Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Икътисад
11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең Түбән Камадагы предприятиеләре активының гомуми җыелышында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең Түбән Камадагы предприятиеләре активының гомуми җыелышында катнашты. Чарада шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. "ТАИФ" ААҖ 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узган җыелышта "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, "ТАИФ-НК" ААҖ һәм "ТГК-16" ААҖ хезмәткәрләре бар иде. 

Икътисад
11.11.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды

2015 елның 21 нче октябрендә Дмитрий һәм Алия Шәяхметовлар гаиләсе безнең шәһәргә һәм дөньяга яңа бала, яңа граждан хокукларына ия булган кешене бүләк итте. Шушындый якты, матур вакыйга – әти-әни тормышында озак көтелгән бала, уллары туу куанычы белән Дмитрий һәм Алия, иң ихлас котлаулар кабул итте һәм тантана барышында ук балага Марат исеме бирелде. Бу исем гарәп теленнән алынган һәм "тансык" дигәнне аңлата.

Икътисад
11.11.2015 Түбән Кама - уртак йортыбыз

 Сәяси аренада дөньякүләм хакимлеккә омтылу уены, дини һ.б. аерымлык-лар аша, бер милләтне – икенчесенә, илләрне илләргә каршы куюга, тулы бер халыкны юк итеп, табигый байлык-
ларына, җиренә-суына хуҗа булуга юнәлдерелгән. 190нан артык төр халык яши торган Россиядә милли һәм дини ызгышлар китереп чыгаруы күпкә җиңел. Бүгенге, «Кабинет 300», сионистлар һ.б. кешелекнең киләчәге, яшәеше өчен куркыныч көчкә әйләнеп барган бер заманда, куәтле илдән корама ямаулыктай гына калдырылган Россия дәүләтенә әнә шул куркынычларның барысын да исәпкә алып, тагын да бердәмрәк булып эш итәргә кирәк. Океан артындагыларның Россияне кара эшкә яраклы берничә миллион кешесе генә булган иксез-чиксез биләмәле колония итү хыялы да инде беребез өчен дә яңалык түгел.

Икътисад
11.11.2015 Бүләккә - айпад!

АО «ТАТМЕДИА» вновь объявляет для своих подписчиков акцию «Ipad за подписку!». Впервые шансы выиграть главный приз – iPad - будут равны для всех участников, независимо от суммы выписанных изданий. Подписчики, приславшие копии подписных квитанций, станут участниками розыгрыша призов: цифровых фотоаппаратов, наборов посуды от спонсора акции –Кукморского завода металлопосуды, и конечно, главного приза Ipad.

Мәгариф
10.11.2015 2017 елга Россиядә вузлар филиаллары санын өчтән бер өлешкә кыскартмакчылар

2017 елга Россиядә югары уку йортлары филиаллары саны өчтән бер өлешкә кыскарачак.

Бу хакта Екатеринбургта уздырылган киңәшмәдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Святослав Сорокин хәбәр итте.

Икътисад
09.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Алкоголь белән агулануга, аеруча балалар алкоголизмының һәр очрагына игътибар итәргә кирәк

Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шул ук чорда алкогольдән агуланып 274 кеше һәлак булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.  

Мәдәният
09.11.2015 Илдар белән очраштык
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия иясе, язучы Илдар Хәйруллинга шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә тагын бер мәртәбәле бүләк – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды. Әлмәттәге тантанадан кайтуга ук, үзенең тойгылары, уй-кичерешләре белән уртаклашыр өчен, танылган юмор остасы Илдар әфәндене Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә очрашуга чакырдык.  

Икътисад
07.11.2015 Татарстанда 2015 елның 6 ноябренә 1 млн. 939,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 80,8 %ын тәшкил итә

Татарстан Республикасында ТР Дәүләт хезмәт нспекциясенең оператив күрсәткечләре буенча 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында төзелеш объектларында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәлләргә китергәннәре – 26, үлем очраклары – 16. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан бирле 1 мең 166 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы Төзүчеләр бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма әгъзасын – 876 оешманы тикшерде. 
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Икътисад
07.11.2015 Казанда акробатик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды

Бүген Казанда, "Баскет-холл"да акробитик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды.
Ярышлар ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич, РФ ФҖ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Свищев, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Бөтендөнья рок-н-ролл конфедерациясе президенты Мириам Керпан Изак һәм Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Алексей Воробьев катнашты.

Икътисад
07.11.2015 Түбән Кама гаиләсе 50 еллык бергәяшәү - алтын туйларын үткәрделәр

2015 нче елның 7 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең белгечләре Сагдиевлар гаиләсен алтын туйлары белән котлау максатыннан алар белән очраштылар. ГХАТ идарәсе белгечләре иң якты котлаулары белән Фаиз Файдрий улы һәм Тәзкирә Мирзагит кызы янына килергә шат булдылар.


News 51 - 60 of 1555
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: 1 2 3 4 5 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования