Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Рәсми
Түбән Камада киләсе “Эшлекле дүшәмбе” 13 август көнне булачак.

Түбән Камада киләсе “Эшлекле дүшәмбе” 13 август көнне булачак. Җитәкчеләрнең күбесе җәй айларында ят итәргә китү сәбәпле “эшлекле дүшәмбе” өчен дә “каникуллар оештырырга” карар кабул ителде, шулай итеп җитәкчеләрнең киләсе җыелышы 13 нче августта узачак. Әмма бу хакимият бөтенләй ял итәчәк дигән сүз түгел. Алда әле күп җаваплы эшләр көтә.

Иминлек
Түбән Камада ирекле янгыннан саклаучылар төркеме рәтләренә 1332 кеше язылды

Түбән Камада ирекле янгыннан саклаучылар төркеме рәтләренә 1332 кеше язылды. Хәзер Түбән Кама муниципаль районында ирекле янгыннан саклаучылар төркеме бөтен җирдә дә бар диярлек: авыл җирлекләрендә, сәнәгый предприятиеләрдә, югары һәм һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында.

Иминлек
Түбән Камада иң яхшы ирекле янгыннан саклаучылар төркемнәре республика бәйгесе узачак.

Түбән Камада 7 июнь көнне иң яхшылар арасында республика бәйгесе узачак. Бәйгедә республиканың төрле төбәкләреннән янгын сүндерүчеләр – авыл җирлекләре, предприятиеләр төркемнәре, шулай ук Татарстан югары уку йортларының ирекле янгыннан саклаучылар төркемнәре. Шушы масштаблы бәйгедә Түбән Кама муниципаль районының данын узган елгы җиңүчеләр – Каенлының ирекле янгыннан саклаучылар төркеме яклаячак.

Мәгариф
Бүген Түбән Камада 492 укучы БДИ тапшыра

28 нче май көнне 492 укучы Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар, имтиханнарны тапшыруның төп этабы башланды. Бүген укуны тәмамлаучы укучылар үзләре теләгән 3 фәннән БДИ тапшыралар: информатика һәм ИКТ, биология һәм тарих. Күпчелек укучылар БДИны 28 майдан 21 июньгә тикле тапшырачаклар.

Рәсми
Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре

2012 нче елның 22 маенда Шәһәр балалар иҗаты үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе булып узды. Бәйге быел 14 нче тапкыр үткәрелде.


News 1551 - 1555 of 1555
First | Prev. | 146 147 148 149 150 151 152 153 154 155 156 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 185 186 187 188 189 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования