Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
06.11.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Салиховлар гаиләсенең агач юбилей бәйрәмен билгеләп үттеләр

2015 елның 6нчы ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Салиховлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 5 еллыгын бәйрәм иттеләр. Айрат белән Ренатаның очрашып, танышып китүе бергә укыган мәктәптә килеп чыга. 

Икътисад
06.11.2015 ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Татарстанның Төп Законында республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәте нигезләре салыну – аеруча әһәмиятле. Россия Федерациясе Президенты һәм Хакимияте булышлыгы белән республикабыз икътисади-иҗтимагый үсештә зур уңышларга иреште, федерация субъектлары арасында алдынгы урынны алып тора.

Икътисад
05.11.2015 Рөстәм Миңнеханов авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен көрәштә җиңүче Александр Поветкинны котлады
Россия боксеры Александр Поветкин авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен поляк Мариуш Вах белән көрәштә җиңү яулады. Супер көрәш бүген Казанда узды.

Икътисад
05.11.2015 ТР Хөкүмәте Йортында "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышы узды

РФ спорт министры Виталий Мутко Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсе белән кәнәгать булуын белдерде.
"Без әзерлек барышы белән кәнәгать. Республикага зур сораулар юк", - дип белдерде ул бүген "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышында белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

Спорт
05.11.2015 Иң танылган шахматчыбыз

Безнең Түбән Камада шахмат мәктәбе көчле, бик күп оста уенчылар үсеп чыкты. Ә инде арада иң зур уңышларга ирешкәне – шахмат буенча халыкара класс-лы оста Раил Мәхмүтов.

Икътисад
04.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: "Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе"

"Бу залда бүгенге бәйрәмне үткәрү символик булып тора. Биредә без Татар теле көнен билгеләп үттек, Рус теле көне тантаналы чараларын үткәрдек. Бу бәйрәм залы безнең бердәмлекне һәм дуслыкны, халыклар арасында хөрмәткә лаек мөнәсәбәтләрне белдерү урынына әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе. Республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерү Татарстанның төп өстенлекләре булып тора. Бу эштә Татарстан Халыклар ассамблеясы мөһим роль уйный. Муниципаль дәрәҗәдә Халыклар дуслыгы йортлары челтәре һәм милли-мәдәни үзәкләр үсеше шатландыра", - дип өстәде ул.

Икътисад
04.11.2015 Кадерле түбәнкамалылар!

Халыклар бердәмлеге һәм, шулай ук, Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан, сезне чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәмнәрнең икесе дә һәркайсыбыз өчен зур әһәмияткә ия, чөнки алар – республикабыз һәм илебез оешуы тарихына хөрмәтебез билгесе.

Икътисад
04.11.2015 Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы пәйда булачак

 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.

Икътисад
03.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышын уздырды

Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышында. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

Мәдәният
03.11.2015 Бәйрәмгә чакырабыз!

Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, 4 ноябрьдә 15 сәгатьтә Халык иҗаты йортында (Дом техники) фестиваль уздырыла. 


News 61 - 70 of 1555
First | Prev. | 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 185 186 187 188 189 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования