Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Сәламәтлек саклау
01.10.2015 Компьютер зарары

Тәпи йөри башлауга ук, балалар компьютерга үрелә. Улым яки кызым тыныч утыра, көйсезләнми әле дип, сөенә-сөенә, әниләре өйдәге вак-төяк мәшәкать белән, сабыйларының күпме вакыт компьютер каршында утырганына игътибар да итми. Ә бит баланың сәламәтлеге, акыл һәм физик үсеше өчен, компьютер каршында көненә билгеле бер вакыттан артык утырырга киңәш ителми.

Икътисад
01.10.2015 Юлга чыксагыз...

3 һәм 4 октябрьдә, иртәнге якта Сүбәләк юлыннан машинада үтә алмаячаксыз.

Спорт
01.10.2015 Көрәштә дә, йөзүдә дә сынатмыйлар

 Ульяновск шәһәрендә 2000-2001 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш узды. Анда Татарстан җыелма командасы беренче урынны алды һәм моңа иң зур өлешне Түбән Кама көрәшчеләре кертте. Үз авырлык үлчәүләрендә Валентин Черепанов (50 кг), Заур Магомедов (69 кг) һәм Антон Летников (85 кг) – беренче, Александр Павлов (32 кг) – икенче һәм Артур Васютов (63 кг) – өченче урыннарда. Анда әле малайлар гына түгел, кызлар да ярышкан, алар арасында безнең Галина Архипова (57 кг) – өченче призер. Яшь көрәшчеләребезнең бу уңышларында тренерлары Лилия Исламова, Рәис Булатов, Инсаф Низамов һәм Евгений Атарскийның да өлешләре зур.

Район яңалыклары
01.10.2015 Җир кешесе көннең кадерен белеп эшли

Түбән Кама районы кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин әйтүенчә, һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алынган. Шунысы сөенечле, барлыгы 51 мең тоннадан артык икмәк бернинди югалтуларсыз җыеп алынган. Монда, әлбәттә, җир кешесенең үз тырышлыгы белән бергә, көннәрнең коры, кояшлы торуының да файдасы булды.

Икътисад
01.10.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгече “Җылы көз” акциясе барышында Нуруллиннар гаиләсен алтын туйлары белән котлады

Әнәс абый белән Гөлсем апа Нуруллиннарның чәчләре чәчкә 1965 елда бәйләнә. Яшьлек каласы Түбән Камага алар 1966 нчы елда килеп урнаша. Нуруллиннарның гаилә бишегендә ике малай бер кыз якты дөньяга аваз сала. Бүген аларның 5 оныклары бар.

Җәмгыять
30.09.2015 Республика урманчылыкларында “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланды
Урманчыларга мәктәп урманчылыкларында укучылар һәм экология берләшмәләре ярдәм итә

Җәмгыять
30.09.2015 Татарстанда Урман утырту көне үтә
Көзге агач утырту 3 октябрьдә Казанның Кадыш бистәсе тирәсендә Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә һәм Боровое Матюшино урман массивы янында уза

Җәмгыять
29.09.2015 Михаил Бабич белән Николай Патрушев Ульяновскида уртак күчмә утырыш үткәрде
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты

Җәмгыять
29.09.2015 "Экстремизмга - юк" айлыгы кысаларында КФУда "түгәрәк өстәл" узды
Яшьләр, экспертлар белән бергә, студентлар даирәсендә куркыныч социаль курнешләрне кисәтү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикерләштеләр

Мәдәният
28.09.2015 Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале уздырыла
1-4 октябрьдә Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелә. Әлеге чараның максаты узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган бүгенге төрки галәмендәге шигырь остазларын бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү, дип хәбәр итәләр ТР Язучылар берлегеннән.


News 151 - 160 of 1555
First | Prev. | 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 106 107 108 109 110 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования