Вернуться к обычному виду

Яңалыклар
Эзләү


Яңалыклар

Рәсми
08.03.2013 Айдар Метшин Түбән Кама хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән котлады

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин Түбән Кама хатын-кызларын 8 март уңаеннан котлады.

Спорт
04.03.2013 Түбән Каманың муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында хоккей турнирында икенче урын яуладылар

Күптән түгел муниципаль хезмәткәрләр командасы Түбән Камага әйләнеп кайтты. Ике көн дәвамында алар Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында көч сынаштылар. Түбән Кама командасы хоккей турнирында икенче урын яулады, ә чаңгы ярышында республиканың иң көчле ун командалары санына керде.  

Җәмгыять
20.02.2013 «Ак Барс Аэро» Түбән Кама-Симферополь юнәлешендә билетлар сатуга кереште

«Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе Түбән Кама-Симферополь юнәлешендә билетлар сата башлады. 

Кама аланы
20.02.2013 Кама Аланы яшьләре солдатларга котлау хатлары юлладылар

Армия сафларында хезмәт итүче солдатларга ярдәм итү максаты белән, Кама Аланында «Солдатка - хат» дип исемләнгән район акциясе игълан ителде. Әлеге чараны «Радуга» үзәгендә эшләп килүче балаларның район думасы оештырды.

Рәсми
18.02.2013 Түбән Камада шәхси эшмәкәрләрнең үз иҗтимагый советы булачак

Түбән Камада шәхси эшмәкәрләр иҗтимагый советының әгъзаларын сайлый башладылар. Кече яки урта бизнес белән идарә итүче һәрбер эшмәкәр әлеге советка керү өчен гариза тапшыра алалар. 

Җәмгыять
18.02.2013 Алинә Кабаева Түбән Камада халыкны кабул итте

Узган җомгада Россия Федерациясенең Дәүләт Дума депутаты Алинә Кабаева эшлекле сәфәр белән янәдән Түбән Камага килде. 

Спорт
17.02.2013 Алинә Кабаева Түбән Камада сәнгать гимнастика буенча турнир уздырды

Бүген Түбән Кама үзен Халыкара дәрәҗәдәге спорт башкаласы итеп танытты. Биредә «Алина-2013» сәнгать турниры узды. Сүз уңаеннан, әлеге турнир Түбән Камада инде өченче ел рәттән үткәрелә. Турнир Олимпия уеннары чемпионы, Россия Федерациясе Дәүләт Дума депутаты Алинә Кабаеваның хәйрия фонды ярдәме белән уздырыла. 

Җәмгыять
Россия ЭЭМның Түбән Кама районы идарәсендә яңа башлык тәкъдим ителде

Бүген Түбән Камада Россия ЭЭМның Түбән Кама районы идарәсендә яңа башлык - полиция подполковнигы Роберт Шәрипҗан улы Хөснетдинов тәкъдим ителде. Элек ул Россия ЭЭМның Тукай районы идарәсенә җитәкчелек иткән, диелә Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында.

Икътисад
Татарстан Президенты Түбән Камада яңа күп катлы йортларга күчү тантанасында катнашты

Фикрәт Табиев урамындагы 9 нчы йортка күчү тантанасында шулай ук Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм шәһәр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Икътисад
Илдус Гыйниятуллинның яңа уңышы

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук, күп кенә чит илләрдән иң көчле көрәшчеләр җыелган. Безнең Илдус 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә финалга кадәр җиткән һәм беренче урын өчен барган очрашуда гына үзенең соңгы көндәшенә – Бурятиядән килгән, Европа чемпионатының көмеш призеры булган көрәшчегә очколар аермасы буенча оттырып, икенче урынны алган.


News 1381 - 1390 of 1555
First | Prev. | 134 135 136 137 138 139 140 141 142 143 144 | Next | Last All
Фотогалерея
Pages: Prev. 1 2 3 4 5 ... 295 Next

Беренче зат

glava_240x360.jpg

Айдар Рәис улы Метшин

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе, Түбән Кама шәhәре Мэры
Файдалы сылтамалар
RT.jpg
OP.jpg
EM.jpg
EO.jpg
DC.jpg
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования