Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

15.10.2015 Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Төркия компанияләре белән медицина өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләсендә кызыксына"
 Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре кысаларында AYDIN ORME компанияләр төркеменә нигез салучы Тургут Айдын белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Җәмгыять
14.10.2015 Епископның эшлекле сәфәре

Шулай ук, НПАТП генераль директоры, керәшен җәмгыяте идарәсенең активисты Юрий Иванов та Түбән Кама шәһәре һәм районындагы храмнар турындагы мәгълүмат тупланган альбом тапшырды. «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле артистлары да үз чыгышлары белән сокландырды.

Җәмгыять
14.10.2015 Покрау бәйрәме

Ул 11 октябрьдә – түгем-чәчем көнне безнең Сарман ягындагы Нарат Астында, элгәредән үк, кызыл һәм шикәр чөгендереннән, кишердән пируглар пешерә халык. Аңа, гадәттә, тары, тарттырылган бодай ярмасы кушыла. Эчлек өчен бодайны махсус әзерлиләр: башта бүрттерәләр, аннан киптерәләр һәм кул тегермәнендә әйләндерәләр. Эчлеккә салыр алдыннан аз гына пешереп алалар. Пиругларны төче камырга пешерәләр. «Җәй көне эшләп чыккан көч, шушы Покрау пиругын ашасаң гына керә», дип әниләрнең әйтүләре истә әле.  

Икътисад
14.10.2015 Татарстан социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәмгә 18 млн сумнан артык акча алачак

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 12 октябрендә кабул ителгән 2029нчы карары нигезендә, "Гражданнарга социаль ярдәм" дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы 18 млн 353 мең сум субсидия алачак.

Җәмгыять
14.10.2015 Түбән Каманың “Яшь гаилә мәктәбе” - яңа гына өйләнүчеләргә ярдәм

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә өйләнешергә дип гариза язучылар гаилә психологы – Елена Лагинская белән очрашуга чакырыла. ГХАТ идарәсе җитәкчелеге фикеренчә, мондый консультация яшьләр өчен бәхет ачкычы булырга мөмкин.

“Яшь гаилә мәктәбе” программасы “Җаваплы әти-әни мәктәбе” муниципаль проект кысаларында тормышка ашырыла. Психолог белән очрашу вакытында яшьләр иң четерекле сорауларга да җавап таба алалар. Ә иң мөһиме, булачак ир белән хатынның өйләнешүгә карата мөнәсәбәтләре җитдиләнә. 

“Яшь гаилә мәктәбе” түбәнкамалылар арасында зур популярлык казана. 10 нчы октябрь көнне, мәсәлән, гаилә психологы белән 14 пар очрашты.

Мәгариф
12.10.2015 «ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсы дәвам итә

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 221 мәктәбеннән 47 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 56 590 шәхси кабинетта сакланган.

Мәгариф
12.10.2015 Россиянең иң яхшы мәктәпләре билгеле булды

Россия Мәгариф Министрлыгы теләктәшлеге белән илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. 500 иң яхшы белем йорты арасында 17 Татарстан мәктәбе дә бар.

Икътисад
12.10.2015 Рөстәм Миңнеханов: Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара

Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды. 

Икътисад
12.10.2015 Хезмәт хакы исәбенә

Түбән Кама почтамты халыкны «Туган як»ка һ.б. газета-журналларга 2016 елның беренче яртысы өчен үз эш урыннарында, алачак хезмәт хакы исәбенә (!) яздыртуны оештырырга җыена. Шул максаттан, Почтамт начальнигы Р.Газетдинов предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә хат та юллаган.

Сәламәтлек саклау
12.10.2015 Бушлай үтә аласыз

Сәламәтлек үзәге түбәнкамалыларны түләүсез медицина күзәтүе үтәргә чакыра.  


News 121 - 130 of 1555
First | Prev. | 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 106 107 108 109 110 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования