Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Җәмгыять
27.11.2015 РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе Төркиядәге вазгыять белән бәйле “кайнар линия” ачты

РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе, Төркиядәге вазгыять белән бәйле рәвештә, “кайнар линия” ачты. Анда кулланучылар туристлык хезмәтләре буенча үз хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итә ала, диелә ведомство хәбәрендә.

Икътисад
27.11.2015 Рубль бәясе доллар һәм еврога карата бераз төшкән

Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта доллар һәм евроның бәясе арткан. Нефтькә дөнья бәяләре кимү фонында рубль төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Икътисад
27.11.2015 Иң яхшы янгын сүндерүче

 Нижний Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы янгын сүндерүчеләрен – «Созвездие мужества» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Түбән Камадан Яков Тазов та бар.

Икътисад
26.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Бергәләшеп тырышсак, без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда II Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясады. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды.

Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, II Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РПЧ Татарстан Митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, дини һәм иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, бизнес даирәләр җитәкчеләре катнашты. 

Форум алдыннан Рөстәм Миңнеханов "2014-2015 елларда Татарстанда православие" күргәзмәсен карады. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслык - Татарстанда бәхәссез кыйммәтрләр. "Без бөтен җирдә дә гражданнарның дини ихтыяҗларын гамәлгә ашыру өчен шартлар булдырырга тырышабыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул алданрак Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан белән Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды. Аны 1730 елларда төзегәннәр һәм аның иң зур мәхәлләсе булган. Татарстан Президенты әлеге объект шәһәр туристлары арасында популяр булыр дигән өметен белдерде. Һәм аны төзекләндерүдә катнашкан һәммәсенә рәхмәт белдерде. 

"Гыйбадәтханә узган гасырның 30 еллар башында ябылган. Хәзер ике еллык төзекләндер\ эшләреннән соң ул янә бөтен матурлыгын ачып сафка басты. Шулай ук аның каршында православие гимназиясе ачылды. Республика ярдәме белән чиркәүне торгызу - РПЧ Татарстан митрополиясе белән безнең конструктив багланышларыбыз үрнәге ул", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул әйткәнчә, ТРда иске обряд оешмаларының рухи үсешен һәрвакыт хуплады һәм хуплыячак. Моңа мисал - Казан-Нократ Епархиясенең Покров кафедраль соборын торгызу. 

Татарстан җитәкчелеге игътибарының үзәгендә әхлакый тәрбия, гаилә һәм никах институтын саклау тора. Дәүләт-дин мөнәсәбәтләрен, тынычлык һәм дуслыкны ныгытуга таба эзлексез эш алып барыла. Республика җитәкчелеге һәм бөтен гадәти диннәр руханилары арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, дини лидерлар белән очрашулар, иҗтимагый чараларга бергә бару даими рәвештә башкарыла. 

"Республика көненә багышланган "Мәдәниятлар мозаикасы" республика этноконфессиональ фестивале уңышлы узды. 5 мең кеше җыйган әлеге матур форум бөтен милләтләр һәм дин вәкилләренең бердәмлеген ачык күрсәтте. безнең гадәти дин берләшмәләре вәкилләренең бердәм булуы бик мөһим. Ышанабыз ки, әлеге бөек казанышны сакларга һәм кадерен белергә кирәк", - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге Православие җәмәгатьчелеге форумына әзерлек эше яңа Митрополит Феофан белән барды, ул гаять зур тәҗрибәсе белән эшкә тырышып алынды. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Митрополия эшчәнлегендә Татарстан җәмгыятенең күп милләтле һәм күп динле булуын, республиканың үзенчәлекле үсеше истә тота. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, изге урыннарны торгызу һәм рухилыкны үстерү буенча уртак проектлар алдынгы урынга чыга. Моңа ачк мисаллар - Борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген уңышлы торгызу. "Яңарыш" фонды Свияжск гыйбадәтханә комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш алып бара. 

Быел 4 ноябрьдә Халык бердәмлеге көнендә Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу турында указ имзаланды. 2016 елның 21 июлендә соборны торгызу урынына истәлекле таш кую планлаштырыла. 

Бүген элеккеге чиркәүләрне торгызу һәм яңаларын төзү эше актив бара, диде ТР Президенты. Шул ук вакытта яңа епархияләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә: владыка Мефодий җитәкчелегендәге Әлмәт, владыка Пармен җитәкчелегендәге Чистай епархияләре. 

ТР Президенты сүзләренчә, Казан руханилар семинариясенә ярдәм күрсәтелә, руханилар академиясен торгызу идеясе хуплана. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан һәм бөтен цивилизацияле дөнья өчен терроризм һәм экстремизм җитди проблемага әйләнде. Спектантлык таралуда да куркынычлык бар. "Безнең гадәти дини берләшмәләрдә без әлеге күренешләргә каршы торуда төп союздашларыбызны күрәбез һәм сезнең ярдәмегезгә тачнырга тырышабыз. Бөтен дин әһелләренә дә начарлыкка каршы бердә чыгу бик мөһим. Вәгазьләрегездә безнең халыкка гадәти булмаган идеяләр һәм өндәүләргә иярүнең зарарын аңлату мөһим, - дип саный Татарстан Президенты. - Ышанам ки, бергәләшеп тырышсак, рухилыкны үстерү, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 

Мәгариф
26.11.2015 "Дуслык күпере"
   Шәһәребездәге 64нче “Сөембикә” балалар бакчасында кызыклы, файдалы чаралар еш үткәрелеп тора. Билгеле, моңа балаларның да, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең дә зур хезмәте керә. Тик төрле бәйрәмнәр үткән саен балаларның шат йөзләрен күрү – һәр тәрбияче, һәр ата-ана өчен иң зур сөенечтер.

Икътисад
25.11.2015 Илдар Халиков: Бездә мөселман һәм православие җәмгыятьләре җитәкчеләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең (Мәскәү Патриархаты) Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

Икътисад
25.11.2015 Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе епискобы Евфимий (Евгений Дубинов) имзаларын куйды.

Җәмгыять
25.11.2015 "Су-24" самолеты белән булган вазгыятьтән соң да башка андый хәлләр булмас дип әйтә алмыйбыз - Путин

Төркиянең бүгенге җитәкчелеге күп еллар дәвамында үз илен исламлаштыру буенча максатчан эчке сәясәт алып бара. Бу хакта бүген журналистларга Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үтте, дип хәбәр ителә РФ Президенты сайтында.

Җәмгыять
25.11.2015 Александр Бастрыкин: «Татарстанда күп нәрсә эшләнә, шул исәптән Тикшерү комитеты линиясе буенча да»

РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда уздырыла торган "Державин укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе секциясендә катнашты. "БДБ дәүләтләре хокукый эшчәнлегендә илкүләм һәм халыкара хокук нисбәте" темасына үткәрелгән секция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Икътисад
25.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ НАЧАЛЬНИГЫ БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАРГА ХОКУКЫЙ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ КӨНЕНДӘ КАТНАШТЫ

20 нче ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үтте. Ул ел саен Хөкүмәт комиссиясе карары “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм” (25.09.2013 № 2 протокол) Федераль законын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә кайбер чараларны тормышка ашыру буенча Хөкүмәт сәясәте” Россия Президенты Указын 28.12.2012 № 1688 үтәү нигезендә уздырыла.  


News 11 - 20 of 1555
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 ... 153 154 155 156 157 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования