Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
06.10.2015 «Яшел дулкын» бара

Сентябрьдән башлап, бер ай дәвамында, ягъни 15 октябрьгә кадәр шәһәребез урамнарында 10 мең төп агач утыртырга ниятләнелгән булган. 

Икътисад
06.10.2015 Халыкны кабул итәләр

6 октябрьдә (15.00-17.00 сәгатьтә) – прокурор ярдәмчесе, 8 октябрьдә (10.00-12.00) – юрист; 8 октябрьдә (15.00-17.00) – Пенсия фонды вәкилләре, 9 октябрьдә (13.00-15.00)   

Икътисад
06.10.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы булып узды

Исем кушу тантанасы Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның 2 нче октябрендә үтте. Гәрәевлар нәселен дәвам итүче Артурның тууын зур түземсезлек белән әти-әнисе генә түгел, әби-бабалары һәм аеруча апасы көткән.

Мәгариф
05.10.2015 5 октябрь – Укытучылар көне

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» темасына җыен үтүе сәбәпче булганлыгы билгеле. Нәтиҗәдә, ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела. Бөтендөнья укытучылар көне БМОбөтендөнья һәм халыкара көннәре исемлегенә кертелә.

Икътисад
02.10.2015 Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече тарафыннан балигъ булмаганнар арасында көч куллануны булдырмаска юнәлтелгән чара оештырылды

Балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү үзәгендә «Распутать клубок непонимания» исеме астында дәрес узды. Дәрестә үзәк карамагындагы 13 яшүсмер катнашты.

Икътисад
02.10.2015 Казан 2018 елда WorldSkills Russia Бөтенроссия чемпионатын үткәрү хокукына ия булды

WorldSkills чемпионатында катнашачак шәһәрләр Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы махсус матбугат конференциясендә игълан ителде.

Икътисад
02.10.2015 Дәүләт Советында 2016 елга ТР бюджеты проекты буенча парламент тыңлаулары узды

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында уздырылган парламент тыңлаулары вакытында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. “Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты” темасына багышланган әлеге чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырыш ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислегендә узды.

Экология
02.10.2015 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Яшел дулкын” экология акциясендә катнаштылар

1 нче октябрь көнне каланы ямьләндерүдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре катнаштылар. Тырма, көрәк тотып алар күтәренке кәефтә агач утырттылар.

Икътисад
01.10.2015 Министр Эльмира Зарипова татарстанлыларга Халыкара өлкәннәр көне уңаенннан мөрәҗәгать итте

Халыкара өлкәннәр көне иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Һәр ел саен беренче октябрь көнне без хөрмәткә һәм ихтирамга лаек милләтебез хәзинәләрен – Туган җир өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында бөтен көчен һәм куәтен курсәткән, тылда хезмәт куйган, илебез һәм халкыбызның борылышлы тарихи язмышында баш имәгән өлкәннәребезне хөрмәтлибез.

Икътисад
01.10.2015 "Халык контроле" системасы эшендә уңай динамика күренә 01.10.2015

Докладчы белдергәнчә, 108 меңнән артык кулланучы порталдагы мәсьәләләрне хуплаган, 20,5 мең чамасы кеше мәсьәләгә бәя биргән, 120 меңгә якын шәрех калдырылган. Татарстанлылар арасында "Территорияне төзекләндерү" һәм "Юл хәрәкәтен оештыру" категорияләре популяр. "Уңайлы мохит", "Җәмәгать транспорты" һәм "Комачаулаучы автомобиль юллары" категорияләре буенча белдерүләр саны арткан. Аның сүзләренә караганда, хәзергә "Хуҗасыз хайваннар", "Янгын куркынысызлыгы таләпләрен бозу", "Мәдәният учреждениеләре эше", "Мәдәният һәйкәлләре", "Спорт объектлары эше" категорияләрен "Халык контроле" системасына кертү турындагы карар килешүгә тапшырылган. "Халык контроле"нең аерым мобиль кушымтасын булдыру эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлыйбыз", - диде Т.Зарипов.


News 141 - 150 of 1555
First | Prev. | 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 106 107 108 109 110 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования