль- бәйгесендә Красный ключ музыка мәктәбе укучысы(шәһәрнең 35-лицее укучысы) 13 яшьлек Искәндәр Исламов инде 2нче мәртәбә “Инструментта башкару-фортепиано классы” номинациясендә җиңүче итеп танылды.

Җәмгыять
12.05.2014 Татар хатын-кызлары җыенга әзерләнә

15-17 май көннәрендә башкалабыз Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын уздырырга җыеналар. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Ак калфак» Татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әзерли.

Экология
12.05.2014 Республика районнарының белем бирү учреждениеләрендә “ Бердәм экологик дәрес” узачак

12 майда Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләрендә “ Бердәм экологик дәрес” экологик-агарту акциясе узачак. Ул Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган.

Сәламәтлек саклау
12.05.2014 12 май-Халыкара шәфкать туташлары көне

Сәламәтлекне саклау өлкәсе хезмәткәрләренең күпчелеген урта буын белгечләр тәшкил итә. Бүген алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ел саен 12нче май Халыкара шәфкать туташы көне буларак уза.

Мәдәният
12.05.2014 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренә куеласы һәйкәлнең эскиз проектына ачык конкурс игълан итә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренә куеласы һәйкәлнең эскиз проектына ачык конкурс игълан итә.

Җәмгыять
11.05.2014 Армиягә алу турында

Армиягә язгы чакыруга бәйле сорауларыгыз булса, “кайнар телефон”га шалтырата аласыз.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
10.05.2014 Кайнар су булмаячак

12 майдан алып 21енә кадәр түбәнкамалыларга квартирларында кайнар сусыз яшәп торырга туры киләчәк.

Рәсми
09.05.2014 Җиңү көне белән!
Кадерле ветераннар, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан,сезне чын күңелдән котлыйм!

Җәмгыять
08.05.2014 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә агымдагы елның 6 маенда яшь түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.

Мәгариф
08.05.2014 “Нацизмсыз дөнья”

5 май көнне Бөек Җиңүнең 69 еллыгы бәйрәме алдыннан 37нче шәһәр балалар китапханәсендә 33нче мәктәп укучылары сугыш чоры балалары Ягъфәровлар гаиләсе белән очрашты.

Җәмгыять
08.05.2014 Парад күрергә килегез

9 майда, Җиңү көненә багышлап, шәһәрдә зур бәйрәм оештырыла. Ул иртәнгә 9да Халык иҗаты йорты каршында конөерт белән башланып китәчәк.

Район яңалыклары
07.05.2014 Илдар Халиков Татарстанның Мамадыш һәм Түбән Кама районнарын очып-карап узды

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнарын язгы-кыр эшләренең барышы белән танышу өчен очып-карап узды.

Икътисад
07.05.2014 Бакчага барып була

8, 9, 10, 11май көннәрендә бакчагызга автобус белән бара аласыз. Бу көннәрдә НПАТП автобуслары бакчачыларны барлык маршрутлар буенча йөртәчек.

Җәмгыять
07.05.2014 “Георгий тасмасы” акциясенә Түбән Кама ГХАТ идарәсе дә кушылды

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Бөек Җиңү көне 9 май уңаеннан Рәсәй Федерациясендә үтә торган “Георгий тасмасы” акциясенә кушылды. Хәтер һәм хәрби дан символы булып торган әлеге патриотик тасма ГХАТ идарәсенә никахлашырга гариза тапшырырга килгән яшь парларга бирелә. Егет һәм кызларның барысы да белгечләр кулыннан әлеге тасманы зур саклык һәм ихтирам белән кабул итеп ала.

Җәмгыять
07.05.2014 “Сәламәтлек серләре”

Түбән кама “Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә “Психопрофилактическая работа с несовершеннолетними, не употребляющими наркотики, но вовлеченными в «жизнь улиц» программасы кысасында “Сәламәтлек серләре” дигән темага чара узды. Бу чарада узәктә тәрбияләнүче 10-15 яшьлек балалар катнаштылар. Чараның максаты - төрле начар бәйлелекләрдән, зарарлы гадәтләрдән профилактика иде.

Икътисад
07.05.2014 Бүген Россиядә радио көне билгеләп үтелә

Бу—элемтә һәм мәгълүмати-коммуникация өлкәсендә хезмәт куючы һәр хезмәткәрнең дә бәйрәме, дип искәртә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры

Яшьләр тормышы
06.05.2014 Бүген “Студент язы-2014” Республика студентлар иҗаты фестивале җиңүчеләре исемнәре мәгълүм була

6 май 17.30 сәгатьтә Идел буе Физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусы залында “Студент язы-2014” Республика студентлар иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Бу хакта “ТР Студентлар лигасы” оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмгыять
06.05.2014 Абонент рөхсәтеннән башка кәрәзле телефоннарга реклама җибәрүчеләргә штраф яный

1 майдан “Элемтә турында”гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Канун бозучы гражданнарга - 2-2,5 мең, дәүләт хезмәткәрләренә 4-20 мең, ә юридик затларга исә 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Җәмгыять
06.05.2014 17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне

Россиядә 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Аның быелгы девизы - "Балага булышу - гаиләгә булышу".

Җәмгыять
06.05.2014 «Намаз вакытлары» Android һәм OIS платформасында

Программада шулай ук намаз хакында язма, кыйбланы күрсәтүче компас, намаз вакытын искәртүче будильник урнаштырылган

Җәмгыять
06.05.2014 Түбән Камада яшәүче Мария Федорованы “Ата-ана даны” медале белән бүләкләделәр

Татарстан Республикасының премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада яшәүче Мария Федорованы “Ата-ана даны” медале белән бүләкләде.

Җәмгыять
05.05.2014 Түбән Камада сугыш ветераннарының фатирларын ремонтлыйлар

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан Түбән Камада 36 сугыш ветераны гаиләсенең фатирларын ремонтлыйлар. Фатирларның яртысына якынын муниципалитет көче белән төзекләндерү күздә тотыла.

Җәмгыять
05.05.2014 Түбән Камада шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәләр

Очрашуга 36-05-62 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Бүген һәм иртәгә ТР буенча Баш федераль инсекторның җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә шәхси сораулар буенча гражданнар белән очрашу уза, дип хәбәр итә Түбән Кама мэриясе матбугат хезмәте.

Икътисад
05.05.2014 Газ тутыру объектлары инфраструктурасы төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү буенча эш алып барыла

Республиканың муниципаль районнарында, шул исәптән Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама шәһәрләрендә “Газ сәнәгате газ белән эшли торган моторлар өчен ягулык” ҖЧҖ газ тутыру объектлары инфраструктурасы төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү буенча эш алып барыла.

Икътисад
04.05.2014 Кама Аланында ел саен уза торган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узган

Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлеге Түбән Кама районы мәктәпара уку комбинаты белән берлектә ел саен үткәрелә торган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырганнар.

Җәмгыять
03.05.2014 Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

6 нчы майда Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар. Әлеге чарада Түбән Кама хәрби комиссариаты һәм "Росгосстрах" ҖЧҖ вәкилләре катнаша.

Икътисад
02.05.2014 МЧС “ышаныч телефоны” тәүлек буе эшли

Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык кызыксынган гражданнарга бердәм ТР гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарә Министрлыгы һәм Росся МЧС ТР Баш идарәсе “ышаныч телефоны” номерын искә төшерә: (843) 292-64-09 (тәүлек буе эшли).

Рәсми
01.05.2014 Бәйрәм белән!

Кадәрле түбәнкамалылар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, Сезне чын күңелдән котлыйм!

Җәмгыять
01.05.2014 Түбән Кама муниципаль районында булачак әниләр белән очрашу узды

Агымдагы елның 28 апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идәрәсе белгечләре консультация һәм диагностика бүлеге “Хатын-казлар консультациясе”ндә булачак әниләр белән очрашу уздырды.

Җәмгыять
30.04.2014 Шәһәркүләм “Татар егете” бәйгесенең финалы турында мәгълүмат

29нчы апрель көнне 15:00 сәгатьтә Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә “Татар егете-2014” шәһәркүләм бәйгесенең финалы уздырылды. Конкурс Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү максаты белән төзелгән Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. 

Район яңалыклары
30.04.2014 Балчыклы күгендә - чаң тавышы

Яз кояшының мәрхәмәт белән җирне җылыткан бер мәле. Агачтан бик тә үзенчәлекле итеп салынган чиркәү ишегалды. Зур өстәлдә – илаһи бер халәттәге эреле-ваклы чаңнар...

Экология
30.04.2014 Һаваларда торна тавышлары

Яз җитүгә, туган якларыбызга көзен киткән күчмә кошлар кайта башлый. Көннәр язга авышуга ук кара каргалар, артларыннан сыерчыклар һәм башка кошлар кайтып җитә.

Мәгариф
30.04.2014 “Илһам” бәйгесе нәтиҗәләре
21 нче апрель көнне Казан шәһәрендә “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлеше үтте. Түбән Кама муниципаль районының мәктәпләреннән 14 укучы әлеге чарада катнашты.

Мәгариф
30.04.2014 Мин татарча сөйләшәм

26 апрельдә Казанның Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм!” чарасына йомгак ясалды. Әлеге акциядә Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернат төркеме зур теләк белән катнашты.

Мәгариф
30.04.2014 «Лучший по профессии» республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе

2014 нче елның 24 нче апрелендә Түбән Каманың 63 нче башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесендә VIII төрдәге белем алучы укучылар арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Лучший по профессии» республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе үткәрелде.

Җәмгыять
29.04.2014 Мәдәният елы балаларның караучысыз калмавы өчен профилактик чаралар үткәрү уңаеннан 25.04.2014 “Веста” үзәгенең белгечләре “Кошлар һәм маймыллар дөньясы” күргәзмәсендә булуны оештырдылар

Күргәзмәни соөиалҗ куркыныч хәлдә булган гайләләрдән 30 бала карады.

Җәмгыять
29.04.2014 Түбән Кама “Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар мавыктыргыч чара “Цирк-Шопито» да булып кайттылар

Балалар зур рәхәтлек һәм соклану белән сәхнәдәге тапшыруны күзәттеләр. Клоуннар үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны әсир итте.

Мәдәният
29.04.2014 Түбән Камада балалар музыка мәктәпләренең отчет концертлары узды

Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесының концертлар залында балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренең Мәдәният елына багышланган отчет концертлары булып узды.

Мәдәният
28.04.2014 Түбән Камада татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген яд иттеләр

Түбән Камада шагыйрь иҗатын яратучылар аның һәйкәле янында җыйналдылар. Биредә бөек шагыйрь-татар әдәбияте классигының тууына 128 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырылды.

Мәдәният
27.04.2014 Түбән Кама районында мәрхәмәтлелек ярминкәсе узды

Узган җомгада Түбән Кама район мәдәният йортында Бөтенрәсәй мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында традицион Изгелек ярминкәсе узды.

Мәдәният
26.04.2014 «Керәшен» милли-мәдәни җәмгыяте «Оло кÖн» уздырды

Җомга көнне 17.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында Оло кÖнгә һәм «Сүрәкә» халык фольклор ансамбленең 20 еллык юбилеена багышланган «Туганайлар, килегез, сезгә бүген түребез» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бу көнне тантаналы рәвештә Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры А.Р. Метшин исеменнән «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Район яңалыклары
26.04.2014 Түбән кама муниципаль районы Сосновка авыл җирлегендә “Тукай безгә язлар белән килә” дип исемләнгән шигъри бәйге үтте.

Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Благодатное авылы мәдәният йортында агымдагы елның 23 нче апреленда “Тукай безгә язлар белән килә” дип исемләнгән шигъри бәйге үтте.

Җәмгыять
25.04.2014 Бакча сезон башлана

Безнең муниципаль районда быел бакча сезоны 26апрельдә башлана, ул 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Икътисад
25.04.2014 Җинүчеләр арасында

“Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” исеме өчен республика конкурсында җиңүчеләр арасында Кама Аланы поселогы башлагы Александр Павлов та бар.

Мәдәният
25.04.2014 Шигырь бәйрәменә!

Татар халканың бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнде – 26 апрелҗдә аның шәһәребездшге һәйкәле янында Шигырь бәйрәме узачак.

Экология
24.04.2014 Шагыйребез туган көненә бер адым

Бүген, 24 апрель көнне, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай һәйкәле янындагы территорияне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә алдында эшләүче «Берегиня» клубы әгъзалары җыештырыга чыктылар.

Мәгариф
24.04.2014 “Бәллүр ябалак” яшь һәм талантлы язучыларны эзли

Татарстанда беренче мөстәкыйль “Глаголица” Республика балалар әдәби премиясе старт алды. Премияне “Счастливые истории” балаларга ярдәм итүче хәйрия фонды оештыра. Шулай ук оештыручылар исемлегендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Рус географик җәмгыяте дә бар.

Җәмгыять
23.04.2014 Татарстанда һава температурасының төшүе көтелә

23-27 апрель көннәрендә Татарстанда һава температурасының төшүе көтелә. Бу төньяк циклоны йогынтысына бәйле, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Экология
23.04.2014 26 апрель – Татарстанда Агач утырту көне

Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы урман фондында урманлыклар, шәһәр һәм торак пунктларда яңа парклар, скверлар булдырылачак – нарат, чыршы, каен үсентеләре утыртылачак.

Мәгариф
23.04.2014 “Һөнәр сайлар вакыт”

Түбән Кама шәһәре “Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче өлкән яшьтәге балалар өчен “Һөнәр сайлар вакыт” дигән темага әңгәмә узды. Һөнәр сайлауда булышу - үзәктә яшәүче яшүсмер балаларны тәрбияләү барышында бик мөһим.

Мәдәният
23.04.2014 «Керәшен» милли-мәдәни җәмгыяте «Оло кÖн» бәйрәм кичәсенә чакыра

Керәшеннәр Пасханы, үзләренчә әйткәндә, Олы көнне, иң күркәм бәйрәмгә саныйлар. Әлеге бәйрәмдә христиан дине кануннары белән милли гореф-гадәтләр бергә катышкан.

Икътисад
22.04.2014 Депутлар игътибарына

23 апрельдә сәгать 10 Советлар йортында муниципаль район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясе була.

Экология
22.04.2014 Россия Федерациясенећ 85 субъектында «Россия аллеясы» акциясе узачак

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы “Россия аллеясы” дигән бөтенроссия акциясен игълан итте, ул сентябрь аенда, Россиядә игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында узачак.

Җәмгыять
21.04.2014 Иртәгә Түбән Камада уздырылачак ярминкәдә 40-45 мең хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары тәкъдим ителәчәк

22 нче апрельдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш урыннары булмаган гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырыла.

Җәмгыять
21.04.2014 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Ачык ишекләр көне булып узды

Агымдагы елның 16 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Ачык ишекләр көне дип исемләнгән тантаналы чара булып узды.

Икътисад
21.04.2014 Татарстанлылар, Кырымда яшәүчеләргә ярдәм итү максатыннан, 59 млн сумнан артык акча җыйган

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләр “Кырымда яшәүчеләргә ярдәм” фондына 59 млн сумнан артык акча юнәлдергән. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Ак Барс Созидание” хәйрия фондында белдерделәр.

Җәмгыять
21.04.2014 Түбән Кама шәһәре игезәкләрне зурлап каршы алды

Агымдагы елның 17 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Демановлар гаиләсендә туган игезәкләр Тимур белән Артемга исем кушу тантанасы булып узды. Владимир белән Лилиянең өлкән уллары Олегка 8 яшь. Һәм, әйтергә кирәк, игезәкләрнең тууы Олег өчен дә, әби-бабайлар өчен дә көтелмәгән хәл булган. Булачак әти белән әни игезәкләр туачагын иң соңгы көнгә кадәр сер итеп тотканнар.

Җәмгыять
20.04.2014 Бәйрәм белән!

Кадәрле дуслар! Түбән Кама муниципаль районның православие динендәге барлык кешеләрен Олы көн(Пасха) бәйрәме уңаеннан котлыйм.

Мәдәният
19.04.2014 Түбән Камада Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы иҗат советының(Худсовет) “Үзешчән халык коллективы” исемен бирү буенча утырышы булып узды

Түбән Камада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “үзешчән сәнгать коллективы» исемен бирү(аныклау)га багышланган чираттагы сәнгать киңәшмәсе уздырылды.

Икътисад
19.04.2014 Урманнарга көрмәскә!
20 апрельдән башлап 15 майга кадәр республикабыз урманнарына керү, йортларга һәм каралты-курага 50 метрдан азрак булган арада учак ягу, узган еладн калган корыган уләннәргә ут төртү тыела.

Җәмгыять
19.04.2014 Чернобыль онытылмый

25 апрельдә иртәнге сәгатҗ 10да шәһәребезнең Спортурамындагы скверда, Чернобыль атом станциясендәге авария корбаннары истәлегенә куелган таш янында кайгы митингы үткәрелә.

Яшьләр тормышы
18.04.2014 “Татар егете-2014” региональ бәйгесенең финалы турында мәгълүмат

15нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә “Татар егете-2014” региональ бәйгесенең финалы уздырылды. Конкурс Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү максаты белән төзелгән Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бәйгедә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә шәһәрләреннән, Сарман һәм Тукай районнарыннан барлыгы 12 егет катнашты.

Мәгариф
18.04.2014 Шәмсия Җиһангирова белән очрашу

16 апрель көнне 19 нчы мәктәптә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе әдәби-драматик тапшыруларының өлкән мөхәррире Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова белән очрашу булды.

Мәдәният
18.04.2014 Түбән Камада “Йолдызлык” балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты булып узды

Түбән Кама шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең концертлар залында “Йолдызлык” балалар сәнгать мәктәбенең Мәдәният елына багышланган отчет концерты булып узды.

Җәмгыять
18.04.2014 Россия юллары куркынычсызлыгы рейтингында Татарстан - 15 нче урында

“Россия юллары куркынысызлыгы өчен” төбәкара үзәге 2014 нче елның гыйнвар-мартына Россия юллары куркынычсызлыгы рейтингын тәкъдим итә.

Җәмгыять
18.04.2014 Олы көндә келәү итәргә- Олы Аты чиркәвенә һ.б.

Келәү итү өчен Олы Аты авылычиркәвенә барырга җыенучы керәшеннәр өчен 19 апрельдә кичке сәгать 8дә шәһәр автовокзалыннан автобус китә, ә икенче көнне, ягъни 20 апрельдә иртәнге сәгать. 4 тә халыкны ул шәһәргә алып кайтачак.

Җәмгыять
18.04.2014 «Россия почтасы» сугыш ветераннарына рәхмәт белдерергә чакыра

Россиянең барлык почта бүлекчәләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан «Якташлар рәхмәте» дип исемләнгән Бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды.

Җәмгыять
17.04.2014 Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре “Тоталь диктант” акциясендә катнашты

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре гомумрәсәй акциясе булган “Тоталь диктант-2014” тә катнашып, рус теле грамматикасы буенча үзләренең белемнәрен тикшерделәр.

Җәмгыять
17.04.2014 18 апрельдә барлык Республика буенча ашыгыч хәбәр итү системалары тикшерүләре узачак

18 апрельдә Республиканың барлык муниципаль оешмаларында хәбәр итү системалары эшен тикшерүләр узачак. “КСЭОН”, “РАСЦО” һәм Cell Broadcast системалары буенча уку сиреналарын, сигналларын, хәбәрләрен сәгать 10нан 12 кадәр ишетергә мөмкин булачак. Паникага бирелергә кирәкми, махсус кисәтү сигналын ишетү белән радио, телевизорларыгызны кабызыгыз. Махсус уңайлыклар тоташтырган “Мегафон” операторы номерларына СМС-хәбәр җибәреләчәк.

Мәгариф
17.04.2014 Түбән Каманың “Балкыш” үзәгендә мәдәният елы кысаларында чара үткәрелгән

Мәдәният елы кысаларында Түбән Каманың “Балкыш” балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә Түбән Кама 2-нче номерлы музыка мәктәбенең чыгышы оештырылган.

Җәмгыять
17.04.2014 Республиканың вакансияләр банкында 43000нән артык эш урыны бар рубрика жэмгият

Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 43704 вакансия белән үлчәнә.

Мәгариф
17.04.2014 БДИда яңа тәртипләр

Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. Әмма быел сынау тотучыларга әллә ни борчылыр сәбәп юк. Чөнки яңалыклар гади укучыга турыдан-туры кагылмый. Ә менә киләсе елдан БДИ бирүчеләргә яңа тәртипләргә ияләшергә туры киләчәк.

Икътисад
17.04.2014 Владимир Путинга 1,2 миллион сорау җыелган
Бүген Россия Президенты Владимир Путин  “Туры элемтә”гә чыга.

Җәмгыять
16.04.2014 Татарстанда матбугатка хәзер Интернет аша да язылырга мөмкин

Татарстанда хәзер матбугат чараларына “Татмедиа” агентлыгы сайты аша да язылырга мөмкин. Әлеге онлайн хезмәт “Татарстан почтасы” белән бергә гамәлгә ашырыла.

Спорт
16.04.2014 Кырымнан да килделәр

Узган шимбә көнне “Шинник” спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме беренче ачык республика турниры үткәрелде.

Икътисад
16.04.2014 Татарстанда салым түләүчеләрнең 55 проценты гына декларацияләрен тапшырган

Декларацияләрне 30 нчы апрельдән дә соңармый тапшыру зарур. Кагыйдә буларак, 1 нче гыйнвардан 30 нчы апрельгә кадәр ил буенча гражданнарның узган елгы керемнәрен декларацияләү кампаниясе уза.

Икътисад
15.04.2014 Кама Аланына Разил Вәлиев килеп китте

Узган атнада Кама Аланы поселогына Татарстан дәүләт советның фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисә Разил Вәлиев килеп китте.

Җәмгыять
15.04.2014 Алимент түләмиләр

Балаларына алимент түләүдән качып йөрүчеләрдән унасына карата быел җинаять эше кузгатылган. Түбән Кама суд приставлары карамагында, алимент юллауга кагылышлы 1983 эш бар, шул исәптән, 817 бурычлардан алимент акчасы эш урыннарында хезмәт хакларыннан тотып калына.

Җәмгыять
15.04.2014 Сабантуйлар якынлаша

Татарстан Презитенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәмен уздыру турындагы Указы чыкты.

Җәмгыять
15.04.2014 Май аенда – озын яллар

Быел да май аенда илебез халкын өстәмә ял көннәре көтә.

Икътисад
15.04.2014 21 апрельдә Дәүләт Советы ТР башкарма хакимияте органнарының 2013 елгы эшчәнлеге турында хисаларын тыңлаячак
Бу көнне Татарстан парламентының чираттагы утырышы уза.

Икътисад
15.04.2014 Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшли башлады

ТР Юстиция министрлыгында бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшли башлады. Шулай ук гражданнар мондый ярдәмне татар телендә ала ала.

Мәдәният
15.04.2014 Түбән Камада театр атналыгына йомгак ясалды

Чираттагы театр атналыгы шәһәрдә мартның соңгы атнасында узды. Тамашачыларны берьюлы берничә күңелле сюрприз көтте.

Мәдәният
14.04.2014 Яшьләрнең “Созвездие - Йолдыздык” республикакүләм ачык телевизион фестиваленың суперфиналында 4 меңнән артык бала катнашачак

Суперфинал “УНИКС” комплексында уздырылачак, йомгаклау конерты – “УНИКС”та һәм “Пирамида”да.

Икътисад
14.04.2014 Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖдә полистиролларның дүртенче линиясен эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты

Дүртенче линия төзелеше 2013 нче елның беренче кварталында башланган, декабрьдә эшләтеп җибәрү-җайга салу эшләренә тотынганнар

Икътисад
14.04.2014 Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты

“Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ Директорлары советы рәисе итеп кабат Владимир Бусыгин сайланган

Җәмгыять
14.04.2014 “Татар егете-2014” региональ бәйгесенең сайлап алу этабы турында мәгълүмат

10нчы апрель көнне 15:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә “Татар егете-2014” региональ бәйгесенең сайлап алу этабы уздырылды.

Җәмгыять
11.04.2014 Түбән Каманың мәшгульлек үзәге физик мөмкинлекләре чикләнгән хезмәткәрләрнең эш урыннарын тиешле таләпләргә туры килерлек итеп үзгәртергә ярдәм итә

Түбән Каманың мәшгульлек үзәге физик мөмкинлекләре чикләнгән хезмәткәрләрнең эш урыннарын тиешле таләпләргә туры килерлек итеп үзгәртергә ярдәм итә. Мәшгульлек үзәге эш белән тәэмин итүчеләрне кабат искәртә: Татарстан Республикасында эшләмәүче инвалидларны эш урыннары белән тәэмин итү программасы гамәлдә һәм эш урыннарын тиешле итеп үзгәртү өчен 69 300 сум күләмендә компенсация түләнә.

Җәмгыять
11.04.2014 Республика буенча йөрәк авыруларына ашыгыч ярдәм күрсәтү мәктәбе.

2014 елның 8 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә Республика күләмендә фәнни-практик конференция уздырылды.

Җәмгыять
11.04.2014 Нижнекамск шэхэредэ аноним эчкечелэр клубы ун елга якын уз эшен алып бара

«Балкыш» социаль реабилитация узэгендэ дэ алар инде оченче аен эшлэп килэлэр. Беркемгэ дэ сер тугел, кубесенчэ, «Балкыш» узэгендэ тэрбиялэнуче балалар эти-энилэре алкоголь белэн кирэгеннэн артык мавыккан очен монда яшилэр.

Җәмгыять
11.04.2014 «Космик сэяхэт»

Тубэн Кама шэхэре «Балкыш» социаль реабилитация узэгендэ Космонавтика коненэ багышланган интеллектуаль-спорт уеннары узды.

Җәмгыять
11.04.2014 Агымдагы елның беренче кварталында Кама Аланында 33 сабый дөньяга аваз салган.

Агымдагы елның беренче кварталында Кама Аланында 33 сабый дөньяга аваз салган. Шуларның 21- малай, 12 - кыз.

Җәмгыять
10.04.2014 Түбән Кама шәһәре халык уен кораллары оркестры халыкара конкурс-фестивальдә иң яхшылардан дип табылды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зинаида Плетнева җитәкчелегендәге Түбән Кама шәһәре халык уен кораллары оркестры, ансамбльләр һәм халык инструментларының Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге “Халык моңнары” тугызынчы Халыкара конкурсында иң яхшылардан дип табылды

Спорт
09.04.2014 Хоккей

6 апрель көнне Кама Аланында Түбән Кама муниципаль районының авыл җирлекләре арасында алкалы хоккей беренчелеге уздырылды. Ярышта “Шереметьевка” һәм “Камские Поляны” төркемнәре очрашты. 4:3 исәбе белән “Шереметьевка” командасы җиңү яулады.

Спорт
09.04.2014 Предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары арасында өстәл теннисы буенча Түбән Кама шәһәре чемпионаты

6 апрель көнне “Факел” спортзалында предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары арасында өстәл теннисы буенча Түбән Кама шәһәре чемпионаты үткәрелде. Чемпионатта барлыгы 80 кеше катнашты.

Җәмгыять
09.04.2014 Түбән Кама муниципаль районы халкы 2014 елның гыйнвар-март айларында 977 сабыйга арткан.

2014 нче елның беренче кварталында Түбән Кама муниципаль районында 977 сабый якты дөньяга аваз салган. Традицион рәвештә туучылар арасында малайлар саны күбрәк. 467 гаиләдә туган сабыйлар беренче бала булса, 379 сабый гаиләдәге икенче бала булып дөньяга килгән.

Җәмгыять
08.04.2014 Түбән Кама районында фольклор фестивале булып үтте

“Чулман-су” мәдәният үзәгендә “Борынгы гасырлардан килгән традицияләр” дип исемләнгән район фольклор фестивале булып узды. Кама Аланына районның 11 җирлегеннән(торак пунктыннан) халык авыз иҗатын яратучылар җыйналды.

Җәмгыять
07.04.2014 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды.

Сәламәтлек саклау
07.04.2014 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлек көне билгеләнеп үтелә

1948 елда ДССО нигезләнүенең еллыгын билгеләп үтү йөзеннән ел саен 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлеккөне билгеләнеп үтелә. Ел саен Дөньякүләм сәламәтлеккөне өчен җәмәгатьчелек сәламәтлек саклавының нинди дә булса приоритетлы өлкәсен яктыртучы тема сайлана. Бу көндә бөтен берләшмә кешеләре сәламәтлекләрен яхшыртырга булыша ала торган чараларда катнашу өчен мөмкинлек алалар.

Җәмгыять
06.04.2014 Армиягә алу турында

Бу язда егетләрне Россия Кораллы көчләренә алу белән бәйле сорауларыгыз булса да, Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе ярдәм итә ала.

Җәмгыять
05.04.2014 Нотариус ярдәм итәр

Закон, хокук мәсьәләләренә кагылышлы сорауларыгыз булса, сезгә нотариус ярдәм итәргә мөмкин.

Җәмгыять
04.04.2014 Коррупциягә каршы

Торак-коммуналь хуҗалыкның идарәче компанияләре хәзерге вакытта тәмам узынды, халыктан тиешлесеннән артыгын талау өчен ниләр генә уйлап чыгармыйлар.

Җәмгыять
04.04.2014 “Мин - Рәсәй гражданы” исемле тантанада Кама Аланы яшүсмерләренә паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.

“Мин- Рәсәй гражданы” дигән яңгыравыклы исем астында 2014 елның 26 мартында Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 14 яшьлек яшүсмерләргә паспорт тапшыру тантанасы булып узды.

Җәмгыять
02.04.2014 Тиздән Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты булачак

Тиздән шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачылырга тиеш. Ул 2013 елның ахырында ябылган муниципаль институт бинасында урнашачак.

Җәмгыять
02.04.2014 Түбән Кама яшьләре Петр Ваструков белән Надежда Пименова “Дүрт туй” проектының җиңүчеләре

Узган елның май аенда “Рен-ТВ” телеканалында старт алган “Дүрт туй” проектының җиңүчеләре билгеле булды. Түбән камалы Петр Ваструков белән Надежда Пименова әлеге проектта беренчелекне яулап Бали ярыутравына туй сәяхәтенә путевка белән бүләкләнделәр.

Җәмгыять
01.04.2014 Утыргычлары булмаган

Шәһәребез урамнарында берничә көн рәттән, балаларын махсус утыргычлары булмаган машинада йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар уздырылды.

Җәмгыять
01.04.2014 Татарстан командасында

Казанда укучыларның бөтенроссия экология олимпиадасының соңгы этабы башланды. Татарстан данын 15 укучыдан торган команда яклый. Алар арасында Түбән Камадан 27нче мәктәпнең унынчы класс укучысы Алина Гәрәева да бар.

Җәмгыять
01.04.2014 Бюджет ничек үтәлгән?

14 апрельдә Советлар йортында ( Төзүчеләр урамы, 12нче йорт) муниципаль район һәм шәһәрнең 2013 елгы бюджетлары үтәлешен халык катнашында тыңлау үткәреләчәк.

Җәмгыять
28.03.2014 Туфан Миңнуллин исемдәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында - театр коллективларының XIV регионара “Идел йорт” фестиваль-конкурсы

29 мартта 13.00 сәгатьтә Әлки районы мәдәгият йортының халык театры Наил Гаетбайның “Әстәгъфирулла!”(16+) комедиясен тәкъдим итә.

Җәмгыять
27.03.2014 Марта Зәйнуллинаны зурладылар

ХI кышкы Паралимпия уеннарында призлы урын алган Түбән Кама кызы Марта Зәйнуллинаны зур җитәкчеләр дә котлады.

Авыл хуҗалыгы
27.03.2014 Районыбыз хуҗалыкларында язгы-кыр эшләренә әзерлек башланды

Беренче чиратта механизаторлар көздән ремонтланган техникаларны, тагын бер күз аркылы үткәреп әзерлек сызыгына бастырырга көрештеләр.

Җәмгыять
27.03.2014 Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 25нче мартка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18287 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 132 кешегә кимрәк.

Мәгариф
27.03.2014 Иң яхшы билингваль балалар бакчасы

Белүебезчә, билингвизм - ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белү.

Җәмгыять
26.03.2014 Быел Камада боз кузгалу 8-10апрельдә булыр, дип фаразлана

Түбән Каманың гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы К. Слободюк әйтүенчә, 20 апрель тирәсенә Кама елгасы боздан тулысынча чистарырга тиеш.

Җәмгыять
26.03.2014 Барчабыз бер планета өчен!

“Җир сәгате” еллык халыкара акциясе быел 29 мартта җирле вакыт белән 20.30 – 21.30 арасында уздырыла.

Җәмгыять
25.03.2014 Инга Баһавиева муниципаль район башкарма комитетының мәктәпкәчә мәгариф идарәсе начальнигы итеп билгеләнде

Бу урынга килгәнче, ул муниципаль район советының оештыру-кадрлар бүлеге начальнигы иде. Ә мәктәпкәчә мәгариф идарәсенә моңа кадәр җитәкчелек иткән Ландыш Софина шәһәребезнең 44нче микрорайонда төзелеп килә торган балалар бакчасы мөдире булачак.

Экология
25.03.2014 Санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифинг

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифинг булып узды. Анда ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады һәм 1 апрельдән алып май азагынача Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрелә, аның максаты территорияләрне чистарту һәм тиешле тәртипкә китерүдән тора, дип белдерде.

Җәмгыять
25.03.2014 Татарстанның хаҗ квотасы - 1,8 мең кеше

Квоталарны кыскарту Согуд Гарәбстаны хөкүмәтенең Мәккәдә алып барган төзекләндерү эшләренә бәйле

Җәмгыять
24.03.2014 Нәүрүзне дә билгеләп үттек

Шимбә көнне Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Җәмгыять
24.03.2014 Альберт Дирзизов муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы итеп билгеләнде

Моңа кадәр бу урында эшләгән Лилия Әхмәтҗанованы Казанга, мәгариф Һәм фән министрлыгына идарә начальнигы итеп алдылар. Ә аның урынына Казаннан күченеп килгән Альберт Дирзизов башкала администрациясендә җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәглүмат чаралары белән элемтә идарәсендә эшләгән.

Җәмгыять
24.03.2014 “Бигеш” аэропортының кереме 19,1 процентка арткан

2013 елның беренче ике ае белән чагыштырганда быел Түбән Каманың “Бигеш” аэропортына килүче очкычлар саны – 16 процентка (500дән 580гә) арткан. Хезмәт күрсәтелгән пассажирлар саны 38 мең 87дән 47 мең 844кә җиткән.

Җәмгыять
23.03.2014 Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчылары - РФ Паралимпия уеннары җыелма командасының әгъзаларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика спортчылары - Сочидагы 2014 елгы РФ Паралимпия уеннарының җыелма командасы әгъзаларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара 2014 елгы Сочидагы XI Паралимпия кышкы уеннарында спортчыларның уңышлы чыгыш ясаулары уңаеннан ТР Президенты резиденциясендә үткәрелде. Рөстәм Миңнеханов паралимпийчыларны сәламләп зур уңышлары белән котлады. Ул Россия Паралимпия җыелма командасының кышкы уеннарда 80 медаль яулаганын искәртте, бу паралимпия хәрәкәте тарихында иң яхшы нәтиҗә. Мондый җиңүләрнең булганы юк иде әле, һәм бу җиңәүдә Татарстан паралимпия спортчыларының казанышлары да бар, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, сез искиткеч казанышларга ирештегез.

Җәмгыять
22.03.2014 Түбән Кама муниципаль районында табигать кочагында ял итү-без риза!
Яз килү бар җирдә дә сизелә. Нәкъ менә бу вакытта һәр эш кешесенең тынчу кабинетын ташлап, табигать кочагына чыгасы килә. Табигатьнең иң матур урынында урнашкан, үзенең саф һавасы белән дан тоткан “Чайка” ял итү базасы Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ хезмәткәрләренә ял итү урыны гына түгел, ә ел әйләнәсенә көч җыю урыны булып та хезмәт итте. Анда һәр кеше үзенең күңеленә якын шөгыль тапты: кемдер тимераякта шуды, кемдер чаңгыда ярышты, ә инде кайберләре тюбингларда шууны үз итте. Ә шашлыксыз нинди ял - ял булсын, ди?!

Җәмгыять
21.03.2014 Түбән Кама үрнәгендә

Шәһәребездә Кама аръягы зонасы муниципаль районнарының ветераннар советлары рәисләре, хакимият вәкилләре һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшләрен оештыру өчен җаваплы кешеләр катнашында республикакүләм семинар-киңәшмә булды.

21.03.2014 Татарстан мәктәпләрендә укучылар математикадан БДИ биреп карый

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы бөтен 11 сыйныф укучылары да математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын (пробный ЕГЭ) тапшыра. Әлеге имтихан укучыларны БДИга сыйфатлы әзерләү максатыннан Федераль тест үткәрү үзәге материаллары буенча бушлай үткәрелә.

Икътисад
18.03.2014 Түбән Кама социаль яклау идарәсе вәкилләре гражданнарны кабул итү үткәрәчәкләр

Пәнҗешәмбе көнне, 20 мартта, 15 - 17 сәгатьләрдә Татарстан Республикасының Түбән Камадагы җәмәгатъ кабул итү Югары Федераль инспекциясендә НМР социаль яклау идарәсе вәкилләре гражданнарны шәхсән сораулары буенча кабул итәчәкләр.

Җәмгыять
18.03.2014 Татарстанда телефоннан алдауның яңа төре барлыкка килде

Татарстан ЭЭМ телефоннан алдауның яңа төре турында кисәтә: кәрәзле телефонга ир-ат яки хатын-кыз шалтырата һәм, узен элемтә челтәренең инженеры дип таныштырып, элемтә линиясен тикшерү сылтавы белән берничә сан һәм символ комбинациясен җыярга тәкъдим итә. Әгәр моны эшләргә риза булса, абонент үз куллары белән үзтелефонының SIM-картасына юл ача.

Икътисад
17.03.2014 Хөрмәтле Тубән Кама шәһәренең күпквартиралы йортларында үз өлешләренә (помещениеләре) ия булучылар

Взнос кертүләр һәм гомумфайдаланудагы күпквартиралы йортларда капитал ремонт үткәрүгә каралган чыганакларны берләштерү тәртибен җайга салу уңаеннан Рәсәй Федерациясенең Торак кодексы положениясенә үзгәрелешләр кертелү, шулай ук "Татарстан Республикасы җирлегендә урнашкан гомумфайдаланудагы күпквартиралы йортларда капитал ремонт Региональ программасын раслау хакында"гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 елның 1146 санлы Карары кабул ителүе сәбәпле, Сезгэ - күпквартиралы йортларда үз өлешләренә (помещениеләренә) ия булучыларга, капитал ремонт фонды оештыру ысуллары буенча карарлар кабул ителүеннең (17.04.2014 елга кадәр) зарурлыгы хакында хәбәр итәбез.

Сәламәтлек саклау
17.03.2014 Түбән Камада " Үлем сатучылар хакында хәбәр ит" акциясе старт алды

17 март, дүшәмбе көнне, Түбән Камада наркотиклар куллануга каршы оештырылган "Үлем сатучылар хакында хәбәр ит" Бөтенрәсәй акциясенең 1 нче этабы старт алды.

Җәмгыять
17.03.2014 Республикада " Күркәм гаилә" ("Идеальная семья") темасына конкурс бара

Әлеге темадагы конкурсны "Гаилә һәм мәктәп" ("Семья и школа") журналы игълан итте. Ул 2014 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр дәвам итәчәк.

Җәмгыять
14.03.2014 “Права”сы булмаса да...

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртү таныклыгы булмаган көе рульгә утырган бер ирне тотканнар.

Мәдәният
14.03.2014 Төркиядә “Татар кызы 2014” һәм “Студентлар язы 2014” бәйгеләре үткәреләчәк

16 мартта Истамбулда “Татар кызы- 2014” бәйгесе узачак. Чарада Төркиядә яшәүче ватандашларыбыз, Төркия югары уку йортларында укучы студентлар катнашачак. Бәйге кысаларында төркемле һәм аерым иҗади номерлар күрсәтеләчәк. Араларыннан жюри җиңүчеләрне сайлап алачак.

Мәгариф
14.03.2014 2014 елда “IT-Чемпион” бәйгесендә укучылар гына түгел, ә мәктәпләр дә катнашачак

Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырган “IT-Чемпион-2014” республика бәйгесе старт алды. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры И.Ш.Халиков ярдәме белән уздырыла.

Икътисад
13.03.2014 Рөстәм Миңнеханов Татарстан чаңгычысын Паралимпиада медален алуы белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Марта Зәйнуллинаны һәм аның тренеры Фәридә Сафиуллинаны Сочидагы кышкы Паралимпия уеннарының 1 километрга чаңгы спринтының "утырган килеш" төрендә бронза медален яулаулары белән котлады.

Җәмгыять
13.03.2014 Татарстан Республикасының күп районнарында кар яву көтеләчәк

Районнарда карның күп явуы көтеләчәк дип, Татарстанның синоптиклары иртәгәгә прогноз ясыйлар.

Икътисад
13.03.2014 Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасы Югары Советының чираттан тыш утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре белән барды.

Рәсми
13.03.2014 Түбән Каманың мэры туры эфирда шәһәр халыкының барлык сорауларына җавап бирәчәк

20 мартта 18 сәгатьтә 30 минутта НТР-ТВЦ телеканалының туры эфирыннан Түбән Каманың башлыгы Айдар Метшин шәһәрдә яшәүчеләрнең барлык сорауларына җавап бирәчәк.

Җәмгыять
13.03.2014 Кешеләр имгәнә

ГАИ хәбәрләреннән күренгәнчә, узган айларда безнең юлларда матди якка “суккан” 249 авария булган, ә 4 авариядә 8 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 40 машина штраф стоянкасына озатылган.

12.03.2014 Тубән Кама шәһәр Советы депутатлары халыкны шәхсән сораулары буенча кабул итәчәкләр

"Бердәм Рәсәй" Бөтенрәсәй политик партиясе исемлеге составында сайланган Тубән Кама шәһәр Советы депутатлары Василий Филлипов һәм Сергей Пархоменко халыкны шәхсән сораулары буенча кабул итү оештырачаклар.

Җәмгыять
12.03.2014 Татарстанда эшсезләр саны 18 меңнэн артты

Бугенге көндэ Татарстанда 18 692 эшсез хисаплана. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 63 кешегә кубрәк. Татарстан Республикасы Хезмәт Министрлыгы пресс - службасы чыганакларына нигезләнсәк, әлеге күрсәткеч 0,92% тәшкил итә.

Җәмгыять
12.03.2014 Тубән Кама районында яшәүчеләргә хокуклары буенча киңәшләр бирәчәкләр

12 мартта Шәрәмэәт һәм Кама Аланы авылларында ,Тубэн Кама районында яшәүчеләр өчен, хокукларына кагылышлы сорауларына бушлай киңәш-аңлатмалар бирү чарасы үткәреләчәк.

Спорт
11.03.2014 Мәктәп укучылары Спартакиадасының республика этабы

2014 елның 6 нчы мартында Байлар Сабасының чаңгы трассасында, мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында, чаңгыда узышу ярышының республика этабы булып үтте.

Мәгариф
11.03.2014 Мәктәпне баегач искә алалар

Соңгы берничә елда республикабызда дистәләгән патша сарайларына тиң мәктәпләр калкып чыкты. Сыйфатлы белем алу өчен биредә бар уңыйлыклар тудырылган – үзләре иркен, чиста-пөхтә, матур. Әмма, кызганычка, мондый шартларда уку һәр балага да тәтеми. Меңләгән укучы 30-40 ел элек төзелгән тузган мәктәпләрдә белем алырга мәҗбүр.

Җәмгыять
11.03.2014 Дәүләт эчендәге дәүләт

Түбән Камадагы химия белән бәйле предприятиеләрдә берәр күңелсезлек булса, без үзебез әле ишетергә дә өлгермибез, ә инде Казаннан, Чаллыдан, авыллардан һәм, хәтта, Ижаудан да якыннарыбыз, “сез исәнме анда, химиягез белән бергә күккә очмадыгызмы”, дип борчылып шалтырата башлыйлар.

Яшьләр тормышы
11.03.2014 Түбән Камалылар Республика яшьләренең 2013 форумында берьюлы ике җиңү яулап кайттылар

Куптэн тугел, 5 мартта, Казанда Республика яшьләренен 2013 форумының кургәзмэ-тәкъдиме финалы булып узды.

Җәмгыять
08.03.2014 Айдар Метшин шәһәребезнең хатын-кызларын бәйрәм белән котлады

Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәребезнең идарәчесе Айдар Метшин Бөтендөнья хатын-кызлар көне белән котлады

07.03.2014 «Татнефть» шина җитештерүчеләре Казахстанда иң зур шина-логистик комплекс ачтылар

Казахстанда, Астана шәһәренең Махсус Экономик Зонасында, “Кама-Казахстан” Сәүдә Йорты” “Татнефть”нең Түбән Кама шина комплексы чыгара торган шиналарны сату һәм хезмәт күрсәтү буенча шина-логистик комплекс ачтылар.

Спорт
06.03.2014 Түбән Кама Пенсия Фонды Идарәсе VI Спартакиада да зона этабында хезмәткәрләр арасында приз белән бүләкләнделәр

Күптән түгел, 5 мартта, ФОК “Батыр” сараенда VI Спартакиада зона этабында Пенсия Фонды Идарәсенең хезмәткәрләре элеге бәйгедә ярыштылар. Узышта Татарстан Республикасының 10 районы катнашты.

Спорт
06.03.2014 Түбән Каманың гимнастика спортчылары Мәскәү шәһәрендә чыгыш ясадылар

Март ае башында Мәскәүдә УСЗ “Дуслык” Лужник сараенда GRAND-PRIX сериялы халыкара сәнгать гимнастика ярышлары булып узды. Бу спорт һәм матурлык бәйрәме данлылыклы Гала-концертының күрсәтү номеры белән тәмамланды, анда шулай ук “Нефтехимик” спорт клубының гимнасткалары катнашкан иде.

Спорт
06.03.2014 Түбән Кама районында шорт-трек биотлон буенча ярышлар узды.

Узган ял көннәрендә Сухарево авыл җирлегендә яшәүчеләр, үзләрендә олимпиада оештырып, көчләрен кышкы олимпияда төрләренә караган спорт уеннарында сынап карадылар. Бу фикер белән башлап җирлек башлыгы чыкты һәм аны депутатлар хуплады.

Икътисад
05.03.2014 Түбән Камада бүген 2013 елда авыл хуҗалыгы ярминкэлэренең нәтиҗәләрен карадылар

Нәтиҗәләрне җитәкчеләрнен атналык киңәшмәсендә сәүдә һәм кулланучылар хезмәтләре бүлеге җитәкчесе Алексей Родионов ясады.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
05.03.2014 Шәһәр торак – коммуналь хуҗалыгының идарәче компаниялары халык алдында хисап бирүләрен дәвам итәләр

Бу атнада Түбән Камада торак – коммуналь хуҗалыгының идарә иту компанияләры алдында исәп-хисап җыелышларын үткәрәчәкләр. Буген, ягъни 5 мартта, Түбән Камалылар алдында әлеге санап узган компаниялар хисап тотачаклар

Спорт
05.03.2014 Түбән Кама муниципаль хезмәткәрләре чаңгы ярышының җиңүчеләре арасында

Үткән ялларда Саба һәм Зеленодольск районнарында ТР Спартакиада зачетында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды. Түбән Кама командасы Саба район территориясендә узган ярышта катнаштылар. Андагы ярышларда 200 дән артык муниципаль хезмәткәрләр көч сынашты.

Яшьләр тормышы
05.03.2014 «Нижнекамскнефтехим» Ачык Акционерлар Җәмгыятенең “Химиклар Проспекты” КВН командасы финалга путевка алды

Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә, Татарстан шәһәреннән оешкан 7 команда атнасында, эшләүче яшьләр арасында КВНның ярым финалы узды. Анда Түбән Кама «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлар җәмгыятенең “Химиклар Проспекты” командасы чыгыш ясады.

Рәсми
04.03.2014 Түбән Кама ягулык заводында чыккан янгын урынында алдан тикшерү хезмәткәрләре эшли

Татарстан Республикасының Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта “ТАИФ-НК” акционерлар ачык җәмгыятенә караган ягулык заводының ачык насос җиһазлары өлешендә килеп чыккан янгын урынында Россиянең Татарстандагы “Янгын куркынычсызлыгын алдан кисәтү югары идарәсенә” һәм “Янгынга каршы хезмәтнең суд-эксперт” Федераль оешмасына, шулай ук “Янгын сынау лабораториясенә” караган Түбән Кама муниципаль районы буенча янгынны алдан кисәтү хезмәткәрләре тикшерү алып баралар.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
04.03.2014 Түбән Кама идарә итүче компанияләренең исәп-хисап җыелышлары башланып китте

Мондый җыелышларның берсе беренче булып 35 санлы лицейда күптән түгел кич белән үтте. “ЖКХ – 11” ИК җитәкчеләре белән очрашуга йортларның җаваплылары, 17 һәм 18 микрорайонда яшәүчеләр килгән иде. Исәп-хисап җыелышына шулай ук Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гареев, ЖКХ департаменты директоры Алексей Харитонов, төрле коммуналь - торак хезмәтләренең җитәкчеләре катнашты.

Җәмгыять
04.03.2014 Татарстанның иң яхшы куңелле полицейские Түбән Камада яши

23 февраль алдыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм “Комсомолҗская правда” газетасы иң кыю, иң акыллы, иң чибәр һәм иң яхшы куңелле полицейскийга конкурс үткәрделәр. Тавыш бирү “Комсомолҗская правда” медиахолдингының интернет-сайтында барды.

Җәмгыять
04.03.2014 Кама Аланының иң күп капитал сыешлы промышленностҗ объектлары арасында – Индустриаль парк

Кама Аланының иң күп капитал сыешлы промышленность объетлары арасында – Индустриаль парк. Бу турыда бүген җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә Кама Аланы бистәсе башлыгы Александр Павлов әйтте. Бу проект Кама Аланының моношәһәр буларак үстерү Комплексы инвестиөион планының бер өлеше булып тора.

Җәмгыять
04.03.2014 Кама Аланының бюджетына 2013 елда салым керемнәр 15, 5 млн.сум тәшкил итте.

2012 елда салым керемнәре 13,6 млн.сум булган иде. Керемнәренең артуы, беренче чиратта, җир салымы исәбенә булды, аның өлешенә барлык салым керемнәренең 56,73 проценты туры килә.

Җәмгыять
03.03.2014 Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрына кабул ителүгә язылу башлана

Март аенда Түбән Камада Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шафигуллин белән әлеге өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр буенча халыкны кабул итүе оештырыла.

Җәмгыять
03.03.2014 Түбән Кама районында яшәүче халыкка хокуларына кагылышлы сораулары буенча киңәш бирәләр

12 мартта Шәрәмәттә һәм Кама Аланы авылларында Түбән Кама районында яшәүчеләрнең хокукка кагылышлы туган сорауларына бушлай киңәш-аңлатмалар бирү чарасы үткәреләчәк. Бу көнне әлеге җирлекләрдә халыкка юридик ярдәм күрсәтүнең күчмә пункты эшлиячәк.

Сәламәтлек саклау
28.02.2014 Түбән Кама шәһәрендә грипп башланды

“Роспотребнадзор”ның Түбән Кама бүлеге начальнигы Рөстәм Изятуллин, февраль аеның ахырында грипп авыруы йоктыру куркынычы “пик” ноктасына килеп җитәчәк, дигән иде.

Торак-коммуналь хуҗалыгы
28.02.2014 Квартирларыннан колак какканнар

Шәһәребездә торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур күләмдә бурычлары булган бер гаиләне яши торган квартирыннан тулай торактагы бер бүлмәгә күчерү турында суд карары кабул ителгән.

Сәламәтлек саклау
28.02.2014 Наркотик сәүдәгәрен – 12 елга!

Түбән Кама район суды синтетик наркотик сатучы 22 яшьлек Альберт Габдуллинны 12 елга каты режимлы төрмәгә хөкем итте.

Икътисад
28.02.2014 Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Җәмәгать тәртибенсаклауны тәэмин итү һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүен җайга салу буенча баш идар

Сочида уздырылган кышкы Олимпиада барышында Россия җыелма командасы спортчылары 33 медаль (13 алтын, 11 көмеш һәм 10 бронза) яулап, беренчелекне алдылар. Олимпия уеннарында катнашкан 26 ил арасында, яуланган медальләр буенча, безнең Россиядән соң, икенче урында – Норвегия. Өченчедә – Канада, дүртенчедә – АКШ. Илебез спортчыларының совет чорындагы даны кабат әйләнеп кайткандай тоелды, Олимпиада уеннарын караган тамашачы зур горурлык хисләре кичергәндер, мөгаен.

Экология
28.02.2014 Зәңгәр томаннар арасында...

Безнең бу Түбән Камада бүгенге көндә “Зәңгәр томаннар арасыннан эзләдем, таба алмадым”, дип җырларга гына калды. Бәлки, җырлар идең, тик җырлаганда сулаган һавадан тончыгуың бар шул.

Җәмгыять
27.02.2014 Түбән Камалылар туган шәһәребезне беренчеләрдән сафка бастыручы, төзүче – Түбән Каманың почетлы гражданын Мәсгүть Сибгат улын юбилее белән котладылар

Бүген шәһәрнең танылган җәмәгать эшлеклесе, беренче төзүчесе Масгуть Сибгат улы узенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Аны элекке хезмәттәшләре, шәһәрнең җитәкчеләре, Шура аксакал эгъзалары юбилее белән котларга килганнәр иде.

Икътисад
26.02.2014 Татарстан медикларының беренче төркеме Сочидан кайтты

Бүген Олимпия уеннарында эшләгән 36 татарстан медигы Сочидан кайтты. Болар Казаннан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Лениногорсктан, Түбəн Камадан, республиканың бүтән шәһәрләреннән һәм районнарыннан табиблар һәм фельдшерлар.

Икътисад
22.02.2014 “Иминлек һәм элемтә” Форумын ачу тантанасы

Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Җәмәгать тәртибенсаклауны тәэмин итү һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүен җайга салу буенча баш идарә җитәкчесе башлыгы Юрий Демидов, «ERTICO – Европа интеллектуаль системалары» ассоциациясе директорыРасмус Линдхольм һәм башкалар катнашты.

Җәмгыять
20.02.2014 Уллары сугыштан кайтмады...

Төзүчеләр поселогындагы “Патриот” үзәгендә миципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин уллары Әфган һәм Чечен сугышларында һәлак булган әти-әниләр белән очрашты. Анда барлыгы 58 әти-әни килгән иде. Аларның үзләренең проблемалары белән уртаклаштылар, ярдәмнәреннән ташламаган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Иминлек
20.02.2014 Түбән Кама шәһәрендә гадәттән тыш вакыйгаларны кисәтү бенча утырыш булып узды

Кичә Түбән Кама муниципаль районының олы залында утырыш булып, гадәттән тыш вакыйгаларны кисәтү уңаеннан, халыкны янгыннан саклау карар кабул ителде.

Җәмгыять
20.02.2014 Түбән Кама туган тел ункөнлеге уза

Традиция буенча, ул 11 февральдән башлап 21 февральгә кадәр дәвам итә. Туган тел ункөнлегенә багышланган “Сүз күркәм дә, тылсымлы да” дип исемләнгән беренче иң күләмле чараларның берсе - бүген 2нче гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Экология
19.02.2014 Экологик белем бирү һәм тәрбия

Яшь буынга экологик белем бирүгә республикада аеруча игътибар ителә. Ул өзлексез экологик белем бирү системасы аркылы тормышка ашырыла, аңа исә 90 меңнән артык баланы үз эченә алучы 400дән артык балалар бакчасы, 50 мәктәп һәм лицей, йөзләрчә экологик лагерь һәм үзәк керә.

Мәдәният
18.02.2014 2014 нче елда Түбән Кама шәһәрендә мәдәниәт елы кысаларында, 150 дән артык чара уткару планнаштырылган

Түбән Кама муниципаль районының мәдәният идарәсе башлыгы Луиза Шайхудинова, һәр атнада уза торган киңәшмәдә, җирлектә мәдәният елы кысаларында билгеләнгән төп чаралар хакында сөйләде. Аның әйтүенчә, моңа әзерлек районда күпкә алдан башланган. 2013 нче елның ноябрҗ аенда ук милләтләр мәдәниятен саклау һәм үстерүгә, балалар һәм яшьләр белән эшләүгә юнәлтелгән: төзелешне, сәнгать оешмаларының материаль – техник базасын, методик эшен, урыннарга чыгып хезмәт күрсәтү, ял итү һәм мәдэният чараларын оештыруны ныгыту һәм яңартуны үз эченә алган чаралар планы эшләнгән. Гомумән алганда, бу планда 150 чара каралган.

Икътисад
18.02.2014 Түбән Кама үсмәсә, республика да үсмәячәк

18 февральдә муниципаль район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясе булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Экология
15.02.2014 Татарстан Республикасы территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча брифинг

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кысаларында, Республика территориясен санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрелде.

Җәмгыять
14.02.2014 Милләтебезнең горур улы

Халык иҗаты йортында үткәрелгән чираттагы “Җидегән чишмә” кичәсе Түбән Каманың мактаулы гражданы, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, әгъза-мөхбире, профессор, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган химигы, фән һәм техника өлкәсендә Татартстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты Азат Шәймулла улы Зыятдиновның 75 яшьлек юбилеена багышланган иде.

Спорт
13.02.2014 «Ак Барс»: чебешләрне санар чак җитә.

Шаулап-гөрләп Олимпия уеннары да үтеп китте. Билгеле булганча, спортның Олимпиададагы беренче номерлы спорт төре Россия җанатарларына куаныч китермәде. Хәзер инде безнең өчен бердәнбер тынычлану чарасы булып Континенталь хоккей лигасындагы плэй-офф торачак. Әйе, үзебездә дә хәлиткеч очрашулар якынлаша.

Мәгариф
13.02.2014 Быел тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән мәҗбүри рәвештә имтихан тапшырачак
Быел тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән мәҗбүри рәвештә имтихан тапшырачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов әнә шундый эчтәлектәге боерык имзалаган.

Авыл хуҗалыгы
31.01.2014 Туберкулез терлекләрдә дә була

Бу яман чир шәхси һәм гомуми хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрдә очрый. Илебездә туберкулез йоккан йөзләрчә-меңнәрчә баш терлек ит комбинатларына озатыла, икътисади яктан зур зыян килә. Лщкин иж куркынычы шул, терлекләрдән туберулез кешеләргә дә йога ала.

Җәмгыять
28.01.2014 Кадетлар янында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Түбән Камада булып киттеләр. Әлеге визитның максаты — шәһәребездәге кадетлар корпусының реконструкцияләнә торган бинасын карау иде.

Җәмгыять
27.01.2014 Суыкта туңудан сакланыгыз

Соңгы көннәрдә генә Түбән Камада 7 кеше аяк-кулларын өшетеп дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма берсенең аягын кисәргә туры килгән.

Спорт
26.01.2014 Уратмалар җиңде

“Алмаш” ял базасында районыбызның авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышы үткәрелде.

Җәмгыять
25.01.2014 Быел да тикшерәчәкләр

Түбән Кама табиблары узган ел районда халыкны гомуми диспансерлаштыруга йомгак ясадылар. Җитәкчеләрнең Советлар йортында уздырылган киңәшмәсендә Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Илнур Хәлфиев аның нәтиҗәләре белән таныштырды.

Җәмгыять
24.01.2014 Яңа ысул белән

Торак-коммуналь хуҗалыгына бурычлылар белән яңача көрәшә башлаячаклар.

Авыл хуҗалыгы
20.01.2014 Ашаган малда өмет бар

Районыбыз терлекчеләре узган елны уңышлы гына төгәлләделәр. Ел нәтиҗәләре терлекчелек продуктлары җитештерүнең тотрыклы үсештә булуын күрсәтте. Узган ел район буенча барлыгы 26833 тонна сөт савылган, 24855 тонна ит җитештерелгән.

Җәмгыять
17.01.2014 Ел әле башланды гына...

Елның икенче атнасында безнең юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 164 авария булган, 47 машина штраф стонякасына озатылган, салган баштан машина йөртергә яратучылардан 25ен “гаишниклар” каптырган. Җәяүлеләрне таптау, үзара бәрелешү, очып барганда әйләнеп каплану — болары да рульдәгеләрнең елның икенче атнасында ук башланган күңелсезлекләре.

Җәмгыять
31.12.2013 Түбән Каманың сәләтле яшьләренең 17се Мэрның исемле стипендиясенә лаек булды
Түбән Камада Мэрның исемле стипендияләрен укучы яшьләргә тапшыру тантанасы булды.

Җәмгыять
28.12.2013 Яңа елның 1-8 гыйнвар көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре булачак
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 2014 елның 1,2,3,4,5,6, һәм 8 гыйнвар көннәре Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар Раштуа бәйрәме булачак.

Җәмгыять
27.12.2013 Түбән Камада йортлары дюралайтлы гирляндалар белән бизәлде

Түбән Каманың Химиклар, Вахитов һәм Мурадьян урамнарында 48 йортның ак һәм зәңгәр яктырткыч дюралайтлы гирляндалар белән бизәлде. Ул гирляндаларны җиргә тезеп салып карасаң, озынлыгы 9000 метрга җитәр иде.   

Җәмгыять
27.12.2013 Түбән Камада быел 13 яңа ел трамвае йөреп торачак

Чыршы шәһәрчекләре белән берррәттән, Түбән Кама урамнарына бәйрәм яктысы таратып, гыйнвар азагына кадәр 13 яңа ел трамвае йөреп торачак. 2нче, 3нче, 5нче, 6нчы һәм 8нче маршрутларга чыгачак ул вагоннарда кичен төрле төстәге яктырткыч диодлар балкыячак. 

Җәмгыять
26.12.2013 Яңа елда түбәнкамалыларны сигез чыршы шәһәрчеге үзенә җыячак

Яңа елы түбәнкамалылар заманча бизәлешле кар шәһәрчекләрен сигез көнгә сузылган бәйрәм ялларында рәхәтләнеп урап чыга алачаклар.

Җәмгыять
26.12.2013 ТР Министрлар кабинетында Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы уңаеннан Татарстанда үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясадылар

ТР Министрлар кабинетында Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы уңаеннан Татарстанда үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясадылар. Брифингта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров катнашты.

Җәмгыять
25.12.2013 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре булачак әниләр белән очрашты

2013 елның 20 декаберендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Консультация һәм диагностика бүлеге «Хатын-кызлар консультациясендә» булачак әниләр белән очрашу уздырды.

Җәмгыять
25.12.2013 Түбән Кама мәшгульлек үзәге декрет ялындагы хатын-кызларга эшкә урнашырга ярдәм итә

Биредә эш урыннарын белешү генә түгел, професстональ әзерлек тә узарга мөмкин. Шушы ел дәвамында үзәктә 36 хатын-кыз парикмахер, бухгалтер (1С), смета әзерләү, персонал белән идарә итү һ.б. белгечлекләр буенча укытылган. 

Җәмгыять
21.12.2013 Түбән Камада соңгы көзге чакырыш узды

Көзге чакырылышта Россия Кораллы көчләренә Түбән Камадан иң соңгылар булып 19 егет китте. 

Җәмгыять
20.12.2013 Түбән Камада пиротехника шартлату тыела

Түбән Каманың хокук саклау органнары бу көннәрдә пиротехника сатучыларны һәм шартлаучыларны эзлиләр.

Мәгариф
20.12.2013 Имтихан көннәре билгеләнде

Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт идарәсе 2014 елда узачак Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көннәрен раслаган.

Авыл хуҗалыгы
20.12.2013 Түбән Кама районында тагын ике яңа гаилә фермасы ачылды

Яңа ел алдыннан авыл җирлекләрендә гаилә фермалары ачу күркәм гадәткә әверелә башлады. Әле күптән түгел районда бер-бер артлы өч гаилә фермасы ачылган иде. 18 декабрьдә Болгар һәм Түбән Уратма авыл җирлекләрендә тагын ике гаилә фермасы ачылды.

Җәмгыять
19.12.2013 Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС идарәсендә 11-меңенче ана капиталы сертификаты тапшырылды

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәре һәм районы Пенсия фонды идарәсе белән берлектә 2013 елның 19 декабрендә ГХАТ идарәсенең тантаналар залында Бородачевлар гаиләсенә юбилейлы – 11 меңенче номерлы ана капиталы сертификатын тапшырдылар.

Сәламәтлек саклау
17.12.2013 Түбән Камада 32 меңнән артык кеше диспансеризация узды

Түбән Камада кешеләргә гомуми медицина тикшерүе уздыруы (диспансеризация) дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 32 меңнән артык кеше медицина тикшерүенең беренче этабын тулысынча узган.

Җәмгыять
16.12.2013 Түбән Кама шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе 2013нче елның 18 декабрендә ГХАТ органнарының оешу көнен билгеләп үтте

Бәйрәмгә Түбән Кама ГХАТ идарәсе ветераннары, якын киләчәктә никахларын теркәргә теләк белдергән яшьләр һәм Түбән Кама Химия-технология институты студентлары чакырылган иде.

Җәмгыять
15.12.2013 Түбән Камада коррупциягә каршы көрәш төрләре һәм ысуллары буенча фәнни семинар узды

Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалында җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәш төрләре һәм ысуллары буенча фәнни семинар булды.

Җәмгыять
14.12.2013 Түбән Кама нефть химиясе предприятиесе галәм киңлегенә чыкты

Эшләүче яшьләрнең I Республикакүләм телевизион иҗат фестиваленың бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уздырылган йомгаклау концертында шушы фестиваль җиңүчеләре аталды. Арада алдагы өч урын берничә төркем-командага бирелгән булып, оештыручылар һәм жюри моны яшьләрнең гаҗәп талантлы, югары дәрәҗәдә әзерлекле булулары белән аңлатты. 

Спорт
13.12.2013 Түбән Кама инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасының спорт остасы дигән исемгә лаек булды

«Нефтехимик» спорт клубы инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов «Татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Татарстан Республикасының спорт остасы» дигән исемгә лаек булды.

Җәмгыять
12.12.2013 Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идәрәсендә Рәссәй конституциясе бүләк ителде

Рәсәй өчөн мөһим һәм тантаналы, ягъни 12 декабрь көнне, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идәрәсе, 3 парның никахын законлы рәвештә теркәде. Һәм шул уңайдан яңа туган гаиләләргә Рәссәй конституциясе бүләк ителде.

Җәмгыять
11.12.2013 Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында зур сөйләшүгә төрле тармак җитәкчеләрен җыйды

Төп доклад белән анда ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгарга тиеш.

Җәмгыять
11.12.2013 Яңа елны салют һәм фейерверкларсыз гына каршылаячакбыз

Татарстан халкы Яңа елны салют һәм фейерверкларсыз гына каршылаячак.

Җәмгыять
11.12.2013 Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган

Сочида узачак Олимпия уеннары оештыру комитеты тарафыннан Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган.

Җәмгыять
11.12.2013 Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Юбилейлар парады» тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Татнефть» нефтехимия комплексының «Түбән Кама Шин» ачык акционерлык җәмгыятендә озак еллар буена хезмәт куючы, шушы араларда гына үзләренең бергә тормыш корып яши башлауларының коралл, мәрҗән һәм көмеш туйларын билгеләп үтүче парлар катнашында «Юбилейлар парады» дип исемләнгән тантана булып узды. 

Җәмгыять
10.12.2013 Олимпиада ачылган көнне яңа гаиләләр төзеләчәк

Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Сочида узачак XXII Кышкы олимпиада ачылган көнне гаилә корырга теләүчеләр саны көн саен арта бара.

Җәмгыять
09.12.2013 Кыш бабайга котлау” исеме астында Республика күләм күргәзмә оештырыла

Балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади осталыкларын уртаклашу максатыннан чыгып 2013 нче елның 10 декабреннән башлап 2014 нче елның 10 январенә кадәр Яр Чаллы шәһәре 16 нчы балалар иҗат үзәгендә “Кыш бабайга котлау” исеме астында Республика күләм күргәзмә оештырыла.

Җәмгыять
09.12.2013 ТНВ телеканалында “Белем дөньясы” дип аталган татар телендә яңа тапшыру чыга башлый

ТНВ телеканалында “Белем дөньясы” дип аталган тапшырулар циклы 14 декабрьдән сатарт ала. Ул һәр атнаның шимбәсендә 17.00 сәгатьтә эфирга чыгачак. Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырып барачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару һәм тагын күп темаларны яктыртачак.

Авыл хуҗалыгы
06.12.2013 Түбән Кама районында гаилә фермалары ачылды

Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлегендәге Каенлы һәм Тоба авылларында ике гаилә фермасы ачылды.

Җәмгыять
05.12.2013 Түбән Кама мэриясе һәм предприятиеләре яңа ел банкетларыннан баш тартты

17 ноябрьдә 50 кешенең гомерен өзгән Казан авиафаҗигасе белән бәйле рәвештә, Түбән Кама муниципалитеты һәм предприятиеләр яңа ел чараларыннан баш тартты, дип хәбәр итә Түбән Кама мэриясе матбугат хезмәте.

Җәмгыять
05.12.2013 Түбән Кама муниципаль районында иң яхшы әтине сайладылар

Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Мой папа самый лучший» дип исемләнгән шәһәркүләм проектының «Папа может, папа может…» дип исемләнгән чираттагы этабы булып узды. 

Торак-коммуналь хуҗалыгы
04.12.2013 Үткән тәүлектә 56 берәмлек махсус техника Түбән Кама урамнарын кардан чистартты

 Үткән тәүлек дәвамында 56 берәмлек махсус техника Түбән Кама урамнарын кардан чистартты. 723 хезмәткәр юлларны тәртипкә китерде. 

Җәмгыять
04.12.2013 Көзге чакырылышта Түбән Кама районыннан 194 егет хәрби хезмәткә алынган

Көзге чакырылышта Түбән Кама районыннан 194 егет хәрби хезмәткә алынган. Шуларның 40гы бүген, ягъни 4 декабрьдә юлга кузгалган.

Җәмгыять
03.12.2013 Түбән Кама муниципаль районында Әниләр көненә багышланган «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» дигән бәйрәм булып узды

Түбән Кама муниципаль районының Граңданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Әниләр көненә багышланган «Милая моя, нежная моя, мама…» - «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» дигән бәйрәм тантанасы булып узды. Бәйрәмгә сөекле улларын армия хезмәтенә озаткан аналар, яңа туган кызлары Эльвина белән Галимҗановлар гаиләсе, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының киңәшчесе, «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Камадагы бүлекчәсенең вәкиле Григорий Китанов, Татарстан Республикасының Түбән Камадагы Хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Фәрид Мингареев, Солдат аналары комитетының председателе Татьяна Абрамова чакырулы иде. 

Җәмгыять
03.12.2013 Нотариуслар түбәнкамалыларны кабул ителәчәк

Закон, хокук мәсьәләренә бәйле сорауларыгыз булса, сезгә нотариуслар ярдәме кирәк булырга мөмкин.

Җәмгыять
02.12.2013 Түбән Камада «Халын инвентаризациясе» проекты старт алды

Түбән Камада «Халын инвентаризациясе» проекты старт алды.

Җәмгыять
02.12.2013 Түбән Кама трамвайчылары зур уңышка иреште

Түбән кама электр транспорты предприятиесе Федераль сертификатка һәм «Россиянең 2013 елгы лидеры» билгесенә лаек булды.

Рәсми
02.12.2013 Ренат Тимерҗанов эш сәфәре белән Түбән Кама районында булды

Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Түбән Камада булды. Анда аны Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов, шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина һәм шәһәрнең кадетлар корпусы-интернаты директоры Айгөл Таипова каршы алды.

Икътисад
28.11.2013 «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов Дәүләт Думасы депутатларын «ТАНЕКО» проекты белән таныштырды

Түбән Камада «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы төзелешенә 267 млрд сум сарыф ителгән. Бу хакта «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов белдерде.

Авыл хуҗалыгы
27.11.2013 Авыл хуҗалыгы өлкәсенә еллык нәтиҗә ясалды

Авыл хуҗалыгындагы вәзгыять һаман җайлашып китә алмый. Соңгы елларда бу өлкәгә бик зур сынаулар «яуды». Быел яхшы уңыш алуга шактый өметләр багланса да, барлык планнар янә чәлпәрәмә килде. Корылык аркасында 4 миллиард сумлык югалтулар булган.

Район яңалыклары
26.11.2013 Түбән Кама районында «Авыл хуҗабикәсе» конкурсы узды

Ширәмәт мәдәният йортында уздырылган районкүләм «Авыл хуҗабикәсе» конкурсында сәхнәгә чыгучы һәрбер затташымның нәзакәтлелегенә, уңган-булганлыгына сокланып карап утырдым. Әйтерсең, иртә таңнан кара төнгә кадәр эштән арынып тормаучы авыл хатыннары түгел, ә башкала сәхнәләрендә йөреп остарып җиткән сәләт ияләре җыелган иде бирегә.

Район яңалыклары
26.11.2013 Түбән Кама районында спорт фестивале узды

Түбән Уратма авылында моннан 22 ел элек ерткычларча үтерелгән участок милиционеры Никанор Шестаков истәлегенә багышланган спорт фестивале уздырылды.

Җәмгыять
25.11.2013 Түбәнкамалылар социаль ипотеканы инфомат аша түли алалар

Заманча технологияләр ярдәмендә тормышыбыз шактый җиңеләйде. Әйтик, дәүләт хезмәтләре порталы һәм халык күп йөргән урыннарда урнаштырылган инфоматларның уңайлыкларын бик күпләр сизде. Шул рәвешле күрсәтелә торган хезмәтләр саны арта баруы да бик сөенечле. 

Иминлек
25.11.2013 Түбән Камада «Үлем белән кайда сәүдә итүләре хакында хәбәр ит!» дип исемләнгән акциясенең II этабы башлана
Түбән Камада «Үлем белән кайда сәүдә итүләре хакында хәбәр ит!» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенең II этабы башлана.

Район яңалыклары
22.11.2013 Түбән Кама районы авылларына грант бирелә

Түбән Кама районы Афанас, Елантау һәм Сухрау авыл җирлекләре берешәр миллион сумлык Грантка ия булдылар.

Җәмгыять
21.11.2013 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» бәйгесенә йомгак ясалды

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» дип исемләнгән мәктәп укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Конкурска барлыгы 300 гә якын эш тәкъдим ителгән иде.